Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә йортына чын күңелдән бирелгән бул!

Йәһвә йортына чын күңелдән бирелгән бул!

Йәһвә йортына чын күңелдән бирелгән бул!

«Мине Синең йортыңа булган мәхәббәт газаплый» (ЯХЪЯ 2:17).

1, 2. Б. э. 30 елында Гайсә гыйбадәтханәдә нәрсә эшләгән һәм ни өчен?

БЕЗНЕҢ эраның 30 елы, Коткарылу бәйрәме вакыты. Ярты ел элек Гайсә үзенең җирдәге хезмәтен башлаган. Хәзер ул Иерусалимга килде. Анда гыйбадәтханәдәге мәҗүсиләр ишегалдында Гайсә «үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны һәм акча алмаштырып утыручыларны» күрә. Баудан чыбыркы үреп, ул Аллаһы Йортыннан бар булган хайваннарны һәм сатучыларны куып чыгара. Һәм акча алмаштыручыларның өстәлләрен аударып ташлап, акчаларын чәчеп җибәрә. Күгәрчен сатучыларга ул гыйбадәтханәдән чыгып китәргә боера (Яхъя 2:13—16).

2 Гайсәнең бу эшләре аның гыйбадәтханәне тирән хөрмәт иткәнен күрсәтә. «Минем Атамның йортын базарга әйләндермәгез!» — дип әйтә ул. Гайсәнең шәкертләре моны күзәтеп, мәдхия җырлаучы Давытның күп еллар элек язган сүзләрен исләренә төшерә: «Мине Синең йортыңа булган мәхәббәт газаплый» (Яхъя 2:16, 17).

3. a) Чын күңелдән бирелгән булу нәрсә ул? б) Без үзебезгә нинди сорау бирә алабыз?

3 Гайсәне алай эшләргә Аллаһы йорты турында кайгырту, аңа булган мәхәббәте дәртләндергән. Мәхәббәт, ягъни нәрсәгә дә булса чын күңелдән бирелгән булу — бу «нинди дә булса берәр эшкә зур кызыксыну белән, ашкынып, үз-үзеңне онытып керешү». XXI гасырда җиде миллионнан артык мәсихче Аллаһы йорты турында шундый ук кайгырту күрсәтә. Безнең һәрберебез үзенә мондый сорау бирә ала: «Мин Йәһвәнең йортына карата мәхәббәтемне ничек үстерә алам?» Бу сорауга җавап алыр өчен, башта безнең көннәрдә Аллаһы йорты нәрсә ул икәнен аңлыйк. Аннары Изге Язмалардан Аллаһы йортына чын күңелдән бирелгән булган тугры кешеләр мисалларын карап чыгарбыз. Алар «безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган» һәм мәхәббәтебезне үстерергә дәртләндерә ала (Рим. 15:4).

Аллаһы йорты — үткәндә һәм хәзер

4. Сөләйман патшалык иткәндә нинди максат белән гыйбадәтханә төзелгән?

4 Борынгы Исраилдә Аллаһы йорты Иерусалимдагы гыйбадәтханә булган. Билгеле, Йәһвә анда яшәмәгән. Ул болай дигән: «Күкләр — минем тәхетем, ә җир — минем аяк астым. Нинди йорт сала аласыз сез миңа, һәм анда яшәр өчен, миңа урын кайда?» (Ишаг. 66:1). Шулай да Сөләйман патшалык иткәндә төзелгән гыйбадәтханә Йәһвәгә гыйбадәт кылу үзәге булган, анда аңа дога кылганнар (3 Пат. 8:27—30).

5. Сөләйман гыйбадәтханәсендәге гыйбадәт кылу хәзерге вакыттагы нинди төзелешнең прообразы булып тора?

5 Безнең көннәрдә Йәһвә йорты — бу Иерусалимдагы яки башка берәр урындагы таш бина түгел, ә Йәһвә урнаштырган төзелеш. Аның ярдәмендә без Мәсихнең йолым корбаны нигезендә аңа гыйбадәт кылабыз һәм якынлаша алабыз. Бу рухи гыйбадәтханәдә Йәһвәнең җирдәге бар хезмәтчеләре аңа бердәм гыйбадәт кыла (Ишаг. 60:4, 8, 13; Рәс. 17:24; Евр. 8:5; 9:24).

