Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәдән үрнәк ал: мәхәббәт белән өйрәт

Гайсәдән үрнәк ал: мәхәббәт белән өйрәт

Гайсәдән үрнәк ал: мәхәббәт белән өйрәт

«Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сөйләгән кебек сөйләгәне юк» (ЯХЪЯ 7:46).

1. Гайсәнең өйрәтүе кешеләргә ничек тәэсир иткән?

УЙЛАП кына кара, Гайсәнең өйрәткәннәрен ишетү никадәр дулкынландыргыч булгандыр! Инҗилдә аның сүзләренең кешеләргә ничек тәэсир иткәне язылган. Мәсәлән, Лүк бәян иткән яхшы хәбәр буенча, Гайсәнең туган шәһәрендәге кешеләр «Аның мәрхәмәт тулы сүзләренә таң калган». Маттай язганча, Гайсәнең Таудагы вәгазен тыңлаган халык «Аның өйрәтүенә... хәйран калган». Яхъя сүзләре буенча исә, Гайсәне кулга алырга җибәрелгән тәртип саклаучылар, буш кул белән кайтып: «Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сөйләгән кебек сөйләгәне юк»,— дигәннәр (Лүк 4:22; Мат. 7:28; Яхъя 7:46).

2. Гайсә нинди өйрәтү ысулларын кулланган?

2 Бу тәртип саклаучылар ялгышмаган. Гайсә, һичшиксез, иң бөек Остаз булган. Ул аңлаешлы, гади һәм акылга ятышлы итеп өйрәткән. Гайсә оста итеп ачык мисаллар һәм сораулар кулланган. Ул кешесенә, аның күренекле яки гади булуына, карап, төрле өйрәтү ысуллары кулланган. Ул өйрәткән тирән хакыйкатьләр дә аңлаешлы булган. Әмма Гайсә Мәсих башка сәбәпләр аркасында да иң бөек Остаз булган.

Төп сыйфат — ярату

3. Гайсә, остаз буларак, дини җитәкчеләрдән нәрсә белән аерылып торган?

3 Канунчылар һәм фарисейләр арасында, һичшиксез, өйрәтергә белемнәре һәм сәләтләре булган башлы кешеләр бар иде. Гайсәнең өйрәтүе аларныкыннан нәрсә белән аерылып торган? Ул көннәрдәге дини җитәкчеләр гади кешеләрне яратмаган, аларга җирәнеп караган һәм аларны «ләгънәт ителгән» халык дип санаган (Яхъя 7:49). Гайсә исә кешеләрне кызганган, чөнки алар «көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган иделәр» (Мат. 9:36). Ул назлы, мәрхәмәтле һәм игелекле булган. Моннан тыш, дини җитәкчеләр чынлыкта Аллаһыны яратмаган (Яхъя 5:42). Гайсә исә Атасын яраткан һәм шатлык белән аның ихтыярын үтәгән. Дини җитәкчеләр Аллаһы сүзләрен үз файдаларын эзләп, үзгәрткән, ә Гайсә «Аллаһы сүзен» яраткан, аны өйрәткән, аңлаткан, яклаган һәм аның буенча яшәгән (Лүк 11:28). Әйе, ярату Мәсихнең асылы булган. Ул аның өйрәтүендә, кешеләр белән үзен тотышында һәм аларны төзәтүендә чагылган.

4, 5. а) Ни өчен мәхәббәт белән өйрәтү мөһим? б )Ни өчен өйрәткәндә шулай ук белем һәм осталык мөһим?

