Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ирләр, Мәсих кебек яратыгыз!

Ирләр, Мәсих кебек яратыгыз!

Ирләр, Мәсих кебек яратыгыз!

ГАЙСӘ үләсе төнне үзенең тугры рәсүлләренә болай дигән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35). Әйе, мәсихчеләр бер-берсен яратырга тиеш.

Мәсихче ирләргә рәсүл Паул: «Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз»,— дигән (Эфес. 5:25). Мәсихче ир бу киңәшне никахында, аеруча аның хатыны Йәһвәнең багышланган хезмәтчесе булса, ничек куллана ала?

Мәсих җыелыш турында кайгырткан

Инҗилдә болай диелә: «Шулай ук ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы — үзен ярата. Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта. Раббы да бердәмлек турында шулай кайгыртучанлык күрсәтә» (Эфес. 5:28, 29). Гайсә үз шәкертләрен якын күргән һәм яраткан. Ул аларны бик кадерләгән. Алар камил булмасалар да, ул аларга карата йомшак һәм игелекле булган. «Бердәмлекне бик гүзәл... итеп Үз алдына китерергә» теләп, ул игътибарын үз шәкертләренең яхшы сыйфатларына туплаган (Эфес. 5:27).

Мәсих җыелышны яраткан кебек, ир кеше үз хатынына яратуын сүзләре һәм эшләре белән күрсәтергә тиеш. Ир хатынын яратса, хатын үзен кадерлиләр икәнен сизә, һәм ул бик бәхетле. Ә иреннән тиешле игътибар күрмәгән хатын бар уңайлыклары булган йортта яшәсә дә, бәхетсез булырга мөмкин.

Ир кеше үз хатынын кадерләгәнен ничек күрсәтә ала? Ул башкаларга аның турында хөрмәт белән сөйли һәм аны ярдәме өчен мактый. Гаилә хатын ярдәмендә берәр нинди уңышка ирешкән икән, ир моның турында башкаларга сөйләргә оялмаячак. Ир белән хатын икәү генә калганда хатын үз иренең яратуын сизә. Ирнең кочаклавы, кагылуы, елмаюы һәм мактау сүзләре әйтүе әллә ни мөһим түгел кебек тоелырга мөмкин, әмма хатыннар өчен бу бик мөһим.

«Туганнарым дип атаудан тартынмаган»

Гайсә Мәсих үзенең майланган шәкертләрен «туганнарым дип атаудан тартынмаган» (Евр. 2:11, 12, 17). Син мәсихче ир буларак онытма: синең хатының шулай ук синең рухи апа-кардәшең дә. Ул кияүгә чыкканнан соң яки кияүгә чыгар алдыннан суга чумдырылу үткәнме, һәрхәлдә, аның Йәһвәгә багышлануы никах антыннан күпкә әһәмиятлерәк булып тора. Хатының җыелыш очрашуында комментарий бирергә дип кулын күтәргәндә, алып баручы кардәш аңа тиешенчә «... апа-кардәш» дип мөрәҗәгать итә. Ул шулай ук синең дә апа-кардәшең, һәм аның белән үзеңне Патшалык Залында гына түгел, ә өйдә дә игелекле һәм ихтирамлы тоту мөһим.

Синең җыелышта өстәмә вазифаларың булса, сиңа кайвакыт моңа һәм гаиләдәге бурычларыңа дөрес карашта булырга авырдыр. Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итү һәм җыелыштагы вазифаларны уңышлы итеп бүлү сиңа үз хатыныңа күбрәк вакыт табарга ярдәм итәчәк, чөнки ул синең игътибарыңа иң мохтаҗ апа-кардәш. Онытма, синең җыелыштагы йөкләмәләреңне башка абый-кардәшләр дә башкара ала, ләкин никахың белән бәйле бурычларыңны син генә үти аласың.

Шулай ук син үз хатыныңның башы да. Инҗилдә: «Һәр ирнең Башы — Мәсих, хатынның башы — ир»,— дип әйтелә (1 Көр. 11:3). Син яхшы гаилә башы ничек була аласың? Өстә китерелгән шигырьне кат-кат кабатлап һәм үзеңә карата хөрмәтне таләп итеп түгел, ә ярату күрсәтеп. Яхшы гаилә башы булыр өчен, син иң элек хатының белән мөгамәлә итүеңдә Гайсә Мәсихтән үрнәк алырга тиеш (1 Пет. 2:21).

«Минем дусларым»

Гайсә үз шәкертләрен дусларым дип атаган. Ул аларга болай дигән: «Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чөнки хезмәтче хуҗасының нәрсә эшләвен белми, ә сезне дусларым дип атадым, чөнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә белдердем» (Яхъя 15:14, 15). Гайсә үз шәкертләре белән якыннан аралашкан. Алар шулай ук бергә күп эшләр башкарган. «Гайсә... Үзенең шәкертләре» белән Кәна шәһәрендәге туйга чакырылган булган (Яхъя 2:2). Аларның яраткан урыннары булган, мәсәлән Гетсимәни бакчасы. Изге Язмалар буенча, «Гайсә шәкертләре белән еш кына шунда җыелган» (Яхъя 18:2).

Хатын шуны тоярга тиеш: иренә аның белән булу рәхәт. Ирләр һәм хатыннар, сезнең уртак эшләрегез булсын һәм бергә булу сезгә шатлык китерсен. Бу бик мөһим! Бергә Аллаһыга хезмәт итегез. Изге Язмаларны өйрәнеп, шатлык табыгыз. Бергә саф һавада йөрегез, аралашыгыз, ашагыз. Чын дуслар булыгыз.

Ул «аларны соңгы чиккә кадәр» яраткан

Гайсә үз шәкертләрен «соңгы чиккә кадәр... яраткан» (Яхъя 13:1). Кайбер ирләргә бу яктан Мәсих кебек булырга авыр. Алар хәтта яшьлегендәге хатыннарын калдырып, мәсәлән, яшьрәк хатын-кыз янына китәргә мөмкин (Мал. 2:14, 15).

Башкалар, мәсәлән Вилли, Мәсихтән үрнәк ала. Аңа үзенең авырган хатынын күп еллар дәвамында карарга туры килгән. Вилли моңа ничек караган? Ул болай ди: «Мин хатынымны Аллаһыдан бирелгән бүләк дип санадым һәм аны бик кадерләдем. Өстәвенә, мин 60 ел элек тормышның яхшы вакытларында да һәм авыр вакытларында да аны калдырмаячакмын дигән идем. Мин беркайчан да бу вәгъдәмне онытмам».

Мәсихче ирләр, Мәсих кебек яратыгыз! Аллаһыдан куркып яшәгән хатыннарыгызны кадерләгез, алар сезнең кардәшләрегез һәм дусларыгыз.

[20 биттәге иллюстрация]

Сез хатыныгыз белән иң якын дуслармы?

[20 биттәге иллюстрация]

Үз хатыныңны өзлексез ярат