6. Яһүдиянең нинди патшалары хак гыйбадәт кылуга чын күңелдән бирелгән булган?

6 Б. э. к. 997 елны Исраил икегә бүленгәч, көньяк патшалыкта, Яһүдиядә, идарә иткән 19 патшаның дүртесе — Аса, Еһошафат, Хизәкыйя һәм Йошия — хак гыйбадәт кылуга чын күңелдән бирелгән булганнар. Алардан без нинди мөһим сабаклар ала алабыз?

Бөтен йөрәктән хезмәт итү фатихалар китерә

7, 8. a) Йәһвә нинди хезмәтне фатихалый? б) Аса мисалыннан без нинди сабак алабыз?

7 Аса патшалык иткәндә Йәһвә үз халкын туры юл белән алып барыр өчен, пәйгамбәрләр җибәргән. Мәсәлән, Изге Язмаларда Аса патша Одед улын Азария пәйгамбәрне тыңлаган дип әйтелә. (2 Елъязма 15:8 не укы *.) Аса үткәргән үзгәрешләр Яһүд халкын берләштергән, һәм аларга Иерусалимга зур җыелышка килгән күп кенә Исраил патшалыгы кешеләре кушылган. Алар Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә тәвәккәл булуларын белдергән. Без болай дип укыйбыз: «Алар шатлыклы кычкырулар белән, быргылар һәм торбалар кычкыртып, каты тавыш белән Йәһвә алдында ант иттеләр. Яһүдиядә яшәүчеләр бу антка шатландылар, чөнки бөтен йөрәктән ант иттеләр вә аны бөтен җаннары белән эзләделәр, һәм ул аларга үзен табарга рөхсәт итте. Һәм Йәһвә аларга бар яклардан тынычлык бирде» (2 Елъ. 15:9 —15). Без Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итсәк, ул безне дә фатихалаячак (Марк 12:30).

8 Соңрак, кызганычка каршы, Анания пәйгамбәр Аса патшаны шелтәләгәч, ул үпкәләгән (2 Елъ. 16:7—10). Йәһвә безгә мәсихче өлкәннәр аша киңәш яки җитәкчелек биргәндә, без моңа ничек карыйбыз? Без аларның Изге Язмаларга нигезләнгән җитәкчелеген әзерлек белән кабул итәбезме яисә үпкәлибезме?

9. Еһошафат белән Яһүдиягә нинди куркыныч янаган, һәм алар ничек эш иткән?.

9 Б. э. к. X гасырда Яһүдиядә Еһошафат патшалык иткән. Аңа һәм Яһүдия патшалыгына Аммон, Моаб һәм Сәгыйр тавында яшәүчеләрнең берләшкән гаскәрләре янаган. Патша курыкса да, нәрсә эшләгән? Ул һәм аның кешеләре хатыннары һәм балалары белән бергә Йәһвәнең йортына дога кылырга җыелган. (2 Елъязма 20:3, 4 не укы *.) Сөләйман гыйбадәтханәне багышлаганда әйткән сүзләре буенча, Еһошафат Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Аллаһыбыз, син әллә аларны хөкем итмәячәксеңме? Безгә каршы килгән бу бихисап күп кешегә каршылык күрсәтергә безнең көчебез юк бит. Без ни эшләргә белмибез, ләкин безнең күзләребез сиңа төбәлгән» (2 Елъ. 20:12, 13). Аннан соң Йәһвә рухы левиле Иахазиилны «җыелышта» дәртләндерү сүзләрен әйтергә рухландырган, бу кешеләрне ныгыткан. (2 Елъязма 20:15 не укы *.)

10. a) Еһошафат һәм Яһүдия халкы җитәкчелекне ничек алган? б) Йәһвә биргән җитәкчелекне кадерләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

10 Әйе, ул вакытта Еһошафат белән Яһүдия патшалыгы Йәһвәнең җитәкчелеген Иахазиил аша алган. Бүген без ярдәмне һәм җитәкчелекне ышанычлы һәм акыллы хезмәтче аша алабыз. Без һәрвакыт билгеләнгән өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәргә һәм аларга хөрмәт күрсәтергә телибез. Алар безнең турыда кайгыртып вә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» күрсәтмәләрен үтәп, үз хезмәтләрен тырышып башкара (Мат. 24:45; 1 Тес. 5:12, 13).

