Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитлеккәнлеккә омтылыгыз — «Йәһвәнең бөек көне якын»

Җитлеккәнлеккә омтылыгыз — «Йәһвәнең бөек көне якын»

Җитлеккәнлеккә омтылыгыз — «Йәһвәнең бөек көне якын»

«Камилрәгенә күчик [«җитлеккәнлеккә омтылыйк», ЯД]» (ЕВР. 6:1).

1, 2. Иерусалимда һәм Яһүдиядә яшәүче мәсихчеләр өчен ничек «тауларга качарга» мөмкинлек туган?

ГАЙСӘ җирдә булганда аның шәкертләре аның янына килеп: «Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» — дип сораганнар. Гайсәнең бу сорауга җавап биреп әйткән пәйгамбәрлеге беренче тапкыр беренче гасырда үтәлгән. Ул ахырның якын икәнен күрсәтүче искитәрлек бер вакыйга турында әйткән. Бу вакыйганы күреп, «Яһүдия җирендә булганнар тауларга качарга» тиеш булган (Мат. 24:1—3, 15—22). Гайсәнең шәкертләре бу билгене танырмы һәм аның күрсәтмәсе буенча эш итәрме?

2 Якынча 30 ел үткәч, б. э. 61 елында рәсүл Паул Иерусалимда һәм аның тирәсендә яшәгән яһүд мәсихчеләренә ачык һәм җитди хат язган. Паул да һәм аның имандашлары да «зур афәтнең» башлануын күрсәтүче вакыйгага хәтле якынча биш ел калганын белмәгәннәр (Мат. 24:21). Б. э. 66 елында Цестий Галл җитәкчелегендәге Рим гаскәрләре Иерусалимны яулап алганнар дип әйтеп була. Ләкин көтмәгәндә алар Иерусалимны калдырып китә, һәм бу мәсихчеләргә котылырга мөмкинлек бирә.

3. Паул яһүд мәсихчеләренә нинди киңәш биргән һәм ни өчен?

3 Ул мәсихчеләргә, бу хәлиткеч вакыйганы күрер өчен һәм качар өчен, рухи яктан сизгер булырга кирәк иде. Әмма кайберәүләр «сөйләгәнне бик авыр аңлый башлаган». Алар «сөткә» мохтаҗ рухи сабыйлар кебек булган. (Еврейләргә 5:11—13 не укы.) Хакыйкать юлында күп еллар йөргән кайбер мәсихчеләр дә үз эшләре белән «тере Аллаһыдан баш тартканнарын» күрсәткән (Евр. 3:12). Кайберәүләрнең «Раббы көне якынлашканда» мәсихче җыелышларны калдыру гадәтенә кереп киткән (Евр. 10:24, 25). Паул аларга тиешле киңәш биргән: «Мәсих тәгълиматының иң башлангыч өлешен калдырып, камилрәгенә күчик [«җитлеккәнлеккә омтылыйк», ЯД]» (Евр. 6:1).

4. Ни өчен рухи яктан уяу булу мөһим, һәм бу яктан безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

4 Без Гайсә пәйгамбәрлегенең ахыргы үтәлеше вакытында яшибез. «Йәһвәнең бөек көне» — Шайтанның бөтен тезелешен юк итәчәк көн — «якын» (Соф. 1:14). Безгә аеруча хәзер рухи яктан уяу булырга кирәк (1 Пет. 5:8). Ә без уяумы? Мәсихче җитлеккәнлек безгә нинди вакытта яшәгәнебезне онытмаска ярдәм итәчәк.

Мәсихче җитлеккәнлек нәрсә ул?

5, 6. a) Рухи җитлеккәнлек нәрсә ул? б) Җитлеккән булыр өчен, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

5 Паул беренче гасырдагы яһүд мәсихчеләрен җитлеккәнлеккә дә омтылырга өндәгән һәм аның нәрсә икәнен дә аңлаткан. (Еврейләргә 5:14 не укы.) Җитлеккән кешеләр «сөт» белән генә тукланмый. Алар «каты азыкны» да кабул итә. Шуңа күрә алар хакыйкатьнең «иң беренче дәресләрен» дә һәм «тирәнлекләрен» дә белә (1 Көр. 2:10). Өстәвенә, белгәннәрен тормышларында куллану аларны яхшылык белән яманлыкны аерырга сәләтле итә. Карарлар кабул иткәндә бу сәләт аларга Изге Язмалардагы принципларны аңларга һәм кулланырга ярдәм итә.

