Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Фәрештәләр — «хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар»

Фәрештәләр — «хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар»

Фәрештәләр — «хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар»

«Фәрештәләр — котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар түгелмени?» (ЕВР. 1:14).

1. Маттай 18:10 һәм Еврейләргә 1:14 тәге сүзләр безгә нинди юаныч бирә?

ГАЙСӘ МӘСИХ үз шәкертләренә киртә була алган кешеләрне болай дип кисәткән: «Карагыз, бала кебек иман итүчеләрнең берсен дә түбәнсетмәгез. Сезгә әйтәм: аларның фәрештәләре һәрвакыт Күктәге Атамның йөзен күреп торалар» (Мат. 18:10). Рәсүл Паул: «Фәрештәләр — котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар түгелмени?» — дип язган (Евр. 1:14). Бу сүзләр буенча, Аллаһы күктәге затларны кешеләргә ярдәм итәр өчен куллана, һәм бу безне юата. Фәрештәләр турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Алар безгә ничек ярдәм итә? Алардан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

2, 3. Күктәге рухи затларның кайбер вазифалары нинди?

2 Күктә Аллаһыга миллионлаган тугры фәрештә хезмәт итә. Алар барысы да аның «сүзен тыңлаучы» һәм көчле (Мәд. 102:20; Ачылыш 5:11 не укы). Аллаһының рухи уллары — аның сыйфатларына ия һәм ихтыяр иреге булган шәхесләр. Алар бик яхшы оештырылган вә аларның Аллаһы төзелешендә югары дәрәҗәләре бар. Алар белән җитәкче фәрештә Микаил (Гайсәнең күктәге исеме) идарә итә (Дан. 10:13; Яһүд 9). Бу «Беренче Угыл» Аллаһының «Сүзе» яки Вәкиле булып тора. Аның аша Йәһвә бар булганны барлыкка китергән (Көл. 1:15—17; Яхъя 1:1—3).

3 Җитәкче фәрештәгә буйсынган серафимнар Йәһвәнең изгелеген игълан итә һәм аның халкына рухи сафлыгын сакларга ярдәм итә. Шулай ук Аллаһының хакимлеген яклаучы булып хезмәт иткән керубимнәр дә бар (Ярат. 3:24; Ишаг. 6:1—3, 6, 7). Башка фәрештәләр, ягъни хәбәрчеләр, Аллаһы ихтыярын үтәп, төрле йөкләмәләр башкара (Евр. 12:22, 23).

4. а) Җиргә нигез салынганда фәрештәләр нәрсә хис иткән? б) Кешеләр үз ихтыяр ирекләрен дөрес кулланган булсалар, алар ничек яшәрләр иде?

4 Бар фәрештәләр Аллаһы «җиргә нигез салганда» сөенгән һәм Җир шарыбыз — Галәмдәге гаҗәеп энҗе бөртеге — кешеләрнең яшәү йортына әйләнгәндә, үзләренә тапшырылган эшне шатлык белән башкарган (Әюб 38:4, 7). Йәһвә кешене «фәрештәләрдән [аз гына] түбәнрәк», ләкин «Үз сурәтендә», ягъни үзенең сыйфатларын чагылдырырга сәләтле итеп барлыкка китергән (Евр. 2:7; Ярат. 1:26). Адәм белән Хаува һәм аларның буыннары үз ихтыяр ирекләрен дөрес кулланган булсалар, җирдәге оҗмахта Йәһвәнең акыллы затлардан торган зур гаиләсенең өлеше булып ләззәтләнеп яшәрләр иде.

5, 6. Күктә нинди фетнә күтәрелгән, һәм Аллаһы ничек эш иткән?

