Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен Мәсихкә иярергә кирәк?

Ни өчен Мәсихкә иярергә кирәк?

Ни өчен Мәсихкә иярергә кирәк?

«Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, һәр көн... Миңа иярсен» (ЛҮК 9:23).

1, 2. Ни өчен Мәсихкә иярергә кирәк икәнен карап чыгу мөһим?

ҮЗЕНЕҢ җирдәге хезмәтчеләре арасында сезне, хакыйкать белән яңа гына кызыксына башлаганнарны һәм яшьләрне, күрү Йәһвәне бик сөендерәдер! Сез Изге Язмаларны өйрәнүегезне дәвам итәсез, мәсихче очрашуларга регуляр рәвештә йөрисез һәм Аллаһы Сүзендәге яшәү бирә торган хакыйкать турында белемнәрегезне үстерәсез. Ләкин сезгә Гайсәнең мондый чакыруы турында да җитди уйланырга кирәк: «Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, һәр көн үзенең хачын алып Миңа иярсен» (Лүк 9:23). Димәк, сез үзегездән баш тартып, аның шәкерте булып китәргә тиеш. Шуңа күрә ни өчен безгә Мәсихкә иярергә кирәк икәнен карап чыгу мөһим (Мат. 16:13—16).

2 Без, бәлкем, Гайсә Мәсих эзләре буенча инде барабыздыр. Безгә моны эшләр өчен, «тагын да зуррак тырышлыклар куярга» киңәш бирелә (1 Тес. 4:1, 2). Без күптән хакыйкатьтәме яки күптән түгелме, Мәсихкә ни өчен ияргәнебез турында уйлану Паулның киңәшен кулланырга һәм тагын да зуррак тырышлыклар куеп, һәр көн Гайсә артыннан барырга ярдәм итәчәк. Ни өчен безгә Мәсихкә иярергә кирәк соң? Моның биш сәбәбен карап чыгыйк.

Йәһвәгә тагы да якынлашабыз

3. Йәһвәне нинди ике юл белән белеп була?

3 Рәсүл Паул «Арейпәг киңәшмәсе алдына басып» афиналыларга болай дигән: «[Аллаһы] вакытларны һәм яшәү урыннарының чикләрен билгеләде. Ул моны кешеләр Аллаһыны эзләсеннәр өчен, Аны капшанып эзләп тапмаслармы икән, дип эшләде. Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел» (Рәс. 17:22, 26, 27). Без Аллаһыны эзләп, аның белән чын-чынлап таныша алабыз. Мәсәлән, без Аллаһы булдырган нәрсәләрне күзәтеп һәм алар турында рәхмәт хисе белән уйланып, аның сыйфатлары вә сәләтләре турында күпне белә алабыз (Рим. 1:20). Йәһвә шулай ук үзенең Сүзендә дә, Изге Язмаларда, үзе турында җентекләп сөйли (2 Тим. 3:16, 17). Аның бар эшләренә күбрәк өйрәнгән саен һәм аның кылган бөек эшләре турында тирәнрәк уйланган саен, без Йәһвәне яхшырак белә алабыз (Мәд. 76:13).

4. Мәсихкә ияреп, без Йәһвәне ничек яхшырак белә алабыз?

4 Йәһвәгә тагы да якынлашыр өчен иң яхшы юл — бу Мәсихкә иярү. Гайсәнең «дөнья яратылганга кадәр» үз Атасы белән булгандагы даны турында уйлап кына кара! (Яхъя 17:5). Ул — «Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы булган Зат» (Ачыл. 3:14). «Яратылганнарның» беренчесе буларак, ул бик күп еллар күктә үз Атасы, Йәһвә, белән яшәгән. Җиргә килгәнче, Гайсә Чиксез кодрәт Иясе белән тыгыз аралашкан вә аның белән шатланып хезмәттәшлек иткән, һәм алар арасында иң якын ярату бәйләнешләре туган. Гайсә үз Атасының эш итү рәвешен күзәтеп, аның хисләренә һәм сыйфатларына игътибар иткән һәм шулай ук белгәннәрен үзенә сеңдергән вә үзләштергән. Нәтиҗәдә, бу тыңлаучан Угыл нәкъ Атасы кебек булып киткән. Хәтта аның турында Изге Язмаларда ул «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы» дип әйтелә (Көл. 1:15). Мәсих эзләре буенча барып, без Йәһвә белән тагы да якынрак таныша алабыз.

