Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Яхшылык кылырга ашкынып» тор!

«Яхшылык кылырга ашкынып» тор!

«Яхшылык кылырга ашкынып» тор!

«Мәсих безне һәртөрле гөнаһтан йолып алу өчен һәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе өчен чистартырга дип, Үзен корбан итте» (ТИТ. 2:14).

1. Гайсә б. э. 33 елының 10 нисанында гыйбадәтханә килгәч, нәрсә булган?

БЕЗНЕҢ ЭРАНЫҢ 33 елы, 10 нисан. Коткарылу бәйрәменә берничә көн кала. Иерусалимдагы гыйбадәтханә тирәсендә күп кенә иман итүчеләр дулкынланып бәйрәмне көтә. Гайсә килгәч, нәрсә булыр? Инҗилнең өч язучысы Маттай, Марк һәм Лүк шаһитлекләре буенча, Гайсә икенче тапкыр барлык сатучыларны һәм сатып алучыларны гыйбадәтханәдән куып чыгара. Ул акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлый (Мат. 21:12; Марк 11:15; Лүк 19:45). Гайсәнең Аллаһы йортына мәхәббәте аның өч ел элек шундый ук эшләр башкарган көннән бирле сүрелмәгән (Яхъя 2:13—17).

2, 3. Гайсәнең ашкынуы гыйбадәтханәне чистарту белән генә чикләнмәгән икәнен без кайдан беләбез?

2 Маттайның сүзләре буенча, Гайсәнең мәхәббәте, аның ашкынуы, бу очракта гыйбадәтханәне чистарту белән генә чикләнмәгән. Ул үзе янына килгән сукырларны һәм аксакларны савыктырган (Мат. 21:14). Лүк хәбәрендә Гайсә башка эшләр дә башкарган дип әйтелә. Ул «һәр көн Аллаһы Йортында өйрәткән» (Лүк 19:47; 20:1). Һичшиксез, ул хезмәттә ашкынучан булган.

3 Соңрак рәсүл Паул Титуска язган хатында Мәсих «безне һәртөрле гөнаһтан йолып алу өчен һәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе өчен чистартырга дип, Үзен корбан итте» дип аңлаткан (Тит. 2:14). Без бүген «яхшылык кылырга» ничек «ашкынып тора» алабыз? Яһүдия патшаларының яхшы мисаллары безне моңа ничек дәртләндерә ала?

Вәгазь һәм өйрәтү эшендә ашкыну

4, 5. Яһүдиянең дүрт патшасы ничек яхшылык кылырга ашкынып торган?

4 Аса, Еһошафат, Хизәкыйя һәм Йошия Яһүдиядә потка табынуны юкка чыгарыр өчен, тиешле чаралар күргән. Аса «чит ил мәзбәхләрен һәм биеклекләрне, таш баганаларын җимергән һәм изге баганаларны кисеп ташлаган» (2 Елъ. 14:3). Хак гыйбадәт кылуга чын күңелдән бирелеп, Еһошафат «Яһүдиядәге биеклекләрне һәм изге баганаларны җимергән» (2 Елъ. 17:6; 19:3) *.

5 Хизәкыйя Иерусалимда оештырган җиде көнлек Коткарылу бәйрәме тантаналы үткәннән соң, «анда булган бар исраиллеләр Яһүдия шәһәрләренә китте. Алар таш баганаларны җимерде, изге баганаларны кисте һәм бар Яһүдия, Беньямин, Эфраим һәм Менашше җирләрендәге биеклекләрне һәм мәзбәхләрне тар-мар итте» (2 Елъ. 31:1). Йошия сигез яшендә патша булып киткән. Язмалар буенча, «үзенең патшалык итүенең сигезенче елында, әле яшь егет булып, ул үз бабасы Давытның Аллаһысын эзли башлады, ә уникенче елында Яһүдияне һәм Иерусалимны биеклекләрдән, изге баганалардан, кисеп һәм эретеп ясалган сыннардан чистарта башлады» (2 Елъ. 34:3). Шулай итеп, барлык бу дүрт патша яхшылык кылырга ашкынып торган.

6. Ни өчен безнең хезмәтне Яһүдиянең тугры патшалары башкарган эш белән чагыштырып була?