6 «Туры юлдан чыкмас өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез»,— дип язган Паул (Евр. 2:1). Без үзебез дә сизмичә туры юлдан читкә китәргә мөмкин. Безнең белән андый хәл булмасын өчен, без рухи хакыйкатьләрне карап чыккан вакытта «аеруча игътибарлы» булырга тиеш. Безгә үзебезгә мондый сораулар бирергә кирәк: «Мин иң башта алган белемнәрем белән генә канәгатьме? Өйрәнүемне өстән-өстән генә үткәрәмме? Мин хакыйкатьтә, күңел бирмичә, җил уңаена гына бараммы? Рухи яктан үсәргә миңа нәрсә ярдәм итәчәк?» Җитлеккән булыр өчен, безгә ким дигәндә ике мөһим нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Беренчедән, без Аллаһы Сүзен яхшы белергә һәм, икенчедән, тыңлаучан булырга өйрәнергә тиеш.

Аллаһы Сүзен яхшы бел

7. Аллаһы Сүзен яхшырак белү безгә нинди файда китерә?

7 «Сөт белән туенучы кеше хак белән ялган арасындагы аерманы сизә алмый»,— дип язган Паул (Евр. 5:13). Җитлеккән булыр өчен, Аллаһының үз Сүзе аша безгә нәрсә әйтәсе килгәнен яхшы белергә кирәк. Шуңа күрә безгә Изге Язмаларны һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән басмаларны тырышып өйрәнергә кирәк (Мат. 24:45 — 47). Шулай итеп без Аллаһының фикер йөртү рәвешен үзләштерербез һәм яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнербез. Оркид исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик *. Ул болай ди: «Изге Язмаларны һәр көн укырга кирәк дигән киңәш миңа иң көчле йогынты ясады. Тулысынча Изге Язмаларны мин якынча ике елда укып чыктым, ләкин Барлыкка Китерүчем белән беренче тапкыр танышкан кебек булдым. Мин аның юллары турында, ул нәрсәне ярата, ә нәрсәне нәфрәт итә икәнен, аның көче һәм акыллылыгы турында белдем. Изге Язмаларны һәр көн уку миңа тормышымдагы иң авыр вакытларны кичерергә ярдәм итте».

8. Аллаһы Сүзе безгә ничек тәэсир итә ала?

8 Изге Язмаларны һәр көн укысак, без Аллаһы Сүзенә йөрәгебезгә тирән үтеп керергә мөмкинлек бирәбез. (Еврейләргә 4:12 не укы.) Андый уку безнең эчке кешебезне тәрбияли һәм безне Йәһвәгә яраклырак итә. Ә син ничек уйлыйсың, Изге Язмаларны укыр өчен һәм укыганнарың турында уйланыр өчен, сиңа күбрәк вакыт бүлеп куярга кирәкме?

9, 10. Аллаһы Сүзен белү нәрсәне аңлата? Мисал китерегез.

9 Изге Язмаларны яхшы белер өчен, аның эчтәлеген генә белү әз. Паул көннәрендәге рухи сабыйлар Аллаһы Сүзен гел белмәгәннәр дип әйтеп булмый. Әмма алар, аны үз тормышларында кулланып, аның файдалы булуын үзләрендә татып карамаган. Алар анда язылганнарның асылына төшенмәгән һәм шуңа күрә, акыллы карарлар кабул итәр өчен, Язмалар буенча эш итмәгән.

10 Аллаһы Сүзен яхшы белер өчен, аннан алган белемнәребезне тормышта кулланырга да кирәк. Мәсәлән, Кайл исемле апа-кардәш эштә хезмәттәше белән ачуланышкан. Ул бу хәлне ничек җайга салган? Кайл болай ди: «Мин шунда ук Римлыларга 12:18 дәге сүзләрне исемә төшердем: „Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез“. Мин аның белән эштән соң очрашырга сөйләштем». Алар татулашканнар, һәм Кайлның моңа беренче итеп адым ясаганы аның хезмәттәшенә нык тәэсир иткән. «Мин аңладым, Изге Язмалардагы принципларны куллансак, беркайчан да ялгышмаячакбыз»,— дип әйтә Кайл.

Тыңлаучан булырга өйрән

11. Кыен хәлдә тыңлаучан булырга авыр икәне нәрсәдән күренә?