Йәһвәгә күбрәк охшарга тырышабыз

5. Безгә Йәһвәгә күбрәк охшарга тырышырга нәрсә ярдәм итәчәк һәм ни өчен?

5 Аллаһы безне «Үз сурәтендә, Үзенә охшатып яраткан», шуңа күрә без аның сыйфатларын чагылдыра алабыз (Ярат. 1:26). Рәсүл Паул мәсихчеләргә: «Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз»,— дигән (Эфес. 5:1). Мәсихкә иярсәк, бу безгә күктәге Атабызга охшарга тырышырга ярдәм итәчәк. Чөнки ул гына Аллаһының фикер йөртүен, хисләрен һәм сыйфатларын чагылдырган. Гайсә җирдә булганда Йәһвә исемен белдереп кенә чикләнмәгән. Ул бу исемне йөрткән Шәхеснең нинди икәнлеген ачкан. (Маттай 11:27 не укы.) Гайсә моны үз сүзләре һәм эшләре, үз тәгълиматлары һәм үрнәге белән күрсәткән.

6. Гайсәнең тәгълиматлары Йәһвә турында нәрсә ачыклый?

6 Гайсә үз тәгълиматлары белән Аллаһы бездән нәрсә таләп итә икәнен һәм ул үз хезмәтчеләренә ничек карый икәнен күрсәткән (Мат. 22:36—40; Лүк 12:6, 7; 15:4—7). Мәсәлән, Гайсә: «Зина кылма»,— дигән Ун әмернең берсен китереп: «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була»,— дигән. Шулай итеп ул, кеше бу гөнаһны кылганчы, аның йөрәгендә Аллаһы карашы буенча нәрсә була икәнен аңлаткан (Чыг. 20:14; Мат. 5:27, 28). Фарисейләр: «Якыныңны ярат, дошманыңны нәфрәт ит!» — диеп, Канунның бер әмерен үзләренчә аңлаткан. Гайсә исә: «Дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз»,— дип әйтеп, Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен күрсәткән (Мат. 5:43, 44; Чыг. 23:4; Лев. 19:18). Без Аллаһының фикер йөртүен, аның хисләрен һәм бездән нәрсә таләп иткәнен аңласак, бу безгә Йәһвәгә күбрәк охшарга тырышырга ярдәм итәчәк.

7, 8. Гайсә үрнәгеннән Йәһвә турында без нәрсә беләбез?

7 Үз Атасының нинди икәнен Гайсә үз үрнәге белән дә күрсәткән. Инҗилнең беренче дүрт китабында Гайсәнең мохтаҗларны кызганганы, газап чиккәннәрнең хәленә кергәне, балаларны шелтәләгән шәкертләренә ачуы килгәне турында әйтелә. Без моны укыганда Йәһвәнең дә шундый ук хисләр кичергәнен аңлыйбызмы? (Марк 1:40—42; 10:13, 14; Яхъя 11:32—35). Гайсәнең эшләре Аллаһының төп сыйфатларын ничек ачыклаганы турында уйла. Мәсих башкарган могҗизалар аның нинди көчкә ия булганын әллә күрсәтмиме? Әмма ул бу көчне беркайчан да үз файдасына яки башкаларга зыян китерер өчен кулланмаган (Лүк 4:1—4). Гайсәнең Аллаһы Йортыннан комсыз сатучыларны куып чыгаруы аның никадәр гадел икәнен күрсәтә! (Марк 11:15—17; Яхъя 2:13—16). Ул кешеләрнең йөрәкләренә тәэсир итәр өчен кулланган тәгълиматлардан һәм «мәрхәмәт тулы сүзләрдән» аның зирәклек буенча «Сөләйманнан бөегрәк» булганы күренә (Мат. 12:42). Ә Гайсәнең башкалар өчен җанын биреп күрсәткән яратуы турында нәрсә әйтеп була? Чыннан да, аның «яратуыннан да бөек ярату юк» (Яхъя 15:13).

8 Аллаһы Улы үз сүзләре һәм эшләре белән Йәһвәнең сыйфатларын шулкадәр төгәл чагылдырган ки, хәтта: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйтә алган. (Яхъя 14:9 —11 не укы.) Мәсихкә иярү Йәһвәгә охшарга тырышуга тиң.

Гайсә — Йәһвәнең майланганы

9. Гайсә кайчан һәм ничек Аллаһының Майланганы булып киткән?

