Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә мин ни кайтара алам?

Йәһвәгә мин ни кайтара алам?

Йәһвәгә мин ни кайтара алам?

Руфь Даннер сөйләде

Кайчакта әнием шаяртып кына 1933 елны бәла-казалар елы дип атый иде: ул елны Гитлер хакимлек итә башлаган, Рим папасы аны изге ел дип игълан иткән, һәм мин туганмын.

МИНЕМ әти-әнием Франциянең тарихи өлкәсе һәм Германия чигенә якын булган Лотарингиядәге Йюс шәһәрендә яшәгән. 1921 елны католик динен тоткан әнием протестант динендә булган әтиемә кияүгә чыккан. 1922 елда минем олы апам Хелен туган, һәм әти-әнием аны сабый чагында католик чиркәвендә чукындырган.

1925 елны әтиемә немец телендә «Аллаһы арфасы» дигән китапны биргәннәр. Китапны укып чыккач, ул хакыйкатьне тапканын аңлаган. Ул бастырып чыгаручыларга хат язган, ә алар аңа Бибельфоршерларны (ул вакытта Германиядә Йәһвә Шаһитләре шулай аталган) табарга ярдәм иткән. Әтием үзе белгәннәрен шунда ук башкаларга сөйли башлаган. Әмма әниемә бу бер дә ошамаган. «Теләсә нәрсә эшлә, тик шул Бибельфоршерлар белән йөрмә!» — дип кычкыра иде ул үзенең үзенчәлекле немец телендә. Әмма әтием нык торган һәм 1927 елда суга чумдырылу үтеп, аларның берсе булып киткән.

Нәтиҗәдә, әниемне аның әнисе әти белән аерылышырга котырта башлаган. Бер көнне месса вакытында рухани үз чиркәү кешеләренә «ялган пәйгамбәр Даннердан читтә торырга» кушкан. Өйгә кайткач, әбием өебезнең өстәге катыннан әтиемә чәчәк чүлмәген атып бәргән. Ул чәчәк чүлмәге чак кына аның башына эләкмичә җилкәсенә төшкән. Бу очрактан соң әнием: «Кешеләрне үтерүче иткән дин яхшы була аламы?» дигән уйга калган. Һәм Йәһвә Шаһитләренең басмаларын укый башлаган. Тиздән әнием бу хакыйкать икәнен аңлап, 1929 елда суга чумдырылу үткән.

Әти-әнием, миңа һәм апама Йәһвә реаль шәхес булсын өчен, күп тырышлыклар куйдылар. Алар безгә Изге Язмалардагы хикәяләрне укып, бездән ни өчен андагы кешеләр нәкъ шулай эшләгәннәр дип сорыйлар иде. Ул вакытта әти төнге һәм кичке сменаларда эшләмәскә булды. Бу гаиләдә акча ягыннан авырлыклар тудырса да, әтием мәсихче очрашуларга йөрергә, вәгазьләргә һәм балалары белән Изге Язмалар өйрәнергә тели иде.

Болытлар куера

Безнең гаиләбез еш кына район күзәтчеләренә, Швейцария һәм Франция Вефильләрендә хезмәт итүче кардәшләргә кунакчыллык күрсәтә иде. Алар өебездән берничә генә километр ераклыкта булган Германиядәге кардәшләрнең авырлыклары турында сөйли иде. Андагы нацистлар хөкүмәте Йәһвә Шаһитләрен, балаларыннан аерып, концлагерьләргә җибәргән.

Без Хелен белән алдагы авыр сынауларга әзер идек. Әти-әниебез Изге Язмалардан безнең өчен җитәкчелек булачак шигырьләрне ятларга ярдәм итте. Алар болай дип әйтә иде: «Син нәрсә эшләргә белмәсәң, Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 ны исеңә төшер. Мәктәптәге сынаулардан курыксаң, сиңа 1 Көринтлеләргә 10:13 булышачак. Сине бездән аерсалар, Гыйбрәтле сүзләр 18:10 дагы сүзләрне кабатла». Мин 22 нче һәм 90 нынчы Мәдхияләрне ятладым, һәм Йәһвәнең яклаячагына бер дә шикләнми идем.

