Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Якыныгызга хакыйкатьне сөйләгез

Якыныгызга хакыйкатьне сөйләгез

Якыныгызга хакыйкатьне сөйләгез

«Ялганны кире кагып, бер-берегезгә [«якыныгызга», ЯД] хакыйкатьне сөйләгез» (ЭФЕС. 4:25).

1, 2. Күпләрнең хакыйкатькә карашы нинди?

КЕШЕЛӘР хакыйкать турында инде күп еллар бәхәсләшә. Б. э. к. VI гасырда Грек шагыйре Алкей: «Хакыйкать шәрабтә»,— дигән. Бу сүзләр буенча, кеше күп шәраб эчкәннән соң гына аның теле чишелә, һәм хакыйкать ачыла. Б. э. I гасырында Рим хакиме Понти Пилат та Гайсәнең хакыйкать турындагы сүзләрен санга сукмыйча: «Нәрсә ул — хакыйкать?» — дип сорап, үзенең хакыйкатькә карата ялгыш карашын белдергән (Яхъя 18:38).

2 Хакыйкать турында каршылыклы карашлар безнең көннәрдә дә бик күп. Күп кешеләр «хакыйкать» сүзе мәгънәсенең төрле төсмерләре яки һәр кешенең үз хакыйкате бар дип әйтә. Башкалар исә үзләренә уңайлы яисә файдалы булганда гына хакыйкатьне ярата. Бер китапта әйтелгәнчә, «намуслылык — бик күркәм сыйфаттыр, ләкин кеше исән калып, имин яшәү өчен көрәшкәндә, ул файдасыз. Кешенең, яшәр өчен, алдаудан башка чарасы юк» («The Importance of Lying»).

3. Ни өчен Гайсә хакыйкать сөйләүдә искиткеч үрнәк булган?

3 Мәсих шәкертләренең карашы исә бик нык аерылып тора. Чөнки Гайсә хакыйкатькә икенче төрле караган. Ул һәрвакыт дөресен сөйләгән. Хәтта аның дошманнары да моны танып: «Остаз... Синең дөрес Кеше булуыңны һәм Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтүеңне без беләбез»,— дигәннәр (Мат. 22:16). Бүген дә чын мәсихчеләр Гайсәдән үрнәк ала. Алар икеләнмичә хакыйкатьне сөйли. Һәм Паулның: «Ялганны кире кагып, бер-берегезгә [«якыныгызга», ЯД] хакыйкатьне сөйләгез»,— дигән сүзләре белән тулысынча ризалаша (Эфес. 4:25). Паулның сүзләре белән бәйле өч сорауны карап чыгыйк: якыныбыз кем ул? Хакыйкатьне сөйләү нәрсә аңлата? Моны көндәлек тормышыбызда ничек кулланып була?

Якыныбыз кем ул?

4. Яһүд җитәкчеләре кемне үз якыннары дип атаган, һәм, алардан аермалы буларак, Гайсә Йәһвәнең моңа карашын ничек чагылдырган?

4 Б. э. I гасырында кайбер яһүд җитәкчеләре өйрәткәнчә, башка яһүд кешесе я якын дус кына «якыннар» дип атала алган. Әмма Гайсә моңа башкача караган, ул камил итеп үз Атасының сыйфатларын һәм фикерләү рәвешен чагылдырган (Яхъя 14:9). Ул үз шәкертләренә Аллаһының бер милләт яки раса кешеләрен икенчеләреннән өстен куймаганын күрсәткән (Яхъя 4:5—26). Өстәвенә, изге рух рәсүл Петергә «Аллаһының кешеләрне аермавын... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» икәнен ачкан (Рәс. 10:28, 34, 35). Шуңа күрә без бар кешеләрне якыннарыбыз итеп күрергә һәм хәтта үзләрен дошманнарча тоткан кешеләрне дә яратырга тиеш (Мат. 5:43—45).

5. Якыныбызга хакыйкатьне сөйләү нәрсә аңлата?

5 Әмма Паулның якыныгызга хакыйкатьне сөйләгез диеп, нәрсә әйтәсе килгән? Хакыйкатьне сөйләү — бу бернинди ялгансыз ышанычлы мәгълүматны әйтү. Чын мәсихчеләр башкаларны ялгыштырыр өчен, фактларны бозып күрсәтми. Алар «яманлыкны нәфрәт итә» һәм «яхшылыкка ихлас күңелдән бирелгән» (Рим. 12:9). «Чын Аллага» охшарга тырышып, без бар эшләребездә вә сүзләребездә намуслы һәм эчкерсез булырга тиеш (Мәд. 14:1, 2; 30:6). Сүзләрне үлчәп әйтсәк, без уңайсыз я авыр хәлгә эләксәк тә, ялганламыйча, бу хәлне әдәпле генә йомшарта алачакбыз. (Көлессәйлеләргә 3:9, 10 ны укы.)

