Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Вазифаларны уртаклашыгыз!

Вазифаларны уртаклашыгыз!

Вазифаларны уртаклашыгыз!

ВӘКӘЛӘТ бирү әле Җир шары барлыкка китерелгәнче күп еллар элек булган. Йәһвә үзенең бердәнбер Улын барлыкка китергәннән соң, аны оста «һөнәрче» итеп, аның ярдәме белән Галәмне яраткан (Гыйб. сүз. 8:22, 23, 30; Яхъя 1:3). Аллаһы беренче кешеләрне булдыргач, аларга: «Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз»,— дигән (Ярат. 1:28). Барлыкка Китерүче кешеләргә Гадән бакчасын, бөтен җир оҗмах булганчы, киңәйтергә кушкан. Әйе, Йәһвәнең оешмасында баштан ук вәкаләтләр бирү гадәти булган.

Вәкаләт бирү нәрсә аңлата? Ни өчен мәсихче өлкәннәр җыелыштагылар белән вазифаларны уртаклашырга өйрәнергә тиеш, һәм алар моны ничек эшли ала?

Вәкаләт бирү нәрсә аңлата?

Вәкаләт бирү — берәр кешегә нинди дә булса эшне үтәргә хокук бирү, ышанып эш тапшыру. Шулай итеп, вәкаләт бирү берәр максатка ирешер өчен, башкаларны бу эшкә җәлеп итү һәм, әлбәттә, үз хокукларың белән уртаклашу.

Җыелышта берәр йөкләмә бирелгән кардәштән ул бу йөкләмәне үтәячәк, үзенә йөкләмә биргән кешегә эшнең барышы турында сөйләячәк һәм аның белән киңәшләшер дип көтелә. Әмма бу эш өчен иң башта аны биргән кардәш җаваплы. Аңа бу йөкләмәнең үтәлүен күзәтергә һәм кирәк булганда киңәшләр бирергә кирәк. Ләкин кайберәүләрдә мондый сорау туарга мөмкин: «Ни өчен вазифаларымны уртаклашырга, мин бит аларны үзем дә үти алам?»

Ни өчен вазифаларны уртаклашырга?

Уйлап кара: Йәһвә үзенең бердәндер Улын барлыкка китергәч, аны үзе белән бар нәрсәне булдырырга җәлеп иткән. Әйе, «күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе Аның аркылы яратылган» (Көл. 1:16). Барлыкка Китерүче бар нәрсәне үзе булдыра алган, әмма иҗат итү хезмәтеннән алган шатлыкны Улы белән уртаклашырга булган (Гыйб. сүз. 8:31). Бу Угылга Аллаһы сыйфатларын яхшырак аңларга ярдәм иткән. Ата бу мөмкинлекне үзенең бердәнбер Улын өйрәтер өчен кулланган дип әйтеп була.

Гайсә Мәсих җирдә яшәгәндә үз Атасыннан үрнәк алып, башкалар белән вазифаларны уртаклашкан. Ул әкренләп үз шәкертләрен өйрәткән. Һәм 12 рәсүлен, ә соңрак башка шәкертләрен үзе алдыннан вәгазьләргә җибәргән (Лүк 9:1—6; 10:1—7). Гайсә ул җирләргә үзе килгәч, аның хезмәтенә инде яхшы нигез салынган булган. Күккә күтәрелгәнче, ул үзенең өйрәтелгән шәкертләренә җаваплырак йөкләмәләр, шул исәптән бөтен дөньяда вәгазьләү йөкләмәсен дә биргән (Мат. 24:45—47; Рәс. 1:8).

Вазифалар бирү һәм башкаларны өйрәтү мәсихче җыелышта гадәти булып киткән. Рәсүл Паул Тимутегә: «Миннән ишеткән нәрсәләрне башкаларны да өйрәтергә сәләтле булачак ышанычлы кешеләргә тапшыр»,— дигән (2 Тим. 2:2). Әйе, тәҗрибәле кардәшләр соңыннан үзләре дә өйрәтүче булып китәчәк кешеләрне өйрәтергә тиеш.

Өлкән кайбер вазифаларын башкаларга тапшырып, алар белән өйрәтү һәм көтүче хезмәте китергән шатлыкны уртаклаша ала. Кеше мөмкинлекләре чикле икәнен тану өлкәннәргә җыелыштагы бурычларын уртаклашыр өчен тагын бер сәбәп булып тора. Изге Язмаларда: «Тыйнакларга ияреп зирәклек килер»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 11:2). Тыйнак кеше үз мөмкинлекләренең чикле икәнен таный. Барысын да үзең эшләргә тырышсаң, хәлдән таерсың һәм гаиләңә тиешле игътибар бирә алмассың. Шуңа күрә башкалар белән вазифаларны уртаклашу акыллы. Мәсәлән, өлкәннәр советында координатор булып хезмәт иткән абый-кардәш башка өлкәннәрне җыелыш акчалары турында хисапны тикшерергә сорый ала. Бу аларга җыелышның финанс хәле белән танышырга мөмкинлек бирер.