1940 елда нацистлар Германиясе Эльзас-Лотарингияне басып алды, һәм яңа хөкүмәт бар кешеләрнең нацистлар партиясенә керүләрен таләп итте. Әтием баш тартты, һәм гестапо аны кулга алу белән янады. Ә әнием хәрби кием тегәргә ризалашмагач, гестапо аны да куркыта башлады.

Мәктәпкә йөрү минем өчен бик авыр иде. Һәр көн дәресләр Гитлер өчен дога кылу, «Хайль Гитлер» дип кычкыру һәм күтәргән уң кул белән дәүләт гимны башкару белән башлана иде. Әти-әнием «Хайль Гитлер» дип кычкырырга ярамый дип әйтмәделәр, ләкин миңа вөҗданымны тәрбияләргә ярдәм итәләр иде. Шуңа күрә мин нацистларның сәламләү сүзләрен әйтмәскә булдым. Укытучылар мине яңаклыйлар һәм мәктәптән куып чыгарабыз дип куркыталар иде. Бер тапкыр, миңа җиде яшь булганда, мине мәктәптәге барлык 12 укытучы алдына бастырдылар. Алар мине Гитлерны данларга мәҗбүр итәргә тырыштылар. Ләкин Йәһвә ярдәме белән мин нык тордым.

Бер укытучы минем хисләрем белән уйный башлады. Ул мине яхшы укучы дип атады, үз яратуын белдерде һәм мине мәктәптән кусалар, бик кызганыч булыр иде дип әйтте. «Кулыңны сузмасаң да була. Бераз гына күтәр. Һәм „Хайль Гитлер“» дип әйтмәсәң була, тик иреннәреңне генә кыймылдат»,— дип әйтте ул.

Мин барысын да әниемә сөйләгәч, ул Бабыл патшасы куйган тораташ алдында басып торган өч яһүд егете белән булган хәлне исемә төшерде. «Алар нәрсә эшләргә тиеш булганнар?» — дип сорады ул. «Аңа табынырга»,— дип җавап бирдем мин. «Ул вакытта алар үз аяк киемнәренең бауларын бәйләгән булып, иелгән булсалар, дөрес булыр идеме? — дип сорады ул. — Сиңа үзеңә сайларга кирәк. Дөрес дип санаганыңны эшлә». Седрах, Мисах һәм Авденаго кебек, мин Йәһвәгә генә тугры булып калырга булдым (Дан. 3:1, 13 —18).

Укытучылар мине берничә тапкыр мәктәптән куды һәм әти-әниемнән аерып алабыз дип куркыттылар. Мин бик курка идем, әмма әти-әнием мине һәрвакыт ныгытты. Мәктәпкә барыр алдыннан әнием минем белән Йәһвә мине сакласын дип дога кыла иде. Аллаһының миңа хакыйкатьтә нык торырга көч бирәчәген мин белә идем (2 Көр. 4:7). Әтием миңа түзәр хәлем калмаса, мин курыкмыйча мәктәптән өйгә кайта алам дип әйтә иде. «Без сине яратабыз. Син һәрвакыт безнең кызыбыз булып калачаксың,— дип әйтте ул. — Сүз синең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрең турында бара». Бу сүзләр мине Йәһвә алдында саф булып калырга ныгытты (Әюб 27:5).

Гестапо хезмәткәрләре еш кына безнең өйгә Шаһитләрнең басмаларын эзләр өчен һәм әти-әниемнән допрос алыр өчен килә иде. Алар әниемне өйдән, ә әтием белән апамны эш урыннарыннан берничә сәгатькә алып китәләр иде. Мәктәптән кайткач, әнием өйдә булырмы юкмы икәнен мин беркайчан да белми идем. Кайвакыт күршебез: «Әниеңне алып киттеләр»,— дип әйтә иде. Ә мин өйдә качып: «Алар әниемне җәзалыйлар микән? Мин аны кабат күрерменме?» — дип уйлый идем.