9 Безнең эраның 29 елының көзендә 30 яшьлек Гайсә Чумдыручы Яхъя янына килгән. «Чумдырылу белән үк Гайсә судан чыккан. Шул вакытта ук күкләр ачылган, һәм Ул Үзенә Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә иңүен күргән». Шул вакытта ул Мәсих булып киткән. Ул вакытта Йәһвә үзе Гайсә турында: «Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым»,— диеп, аны үзенең Майланганы итеп игълан иткән (Мат. 3:13—17). Мәсихкә әзерлек белән иярер өчен, нинди яхшы сәбәп!

10, 11. a) Мәсих дигән титул Гайсәгә карата ничек кулланыла? б) Ни өчен без Гайсә Мәсихкә иярергә тиеш?

10 Изге Язмаларда Мәсих дигән титул Гайсәгә карата төрлечә кулланыла: үзе генә, ягъни Мәсих, Гайсә исемнәре белән — Мәсих Гайсә һәм Гайсә Мәсих. Титул алдыннан исем торган «Гайсә Мәсих» дигән әйтемне беренче тапкыр Гайсә үзе кулланган. Ул үз Атасына болай дип дога кылган: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3). Бу очракта Гайсәне Аллаһы җибәргән һәм ул аның Майланганы булып киткән икәненә игътибар ителә. Исем алдында титул торганда, ягъни «Мәсих Гайсә» дигән әйтемдә, басым шәхескә түгел, ә аның тоткан дәрәҗәсенә ясала (2 Көр. 1:1). Мәсих дигән титул үзе генә кулланылганда, бу — Гайсәнең Мәсих буларак дәрәҗәсенә басым ясар өчен тагын бер юл (Рәс. 5:42).

11 Мәсих дигән титул Гайсәгә карата ничек кенә кулланылмасын, шунысы мөһим: Аллаһы Улы җиргә кеше булып килеп, Атасының ихтыярын кешеләргә ачса да, ул гади кеше һәм пәйгамбәр генә түгел, ә Йәһвәнең Майланганы булган. Һичшиксез, безгә аңа иярергә кирәк.

Гайсә — котылу өчен бердәнбер юл

12. Рәсүл Томаска әйтелгән нинди сүзләр безгә дә кагыла?

12 Мәсихкә иярер өчен, тагын бер мөһим сәбәп Гайсәнең үзенең тугры рәсүлләренә әйткән сүзләреннән күренә. Ул бу сүзләрне үзенең үлеменә берничә сәгать калгач әйткән. Томасның аның кая баруы һәм кайда урын әзерләве турындагы соравына Гайсә болай дип җавап биргән: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак» (Яхъя 14:1—6). Гайсә моны үзенең унбер тугры рәсүленә әйткән. Ул аларга күктә урын вәгъдә иткән, ләкин бу сүзләр шулай ук җирдә мәңгелек тормыш алырга өметләнгән кешеләргә дә кагыла (Ачыл. 7:9, 10; 21:1— 4). Ни өчен?

13. Гайсә нинди мәгънәдә — «юл»?

13 Гайсә Мәсих — «юл». Ягъни аның аркылы гына Аллаһыга якынлашып була. Дога турында да шуны ук әйтеп була: Гайсә аша дога кылсак, Атадан аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул моны безгә бирәчәк (Яхъя 15:16). Әмма Гайсә башка мәгънәдә дә — «юл». Гөнаһ кешеләрне Аллаһыдан читләштергән (Ишаг. 59:2). Гайсә «күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын биргән» (Мат. 20:28). Нәтиҗәдә, «Гайсәнең каны безне һәр гөнаһтан чистарындыра» (1 Яхъя 1:7). Шулай итеп, Угыл Аллаһы белән татуланыр өчен юл ачкан (Рим. 5:8—10). Гайсәгә иман итсәк һәм аңа буйсынсак, безнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләр була ала (Яхъя 3:36).

14. Гайсә нинди мәгънәдә — «хакыйкать»?

