Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ышанычлы идарәче һәм аның Җитәкче советы

Ышанычлы идарәче һәм аның Җитәкче советы

Ышанычлы идарәче һәм аның Җитәкче советы

«Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен, хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң?» (ЛҮК 12:42).

1, 2. Гайсә соңгы көннәрнең җыелма билгесен әйткәндә, нинди мөһим сорау биргән?

СОҢГЫ көннәрнең җыелма билгесен әйткәндә, Гайсә мондый сорау биргән: «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Ризыкны үз вакытында өләшү өчен, аны хуҗасы барлык хезмәтчеләре өстеннән куйган». Аннан соң ул бу хезмәтче үз тугрылыгы өчен бүләкләнеп, Хуҗаның бөтен милке өстеннән башлык итеп куелачак дигән (Мат. 24:45—47).

2 Берничә ай элегрәк Гайсә андый сорау биргән иде инде. (Лүк 12:42—44 не укы.) Татар телендәге Инҗилдә бу шигырьләрдә «хезмәтче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «идарәче» дигән мәгънә йөртә. Шулай итеп, Гайсә «хезмәтчене» «идарәче» дип атаган. Идарәче йорт хуҗалыгын алып бара һәм хезмәтчеләр белән идарә итә. Ләкин ул үзе дә хезмәтче. Бу хезмәтче, яки идарәче, кем соң, һәм ул «ризыкны үз вакытында» ничек өләшә? Безнең өчен рухи ризыкны бирергә дип кулланылган юлны тану бик мөһим.

3. a) Гайсәнең «идарәче» турындагы сүзләрен христиан дөньясы ничек аңлатырга тырыша? б) «Идарәче», яки «хезмәтче», кем ул, һәм «башка хезмәтчеләр» кемнәр алар?

3 Христиан дөньясы диннәрендә Гайсәнең бу сүзләре еш кына чиркәүләрдә җаваплы урыннарда булган кешеләргә карата кулланыла. Ләкин Гайсә, бу ачык мисалдагы «хуҗа», аның идарәчеләре күп булачак һәм алар христиан дөньясының төрле секталарында таркалачак дип әйтмәгән. Ул ачык итеп үзенең бар милке өстеннән үзе куячак бер генә «идарәче», ягъни «хезмәтче», булачак дип әйткән. Бу журналда күп тапкыр аңлатылганча, идарәче — бу майланган шәкертләрнең «кечкенә көтүе». Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча Гайсә инде алар турында әйткән иде (Лүк 12:32). Аның «башка хезмәтчеләре» шул ук «кечкенә көтү», ләкин алай аталып, аларның һәрберсенең вазифасына басым ясала. Кызык сорау туа: бу хезмәтче төркеменең һәрбер әгъзасы рухи ризыкны өләшүдә катнашамы? Җавап Изге Язмаларны җентекләп тикшергәч ачыкланачак.

Йәһвәнең үткәндәге хезмәтчесе

4. Йәһвә үзенең борынгы халкы Исраилне ничек атаган, һәм бу халык турында нәрсә әйтеп була?

4 Йәһвә үзенең халкы, борынгы Исраил, турында бер хезмәтче хакында кебек әйткән. «„Сез минем шаһитләрем [күплек саны],— дип әйтә Йәһвә —... мин сайлаган минем хезмәтчем [берлек саны]“» (Ишаг. 43:10). Бу хезмәтче төркеменә бар Исраил халкы кергән. Әмма шунысы игътибарга лаек: халыкны өйрәтү өчен руханилар һәм рухани булмаган левиләр җаваплы булган (2 Елъ. 35:3; Мал. 2:7).

5. Гайсә нинди зур үзгәрешләр турында әйткән?

5 Исраил халкы Гайсә әйткән хезмәтче булганмы? Юк. Моны без Гайсәнең ул көннәрдә яшәгән яһүдләргә әйткән сүзләреннән күрәбез. «Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк»,— дигән ул (Мат. 21:43). Әйе, үзгәрешләр булырга һәм Йәһвә яңа халык сайларга тиеш булган. Әмма рухи өйрәтү турында сүз барганда, Гайсәнең ачык мисалындагы хезмәтчегә тапшырылган эш Аллаһының борынгы Исраилдәге «хезмәтчегә» бирелгән эшкә охшаш.

Ышанычлы хезмәтче туа

6. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә нинди яңа халык туган, һәм кем аңа кергән?