11, 12. Еһошафат һәм Яһүдия халкы белән булган очрактан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

11 Еһошафат һәм аның халкы Йәһвәнең җитәкчелеген эзләргә җыелган кебек, без дә кардәшләребез белән регуляр рәвештә җыелып, очрашуларыбызны калдырмыйк. Бик авыр хәлгә эләгеп, нәрсә эшләргә икәнен белмәсәк, Еһошафат һәм Яһүдия халкының яхшы үрнәгенә ияреп, Йәһвәгә дога кылыйк һәм аңа тулысынча өметләник (Гыйб. сүз. 3:5, 6; Флп. 4:6, 7). Яныбызда кардәшләр булмаса да, Йәһвәгә ялваруларыбыз безне дөньядагы «имандашларыбыз» белән берләштерә (1 Пет. 5:9).

12 Еһошафат һәм аның халкы Аллаһының Иахазиил аша бирелгән җитәкчелеге буенча эш иткән. Бу нәрсәгә китергән? Алар бу сугышта җиңгән һәм Иерусалимга кайтып, «Йәһвә йортына кыллы кораллар, арфалар һәм быргылар» белән «шатланып» барганнар (2 Елъ. 20:27, 28). Без дә Йәһвәнең үзе билгеләгән юлы аша биргән җитәкчелеген кадерлибез һәм бердәм аны данлыйбыз.

Очрашу урыннарыбыз турында кайгыртабыз

13. Патшалык итүенең беренче аенда Хизәкыйя нәрсә эшләгән?

13 Патшалык итүенең беренче аенда Хизәкыйя Йәһвәнең йортын яңадан ачып һәм төзәтеп, аңа чын күңелдән бирелгән булуын күрсәткән. Ул руханиларга һәм левиләргә гыйбадәтханәне чистартырга кушкан. Алар моны 16 көн эчендә эшләгән (2 Елъ. 29:16—18). Бу безгә очрашу урыннарыбызны тиешле хәлдә тотар өчен алып барылган эшләрне хәтерләтә. Андый эшләрдә Йәһвәгә гыйбадәт кылуга чын күңелдән бирелгәнлегебез чагыла. Төзәтү эшләрендә катнашкан кардәшләрнең ашкынып эшләгәннәре башкаларга бик нык тәэсир иткәне турында ишеткәнең бардыр. Аларның тырышлыклары, һичшиксез, Йәһвәгә дан китерә!

14, 15. Бүген Йәһвәне нинди эш данлый? Мисаллар китерегез.

14 Англиянең төньягында урнашкан бер шәһәрдә Патшалык Залы янында яшәгән бер ир-ат анда ремонт эшләре башланганга, ризасызлыгын белдергән. Ул җирдәге кардәшләр үзләрен дусларча тоткан. Патшалык Залын һәм бу күрше җирен аерып торган стенаны төзәтергә кирәк икәнен күргәч, алар аны бушлай ремонтларга тәкъдим иткәннәр. Алар тырышып эшләгән һәм стенаның шактый зур өлешен яңадан төзегән. Бу күршегә шулкадәр нык тәэсир иткән ки, ул хәтта Йәһвә Шаһитләренә мөнәсәбәтен үзгәрткән. Хәзер ул рәхмәт йөзеннән Патшалык Залына күз-колак булып тора.

15 Бөтен дөнья буенча Йәһвә халкы төзү эшләрен алып бара. Халыкара программа хезмәтчеләре Патшалык Залларын һәм шулай ук Конгресс Заллары белән Вефильләрне төзиләр. Алар белән бергә шул җирләрдә яшәүче кардәшләр дә үз теләкләре буенча һәм әзерлек күрсәтеп хезмәт итәләр. Сэм — җылыту, вентиляция системалары һәм кондиционерлар буенча белгеч. Ул үзенең Рут исемле хатыны белән Европа һәм Африканың кайбер илләренә төзү эшләрендә катнашырга барган. Анда алар ул җирдәге кардәшләр белән шатланып вәгазьләгән дә. Сэм андый халыкара төзелешләрдә катнашырга аны нәрсә дәртләндергәне турында болай дип сөйли: «Мине Вефильләрдә хезмәт иткән тырыш һәм шатлыклы кардәшләрнең мисаллары Аллаһыга шулай итеп хезмәт итәргә рухландырды».