6 Без дә бүген шундый ук эштә катнашабыз: кешеләргә ялган дин тәгълиматларыннан, шул исәптән потка табынудан, котылырга ярдәм итәбез. Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә без төрле кешеләрне очратабыз (1 Тим. 2:4). Азиядә яшәүче бер кыз үз әнисенең күп санлы сыннар алдында табыну йолаларын башкарганын исенә төшерә. Бар булган сыннар хак Аллаһы була алмаганын аңлап, бу кыз еш кына хак Аллаһыны белергә теләп, дога кылган. Бер көнне аның өенә ике Йәһвә Шаһите килгән. Алар аңа хак Аллаһының бөек исемен, Йәһвә исемен, белергә ярдәм иткән. Потлар турындагы хакыйкатьне белергә ул бик шат булган! Хәзер ул тырышып вәгазьли һәм кешеләргә рухи яктан ярдәм итә. Аның ашкынуы мактауга лаек (Мәд. 82:19; 113:12—16; 1 Яхъя 5:21).

7. Еһошафат көннәрендә ил буйлап йөргән укытучылардан без ничек үрнәк ала алабыз?

7 Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә без участогыбызны никадәр яхшылап «эшкәртәбез»? Кызык, үзенең патшалык итүенең өченче елында Еһошафат патша биш мирзаны, тугыз левилене һәм ике рухани чакырган. Ул аларга бар шәһәрләрне йөреп чыгып, халыкны Йәһвә кануннарына өйрәтергә кушкан. Алар бу эшне шулкадәр уңышлы башкарган ки, хәтта күрше халык кешеләре Аллаһыдан курка башлаган. (2 Елъязма 17:9, 10 ны укы *.) Төрле вакытта һәм төрле көннәрдә өйдән-өйгә йөреп, без йортта яки фатирда яшәүче төрле кешеләр белән сөйләшә алырбыз.

8. Без үз хезмәтебезне ничек киңәйтә алабыз?

8 Аллаһының бүгенге күп кенә хезмәтчеләре үз йортларын калдырып, ашкынучан вәгазьчеләр кирәк булган җирләргә әзерлек белән күченә. Синең моның турында уйлаганың бармы? Күченергә мөмкинлекләре булмаган кардәшләр, бәлкем, якын тирәдә яшәүче, әмма башка телдә сөйләшүче күп кешеләргә вәгазьли ала. Үз территориясендә төрле милләт кешеләрен очратканга күрә, 81 яшьлек Рон исемле абый-кардәш 32 телдә сәламләү сүзләрен өйрәнгән. Күптән түгел генә ул урамда Африкадан булган бер ирле-хатынлыны очраткан. Һәм алар белән туган йоруба телләрендә исәнләшкән. Алар Роннан аның Африкада булганы бармы дип сораган. Юк дип әйткәч, алар безнең телебезне каян беләсең дип кызыксынган. Бу Ронга яхшы шаһитлек бирергә ярдәм иткән. Алар бик теләп журналларны алган һәм үз адресларын калдырган. Алар белән Изге Язмаларны өйрәнә башласыннар өчен, ул адресларын җирле җыелышка тапшырган.

9. Ни өчен вәгазьләгәндә Изге Язмалардан шигырьләр уку мөһим? Мисал китерегез.

9 Еһошафат патшаның кушуы буенча илне йөреп чыккан укытучыларның үзләре белән «Йәһвә кануны китабы» булган. Бөтен дөнья буенча без кешеләрне Изге Язмалар нигезендә өйрәтергә тырышабыз, чөнки бу — Аллаһы Сүзе. Кешеләргә Изге Язмалардан берәр өзекне укыр өчен, без махсус тырышлыклар куеп, аның хезмәтебездә мөһим роль уйнаганын күрсәтәбез. Бер хатын-кыз Линда исемле апа-кардәшкә үзенең паралич суккан һәм аның ярдәменә мохтаҗ булган ире турында сөйләгән. «Аллаһы нинди гаебем өчен миңа мондый кайгы бирде икән?» — дип зарланган ул. Линда аңа Ягъкуб 1:13 тәге сүзләрне укыган һәм: «Без һәм якыннарыбыз кичергән кайгыларны Аллаһы бирми»,— дип әйткән. Бу сүзләрдән соң ул Линданы кочаклап алган. Линда болай ди: «Изге Язмаларны кулланып, мин кешене юата алдым. Кайвакыт Изге Язмалардан укылган шигырьләрне кешеләр беренче тапкыр ишетә». Нәтиҗәдә, бу хатын-кыз белән Изге Язмалар өйрәнүе башланган.

Ашкынып хезмәт иткән яшьләр

10. Йошия мисалы бүгенге яшь мәсихчеләргә кайсы яктан үрнәк булып тора?

10 Йошия мисалын кабат искә төшерик. Инде яшь чагында ук ул Аллаһыга хакыйкатьтә гыйбадәт кылырга омтылган, ә якынча 20 яшендә потка табынуга каршы тиешле чаралар күрә башлаган (2 Елъ. 34:1—3). Бүген күп кенә яшь мәсихчеләр шундый ук ашкыну белән Аллаһыга хезмәт итә.