6 Яңа халык, «Аллаһының Исраиле», рухи исраиллеләрдән тора (Гәл. 6:16, искәрмә; Рим. 2:28, 29; 9:6). Бу халык б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Аллаһы рухы иңгәч туган. Һәм изге рух белән майланган бөтен мәсихчеләр бу халыкка кергән. Хәзер инде ул Хуҗасы, Гайсә Мәсих, билгеләгән хезмәтче төркеме буларак хезмәт иткән. Бу халыкның һәр әгъзасына яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм шәкертләр булдырырга йөкләмә бирелгән булган (Мат. 28:19, 20). Ләкин бу төркемнең һәр әгъзасы рухи ризыкны бирүдә катнашканмы? Әйдәгез, Изге Язмаларда бу сорауга ничек җавап бирелгәнен карап чыгыйк.

7. Башта рәсүлләрнең төп эше нинди булган, һәм соңрак аларга нинди җаваплылык йөкләнгән?

7 Гайсә үзенең 12 рәсүлен сайлагач, ул аларны яхшы хәбәрне вәгазьләргә җибәрә башлаган. Бу аларның төп эше булган. (Марк 3:13—15 не укы.) Бу йөкләмә рәсүл дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең төп мәгънәсенә туры килә. Ул грек сүзе «җибәрү» дигән фигыльдән барлыкка килгән. Әмма берникадәр вакыт үткәч, мәсихче җыелыш оештырылыр алдыннан рәсүлләргә күзәтү «хезмәте» йөкләнгән булган (Рәс. 1:20—26).

8, 9. a) 12 рәсүл беренче чиратта нәрсә турында кайгырткан? б) Җитәкче совет раслаган махсус йөкләмәләр тагын кемгә бирелгән?

8 12 рәсүл беренче чиратта нәрсә турында кайгырткан? Моны Илленче көн бәйрәменнән соң булган вакыйгалардан белеп була. Тол хатыннарга көндәлек ризыкны бүлү турында бәхәс чыккач, 12 рәсүл барлык шәкертләрне җыеп: «Без ризык бүлү белән шөгыльләнеп, Аллаһы сүзенә игътибарны киметергә тиеш түгелбез»,— дигәннәр. (Рәсүлләр 6:1—6 ны укы.) Һәм «сүз белән хезмәт итүләрен» калдырмас өчен, алар бу эшкә рухи таләпләргә туры килгән башка абый-кардәшләрне билгеләгән. Нәтиҗәдә, Йәһвә андый тәртипне фатихалаган, һәм «Аллаһы сүзе киң таралган, Иерусалимда шәкертләр саны күпкә арткан» (Рәс. 6:7). Шулай итеп, рухи ризыкны өләшү өчен беренче чиратта рәсүлләр җаваплы булган (Рәс. 2:42).

9 Вакыт узу белән башкаларга да мөһим йөкләмәләр бирелгән булган. Антиухеядәге җыелыш изге рух җитәкчелегендә Паул белән Барнабны миссионерлар итеп хезмәт итәргә җибәргән. Алар Гайсә сайлаган беренче рәсүлләр санына кермәсә дә, шулай ук рәсүлләр булып киткән (Рәс. 13:1—3; 14:14; Гәл. 1:19). Аларның билгеләнүләрен Иерусалимдагы җитәкче совет раслаган (Гәл. 2:7—10). Тиздән Паул үзенең Аллаһы тарафыннан рухландырылган беренче хатын язып, рухи ризыкны өләшүдә катнаша башлаган.

10. Рух белән майланган бар мәсихчеләр дә рухи ризык әзерләүдә катнашканмы? Аңлатыгыз.

10 Әмма рух белән майланган бар мәсихчеләр дә вәгазь эшен күзәтүдә һәм рухи ризык әзерләүдә катнашканмы? Юк. Рәсүл Паул болай дип яза: «Барысы да рәсүлләрме? Барысы да пәйгамбәрләрме? Барысы да өйрәтүчеләрме? Барысы да могҗиза тудыручылармы?» (1 Көр. 12:29). Рух белән тудырылган бар мәсихчеләр вәгазь эшендә катнашса да, аларның кайберләре генә, ягъни сигезе, Мәсихче Грек Язмаларының 27 китабын язган.