Аллаһы күрсәтмәләренә буйсыну

16, 17. Аллаһы халкы нинди махсус эштә тырышып катнаша, һәм моның нәтиҗәсе нинди?

16 Хизәкыйя, гыйбадәтханәдә алып барылган ремонт эшләреннән тыш, Коткарылу бәйрәмен дә яңадан гамәлгә керткән. (2 Елъязма 30:1 не укы *.) Хизәкыйя һәм Иерусалимда яшәүчеләр Коткарылу бәйрәменә бар халыкны, хәтта төньяк патшалыкта яшәүчеләрне дә чакырган. Хәбәр йөртүчеләр бөтен ил буенча чакыру хатларын таратып чыккан (2 Елъ. 30:6—9).

17 Соңгы елларда без шундый ук эштә катнашабыз. Без матур чакырулар кулланып, безнең территориядә яшәүче кешеләрне безнең белән бергә Гайсә үткәрергә кушкан Раббы кичәсен билгеләп үтәргә чакырабыз (Лүк 22:19, 20). Хезмәт очрашуында күрсәтмәләр алып, без бу эштә ашкынып катнашабыз. Һәм Йәһвә моны фатихалый! Үткән елны якынча җиде миллион Йәһвә Шаһите чакырулар таратты, һәм Кичәгә тулаем алганда 17 790 631 кеше килде!

18. Ни өчен хак гыйбадәт кылуга чын күңелдән бирелгән булу мөһим?

18 Хизәкыйя турында болай дип әйтелгән булган: «Ул Исраил Аллаһысы Йәһвәгә өметләнде, һәм барлык Яһүдия патшалары арасында, аңа кадәр дә һәм аннан соң да, аның кебек беркем дә юк иде. Ул Йәһвәгә ябышты һәм Йәһвә Мусага биргән кануннарны үтәп, аңа иярүен дәвам итте» (4 Пат. 18:5, 6). Без дә аның кебек эш итик. Аллаһы йортына чын күңелдән бирелгән булуыбыз мәңгелек тормышны көткән арада «Йәһвәгә ябышырга» ярдәм итәчәк (Кан. 30:16).

Җитәкчелекне шунда ук кабул ит

19. Кичә вакытында кардәшләр нинди аерым тырышлыклар куя?

19 Йошия патшалык иткәндә, ул да тиешенчә әзерләнеп Коткарылу бәйрәмен оештырган (4 Пат. 23:21—23; 2 Елъ. 35:1—19). Без дә өлкә, район, махсус конгрессларга һәм Кичәгә әзерләнер өчен, аерым тырышлыклар куябыз. Кайбер илләрдә кардәшләр Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсен үткәрер өчен, хәтта үз тормышларын куркыныч астына куя. Тырыш өлкәннәр җыелыштагы һәр кардәшкә игътибарлы булырга омтыла. Олы яшьтәге һәм авырган кардәшләр бу бәйрәмгә килә алсын өчен, аларга ярдәм күрсәтелә.

20. a) Йошия патша идарә иткәндә нәрсә булган, һәм ул үзен ничек тоткан? б) Без нәрсәне истә тотарга тиеш?

20 Йошия патша оештырган төзекләндерү эшләре вакытында баш рухани Хелкия «Муса кулы белән бирелгән Йәһвә кануннарының китабын» тапкан. Ул аны патшаның сәркатибе Шафанга биргән, ә ул аны Йошиягә укыган. (2 Елъязма 34:18 не укы *.) Бу патшага ничек тәэсир иткән? Ул кайгыдан шунда ук өс киемнәрен ертып, үз кешеләрен Йәһвә ихтыярын белергә җибәргән. Аллаһы пәйгамбәр-хатын Олдама аша Яһүдиядә киң таралган кайбер дини йолаларны хөкем итүче хәбәр әйткән. Әмма Йошиянең потка табынуны юк итәргә куйган тырышлыклары игътибарсыз калмаган, һәм, бар халыкны бәла-казалар көтә дип әйтелсә дә, ул Аллаһы илтифатын югалтмаган (2 Елъ. 34:19—28). Без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Һичшиксез, без дә Йошия кебек булырга телибез. Безнең дә Йәһвә җитәкчелеген шунда ук кабул итеп, бу кисәтүче мисалны истә тотасыбыз килә. Бу мисал гыйбадәт кылуыбызга мөртәтлек белән тугрылыксызлык үтеп керсә, моның нәрсәгә китерә икәнен күрсәтә. Һәм без бер дә шикләнмәскә тиеш, Йәһвә безнең, Йошия очрагындагы кебек, хак гыйбадәт кылуга чын күңелдән бирелгән булуыбызны хуплаячак.