5 Һичшиксез, изге фәрештәләр, Аллаһының күктәге гаиләсендә фетнә күтәрелгәнен күреп, шаккатканнардыр. Аларның берсенә инде Йәһвәне мактау шатлык китермәгән, ул үзенә табынуны теләгән. Аллаһының хакимлек итәргә хокукын шик астына куеп һәм үзенең хакимлеген урнаштырырга тырышып, бу фәрештә Шайтан («дошман» дигәнне аңлата) булып киткән. Беренче ялганны әйтеп, Шайтан хәйлә белән Адәм белән Хауваны үзләренең яраткан Барлыкка Китерүчеләренә каршы чыгарга котырткан (Ярат. 3:4, 5; Яхъя 8:44).

6 Йәһвә шунда ук Шайтанга хөкем чыгарып, беренче пәйгамбәрлек әйткән: «Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың» (Ярат. 3:15). Дошманлык Шайтан белән Аллаһының «хатын-кызы» арасында булырга тиеш иде. Әйе, Йәһвә тугры рухи затлардан торган күктәге оешмасын үзенең яраткан никахлы хатыны итеп күрә. Бу пәйгамбәрлек, аның башта «яшерен» сер булып торган нечкәлекләре әкрен генә ачылырга тиеш булса да, өмет өчен нык нигез булган. Аллаһы нияте буенча, аның күктәге оешмасыннан булган бер шәхес бар фетнәчеләрне тар-мар итәчәк һәм аның аша «күк һәм җирдә булганнарның барысы да» бер итеп берләштереләчәк (Эфес. 1:8—10).

7. Нух көннәрендә кайбер фәрештәләр нәрсә эшләгән, һәм алар белән нәрсә булган?

7 Нух көннәрендә күп кенә фәрештәләр үз эгоистик теләкләрен җирдә канәгатьләндерер өчен, үз «торакларын ташлап» кеше кыяфәтенә кергәннәр (Яһүд 6; Ярат. 6:1—4). Йәһвә бу фетнәчеләрне дөм караңгылыкка ташлаган, һәм алар Шайтанга кушылып, «явыз рухи көчләр» һәм Аллаһы хезмәтчеләренең куркыныч дошманнары булып киткән (Эфес. 6:11—13; 2 Пет. 2:4).

Фәрештәләр безгә ничек ярдәм итә?

8, 9. Йәһвә кешеләргә ярдәм итәр өчен, фәрештәләрне ничек куллана?

8 Фәрештәләр, мәсәлән, Ибраһим, Ягъкуб, Муса, Ешуа, Ишагыйя, Данил, Гайсә, Петер, Яхъя һәм Паулга хезмәт иткәннәр. Гадел фәрештәләр Аллаһының хөкемнәрен үтәгән, шулай ук алар аркылы пәйгамбәрлекләр һәм күрсәтмәләр, шул исәптән Муса кануны да бирелгән (4 Пат. 19:35; Дан. 10:5, 11, 14; Рәс. 7:53; Ачыл. 1:1). Безнең тулы Изге Язмалар булганга күрә, хәзер фәрештәләр безгә Аллаһының хәбәрләрен җиткерми (2 Тим. 3:16, 17). Әмма алар кешеләргә күренмичә Аллаһы ихтыярын ашкынып үти һәм аның хезмәтчеләренә ярдәм итә.

9 Зәбур китабында: «Ходайдан куркучыларны Ходай фәрештәсе әйләндереп ала һәм коткара»,— дип әйтелә (Мәд. 33:8; 90:11). Кешеләрнең сафлыгы турындагы бәхәсле сорау аркасында Йәһвә Шайтанга безне төрлечә сынарга рөхсәт итә (Лүк 21:16—19). Әмма Аллаһы үз хезмәтчеләренең үз сафлыкларын саклап нинди сынауларны кичерә алганын һәм аларның никадәр чыдый алганын белә. (1 Көринтлеләргә 10:13 не укы.) Фәрештәләр Аллаһы ихтыяры буенча кешеләргә булышырга һәрвакыт әзер. Алар Седрах, Мисах, Авденаго, Данил һәм Петерне үлемнән коткарган, ләкин Эстефән белән Ягъкубны коткармаган (Дан. 3:17, 18, 28; 6:22; Рәс. 7:59, 60; 12:1—3, 7, 11). Һәрбер бу очракта шартлар төрле булган. Шулай ук, Йәһвә үзенең күпчелек хезмәтчеләренең исән калуы турында кайгыртса да, кайбер кардәшләребез концлагерьләрдә җәзалап үтерелгән булган.