Безнең көннәрдәге ышанычлы хезмәтче

11. Хезмәтче нинди «милек» өстеннән куелган булган?

11 Гайсәнең Маттай 24:45 тә язылган сүзләре ышанычлы һәм акыллы хезмәтче төркеменең ахыр заман вакытында да җирдә яшәячәген ачык итеп күрсәтә. Ачылыш 12:17 дә алар хатын-кыз токымының «калган балалары» дип атала. Төркем буларак, бу калдык Мәсихнең җирдәге бар милке өстеннән куелган. Ышанычлы идарәчегә кайгыртырга дип тапшырылган «милек» — бу Хуҗаның җирдәге бар мал-мөлкәте: Патшалыкның җирдәге гражданнары һәм яхшы хәбәрне таратуда кулланылган биналар һәм җиһазлар.

12, 13. Мәсихче күктә яшәргә өмете булганын ничек билгели ала?

12 Мәсихче күктә яшәргә өмете булганын һәм рухи исраиллеләрнең калдыгына кергәнен ничек билгели ала? Җавапны без рәсүл Паулның күктә яшәргә өметләре булган имандашларына язган сүзләреннән табабыз: «Аллаһы Рухы йөрткән кешеләрнең һәммәсе дә — Аллаһы балалары. Чөнки сез, коллыкка төшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаһы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Һәм Аның белән: „Абба, Әти“,— дип Аллаһыга мөрәҗәгать итәбез. Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый. Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да — без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чөнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз» (Рим. 8:14—17).

13 Ягъни бу кешеләр Аллаһының изге рухы белән майланган һәм күктә яшәргә «чакырып алына» (Евр. 3:1). Аларны Аллаһы үзе чакыра. Алар Аллаһы уллары булып туарга икеләнмичә һәм куркусыз ризалаша. (1 Яхъя 2:20, 21 не укы.) Шулай итеп, бу өметне алар үзләре сайламый, ә Йәһвә аларны үз мөһере, ягъни изге рухы, белән тамгалый (2 Көр. 1:21, 22; 1 Пет. 1:3, 4).

Дөрес караш

14. Майланганнар үз чакыруларына ничек карый?

14 Майланган мәсихчеләр күктә алачак бүләкләрен көткәндә үзләренә ничек карарга тиеш? Алар искиткеч бүләк алырга чакырып алынсалар да, моның чакыру гына икәнен аңлыйлар. Бу бүләккә ирешер өчен, алар үлемгә тикле тугры булып калырга тиеш. Басынкы булып алар Паулның мондый сүзләре белән ризалаша: «Имандашлар, мин үземне теләгемә ирештем дип санамыйм, бәлки, үткәнемне онытып һәм алга омтылып, максатыма ашкынам, Аллаһы мине Мәсих Гайсә аша алырга чакырган бүләккә — күкләрдәге тормышка ирешергә ашыгам» (Флп. 3:13, 14). Майланган мәсихчеләрнең калдыгы бар көчләрен куеп, «һәрвакыт тыйнак» рәвештә «курку һәм тирән хөрмәт белән» «Аллаһыдан алган чакыруларына лаеклы итеп яшәргә» тиеш (Эфес. 4:1, 2; Флп. 2:12; 1 Тес. 2:12).

15. Кичәдә символлардан авыз иткән кардәшләргә мәсихчеләр ничек карарга тиеш, һәм майланганнар үзләренә ничек карый?

15 Берәр кардәш үзен майланган дип әйтеп, Кичәдә символлардан авыз итә башласа, башка мәсихчеләр аңа ничек карарга тиеш? Аны хөкем итәргә ярамый. Бу аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре (Рим. 14:12). Әмма майланган мәсихчеләр үзләренә аерым игътибар таләп итми. Алар майланганга күрә үзләренә аерым аңлау бирелгән дип санамый. Чөнки «бихисап күп кешедән» булган кайбер тәҗрибәле кардәшләр дә бик яхшы аңлауга ия (Ачыл. 7:9). Майланган мәсихчеләр «башка сарыклардан» булган хезмәттәшләренә караганда үзләрендә изге рух күбрәк булырга тиеш дип уйламый (Яхъя 10:16). Алар үзләренә махсус мөнәсәбәт күрсәтерләр дип өметләнми һәм, символлардан авыз иткәнгә күрә, үзләрен җыелыштагы билгеләнгән өлкәннәрдән өстенрәк дип санамый.