11 Изге Язмалардан белгәннәребезне куллану, аеруча авыр шартларда, кыен булырга мөмкин. Мәсәлән, Йәһвә Исраил улларын Мисыр коллыгыннан азат иткәч озак та үтмәгән халык «Мусаны гаепләп... Раббыны сынаган». Ни өчен? Чөнки эчәргә су булмаган (Чыг. 17:1— 4). Исраиллеләр, Аллаһы белән килешү төзеп, «Раббының барлык сүзләрен үтәрбез» дигәннән соң ике айга якын вакыт үткәч, потка табынып аның канунын бозганнар (Чыг. 24:3, 12—18; 32:1, 2, 7—9). Бу Муса Хореб тавында күрсәтмәләр алганда булган. Алар моны Муса озак вакыт булмаганга һәм курыкканга эшләгәнме? Бәлкем, алар амалыклылар кабат һөҗүм итәрләр дип, ә Муса булмаса, яклаусыз калырлар дип уйлаганнардыр. Чөнки, моңа кадәр, Муса кулларын күтәреп торганда алар җиңгәннәр (Чыг. 17:8—16). Һәрхәлдә, исраиллеләр тыңлаучан булмаган (Рәс. 7:39—41). Алар шулай ук куркып, Вәгъдә ителгән җиргә кермәгән. Паул мәсихчеләрне бар көчләрен куеп, алар күрсәткән «тыңлаусызлар үрнәгенә» иярмәскә өндәгән (Евр. 4:3, 11).

12. Гайсә тыңлаучанлыкка ничек өйрәнгән, һәм бу аңа нинди файда китергән?

12 Бар көчебезне куеп, Йәһвәгә буйсынсак, без җитлеккәнлеккә омтылачакбыз. Гайсә Мәсих үрнәгеннән күренгәнчә, тыңлаучанлыкка еш кына газаплар аша өйрәнеп була. (Еврейләргә 5:8, 9 ны укы.) Җиргә килгәнче, Гайсә үз Атасына тыңлаучан булган. Әмма җирдә Аллаһы ихтыярын үтәгәндә аңа физик һәм җан газаплары кичерергә туры килгән. Бик авыр газапларда тыңлаучан калып, Гайсә, үзенә бирелгән Патша һәм Баш рухани вазифасын үтәр өчен, «камиллеккә ирешкән».

13. Безнең тыңлаучан булырга өйрәнгәнебез нәрсәдән күренә?

13 Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Без авырлыклардан газап чиккәндә дә Йәһвәгә буйсынырга тәвәккәлме? (1 Петер 1:6, 7 не укы.) Аллаһының әхлакка, сөйләшүгә, Изге Язмаларны уку һәм өйрәнүгә, мәсихче җыелышларга йөрү һәм вәгазь эшендә катнашуга кагылышлы үгет-нәсихәтләре бик яхшы аңлашыла (Ешуа 1:8; Мат. 28:19, 20; Эфес. 4:25, 28, 29; 5:3—5; Евр. 10:24, 25). Авырлыклар булганда да без бу яклардан Йәһвәгә тыңлаучанмы? Безнең тыңлаучан булуыбыз җитлегә барганыбызны күрсәтә.

Ни өчен мәсихче җитлеккәнлек файдалы?

14. Җитлеккәнлеккә омтылу ничек яклау була ала? Мисал китерегез.

14 Оятын югалткан дөньяда мәсихче өчен яхшылык белән яманлыкны аера белү сәләте яклау булып тора (Эфес. 4:19). Мәсәлән, Джеймс исемле абый-кардәш регуляр рәвештә Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны укыган һәм аларны бик кадерләгән. Яңа эшкә урнашкач, ул хатын-кызлар белән эшли башлаган. Джеймс болай дип сөйли: «Аларның күбесе үзләрен әдәпсез тотса да, берсе бик тәртипле булып күренә иде һәм хакыйкать белән кызыксына иде. Әмма эштә без аның белән икәүдән-икәү генә калгач, ул миңа әхлаксыз тәкъдимнәр ясап, бәйләнә башлады. Башта мин ул шаярта дип уйлаган идем, ләкин аны туктатырлык түгел иде. Мин шунда ук «Күзәтү манарасы»ндагы бер мәкаләне исемә төшердем. Анда эшендә шундый ук вәсвәсә белән очрашкан бер абый-кардәшнең мисалы язылган иде. Ул мәкаләдә Йосыф белән Потифар хатыны турында әйтелгән иде *. Мин шунда ук бу хатын-кызны этеп җибәрдем, һәм ул йөгереп чыгып китте» (Ярат. 39:7—12). Джеймс бу вәсвәсәгә бирешмәгәненә һәм вөҗданы саф калганына бик шатланган (1 Тим. 1:5).

15. Җитлеккәнлеккә омтылу безнең символик йөрәгебезне ничек ныгыта?