6, 7. a) Дөресен сөйләүче кеше бар белгәнен, шул исәптән шәхси мәгълүматны, сораган һәр кешегә сөйләп бирергә тиешме? Аңлатыгыз. б) Кем безнең ышанычыбызга һәм дөресен сөйләвебезгә лаек?

6 Дөресен сөйләүче кеше бар белгәнен, үзеннән сораган һәр кешегә сөйләп бирергә тиешме? Юк, әлбәттә. Гайсә җирдә яшәгәндә кайбер кешеләрнең турыдан-туры җавап яки билгеле берәр мәгълүмат алырга лаеклы түгел икәннәрен күрсәткән. Икейөзле дини җитәкчеләр Гайсәдән галәмәтләр һәм могҗизалар эшләргә нинди хокукың бар һәм сиңа кем вәкаләт бирде дип сорагач, ул да аларга: «Мин сезгә бер сорау бирәм... Әгәр дә сез җавап бирсәгез, Мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен»,— дигән. Канунчылар һәм аксакаллар аңа җавап бирергә теләмәгәч, ул: «Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим»,— дип әйткән (Марк 11:27—33). Ул аларның бозык эшләрен һәм иман итмәгәннәрен белеп, үзен аларга җавап бирергә бурычлы дип санамаган (Мат. 12:10—13; 23:27, 28). Шулай ук бүген дә Йәһвәнең хезмәтчеләре сак булырга тиеш, чөнки мөртәтләр һәм бозык кешеләр үз максатларына ирешер өчен, ялган вә хәйлә куллана (Мат. 10:16; Эфес. 4:14).

7 Рәсүл Паул да кайбер кешеләрнең үзләренең бар сорауларына җавап алырга лаеклы түгел икәннәрен күрсәткән. Гайбәт саткан һәм башкаларның эшенә тыкшынган кешеләр «тиешсез нәрсәләр сөйли» дигән ул (1 Тим. 5:13). Чыннан да, кеше эшләре белән чиктән тыш кызыксынган һәм серләрне саклый алмаган кайберәүләр башкаларның үзләре белән билгеле берәр темага сөйләшергә бер дә теләмәгәннәрен сизеп алырга мөмкин. Шуңа күрә Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылган: «Тыныч яшәргә, үз эшегез белән генә шөгыльләнергә... тырышыгыз»,— дигән киңәшен тоту күпкә яхшырак (1 Тес. 4:11). Әмма кайвакыт җыелыштагы өлкәннәргә, үз вазифаларын үтәр өчен, вәгазьчеләрнең шәхси тормышына кагылышлы сораулар бирергә туры килә. Андый очракта өлкәннәр белән хезмәттәшлек итеп, дөресен сөйләү алар өчен яхшы ярдәм булыр иде (1 Пет. 5:2).

Гаиләдә хакыйкатьне сөйләгез

8. Хакыйкатьне сөйләү гаиләдәгеләрне бер-берсенә ничек якынлаштыра?

8 Гадәттә безнең иң якын мөнәсәбәтләр гаиләдәгеләр белән була. Бу мөнәсәбәтләрне ныгытыр өчен, бер-беребезгә хакыйкатьне сөйләү бик мөһим. Гаиләдә ачык, эчкерсез һәм дусларча аралашу булса, күп кенә проблемалар һәм каршылыклар булмаячак. Мәсәлән, ялгышлык эшләсәк, без тормыш иптәшебез, балаларыбыз яки гаиләнең башка әгъзалары алдында икеләнмичә үз хатабызны танырбызмы? Чын күңелдән гафу үтенү гаиләдә тынычлык белән бердәмлекне сакларга ярдәм итә. (1 Петер 3:8 —10 ны укы.)

9. Ни өчен дөреслекне сөйләү тупаслыкны һәм турыдан бәреп әйтүне акламый?

9 Дөреслекне сөйләү без тупас булырга һәм турыдан бәреп әйтергә тиеш дигәнне аңлатмый. Тупаслык дөреслекнең кыйммәтлеген һәм тәэсир итү көчен арттырмый. Паул болай дигән: «Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыклардан баш тартыгыз. Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез» (Эфес. 4:31, 32). Без кешеләр белән дусларча һәм аларны хөрмәт итеп сөйләшсәк, бу безнең әйткән сүзләребезне күпкә ышанычлырак итә һәм аларны ихтирам иткәнебезне күрсәтә (Мат. 23:12).

Җыелышта хакыйкатьне сөйләгез

10. Мәсихче өлкәннәр дөресен генә сөйләгән Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә ала?