10. Без фәрештәләр ярдәменнән тыш тагын нинди ярдәм алабыз?

10 Изге Язмаларда җирдәге һәрбер кешенең саклаучы фәрештәсе бар дип әйтелми. Дога кылганда безнең мондый ышанычыбыз бар: «Аллаһының ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый» (1 Яхъя 5:14). Сүз дә юк, Йәһвә безгә ярдәм итәр өчен, фәрештәне җибәрә алыр иде, ләкин ул безгә башкача да булыша ала. Мәсәлән, Аллаһы имандашларыбызны безне ныгытырга һәм юатырга дәртләндерергә мөмкин. Яки ул безгә «шайтан фәрештәсе» сыман безне интектергән тәнебездәге «чәнечке» белән көрәшер өчен, акыллылык һәм көч бирә ала (2 Көр. 12:7—10; 1 Тес. 5:14).

Гайсәдән үрнәк алыгыз

11. Фәрештәләр Гайсәгә ничек ярдәм иткән, һәм ул Аллаһыга тугры калып, нәрсә эшләгән?

11 Йәһвәнең Гайсә белән бәйле очракларда фәрештәләрне ничек кулланганын карап чыгыйк. Алар аның тууы һәм терелтелүе турында игълан иткәннәр, шулай ук ул җирдә булганда аңа булышканнар. Фәрештәләр аның кулга алынуына һәм газаплап үтерелүенә каршы төшә алырлар иде. Әмма моның урынына бер фәрештә килеп, аны ныгыткан (Мат. 28:5, 6; Лүк 2:8—11; 22:43). Йәһвә нияте буенча, Гайсә корбан үлеме белән үлгән һәм камил кеше, ахырга хәтле сыналса да, Аллаһыга тугры булып кала ала икәнен исбатлаган. Шуңа күрә Йәһвә Гайсәне күктәге үлемсез тормышка терелткән һәм аңа фәрештәләрне буйсындырып, «бөтен хакимлекне» биргән (Мат. 28:18; Рәс. 2:32; 1 Пет. 3:22). Шулай итеп, Гайсә Аллаһының «хатын-кызы» «нәселенең» төп өлеше булып киткән (Ярат. 3:15; Гәл. 3:16).

12. Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

12 Гайсә үзен акылсыз тотып, фәрештәләрнең ярдәменә өметләнсә, бу Йәһвәне сынау булыр иде, ә моның дөрес түгел икәнен ул белгән. (Маттай 4:5—7 не укы.) Әйдәгез, Гайсәдән үрнәк алып, «төпле», ягъни аек фикер йөртеп, яшик һәм юкка гына тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, ә эзәрлекләүләрне кыюлык белән кичерик (Тит. 2:12).

Тугры фәрештәләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

13. 2 Петер 2:9—11 дә әйтелгән тугры фәрештәләрдән нәрсәгә өйрәнеп була?

13 Йәһвәнең майланган мәсихчеләренә «яла яккан» кешеләрне шелтәләп, рәсүл Петер тугры фәрештәләрнең яхшы үрнәгенә игътибар итә. Алар зур көчкә ия булсалар да, «Раббы алдында» басынкылык күрсәтеп, кемне дә булса хурлап гаепләүдән тыелалар. (2 Петер 2:9—11 не укы.) Без дә башкаларны тәнкыйтьләмичә, җыелышта җитәкчелек итү вазифасы бирелгән кардәшләрне хөрмәт итик һәм барысын да Югары Хакимнең, Йәһвәнең, кулына тапшырыйк (Рим. 12:18, 19; Евр. 13:17).

14. Басынкылык белән хезмәт иткән фәрештәләр безгә нинди үрнәк булып тора?