14 Гайсә — «хакыйкать», чөнки ул һәрвакыт дөресне сөйләп, хакыйкать буенча яшәгән һәм шулай ук Мәсих турында язылган барлык пәйгамбәрлекләр аңарда үтәлгән. «Аллаһының бөтен вәгъдәләре Гайсә Мәсихтә „әйе“ дип раслана»,— дип язган рәсүл Паул (2 Көр. 1:20). Муса канунындагы «киләсе яхшы нәрсәләрнең... күләгәсе» дә Мәсих Гайсәдә чынбарлык булган (Евр. 10:1; Көл. 2:17). Бар пәйгамбәрлекләр Гайсәгә игътибарны туплый һәм аның Йәһвә ниятендәге төп ролен ачыклый (Ачыл. 19:10). Аллаһы ниятенең үтәлеше безгә файда китерсен өчен, без Мәсихкә иярергә тиеш.

15. Гайсә нинди мәгънәдә — «тормыш»?

15 Гайсә — «тормыш», чөнки ул кешеләрне үз каны белән йолып алган. Ә мәңгелек тормыш — бу Аллаһының «Раббыбыз Мәсих Гайсә» аша бирелгән бүләге (Рим. 6:23). Гайсә — үлгән кешеләр өчен дә «тормыш» (Яхъя 5:28, 29). Өстәвенә, аның, Баш рухани буларак, үзенең Меңьеллык идарәсе вакытында башкарачак эшләре турында уйлап кына кара. Ул җирдәге гражданнарын гөнаһтан һәм үлемнән мәңгегә азат итәчәк! (Евр. 9:11, 12, 28).

16. Гайсәгә иярер өчен, нинди сәбәп бар?

16 Шулай итеп, Гайсәнең Томаска әйткән сүзләре безнең өчен зур әһәмияткә ия. Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш. Аллаһы аны, дөнья аның аша котылсын өчен, дөньяга җибәргән (Яхъя 3:17). Һәм аның аркылы үтмичә, Ата янына беркем дә килә алмый. Инҗилдә ачык итеп: «Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында без коткарыла алырдай башка исем юк»,— дип әйтелә (Рәс. 4:12). Шуңа күрә, безнең үткән тормышыбыз нинди генә булмасын, безгә Гайсәгә иман итәргә, аңа иярергә һәм шулай итеп тормыш юлы белән барырга акыллы булыр иде (Яхъя 20:31).

Безгә Мәсихне тыңларга әмер бирелгән

17. Ни өчен Аллаһы Улын тыңлау мөһим?

17 Петер, Яхъя һәм Ягъкуб гаҗәеп күренеш күргәннәр һәм шул вакытта күктән: «Бу — Минем сайлап алынган Улым. Аны тыңлагыз!» — дигән тавыш ишеткәннәр (Лүк 9:28, 29, 35). Безгә Мәсихне тыңларга дигән әмергә җитди карарга кирәк. (Рәсүлләр 3:22, 23 не укы.)

18. Без Гайсә Мәсихне ничек тыңлый алабыз?

18 Гайсәне тыңлау аңардан «күзебезне һәрдаим алмый торып», аның үрнәге турында җитди уйлану дигәнне аңлата (Евр. 12:2, 3). Шуңа күрә, без аның турында Изге Язмаларда, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» басмаларында укыганнарыбызга һәм мәсихче очрашуларда ишеткәннәребезгә «аеруча игътибарлы булырга тиешбез» (Евр. 2:1; Мат. 24:45). Әйдәгез, безнең көтүчебез Гайсәне тыңларга һәм аңа иярергә тырышыйк (Яхъя 10:27).

19. Мәсихкә һәр көн иярергә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

19 Төрле авырлыкларга карамастан, без Гайсәгә һәр көн иярә алырбызмы? Әйе, «Мәсих Гайсәгә иман итеп һәм Аның мәхәббәтендә торып... ишеткән дөрес сүзләрне үрнәк итеп тотсак», иярә алырбыз (2 Тим. 1:13).

Сез нәрсә белдегез?

• Ни өчен Гайсәгә ияреп, без Йәһвәгә якынлашабыз?

• Ни өчен Гайсәдән үрнәк алу Йәһвәгә охшарга тырышуга тиң?

• Нинди мәгънәдә Гайсә — «юл, хакыйкать һәм тормыш»?

• Ни өчен без Йәһвәнең Майланганын тыңларга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең тәгълиматлары Йәһвәнең күркәм фикер йөртү рәвешен чагылдыра

[30 биттәге иллюстрация]

Без тугрылык белән Йәһвәнең Майланганына иярергә тиеш

[32 биттәге иллюстрация]

«Бу — Минем... Улым. Аны тыңлагыз!» — дигән Йәһвә