21, 22. a) Ни өчен без Йәһвә йортына чын күңелдән бирелгән булырга тиеш? б) Киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

21 Яһүдиянең дүрт патшасы — Аса, Еһошафат, Хизәкыйя һәм Йошия — Аллаһы йортына һәм гыйбадәт кылуга чын күңелдән бирелгән булып, безгә яхшы үрнәк калдырганнар. Хак гыйбадәт кылуга мәхәббәтебез безне дә Йәһвәгә өметләнергә һәм аңа ашкынып хезмәт итәргә дәртләндерергә тиеш. Аллаһының күрсәтмәләренә буйсынсак, җыелыш вә өлкәннәр аша бирелгән назлы кайгыртуны кадерләп, төзәтүне кабул итсәк, без акыллы эш итәчәкбез һәм бәхетле булачакбыз.

22 Вәгазь эшендә ничек ашкынучан булырга? Бу сорауга җавапны киләсе мәкаләдән алырбыз. Бу яшьләрне безнең яратучан Атабызга тырышып хезмәт итәргә дәртләндерәчәк. Шулай ук без Шайтанның иң бозык йогынтысына бирелмәс өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк икәнен карап чыгарбыз. Йәһвәнең бар искә төшерүләре буенча чын күңелдән эш итсәк, без Йәһвәнең Улы, Гайсәгә, иярәчәкбез. Аның турында болай дип әйтелгән булган: «Йортыңа күңел бирүлек мине алып узды» (Мәд. 68:10; 118:111, 129; 1 Пет. 2:21).

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. 2 Елъязма 15:8: «Одедның бу сүзләрен һәм пәйгамбәрлеген ишеткәч, Аса рухланып китте һәм Яһүдия белән Беньямин җирләрендәге һәм Эфраимның таулы урыннарында яулап алган бөтен шәһәрләрдә җирәнгеч нәрсәләрне юкка чыгарды һәм Йәһвәнең гыйбадәтханәсе алдында торган корбан китерү урынын яңадан торгызды».

^ 9 абз. 2 Елъязма 20:3, 4: «Куркып, Еһошафат Йәһвәне эзләргә булды һәм Яһүдиядә ураза тотарга дип игълан итте. Яһүдиядәге бар яшәүчеләр Йәһвәдән сорарга дип җыелды. Алар Яһүдиянең бар шәһәрләреннән Йәһвәдән киңәш сорарга килде».

^ 9 абз. 2 Елъязма 20:15: «Ул болай диде: „Яһүдия халкы, Иерусалимда яшәүчеләр һәм Еһошафат патша, тыңлагыз! Менә нәрсә ди сезгә Йәһвә: „Бу бихисап күп кешедән курыкмагыз һәм котогыз очмасын, бу бит сугыш сезнеке түгел, ә Аллаһыныкы“».

^ 16 абз. 2 Елъязма 30:1: «Хизәкыйя бөтен Исраил һәм Яһүдия буенча хәбәрчеләр җибәрде вә Эфраим белән Менашше кабиләләренә хатлар язып, халыкны Иерусалимдагы Йәһвә йортына килергә һәм Исраил Аллаһысы Йәһвәгә багышланган Коткарылу бәйрәмен үткәрергә чакырды».

^ 20 абз. 2 Елъязма 34:18: «Аннары сәркатип Шафан патшага: „Хелкия рухани миңа китап бирде“,— дип әйтте һәм патша алдында аны укый башлады».

Хәтерлисезме?

• Йәһвә нинди хезмәтне фатихалый һәм ни өчен?

• Йәһвәгә өметләнгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

• Чын күңелдән бирелгән булу безне Аллаһы күрсәтмәләренә буйсынырга ничек дәртләндерә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Аса, Еһошафат, Хизәкыйя һәм Йошия Йәһвәнең йортына мәхәббәтләрен ничек күрсәткәннәр?