11—13. Йәһвәгә ашкынып хезмәт иткән бүгенге яшьләрдән без нинди сабак алабыз?

11 Англиядә яшәүче 13 яшьлек Ханна мәктәптә француз телен өйрәнгәндә, күрше шәһәрдә француз төркеме оештырылганын ишеткән. Әтисе аның белән андагы җыелыш очрашуларына йөрергә ризалашкан. Хәзер аңа 18 яшь, һәм ул гомуми пионер булып ашкыну белән француз телендә вәгазьли. Ә син башкаларга Йәһвәне белергә ярдәм итәр өчен, берәр чит телне өйрәнә аласыңмы?

12 Рейчелга «Аллаһыга дан китерә торган максатларга омтыл» дигән фильм бик ошаган. Ул 1995 елда Йәһвәгә хезмәт итә башлагач, үзенең ничек итеп фикер йөрткәне турында болай ди: «Мин хакыйкатьтә нык торам дип уйлаган идем. Әмма бу фильмны карагач, мин күп еллар дәвамында хакыйкатькә җиңелчә генә караганымны аңладым. Мин хакыйкать өчен көрәшергә, хезмәткә һәм шәхси өйрәнүгә җитди карарга тиеш». Хәзер Рейчел Йәһвәгә чын күңелдән бирелеп хезмәт итә. Бу нинди уңышларга китергән? Ул болай ди: «Минем Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем яхшырак, догаларым мәгънәлерәк, өйрәнүем тирәнрәк һәм канәгатьлерәк булып китте. Изге Язмаларда укыганнарымны ачыграк күз алдына китерә алам. Нәтиҗәдә, хезмәт миңа зур шатлык китерә, һәм кешеләрнең Йәһвә сүзләреннән юаныч алганнарын күреп, мин сөенәм».

13 Ә яшь мәсихче Льюкны «Яшьләрнең сораулары. Үз тормышымны нәрсәгә багышларга?» дигән фильм ныгыткан. Аны карагач, ул болай дип язган: «Мин тормыш максатларымны яңадан карап чыгарга булдым. Элек мин кеше йогынтысына бирелеп, акча ягыннан авырлыклар булмасын өчен, иң беренче югары белем алырга, ә соңыннан инде рухи максатларга ирешергә теләгән идем. Андый йогынты рухи яктан үсәргә ярдәм итми, ә зыян гына китерә». Яшь абый һәм апа-кардәшләр, сез, Ханна кебек, мәктәптә алган белемнәрегезне кулланып, хезмәтегезне киңәйтә аласызмы? Ә Аллаһыны данлый торган рухи максатларга омтылып, Рейчелга охшарга тырышырсызмы? Льюктан үрнәк алып, күп яшьләргә тозак булып киткән куркынычлардан качыгыз.

Кисәтүләрне тыңларга ашкынып тор

14. а) Йәһвә нинди гыйбадәтне хуплый? б) Ни өчен бүген әхлакый сафлыкны саклау авыр?

14 Йәһвә үз хезмәтчеләренең гыйбадәтен хупласын өчен, аларга саф булып калырга кирәк. Ишагыйя болай ди: «Китегез, китегез! Ул җирдән чыгыгыз, пакьсезгә кагылмагыз. Сез, Йәһвә йортының барлык әсбапларын йөртүчеләр, аның [Бабыл] арасыннан чыгыгыз, үзегезне саф килеш саклагыз» (Ишаг. 52:11). Бу сүзләр язылганчы күп еллар элек яхшы патша Аса Яһүдиядә әхлаксызлыкны бетерер өчен, тиешле чаралар күргән (3 Пат. 15:11—13). Гасырлар үткәч, рәсүл Паул Титуска Гайсә турында ул үз шәкертләрен чистартырга дип, аларны «яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халык» итәр өчен, үзен корбан иткән дип язган (Тит. 2:14). Бүгенге бозык җәмгыятьтә әхлакый сафлыкны саклау, аеруча яшьләргә, җиңел түгел. Аллаһының барлык хезмәтчеләре, яшьләр һәм олы яшьтәгеләр, үзләрен порнография белән нәҗесләмәс өчен, һәрвакыт сак булырга тиеш, чөнки ул киң таралган, һәм аны реклама щитларында, телевизордан, киноларда һәм аеруча Интернетта күреп була.