15 Өстәвенә, җитлеккәнлек безнең символик йөрәгебезне ныгыта һәм «һәртөрле чит-ят тәгълиматларга... [безне] туры юлдан читкә алып китмәскә» ярдәм итә. (Еврейләргә 13:9 ны укы.) Рухи яктан үсәргә омтылсак, без игътибарыбызны «иң яхшы» нәрсәләргә туплыйбыз (Флп. 1:9, 10). Бу безгә Аллаһының безнең файдабыз хакына биргән бар нәрсәләрне кадерләргә һәм аңа моның өчен рәхмәтле булырга булыша (Рим. 3:24). «Фикер йөртү рәвеше белән балигъ булган» мәсихче андый рәхмәт хисен үстерә һәм Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ия (1 Көр. 14:20).

16. Бер апа-кардәшнең «күңелен ныгытырга» нәрсә ярдәм иткән?

16 Луиза исемле бер апа-кардәшне суга чумдырылу үткәч берникадәр вакыт дәвамында башкаларның аның турында нәрсә уйлаганнары борчыган. Ул болай дип сөйли: «Мин бернинди начарлык эшләмәсәм дә, Йәһвәгә хезмәт итәргә ашкынып тормадым. Мин аңладым, Йәһвә өчен булдыра алганымны эшләргә теләсәм, мин үзгәрергә тиеш. Хезмәткә бөтен йөрәгемне бирү минем өчен иң авыры иде». Көч куеп, Луиза «күңелен ныгыткан», һәм бу аңа ул каты чир белән газапланганда ярдәм иткән (Ягък. 5:8). «Мин бик газапландым, ләкин бу мине Йәһвәгә тагы да якынайтты»,— дип әйткән Луиза.

«Чын күңелдән» тыңлаучан бул

17. Ни өчен тыңлаучан булу аеруча беренче гасырда мөһим булган?

17 Паулның «җитлеккәнлеккә омтылыгыз» дигән киңәше Иерусалимда һәм Яһүдиядә яшәгән беренче гасыр мәсихчеләренең тормышын коткарган. Бу киңәшне тоткан кешеләр рухи яктан сизгер булган һәм Гайсә әйткән билгене танып, «тауларга качарга» кирәк икәнен аңлаган. Мәсихчеләр, «„ташландык хәлдә калдыручы чирканыч нәрсәнең“ изге урында торуын күргәч», ягъни Рим гаскәрләре Иерусалимны чолгап алып шәһәр эченә кергәч, качарга кирәк икәненә төшенгән (Мат. 24:15, 16). Гайсәнең пәйгамбәрлек сүзләрен тыңлап, алар Иерусалимнан, ул җимерелгәнче, качканнар, һәм Евсевий исемле чиркәү тарихчысының сүзләре буенча, Гилыгад тауларындагы Пелла шәһәрендә урнашканнар». Шулай итеп алар Иерусалим дучар булган иң куркыныч фаҗигадән котылганнар.

18, 19. a) Ни өчен безнең көннәрдә тыңлаучан булу мөһим? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Гайсә пәйгамбәрлегенең төп үтәлеше вакытында да — беркайчан да булмаган «зур афәт» башланганда — безгә исән калыр өчен, тыңлаучан булу сыйфаты бик мөһим булачак (Мат. 24:21). Ә тыңлаучан булырга без җитлеккәнлеккә омтылганда өйрәнәбез. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» киләчәктә нинди генә күрсәтмәләр бирмәсен, без тыңлаучан булып, шунда ук эш итәрбезме? (Лүк 12:42). Шуңа күрә «чын күңелдән итагатьле» булырга өйрәнергә бик мөһим! (Рим. 6:17).

19 Җитлеккән кеше булыр өчен, яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәнергә кирәк. Моның өчен безгә тырышлыклар куеп, Изге Язмаларны яхшырак белергә һәм тыңлаучанлыкка өйрәнергә кирәк. Аеруча яшь мәсихчеләр җитлеккәнлеккә омтылганда авырлыклар белән очрашырга мөмкин. Андый авырлыкларны ничек уңышлы кичереп була? Чираттагы мәкаләдә без бу сорауга җавап алырбыз.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 14 абз. «Күзәтү манарасы» (рус), 1999 ел, 1 октябрь, 28—31 нче битләрдәге мәкаләне кара.

Сез нәрсә белдегез?

• Рухи җитлеккәнлек нәрсә ул, һәм аңа ничек ирешеп була?

• Аллаһы Сүзен яхшы белү җитлеккәнлеккә омтылырга ничек ярдәм итә?

• Тыңлаучан булырга ничек өйрәнергә?

• Җитлеккәнлек безгә нинди файда китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрация]

Изге Язмалардагы принципларны куллану авырлыкларны чишкәндә җитлеккән булырга ярдәм итә

[12, 13 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең үгет-нәсихәтен тыңлап, беренче мәсихчеләр исән калган