4 Безнең турыда нәрсә әйтеп була? Мәсих шәкертләре буларак, без хезмәттә һәм тормышта аңардан үрнәк алырга телибез (1 Пет. 2:21). Шуңа күрә безнең максатыбыз — Изге Язмалардагы белемнәрне дә бирү һәм шулай ук Йәһвәнең сыйфатларын да, аеруча яратуын, чагылдыру. Безнең белемнәребез күпме-әзме, өйрәтүгә осталыгыбыз бармы-юкмы, һәрхәлдә, яратуыбыз кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп вәгазьләргә ярдәм итәчәк. Шәкертләр булдыру эшендә уңышлы булыр өчен, без Гайсәдән үрнәк алып, мәхәббәт белән өйрәтергә тиеш.

5 Яхшы өйрәтүче булыр өчен, без үзебез өйрәткән хакыйкатьләрне белергә һәм бу белемнәрне бирергә сәләтле булырга тиеш. Гайсә үз шәкертләренә бу ике яктан да ярдәм иткән, ә бүген безгә Йәһвә үз оешмасы аша бу яклардан булыша. (Ишагыйя 54:13 *; Лүк 12:42 не укы.) Без акылыбызны да һәм шулай ук йөрәгебезне дә кулланып, өйрәтергә тиеш. Бездә белем, осталык һәм ярату булса, бу иң зур уңышларга китерә ала. Өйрәткәндә, без ничек мәхәббәт күрсәтә алабыз? Гайсә һәм аның шәкертләре моны ничек эшләгән? Әйдәгез карап чыгыйк.

Без Йәһвәне яратырга тиеш

6. Яраткан кешебез турында без ничек сөйлибез?

6 Без яраткан нәрсәләр турында шатланып сөйлибез, һәм ул вакытта кешеләр безнең җанланып киткәнебезне һәм сөенгәнебезне күрә. Бу аеруча яраткан кешебез турында сөйләгәндә күренә. Гадәттә, бу кеше турында без зур теләк һәм хөрмәт белән сөйлибез. Без аны мактыйбыз һәм яклыйбыз. Ни өчен? Чөнки без башкаларның да бу кешене һәм аның сыйфатларын яратуын телибез.

7. Гайсәнең Аллаһыны яратуы аны нәрсә эшләргә дәртләндергән?

7 Кешеләргә Йәһвәне яратырга ярдәм итәр өчен, без үзебез аны белергә һәм яратырга тиеш. Чөнки хак гыйбадәт кылу Йәһвәне яратуга нигезләнә (Мат. 22:36—38). Гайсә камил үрнәк күрсәткән. Ул Йәһвәне бөтен йөрәге, җаны, акылы һәм көче белән яраткан. Гайсә бәлкем үзенең күктәге Атасы белән миллиардлаган еллар яшәгән. Шуңа күрә ул аны бик яхшы белгән һәм: «Мин Атаны яратам»,— дип әйтә алган (Яхъя 14:31). Бу ярату аның бар сүзләрендә һәм эшләрендә чагылган һәм аны һәрвакыт Аллаһы теләгән эшләрне башкарырга дәртләндергән (Яхъя 8:29). Ярату аны үзләрен монафикъларча Аллаһы вәкилләре дип санаган дин җитәкчеләрен фаш итәргә этәргән. Шулай ук ярату аны Йәһвә хакында сөйләргә һәм башкаларга Аллаһыны белергә һәм яратырга ярдәм итәргә дәртләндергән.

8. Аллаһыны ярату Гайсәнең шәкертләрен нәрсә эшләргә дәртләндергән?

8 Мәсихнең беренче гасырдагы шәкертләре, аның кебек, Йәһвәне яраткан. Һәм бу ярату аларны яхшы хәбәрне кыюлык белән һәм ашкынып вәгазьләргә дәртләндергән. Алар, дәрәҗәле дини җитәкчеләрнең каршы килүләренә карамастан, үз тәгълиматларын бөтен Иерусалимга тараткан. Шәкертләр күргәннәре һәм ишеткәннәре турында сөйләми булдыра алмаган (Рәс. 4:20; 5:28). Алар бер дә шикләнмәгән: Йәһвә алар белән һәм аларны фатихалаячак. Йәһвә аларны чыннан да фатихалаган! Әйе, Гайсәнең үлеменнән соң 30 ел да үтмәгән, рәсүл Паул: «Яхшы хәбәр дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән»,— дип язган (Көл. 1:23).

