Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Шайтан күктән кайчан бәреп төшерелгән? (Ачыл. 12:1—9).

Инҗилнең Ачылыш китабында Шайтанның кайчан күктән бәреп төшерелүе төгәл әйтелмәсә дә, анда моны билгеләргә ярдәм итүче берничә вакыйга сурәтләнә. Башта Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык урнаштырыла. Аннан соң Шайтанның җиңелүенә һәм күктән бәреп төшерелүенә китергән «сугыш башлана».

Изге Язмаларда ачык итеп күрсәтелгәнчә, 1914 елда «мәҗүсиләр вакыты» тәмамланган һәм Патшалык урнаштырылган (Лүк 21:24) *. Ә Шайтанның күктән бәреп төшерелүенә китергән сугыш кайчан башланган соң?

«Хатын баласын тудыру белән, аның баласын ашар өчен, аждаһа [Шайтан] бала тудыру халәтендә булган хатын алдына басты»,— дип әйтелә Ачылыш 12:4 тә. Бу Шайтанның яңа туган Патшалыкны шунда ук юк итәргә теләгәнен күрсәтә. Йәһвә Шайтанга явыз ниятен үтәргә комачауласа да, ул яңа гына урнаштырылган Патшалыкка зыян китерергә тырышлыкларын калдырмаган. Менә ни өчен «Микаил үзенең фәрештәләре белән», Патшалыкка зарар китерелмәсен өчен, шунда ук аждаһаны аның явыз фәрештәләре белән күктән бәреп төшергән. Димәк, мондый нәтиҗә ясап була: 1914 елда Патшалык урнаштырылганнан соң озак тә үтмәгән Шайтан җиңелгән һәм җиргә бәреп төшерелгән.

Шулай ук, Изге Язмалар буенча, майланган мәсихчеләр Патшалык урнаштырылганнан соң тиздән терелтелә башлаган (Ачыл. 20:6) *. Изге Язмаларда Мәсихнең майланган кардәшләре аның белән бергә аждаһага һәм явыз фәрештәләренә каршы сугышта катнаша икәне турында әйтелми. Шуңа күрә, Мәсих кардәшләренең терелтелүе башлангач, күктәге сугыш инде тәмамланган һәм Шайтан үзенең явыз фәрештәләре белән күктән бәреп төшерелгән булган.

Шулай итеп, Изге Язмаларда Шайтанның үз явыз фәрештәләре белән кайчан күктән бәреп төшерелгәне төгәл әйтелмәсә дә, шунысы ачык: бу вакыйга тиздән, Гайсә Мәсих 1914 елны тәхеткә Патша булып утыртылганнан соң булган.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 215—218 нче битләрен кара.

^ 6 абз. «Күзәтү манарасы» 2007 ел, 1 гыйнвар, 29, 30 нчы бит., 9—13 абзацларны кара.