16—18. a) Яңа хакыйкатьләр бар майланган мәсихчеләр аша ачыкланамы? Мисал китерегез. б) Ни өчен Җитәкче советка үзләрен майланганнар дип санаган бар мәсихчеләр белән киңәшләшергә кирәк түгел?

16 Җир йөзендәге барлык майланган мәсихчеләр, яңа хакыйкатьләрне ачыклар өчен, фикер алышып һәм мәгълүмат белән уртаклашып, бер-берсе белән элемтәдә торамы? Юк. Хезмәтче, төркем буларак, башка хезмәтчеләрне рухи яктан тәэмин итү өчен җаваплы булса да, хезмәтче төркеменең барлык әгъзалары да бер үк йөкләмәләр үтәми. (1 Көринтлеләргә 12:14—18 не укы.) Элегрәк әйтелгәнчә, беренче гасырда бөтен мәсихчеләр яхшы хәбәрне вәгазьләгән. Ләкин Инҗил китапларын язуда һәм мәсихче җыелышларны күзәтүдә кайберәүләр генә катнашкан.

17 Мәсәлән, Изге Язмаларда кайвакыт «иман итүчеләр бердәмлегендә» билгеле берәр хокук сораулары чишелә дип әйтелә (Мат. 18:17). Әмма чынлыкта исә бу сорауларны билгеләнгән өлкәннәр генә, җыелышның вәкилләре чишә. Бу өлкәннәр берәр карарга килер алдыннан җыелышның һәр әгъзасыннан фикерләрен сорамый. Алар бар җыелыш исеменнән эш итеп, үзләренә билгеләнгән вазифаны үти.

18 Бүген дә хезмәтче төркеменең вәкиле булырга берничә майланган мәсихчегә генә йөкләнгән. Бу мәсихчеләр Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советын тәшкил итә. Рух белән майланган бу ир-атлар Патшалык эшен һәм рухи тукландыру программасын күзәтәләр. Әмма Җитәкче совет, беренче гасырда кебек, берәр карарга килер алдыннан хезмәтче төркеменең һәр әгъзасы белән киңәшләшми. (Рәсүлләр 16:4, 5 не укы.) Ләкин бар майланган мәсихчеләр бүген алып барылган мөһим уңыш җыю эшендә ашкынып катнаша. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче», төркем буларак, бер тәнне тәшкил итә, ләкин, аерым әгъзалар буларак, алар төрле йөкләмәләр үтиләр (1 Көр. 12:19—26).

19, 20. Бихисап күп кеше «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» һәм аның Җитәкче советына нинди дөрес караш саклый?

19 Өстә әйтелгән фикерләр җирдә мәңге яшәргә өметләнгән саны буенча арта барган бихисап күп кешегә ничек тәэсир итәргә тиеш? Патшаның милке буларак, алар «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» вәкиле булып торган Җитәкче советның урнаштырган тәртибенә тулысынча буйсынырга шат. Бихисап күп кешенең һәр әгъзасы Җитәкче советның күзәтүе астында әзерләнгән рухи ризыкны кадерли. Ләкин шул ук вакытта, бихисап күп кеше әгъзалары, хезмәтчене, төркем буларак, хөрмәт итсәләр дә, шуны онытмый: үзен бу төркемнән дип санаган мәсихчене алар югары күтәрергә тиеш түгел. Аллаһы рухы белән майланган мәсихче үзенә андый мөнәсәбәт күрсәтерләр дип өметләнмәс (Рәс. 10:25, 26; 14:14, 15).

20 Без майланган калдыкның «башка хезмәтчеләре» санына керәбезме яисә бихисап күп кеше әгъзаларымы, әйдәгез ышанычлы идарәче һәм аның Җитәкче советы белән хезмәттәшлек итәргә тәвәккәл булыйк. Безнең һәрберебез уяу һәм ахырга тикле тугры булсын! (Мат. 24:13, 42).

Хәтерлисезме?

• «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кем ул, һәм аның «башка хезмәтчеләре» кемнәр алар?

• Кеше күктә яшәргә өмете булганын ничек билгели ала?

• Рухи ризыкны әзерләү беренче чиратта кемгә йөкләнгән?

• Майланган мәсихче үзенә ничек карарга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Бүген Җитәкче совет «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» вәкиле булып тора. Беренче гасырда да шундый ук тәртип булган