10 Гайсә үз шәкертләре белән гади һәм ачык итеп сөйләшкән. Ул киңәшләрне һәрвакыт ярату белән биргән, ләкин үз тыңлаучыларының күңелен табар өчен, дөреслекне йомшартмаган, ничек бар шулай сөйләгән (Яхъя 15:9—12). Мәсәлән, рәсүлләр араларында кайсысы иң бөек, дип кат-кат бәхәсләшкәндә, Гайсә катгый итеп, ләкин түземлелек белән аларга басынкы булырга кирәк икәнен аңларга ярдәм иткән (Марк 9:33—37; Лүк 9:46—48; 22:24—27; Яхъя 13:14). Бүген дә мәсихче өлкәннәр тәкъвалыкны яклаганда, Аллаһы көтүе өстеннән хакимлек итми (Марк 10:42—44). Алар Мәсихтән үрнәк алып, башкалар белән үзләрен игелекле һәм шәфкатьле тота.

11. Кардәшләрне ярату телебезне ничек кулланырга дәртләндерәчәк?

11 Кардәшләр белән эчкерсез булып, ләкин чиктән тыш туры сүзле булмыйча, без аларны үпкәләтмичә, үз фикерләребезне белдерә алабыз. Чыннан да, без, башкаларга мыскыллаучы сүзләр әйтеп, аларны җәрәхәтләр өчен, телне «үткен пәке» сыман кулланырга теләмибез (Мәд. 51:4; Гыйб. сүз. 12:18). Кардәшләрне ярату безне «телебезне яман, авызыбызны мәкерле сүзләрдән тыярга» дәртләндерәчәк (Мәд. 33:14). Шулай эшләп, без Аллаһыны данлыйбыз һәм җыелыштагы бердәмлекне ныгытабыз.

12. Кайсы очракта ялган хокук чараларын куллануны таләп итә? Аңлатыгыз.

12 Мәсихче өлкәннәр җыелышны башкаларга зыян китерү нияте белән ялган сөйләгән кешеләрдән якларга тырыша. (Ягъкуб 3:14—16 ны укы.) Андый ялганның максаты кешегә газап китерү яки җан тынычлыгын урлау. Монда сүз фактларны әз генә үзгәртү яисә күпертү турында бармый. Әлбәттә, бар ялган — бу явызлык, ләкин ялган әйтелгән һәр очракта да хокук чараларын куллану таләп ителми. Мәсихче өлкәннәр, берәр кеше ялганда фаш ителсә, зыян китерү нияте белән алдау бу кешенең гадәтенә кереп киткәнме-юкмы икәнен аңларга тырыша. Чөнки бу я хокук чараларын куллануны, я катгый рәвештә һәм ярату белән Изге Язмаларга нигезләнгән үгет-нәсихәт бирүне таләп итә. Шуңа күрә мәсихче өлкәннәргә моны аңлар өчен, дөрес карашлы, акыллы булырга һәм уйлап эш итәргә кирәк.

Эш белән бәйле сорауларда хакыйкатьне сөйләгез

13, 14. a) Кайберәүләр эш бирүчеләрен ничек алдый? б) Эштә намуслы булу һәм дөреслекне сөйләү нинди яхшы нәтиҗәләргә китерә ала?

13 Без яшәгән дөнья намуслыкны белми. Шуңа күрә эш бирүче белән тулысынча намуслы булу җиңел булмаска мөмкин. Эшкә урнашканда, күпләр ачыктан-ачык ялганлый. Мәсәлән, алар дәрәҗәле яисә акчалы эшкә урнашыр өчен, үз тәҗрибәләре һәм белемнәре турында арттырып сөйли. Өстәвенә, күпләр эшлибез дип әйтә, чынлыкта исә алар фирма кагыйдәләрен бозып, үз эшләре белән шөгыльләнә: китаплар укый, телефоннан шалтырата, электрон почта аша хатлар җибәрә һәм Интернетта «утыра».

14 Чын мәсихчеләр намуслы булу-булмауны һәрбер кеше үзе хәл итә дип санамый. (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19 ны укы.) Паул: «Без... бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга телибез»,— дигән (Евр. 13:18). Шуңа күрә мәсихчеләр тулы көн хакы алганга, тулы көн эшли (Эфес. 6:5—8). Эш сөючән булып, без күктәге Атабызны данлыйбыз (1 Пет. 2:12). Мәсәлән, Испания кешесе Робертоны аның начальнигы намуслы һәм җаваплы эшче дип саный. Аның тәртибе яхшы булганга, ул эшләгән фирма башка Йәһвә Шаһитләрен дә эшкә алган. Алар да үзләрен яхшы эшчеләр итеп күрсәткән. Берничә ел эчендә Роберто 23 абый-кардәшкә һәм Изге Язмаларны өйрәнүче 8 кешегә эшкә урнашырга ярдәм иткән.