14 Йәһвәнең фәрештәләре басынкылык белән хезмәт итеп, безгә яхшы үрнәк булып торалар. Аларның кайберсе кешеләргә үз исемнәрен дә әйтмәгән (Ярат. 32:29; Хак. 13:17, 18). Күктә миллионлаган рухи затлар хезмәт итсә дә, Изге Язмаларда Микаил белән Җәбраил фәрештәләрнең исемнәре генә язылган. Бу безне фәрештәләргә алар тиешле булмаган хөрмәт күрсәтүдән тыя (Лүк 1:26; Ачыл. 12:7). Рәсүл Яхъя сәҗдә кылырга дип фәрештәнең аякларына егылгач, ул: «Кара аны, моны эшләмә! Мин синең, пәйгамбәр имандашларыңның... хезмәттәше»,— дигән (Ачыл. 22:8, 9). Без Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм дога кылырга тиеш. (Маттай 4:8—10 ны укы.)

15. Фәрештәләр сабыр булып, безгә нинди үрнәк булып тора?

15 Фәрештәләр шулай ук сабыр да. Алар Аллаһының серләрен белергә бик теләсәләр дә, аларга күп нәрсә билгеле түгел. «Фәрештәләр... игълан ителгәннәр турында аңларга телиләр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Пет. 1:12). Алар нишли соң? Фәрештәләр, Аллаһы үзе теләгән вакытта «иман итүчеләр бердәмлеге аркылы Үзенең күпкырлы зирәклеген» мәгълүм иткәнче, сабырлык белән көтә (Эфес. 3:10, 11).

16. Безнең тәртибебез фәрештәләргә ничек тәэсир итә?

16 Сынауларга дучар булганда мәсихчеләр «фәрештәләр... өчен тамаша» булып тора (1 Көр. 4:9). Безнең тугрылыгыбызны раслаучы эшләребезне һәм гөнаһлы кешеләрнең тәүбә итүләрен күреп, фәрештәләр бик сөенә (Лүк 15:10). Фәрештәләр шулай ук мәсихче апа-кардәшләрнең Аллаһыга яраклы булган тәртипләрен дә күрә. Изге Язмалар буенча фәрештәләр өчен, «хатын башында үз өстеннән хакимлекне күрсәткән билге булырга тиеш» (1 Көр. 11:3, 10). Әйе, мәсихче апа-кардәшләрнең һәм Аллаһының җирдәге башка хезмәтчеләренең теократик тәртипкә һәм башчылык принцибына буйсынулары фәрештәләргә ошый. Андый тыңлаучанлык Аллаһының күктәге улларына кыйммәтле искә төшерү булып тора.

Фәрештәләр вәгазь эшендә ашкынып катнаша

17, 18. Ни өчен вәгазьләү эшендә фәрештәләр безгә ярдәм итәләр дип әйтеп була?

17 Фәрештәләр «Раббы көнендә» башкарыла торган кайбер бөек эшләрдә катнаша. Мәсәлән, алар 1914 елда Патшалыкны урнаштырырга һәм Шайтанны җеннәре белән күктән бәреп төшерергә булышкан (Ачыл. 1:10; 11:15; 12:5—9). Рәсүл Яхъя «халыкка игълан итү өчен мәңгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган» фәрештәне күргән. Фәрештә көчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз! Чөнки Аның хөкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз!» — дигән (Ачыл. 14:6, 7). Шулай итеп, Шайтанның көчле каршылыкларына карамастан, Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән Йәһвәнең хезмәтчеләренә фәрештәләр ярдәм итә (Ачыл. 12:13, 17).

18 Бүгенге көндә фәрештәләр эчкерсез кешеләрне табар өчен, бер фәрештә Филипне хәбәш кешесенә җибәргән кебек, безгә турыдан-туры мөрәҗәгать итми (Рәс. 8:26—29). Әмма безнең көннәрдәге күп кенә очраклар фәрештәләр күзгә күренмичә безнең Патшалык турындагы вәгазьләү эшендә ярдәм иткәнен һәм «Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнар» янына алып барганын күрсәтә (Рәс. 13:48) *. «Рух вә хакыйкать белән табынырга» теләгән кешеләрне эзләп табар өчен, хезмәттә регуляр рәвештә катнашу бик мөһим! (Яхъя 4:23, 24).