Вазифаларны уртаклашу башкаларга кирәкле осталыкларны үстерергә һәм тәҗрибә тупларга ярдәм итәчәк. Ә йөкләмә бирүче исә кешенең тапшырылган йөкләмәне ничек башкарганын күзәтә ала. Өлкәннәр башкаларга яраклы йөкләмәләр биреп, булачак хезмәттәш ярдәмчеләрне «сыный» ала (1 Тим. 3:10).

Башкалар белән үз вазифаларын уртаклашып, өлкәннәр аларга үзләренең ышанычын да күрсәтә. Паул миссионер булып хезмәт иткәндә Тимуте белән хезмәттәшлек итеп, аны өйрәткән. Алар якын дуслар булып киткән. Паул Тимутене «имандагы үз улым» дип атаган (1 Тим. 1:2). Шулай ук Йәһвә белән Гайсә дә бар булганны барлыкка китергәндә, алар арасында тыгыз бәйләнешләр туган. Өлкәннәр дә башкалар белән вазифаларын уртаклашканда, алар белән якын мөнәсәбәтләр булдыра ала.

Ни өчен кайберәүләр икеләнә?

Кайбер өлкәннәр башкалар белән вазифаларны уртаклашуның файдалы булуын аңласа да, аларга моны эшләү авыр, чөнки алар җыелышта булган хокуклары белән уртаклашырга теләми. Алар бар нәрсәне үз кулларында тотарга тиеш дип уйларга мөмкин. Әмма искә төшерик: Гайсә, аның шәкертләре ул башкарган эштән бөегрәк эшләрне башкарачагын белеп, күккә күтәрелер алдыннан аларга мөһим йөкләмә биргән (Мат. 28:19, 20; Яхъя 14:12).

Әйтик, үткәндә өлкәннәр башкаларга йөкләмәләр биреп, нәтиҗәсе белән канәгать булып калмаган. Алар, бәлкем, бу эшне үзләре яхшырак һәм тизрәк башкара ала дип уйлыйдыр. Ләкин Паул мисалын карап чыгыйк. Ул вазифаларны уртаклашуның файдалы булуын белгән. Шулай да шәкертләр аның өметен һәрчакта да аклаячак дип уйламаган. Паул үзенең беренче миссионерлык сәяхәте вакытында Марк исемле яшь хезмәттәшен өйрәткән. Ул үзенең хезмәтен калдырып, өенә кайтып киткәч, Паулның күңеле кырылган (Рәс. 13:13; 15:37, 38). Шулай да ул башкаларны өйрәтүен дәвам иткән. Инде әйтелгәнчә, ул үзе белән миссионерлык сәяхәтенә яшь мәсихче Тимутене алган. Тимуте җаваплырак йөкләмәләр үтәргә әзер булгач, Паул аңа җыелышларда күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр билгеләргә вәкаләт биреп, аны Эфестә калдырган (1 Тим. 1:3; 3:1—10, 12, 13; 5:22).

Бүген дә өлкәннәр абый-кардәшләрне, аларның кайберсенә өйрәнү авыр бирелгәнгә, өйрәтүдән туктамаска тиеш. Башкаларга ышанырга һәм аларны өйрәтергә өйрәнү мөһим һәм акыллы. Әмма өлкәннәр, вазифаларын уртаклашканда, нәрсә турында онытмаска тиеш?

Вазифаларны ничек уртаклашырга?

Абый-кардәшләргә вазифалар йөкләгәндә, алар таләпләргә туры киләме юкмы икәнен исәпкә алу мөһим. Иерусалимда көндәлек ризыкны бүлү турында сорау тугач, рәсүлләр «Рух һәм зирәклек белән тулы булган җиде кешене» сайлаган (Рәс. 6:3). Берәр эшне ышанычсыз кешегә тапшырсаң, ул аны үтәмәскә мөмкин. Шуңа күрә башта кардәшләргә җиңел йөкләмәләр бирегез. Кеше ышанычыгызны акласа, аңа җаваплырак эшне биреп була.

Шулай ук кешеләрнең холыклары һәм сәләтләре төрле булганын исәпкә алырга кирәк. Кешеләр тәҗрибәләре буенча да аерылып тора. Үзен дусларча тоткан һәм ачык йөзле абый-кардәш оештыручы булып хезмәт итә ала, ә барысын да тәртип белән эш итүче кардәш җыелыш сәркатибенең яхшы ярдәмчесе була ала. Гүзәллекне тоя белгән апа-кардәш Мәсих үлемен искә алу Кичәсендә сәхнәне чәчәкләр белән бизи алыр иде.