9. Аллаһыга булган мәхәббәтебезне без ничек үстерә алабыз?

9 Без яхшы өйрәтүчеләр булырга теләсәк, безгә Аллаһыга булган мәхәббәтебезне үстерергә кирәк. Безгә моны эшләргә нәрсә ярдәм итә ала? Аллаһыга дога кылып, аның белән еш сөйләшү. Шулай ук аның Сүзен өйрәнү, Изге Язмаларга нигезләгән басмаларны уку һәм мәсихче очрашуларга йөрү. Аллаһы турында белемнәребез үскән саен, безнең йөрәкләребез мәхәббәт белән тулып барачак. Без Аллаһыга булган мәхәббәтебезне сүзләребездә һәм эшләребездә күрсәтсәк, башкалар моны күреп, бәлкем, Йәһвәгә якынлашырга теләр. (Мәдхия 103:33, 34 не укы.)

Без өйрәткән хакыйкатьләрне яратырга тиеш

10. Нинди укытучыны яхшы дип әйтеп була?

10 Яхшы укытучы укыткан фәнен ярата. Ул аның дөрес, мөһим һәм файдалы икәненә ышанырга тиеш. Укытучы үз фәненә ваемсыз булмаса, ул илһамланып өйрәтәчәк. Бу укучыларга көчле йогынты ясаячак. Ә укытучы ваемсыз булса, укучылар аның биргән белемнәрен кадерләр дип өметләнә алырмы? Безнең Аллаһы Сүзенең өйрәтүчеләре буларак үрнәгебез бик мөһим. «Өйрәнеп җиткәннән соң һәркем остазы кебек була»,— дигән Гайсә (Лүк 6:40).

11. Ни өчен Гайсә үзе өйрәткән хакыйкатьләрне яраткан?

11 Гайсә үзе өйрәткән хакыйкатьләрне яраткан. Ул кыйммәтле белемнәрне — күктәге Атасы турындагы хакыйкатьне, «Аллаһы сүзләрен» һәм «мәңгелек тормыш сүзләрен» — кешеләр белән уртаклаша алганын белгән (Яхъя 3:34; 6:68). Гайсә өйрәткән хакыйкатьләр, якты ут сыман, явызлыкны фаш иткән, ә яхшылыкның әһәмиятен күрсәткән. Бу хакыйкатьләр ялган дин җитәкчеләре алдаган һәм Иблис җәберләгән басынкы кешеләргә өмет һәм юаныч биргән (Рәс. 10:38). Гайсәнең хакыйкатькә булган мәхәббәте аның тәгълиматларында һәм бар эшләрендә дә күренгән.

12. Рәсүл Паул яхшы хәбәргә ничек караган?

12 Гайсәнең шәкертләре, аның кебек, Йәһвә һәм Мәсих турындагы хакыйкатьне шулхәтле яраткан һәм кадерләгән ки, хәтта дошманнар да аларга аны башкаларга сөйләргә комачаулый алмаган. Паул Римдагы мәсихчеләргә: «Мин... Яхшы хәбәрне белдерергә атлыгып торам. Чөнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул — һәр иман итүчегә... котылу өчен Аллаһының кодрәте бит»,— дип язган (Рим. 1:15, 16). Паул өчен хакыйкатьне игълан итү зур хөрмәт булган. «Миңа... мондый бүләк — Мәсихнең чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү... хөрмәте бирелде»,— дип язган ул (Эфес. 3:8, 9). Паулның кешеләргә Йәһвә хакында һәм аның ниятләре турында илһамланып сөйләгәнен күз алдына китерү авыр түгел.

13. Яхшы хәбәрне яратыр өчен нинди сәбәпләр бар?