Сөрген

1943 елны, 28 гыйнварда, гестапо безне иртәнге дүртенче яртыда уятты. Алар әти-әнием, мин һәм апам нацистлар партиясенә керсә, алар безгә тимәячәк дип әйттеләр. Безгә җыенырга өч сәгать бирделәр. Андый хәлнең булуына әнием инде әзерләнгән булган, һәм арка капчыкларыбыз алмаш кием һәм Изге Язмалар белән инде әзер иде. Шуңа күрә без бу вакытны дога кылып һәм бер-беребезне ныгытып үткәрдек. Әтием безгә Аллаһының «мәхәббәтеннән безне» бернәрсә дә аера алмаячак дип әйтте (Рим. 8:35—39).

Гестапо кабат килде. Англад исемле олы яшьтәге апа-кардәшнең күз яшьләре белән кул болгап торганын беркайчан да онытмыйм. Гестапо безне Мец вокзалына илтте. Өч көннән соң без поезд белән Польшадагы Кохловице шәһәренә барып җиттек. Ул шәһәрдә Освенцим концлагерьләренең комплексына кергән бер лагерь урнашкан иде. Ике айдан соң безне Гливицедәге элек монастырь булган эш лагерена күчерделәр. Нацистлар безнең һәрберебез иманыбыздан ваз кичү документына кул куйса, алар безне азат итеп, милкебезне кайтарачак диделәр. Әти-әнием ризалашмады, һәм безгә: «Сез беркайчан да өегезгә кайтмаячаксыз»,— дип әйттеләр.

Июньдә безне Свентохловицегә күчерделәр, анда минем башым авырта башлады, һәм бу мине хәзер дә интектерә. Бармакларыма инфекция эләккәнгә күрә, табиб наркозсыз берничә тырнагымны тулысынча кисеп алды. Әмма барысы да начар иде дип әйтеп булмый: минем эшем сакчыларның йомышларын үтәү иде, ә алар еш кына мине пекарняга җибәрәләр иде. Анда бер хатын миңа ашарга бирә иде.

Ул вакытта безнең гаиләбез бергә булды, һәм без башка тоткыннардан аерым яшәдек. 1943 елның октябрь аенда безне Зомбковицедагы лагерьга җибәрделәр. Анда без чормада башка 60 ир-ат, хатын-кыз һәм балалар белән бергә ике катлы сәкеләрдә йокладык. СС хезмәткәрләре безгә начар һәм ашарга яраксыз ризык бирергә тырышалар иде.

Авырлыкларга карамастан, без беркайчан да өметебезне югалтмадык. «Күзәтү манарасы»ннан без сугыштан соң вәгазьләү эшенең киң таралачагын белдек. Шуңа күрә без ни өчен газап чиккәнебезне һәм тиздән авырлыкларыбызның бетәчәген белә идек.

Союздаш армиянең якынлашуы турында ишеткәч, без нацистларның сугышта җиңелә барганын аңладык. 1945 елның башында СС хезмәткәрләре безнең лагерьдагы тоткыннарны башка урынга күчерергә булды. 19 февральдә безне колоннага төзеп, 240 километр ераклыкка куып киттеләр. Дүрт атнадан соң без Штайнфельска (Германия) килеп җиттек, һәм анда сакчылар безне шахтага куып керттеләр. Күпләр безне үтерәчәкләр дип уйлады. Ләкин ул көнне союздаш армия килде. СС хезмәткәрләре качты, һәм безнең газаплануларыбыз бетте.

Максатларыма ирешәм

1945 елны, 5 майда, якынча ике ел ярымнан соң, без Йюс шәһәренә өйгә кайттык. Без пычрак һәм бетләп беткән идек. Февраль аеннан бирле без киемнәребезне алыштырмадык. Шуңа күрә бу иске киемнәрне яндырырга булдык. Әниемнең мондый сүзләре һаман да исемдә: «Бүгенге көн тормышыбызда иң матуры булсын. Безнең бернәрсәбез дә юк, хәтта өстәге киемебез дә безнеке түгел. Ләкин шулай да без дүртебез дә тугры булып калдык. Без иманыбыздан ваз кичмәдек».