Башкаларга йөкләмәләр биргәндә нәрсә эшләргә кирәк икәнен ачык итеп аңлатып бир. Чумдыручы Яхъя үз шәкертләрен Гайсә янына җибәрер алдыннан, аңардан нәрсә турында һәм нинди сүзләр кулланып сорарга кирәк икәнен әйткән (Лүк 7:18—20). Гайсә исә үз шәкертләренә могҗизалы рәвештә бирелгән ризыкның калган сыныкларын җыеп алырга кушкач, аларга моны ничек эшләргә кирәк икәнен әйтеп тормаган (Яхъя 6:12, 13). Күп нәрсә йөкләмәнең нинди булуына һәм үтәүченең бу эшкә яраклымы икәненә бәйле. Йөкләмә бирүче дә һәм үтәүче дә эшнең нәтиҗәсен һәм аның барышы турында никадәр еш хәбәр ителергә икәнен белергә тиеш. Үтәүче эшнең кайбер якларын ничек үтәргә икәнен үзе билгели ала. Моны да алар икесе дә белергә тиеш. Әйтик, берәр эшне билгеләнгән вакытка бетерергә кирәк ди. Бу эшне башкаручы кешегә төгәл вакытны билгеләр урынына, аның белән моның турында сөйләшеп, уртак фикергә килсәң, ул аны теләбрәк үтәр.

Эш башкаручыга акча, кораллар һәм тиешле ярдәм бирелергә тиеш. Бәлкем, бу йөкләмә турында башкалар белсә, яхшырак булыр. Мәсәлән, Гайсә «Күкләр Патшалыгының ачкычларын» Петергә башка шәкертләре алдында биргән (Мат. 16:13—19). Шулай ук кайбер очракларда берәр эш өчен кем җаваплы икәнен җыелышта белсәләр, яхшырак булыр.

Әмма шуны да онытмаска кирәк: берәрсенә йөкләмә биреп, һаман да бу эшне күзәтеп торсаң, аңа ышанып бетмәгәнеңне күрсәтәсең. Кайвакыт эшнең нәтиҗәләре сине канәгатьләндермәскә дә мөмкин. Ләкин йөкләмә бирелгән абый-кардәшкә бу эшне үтәүдә күпмедер дәрәҗәдә ирек бирелсә, ул бәлкем, тәҗрибә җыячак һәм үз көченә ышана башлаячак. Бу, әлбәттә, эшнең үтәлешенә ваемсыз булу дигәнне аңлатмый. Йәһвә барлыкка китерүдә үз Улына махсус роль бирсә дә, ул бу эштә үзе дә катнашкан. Ул Оста һөнәрчегә: «Кешене Үз сурәтебездә, Үзебезгә охшатып яратачакбыз»,— дигән (Ярат. 1:26). Шуңа күрә сүзләрең һәм эшләрең белән эш башкаручыга ярдәм ит, һәм аны тырышлыклары өчен макта. Эшнең нәтиҗәләрен кыскача карап чыгу аңа ярдәм итә ала. Эш тиешенчә үтәлмәсә, шунда ук киңәш бир яки ярдәмеңне тәкъдим ит. Әмма шуны онытма: бу тапшырылган эш өчен син җаваплы (Лүк 12:48).

Өлкәннәрнең башка абый-кардәшләр белән вазифаларын уртаклашуы һәм аларга теләп ярдәм итүе күпләргә файда китергән. Чыннан да, бар өлкәннәр, Йәһвәдән үрнәк алып, ни өчен һәм ничек итеп җыелыштагылар белән вазифаларны уртаклашырга кирәк икәнен белергә тиеш.

[29 биттәге рамка]

ВАЗИФАЛАРНЫ УРТАКЛАШЫП,

• башкаларга уңышлардан шатлык алырга мөмкинлек биреп була

• күбрәк эшләп була

• зирәклек һәм тыйнаклык күрсәтеп була

• башкаларны өйрәтеп була

• башкаларга ышаныч күрсәтеп була

[30 биттәге рамка]

ВАЗИФАЛАРНЫ УРТАКЛАШКАНДА,

• яраклы үтәүчеләрне сайла

• барысын ачык итеп аңлат/фикер алыш

• моның нәтиҗәсе нинди булырга тиеш икәнен әйт

• кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ит

• эшнең барышы белән кызыксын һәм ышанычыңны белдер

• җаваплылыкны үз өстеңә алырга әзер бул

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Вазифаларны уртаклашу — йөкләмәләр бирү һәм аларның үтәлешен күзәтү