13 Аллаһы Сүзендәге яхшы хәбәр безгә Барлыкка Китерүчене белергә һәм аның белән якын мөнәсәбәтләр булдырырга мөмкинлек бирә. Бу яхшы хәбәр иң мөһим сорауларга канәгатьләнерлек җавап бирә һәм тормышыбызны үзгәртә ала. Ул безгә өмет бирә һәм безне бәла-казалар вакытында ныгыта. Өстәвенә, ул беркайчан да бетмәячәк мәгънәле тормышка алып баручы юлны күрсәтә. Яхшы хәбәрдән кыйммәтлерәк һәм мөһимрәк белем юк. Бу — безгә зур шатлык китерүче бик кыйммәтле бүләк. Һәм кешеләр белән бу бүләкне уртаклашканда, без үзебезне тагы да бәхетлерәк хис итәбез (Рәс. 20:35).

14. Өйрәткән хакыйкатьләргә булган мәхәббәтебезне без ничек үстерә алабыз?

14 Син яхшы хәбәргә булган мәхәббәтеңне ничек үстерә аласың? Аллаһы Сүзен укыганда укыганың турында уйлан. Мәсәлән, Гайсә белән вәгазьләп йөргәнеңне я рәсүл Паул белән бергә сәяхәт иткәнеңне, яки яңа дөньяда яшәвеңне һәм андагы тормышның никадәр яхшы булачагын күз алдына китер. Яхшы хәбәрне тыңлавың китергән фатихалар турында уйлан. Яхшы хәбәргә булган мәхәббәтең көчле булса, син өйрәткән кешеләр моны тоячак. Шуңа күрә без белгәннәребез турында тирәнтен уйланырга һәм өйрәткәннәребезгә игътибарлы булырга тиеш. (1 Тимутегә 4:15, 16 ны укы.)

Без кешеләрне яратырга тиеш

15. Ни өчен укытучы укучыларын яратырга тиеш?

15 Яхшы укытучы, укучылар үзләрен иркен хис итеп, өйрәнергә һәм дәрестә катнашырга теләсеннәр өчен, уңай шартлар булдыра. Яратучан укытучы үз укучылары турында эчкерсез кайгыртканга күрә аларга белем бирә. Ул үз укучыларының ихтыяҗларына һәм белемнәренә карап өйрәтә, аларның сәләтләрен һәм шартларын исәпкә ала. Андый яратуны укучылар сизә, һәм уку аларга рәхәтлек китерә.

16. Гайсә кешеләрне яратканын ничек күрсәткән?

16 Гайсәнең андый яратуы булган. Ул кешелекне коткарыр өчен, үзенең камил тормышын биреп, иң бөек мәхәббәтен күрсәткән (Яхъя 15:13). Гайсә җирдә хезмәт иткәндә кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә һәм аларны үз Атасы турында өйрәтергә әзер булган. Ул кешеләрнең үзе янына килүләрен көтеп утырмаган, ә аларга яхшы хәбәрне сөйләр өчен, җәяү йөзләгән километр үткән (Мат. 4:23—25; Лүк 8:1). Ул түземле һәм аңлаучан булган. Шәкертләрен төзәтергә кирәк булганда, ул моны мәхәббәт белән эшләгән (Марк 9:33—37). Ул үз шәкертләрен дәртләндереп, аларны яхшы хәбәрне вәгазьләүдә уңышлы булачакларына ышандырган. Гайсә иң яратучан остаз булган, аңа тиң беркем дә булмаган. Аның мәхәббәте шәкертләрен аны яратырга һәм әмерләрен үтәргә дәртләндергән. (Яхъя 14:15 не укы.)

17. Гайсәнең шәкертләре кешеләрне яратканын ничек күрсәткән?