Швейцариядә өч ай дәвалангач, мин мәктәпкә яңадан йөри башладым, һәм мине инде куып чыгарырлар дип курыкмыйм идем. Без хәзер кардәшләребез белән очрашып, ачыктан-ачык вәгазьли ала идек. 1947 елны, 28 августта мин 13 яшемдә Мозель елгасында суга чумдырылу үттем. Ә Йәһвәгә мин берничә ел элек багышланган идем. Мине әтием суга чумдырды. Мин шунда ук пионер булырга теләгән идем, ләкин әтием башта һөнәр алырга кирәк дип әйтте. Мин тегүчелеккә укыдым. 1951 елны мине 17 яшемдә якындагы Тионвиль шәһәренә пионер итеп билгеләделәр.

Шул елны мин Парижда үткән конгресска бардым һәм миссионер булыр өчен гариза яздым. Яшем җитмәсә дә, Нейтан Норр кардәш минем гаризамны «вакыт җиткәнче» аерып алып куячакмын диде. 1952 елның июнь аенда мине Саут-Лансинг шәһәрендә үткәрелгән Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадның 21 нче классына чакырдылар (Нью-Йорк штаты, АКШ).

Галаад һәм аннан соң

Галаадта миңа бик ошады! Еш кына миңа кешеләр алдында үз телемдә дә сөйләргә җиңел түгел иде, ә монда миңа инглиз телендә сөйләшергә туры килде. Әмма укытучылар миңа ярату белән булышты. Бер абый-кардәш мине каушаганга һәрвакыт елмайганым өчен Патшалык Елмаюы дип атады.

1953 елны, 19 июньдә Нью-Йорктагы «Янки» стадионында безнең классның чыгарылышы үтте. Һәм мине Ида Кандюссо (соңрак Саньобос) белән Парижга билгеләделәр. Бай яшәгән Париж кешеләренә вәгәзьләү куркыта иде, ләкин мин күп кенә басынкы кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрдем. Ида кияүгә чыгып, 1956 елны Африкага китте, ә мин Парижда калдым.

1960 елны мин Вефильдә хезмәт иткән бер абый-кардәшкә кияүгә чыктым, һәм без Шомон һәм Виши шәһәрләрендә махсус пионерлар булып хезмәт иттек. Биш елдан соң мин туберкулез белән авырый башладым, һәм миңа пионер хезмәтен калдырырга туры килде. Мин моны бик авыр кичердем, чөнки балачактан ук тулы вакытлы хезмәтче булырга һәм аны калдырмаска теләгән идем. Берникадәр вакыттан соң ирем мине калдырып, башка хатын янына китеп барды. Бу авыр елларда рухи кардәшләрем миңа бик ярдәм итте, ә Йәһвә йөгемне җиңеләйтә барды (Мәд. 67:20).

Хәзер мин Нормандия өлкәсендә, Франция филиалы янындагы Лувье шәһәрендә яшим. Минем сәламәтлегем начар булса да, мин тормышымда Йәһвә ярдәмен сизәргә шатмын. Алган тәрбия миңа һаман да дөрес караш сакларга булыша. Әти-әнием миңа шуны аңларга ярдәм итте: Йәһвә — реаль шәхес, мин аны ярата алам, аның белән сөйләшә алам һәм ул минем догаларыма җавап бирә ала. Чыннан да, «миңа кылган бар яхшылыклары өчен Ходайга мин ни кайтарыйм?» (Мәд. 115:3).

[6 биттәге өстәмә сүзләр]

«Мин тормышымда Йәһвә ярдәмен сизәргә шатмын»

[5 биттәге иллюстрация]

Алты яшь булганда, мин противогаз белән

[5 биттәге иллюстрация]

16 яшь булганда, мин миссионерлар һәм пионерлар белән Люксембургта махсус кампаниядә катнашам

[5 биттәге иллюстрация]

1953 елны әти-әнием белән конгресста