15. Үз бизнесы булган мәсихченең дөреслекне сөйләгәне нәрсәдән күренә?

15 Бизнеслары булган кардәшләр үзләреннән болай дип сорарга тиеш: «Мин эш белән бәйле бар сорауларда да намуслымы яки кайвакыт якынымны алдыйммы?» Үз бизнесы белән шөгыльләнгән мәсихчеләр товарлардан яисә тәкъдим иткән хезмәтләрдән табыш алыр өчен, аларны яхшырак итеп күрсәтергә һәм шулай ук ришвәт алырга да, бирергә дә тиеш түгел. Без башкаларның безгә нәрсә эшләвен теләсәк, аларга да шуны эшләргә тиеш (Гыйб. сүз. 11:1; Лүк 6:31).

Хакимият кешеләренә хакыйкатьне сөйләгез

16. a) Мәсихчеләрнең хакимият кешеләренә буйсынулары нәрсәдән күренә? б) Мәсихчеләр Йәһвәгә ничек буйсына?

16 Гайсә: «Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дигән (Мат. 22:21). Без кайсарга, ягъни хакимият кешеләренә, нәрсә бирергә тиеш? Гайсә бу сүзләрне әйткәндә, сүз салым түләү турында барган. Шуңа күрә Аллаһы һәм кешеләр алдында вөҗданны саф килеш саклар өчен, мәсихчеләр дәүләт законнарына, шул исәптән салым түләү турындагы законнарга да буйсына (Рим. 13:5, 6). Ләкин без Йәһвәнең бердәнбер чын Аллаһы һәм Чиксез көчкә ия Хаким икәнен беләбез. Аны бөтен йөрәгебез, җаныбыз, акылыбыз һәм көчебез белән яратабыз (Марк 12:30; Ачыл. 4:11). Шуңа күрә без Йәһвәгә берсүзсез буйсынабыз. (Мәдхия 85:11, 12 не укы.)

17. Йәһвәнең хезмәтчеләре социаль ярдәм алуга ничек карый?

17 Күп кенә илләрдә мохтаҗ булганнарга ярдәм итәр өчен оешмалар һәм социаль программалар бар. Моңа хокукы булган мәсихче андый ярдәм белән кулланса, аны гаепләп булмый. Якыныбызга хакыйкатьне сөйләргә теләгәнгә күрә, без социаль ярдәм алыр өчен, хакимият кешеләренә ялган яки ялгыш фикергә китерүче мәгълүматлар бирмәячәкбез.

Хакыйкатьне сөйләү фатихалар китерә

18—20. Якыныбызга дөреслекне сөйләгәнгә, безнең нинди фатихалар бар?

18 Дөреслекне сөйләү күп кенә фатихалар китерә. Вөҗданыбыз саф булганга, безнең җаныбыз тыныч (Гыйб. сүз. 14:30; Флп. 4:6, 7). Саф вөҗдан Аллаһы өчен бик кыйммәтле. Шулай ук бар нәрсәдә дөреслекне сөйләсәк, без фаш ителергә курыкмабыз (1 Тим. 5:24).

19 Безнең тагын бер фатихабыз бар. Паул: «Һәрнәрсәдә... хакыйкать сүзендә... үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тәкъдим итәбез»,— дигән (2 Көр. 6:4, 7, 8). Бу сүзләрнең хаклыгын Бөек Британиядә яшәүче бер Йәһвә Шаһите белән булган очрак күрсәтә. Машинасын сатканда ул машинаның яхшы яклары һәм кимчелекләре, шул исәптән күренми торганнары, турында да сөйләп биргән. Сатып алучы, машинаны сынап карагач, абый-кардәштән сез Йәһвә Шаһите түгелме дип сораган. Ни өчен ул андый сорау биргән? Ул кардәшнең намуслы булуына һәм пөхтә киенгәненә игътибар иткән. Нәтиҗәдә, кардәш яхшы шаһитлек биргән.

20 Без дә әхлаклы булып, Барлыкка Китерүчебезне данлыйбызмы? Паул: «[Без] хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмибез»,— дигән (2 Көр. 4:2). Шуңа күрә, бар тырышлыкларыбызны куеп, якыныбызга хакыйкатьне сөйлик. Шулай эшләп, без күктәге Атабызга һәм аның халкына дан китерәчәкбез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Безнең якыныбыз кем ул?

• Якыныбызга хакыйкатьне сөйләү нәрсә аңлата?

• Дөреслекне сөйләү Аллаһыны ничек данлый?

• Дөреслекне сөйләү нинди фатихалар китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Син кечкенә хаталарыңны әзерлек белән таныйсыңмы?

[18 биттәге иллюстрация]

Эшкә урнашканда, син дөресен сөйлисеңме?