15. Явызлыкка нәфрәт хисен үстерергә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

15 Без Аллаһы кисәтүләрен тыңларга ашкынып торсак, бу безгә явызлыкка нәфрәт хисен үстерергә ярдәм итәчәк (Мәд. 96:10; Рим. 12:9). Бер кардәш әйтмешли, порнографиянең «үзенә тарта торган көчен җиңәр өчен», ул бездә җирәнү хисләрен уятырга тиеш. Магнитланган тимер кисәкләрен аерыр өчен, аларны бергә тотып торган көчтән күбрәк көч куярга кирәк. Шулай ук порнографиянең җәлеп итүче көченә каршы торыр өчен, күп тырышлыклар куярга кирәк. Әмма порнографиянең нинди зыянлы икәнен аңласак, бу безгә аңа җирәнеп карарга ярдәм итәчәк. Бер абый-кардәш Интернетта порнографик сайтлар карау гадәтен җиңәр өчен, зур тырышлыклар куйган. Ул компьютерны гаиләдәгеләр күреп торган урынга куйган. Өстәвенә, ул үзен сафландырырга һәм ашкынып яхшылык кылырга карар иткән. Интернет аңа эш өчен кирәк булганга, ул аны янында хатыны булганда гына кулланырга булган.

Яхшы тәртипнең файдасы

16, 17. Безнең яхшы тәртибебез башкаларга ничек тәэсир итә ала? Мисал китерегез.

16 Йәһвә оешмасындагы яшьләр арасында гаҗәеп рух хөкем сөрә, һәм бу башкаларда яхшы тәэсир калдыра. (1 Петер 2:12 не укы.) Бер кеше Лондондагы Вефильдә китап басу машинасын төзәтеп көн үткәргәч, аның Йәһвә Шаһитләренә карашы тулысынча үзгәргән. Аның Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән хатыны үз ирендәге бу үзгәрешне күреп алган. Элек ул аларның өенә килүләрен теләмәгән. Ләкин өенә кайткач, ул Вефильдәге үзенә карата яхшы мөнәсәбәт турында мактау сүзләре әйткән. Ул беркемнең дә сүгенмәгәненә игътибар иткән. Барысы да сабыр булган һәм үзләрен дусларча тоткан. Яшь апа һәм абый-кардәшләрнең эш хакын алмыйча ашкынып эшләгәннәре һәм үз вакытларын вә көчләрен яхшы хәбәр турында басмаларны чыгаруга багышлаганнары аны аеруча хәйран калдырган.

17 Үз гаиләләре турында кайгыртыр өчен эшләгән кардәшләр дә үз эшләрен тырышып башкара (Көл. 3:23, 24). Бу аларга еш кына эш урыннарын югалтмаска ярдәм итә, чөнки эш бирүчеләр аларны тырышып эшләгәннәре өчен кадерли һәм югалтасы килми.

18. Без «яхшылык кылырга» ничек ашкынучан була алабыз?

18 Йәһвәгә өметләнү, аның күрсәтмәләренә тыңлаучан булу һәм очрашу урыннарыбыз турында кайгырту — бу Йәһвә йортына мәхәббәтебезне күрсәтер өчен берничә мөмкинлек. Өстәвенә, без Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә күбрәк катнашырга телибез. Яшьме без олы яшьтәме, гыйбадәтебез белән бәйле әхлакый нормалар буенча яшәсәк, бу безгә зур файда китерәчәк. Һәм моннан ары да без «яхшылык кылырга ашкынып торучы» халык буларак билгеле булачакбыз (Тит. 2:14).

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Аса, бәлки, ялган илаһларга табыну белән бәйле булган калкулыкларны гына юк иткән, ә Йәһвәгә гыйбадәт кылу калкулыкларын калдырган. Шунсы да булырга мөмкин: Асаның патшалык итүенең соңгы өлешендә калкулыклар яңадан төзелгән булган. Аларны аның улы Еһошафат юкка чыгарган (3 Пат. 15:14; 2 Елъ. 15:17).

^ 7 абз. 2 Елъязма 17:9, 10: «Үзләре белән Йәһвә кануны китабын алып, алар Яһүдиядә өйрәтә башлады һәм Яһүдиядәге бар шәһәрләрне йөреп чыгып, халыкны өйрәтте. Йәһвә Яһүдия тирәсендәге барлык патшалыкларны куркуга салды, һәм алар Еһошафатка каршы сугыш алып бармады».

Изге Язмалардан һәм безнең көннәрдәге мисаллардан син нәрсә белдең?

• Вәгазь һәм өйрәтү эшендә ничек ашкынучан булырга?

• Яшь мәсихчеләр «яхшылык кылырга» ничек ашкынып тора ала?

• Зыянлы гадәтләрне ничек җиңәргә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Син хезмәттә Изге Язмаларны еш кулланасыңмы?

[15 биттәге иллюстрация]

Мәктәптә берәр чит телне өйрәнеп, син үз хезмәтеңне киңәйтә аласың