19, 20. Бу «дөнья беткәндәге» вакыйгаларда фәрештәләр ничек катнаша?

19 Безнең көннәр турында Гайсә: «Дөнья беткәндә... фәрештәләр килеп, тәкъвалардан яман кешеләрне аерырлар»,— дигән (Мат. 13:37— 43, 49). Фәрештәләр майланган мәсихчеләрнең калдыгын җыюда һәм мөһерләнүендә билгеле бер роль уйный. (Маттай 24:31; Ачылыш 7:1— 3 не укы.) Өстәвенә, Гайсә «сарыкларны кәҗәләрдән аерган» вакытта фәрештәләр аның белән булачак (Мат. 25:31— 33, 46).

20 «Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә» «Аллаһыны белмәүчеләр һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучылар» юк ителәчәк (2 Тес. 1:6 —10). Яхъя, бу вакыйганы күренештә күргәч, Гайсәне һәм аның күктәге гаскәрен, гадел сугыш алып барыр өчен, ак атларга атланып чыкканнарын сурәтләгән (Ачыл. 19:11—14).

21. «Упкын ачкычы һәм кулында зур чылбыр булган күктән төшүче фәрештә» Шайтан һәм аның җеннәре белән нәрсә эшләячәк?

21 Яхъя шулай ук «үзендә упкын ачкычы һәм кулында зур чылбыр булган күктән төшүче фәрештәне күргән». Бу җитәкче фәрештә Микаил. Ул Иблисне тотып алып, аны чылбырлаячак һәм, күрәсең, җеннәре белән бергә упкынга ташлаячак. Алар, камиллеккә ирешкән кешеләрне соңгы тапкыр сынар өчен, Мәсихнең Меңьеллык идарәсе тәмамлангач аз гына вакытка азат ителәчәк. Шуннан соң Шайтан һәм башка фетнәчеләр юк ителгән булачак (Ачыл. 20:1—3, 7—10; 1 Яхъя 3:8). Шулай итеп, Аллаһыга каршы чыккан бар фетнәчеләр юкка чыгачак.

22. Тиздән булачак вакыйгаларда фәрештәләр ничек катнашачак, һәм без моңа ничек карарга тиеш?

22 Шайтанның бозык дөньясыннан котылу бик якын. Йәһвәнең хакимлеген аклаячак һәм аның җир белән кешелеккә карата ниятенең тулысынча үтәлүенә китерәчәк бу вакыйгаларда фәрештәләр мөһим роль уйнаячак. Тугры фәрештәләр — чыннан да «котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар». Әйе, Йәһвә Аллаһы безгә үз ихтыярын үтәргә һәм мәңгелек тормыш алырга ярдәм итәр өчен, фәрештәләрне куллана. Аңа моның өчен рәхмәтле булыйк.

[Искәрмә]

^ 18 абз. «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре» (рус) дигән китап, 549—551 нче битләрне кара.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Күктәге рухи затлар дәрәҗәләре буенча ничек аерылып тора?

• Нух көннәрендә кайбер фәрештәләр нәрсә эшләгән?

• Аллаһы безгә ярдәм итәр өчен, фәрештәләрне ничек куллана?

• Безнең көннәрдә тугры фәрештәләр нинди роль уйный?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Фәрештәләр Аллаһы ихтыярын үтәп шатлана

[23 биттәге иллюстрация]

Фәрештәләр, Данил очрагындагы кебек, Аллаһы хезмәтчеләрен аның ихтыяры буенча якларга әзер

[24 биттәге иллюстрацияләр]

Кыю булыгыз, чөнки вәгазь эшендә фәрештәләр ярдәм итә!

[Чыганак]

Globe: NASA photo