17 Гайсә кебек, аның шәкертләре дә, үзләре вәгазьләгән кешеләргә эчкерсез мәхәббәт күрсәткән. Эзәрлекләүләр кичереп һәм тормышларын куркыныч астына куеп, алар башкаларга хезмәт иткән һәм яхшы хәбәрне уңышлы итеп вәгазьләгән. Рухи яктан ярдәм иткән кешеләргә нинди назлы хисләр кичергәннәрдер алар! Рәсүл Паул болай дип язган: «Без... ана кеше үзенең сабыйлары турында кайгырткандай, сезгә карата ягымлы булдык. Сезне шулай нык яратканга күрә Аллаһының яхшы хәбәрен җиткерү генә түгел, сезнең өчен җаннарыбызны бирергә әзер идек. Чөнки безнең өчен шундый кадерле булдыгыз» (1 Тес. 2:7, 8). Чыннан да, дулкынландыргыч сүзләр.

18, 19. a) Ни өчен без вәгазь эшендә фидакарьлек рухын күрсәтергә әзер? б) Безнең яратуыбыз башкаларга ачык күренгәнен нинди мисал раслый?

18 Шулай ук бүген дә Йәһвә Шаһитләре бөтен җир шары буенча Аллаһы хакында белергә һәм аңа хезмәт итәргә теләгән кешеләрне эзли. Әйе, соңгы 17 ел эчендә без вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшенә һәр ел бер миллиардтан артык сәгать багышлыйбыз. Һәм без бу эшне дәвам итәбез. Моның өчен безгә вакытыбызны, көчебезне һәм акчабызны сарыф итәргә туры килсә дә, без моны зур теләк белән башкарабыз. Яратучан күктәге Атабыз кешеләрнең мәңгелек тормышка алып баручы белемгә ия булуларын тели. Гайсә кебек, без дә моны аңлыйбыз (Яхъя 17:3; 1 Тим. 2:3, 4). Мәхәббәт безне эчкерсез кешеләргә, безнең кебек, Йәһвә белән танышырга һәм аны яратырга ярдәм итәргә дәртләндерә.

19 Безнең яратуыбыз башкаларга ачык итеп күренә. Мәсәлән, Кушма Штатларда яшәүче пионер апа-кардәш якыннары үлгән кешеләрне юатып, аларга хатлар яза. Бер ир кеше аңа җавап кайтарып, болай дип язган: «Мин башта гаҗәпләндем: ничек инде кемдер авыр вакытларда ярдәм итәргә теләп, бөтенләй таныш булмаган кешегә хат яза? Күренеп тора, сезне кешеләргә һәм Аллаһыга карата ярату рухландыра, ул кешене тормыш юлы белән алып бара».

20. Мәхәббәт белән өйрәтү никадәр мөһим?

20 Ярату белен осталык шедевр тудыра дип әйтәләр. Өйрәтү эшен башкарып, без кешеләргә Йәһвәне акыллары белән белергә һәм йөрәкләре белән яратырга ярдәм итәбез. Әйе, яхшы өйрәтүче булыр өчен, без Аллаһыны, хакыйкатьне һәм кешеләрне яратырга тиеш. Андый мәхәббәтне үстереп, үз хезмәтебездә күрсәтсәк, без бирүдән шатлык кичерәчәкбез, ә Гайсәдән үрнәк алу һәм Йәһвәгә яраклы булу безгә чын канәгатьлек китерәчәк.

[Искәрмә]

^ 5 абз. Ишагыйя 54:13: «Синең барлык улларыңны Йәһвә өйрәтәчәк, һәм синең улларыңда тынычлык мул булачак».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләгәндә...

Аллаһыны ярату мөһим?

өйрәткән тәгълиматларны яратырга кирәк?

аларны ярату мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең өйрәтүе канунчылар һәм фарисейләрнекеннән нәрсә белән аерылып торган?

[18 биттәге иллюстрация]

Яхшы өйрәтүче булыр өчен, белем, осталык, ә иң мөһиме ярату кирәк