Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәдән үрнәк ал: кыюлык белән вәгазьлә

Гайсәдән үрнәк ал: кыюлык белән вәгазьлә

Гайсәдән үрнәк ал: кыюлык белән вәгазьлә

«Яхшы хәбәрне... сөйләргә Аллаһыбыз безгә кыюлык бирде» (1 ТЕС. 2:2).

1. Ни өчен Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр гаҗәеп?

ЯХШЫ хәбәрне ишетү бик күңелле! Ә Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр иң шатлыклысы. Бу хәбәр безне газаплар, авырулар, авырту, кайгы һәм үлемнең юк ителәчәгенә ышандыра. Ул безгә мәңгелек тормышка юл ача, Аллаһы ниятен ачыклый һәм аның белән якын мөнәсәбәтләр ничек булдырырга икәнен күрсәтә. Гайсә сөйләгән бу яхшы хәбәрне һәр кеше шатланып кабул итәр кебек тоела. Ләкин, кызганычка каршы, бу алай түгел.

2. Гайсәнең «Мин... аерырга дип килдем» дигән сүзләрен аңлатыгыз.

2 Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз. Мин тынычлык китерергә дип килмәдем, әмма кылыч алып килдем. Чөнки Мин улы белән атаны, кызы белән ананы, килен белән каенананы аерырга дип килдем. Һәм кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр» (Мат. 10:34—36). Яхшы хәбәрне шатланып кабул итәр урынына, күпчелек кеше аны кире кага. Кайберәүләр яхшы хәбәрне игълан иткән кешеләрнең, алар якын туганнары булсалар да, дошманнары булып китә.

3. Вәгазьләү йөкләмәбезне үтәр өчен, нәрсә кирәк?

3 Без дә Гайсә вәгазьләгән хакыйкатьләрне игълан итәбез, һәм кешеләрнең дә яхшы хәбәргә мөнәсәбәте ул вакыттан үзгәрмәгән. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Гайсә үз шәкертләренә: «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан өстен түгел... Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр»,— дигән (Яхъя 15:20). Күп илләрдә безне ачыктан-ачык эзәрлекләмиләр, ләкин кешеләр безгә кимсетеп карый һәм безнең хәбәргә ваемсыз. Шуңа күрә безгә яхшы хәбәрне кыюлык белән вәгазьләр өчен, иман һәм батырлык кирәк. (2 Петергә 1:5— 8 не укы.)

4. Ни өчен Паулга вәгазьләр өчен кыюлык кирәк булган?

4 Кайчакта, бәлкем, сиңа вәгазьләргә кыендыр яки хезмәтнең кайбер төрләре сине куркытадыр. Борчылма, андый хисләрне башка тугры хезмәтчеләр дә кичерә. Рәсүл Паул хакыйкатьне яхшы белгән һәм аны кыю вә куркусыз вәгазьләгән. Әмма аңа да кайвакыт вәгазьләр өчен, көч куярга кирәк булган. Тессалуникәдәге мәсихчеләргә ул болай дип язган: «Үзегез беләсез, элегрәк без Филиппуйда газаплар кичердек, безне хурладылар. Ләкин, көчле каршылыкларга карамастан, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сезгә сөйләргә Аллаһыбыз безгә кыюлык бирде» (1 Тес. 2:2). Филиппуйдагы хакимият кешеләре Паул белән Силасны таяк белән кыйнарга, зинданга ташларга һәм аякларын агач богауларга беркетеп куярга боерганнар (Рәс. 16:16—24). Шулай да Аллаһы Паул белән Силаска вәгазьләүләрен дәвам итәргә «кыюлык биргән». Безгә кыю булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Ә Аллаһының борынгы хезмәтчеләренә Йәһвә турындагы хакыйкатьне кыюлык белән сөйләргә нәрсә ярдәм иткән? Әйдәгез моны карап чыгыйк, һәм алардан ничек үрнәк алып була икәне турында уйланыйк.

Аларга кыюлык кирәк булган

5. Ни өчен Йәһвәгә тугрылыкларын саклаган кешеләргә кыюлык кирәк булган?

5 Гайсә Мәсих батыр һәм кыю булып, безгә иң яхшы үрнәк күрсәткән. Әмма кешелек тарихының башыннан ук Йәһвәгә тугрылыкларын саклаган бар кешеләргә кыюлык кирәк булган. Ни өчен? Гадәндәге фетнәдән соң Йәһвә үзенең һәм Шайтанның хезмәтчеләре арасында дошманлык булачак дип алдан әйткән (Ярат. 3:15). Бу дошманлык тугры Һабилне аның абыйсы үтергәч ачык күренгән. Соңрак Туфанга кадәр яшәгән адәмнәр тагын бер тугры кеше Ханок белән үзләрен дошманнарча тоткан. Ул Аллаһы, имансызларны хөкем итәр өчен, үзенең меңнәрчә изгеләре белән киләчәк дип пәйгамбәрлек иткән (Яһүд 14, 15). Бу хәбәр кешеләргә ошамаган. Алар Ханокны нәфрәт иткәннәр һәм, күрәсең, Йәһвә аның яшәвен туктатмаган булса, аны үтерерләр иде. Ханок чыннан да кыю булган! (Ярат. 5:21—24).

6. Ни өчен Мусага фиргавен белән сөйләшер өчен кыюлык кирәк булган?

6 Муса кыюлыгы турында да уйланыйк. Аңа фиргавен белән сөйләшергә туры килгән. Фиргавенне илаһларның вәкиле итеп түгел, ә илаһ, кояшның Ра илаһының улы, дип санаганнар. Бәлкем, ул башка фиргавеннәр кебек үзенең сурәтенә табынгандыр. Аның хакимлеге чиксез һәм сүзе закон булган. Көчле, горур һәм үзсүзле фиргавен берәүнең дә үзенә күрсәтмәләр бирергә хакы юк дип санаган. Менә шундый кеше янына юаш көтүче Мусага кат-кат килергә туры килгән. Аны беркем дә чакырмаган һәм көтмәгән дә. Муса нәрсә турында әйткән? Һәлакәтле җәзалар турында. Ә нәрсә сораган? Фиргавеннең берничә миллион колларына илне калдырып китәргә рөхсәт итүен. Әллә Мусага кыюлык кирәк булмаганмы? Һичшиксез, кирәк булган! (Сан. 12:3; Евр. 11:27).

7, 8. a) Аллаһының безнең эрага кадәр яшәгән хезмәтчеләре нинди сынауларга дучар булган? б) Бу хезмәтчеләргә чын гыйбадәт кылуны кыюлык белән якларга нәрсә ярдәм иткән?

7 Аннан соңгы гасырларда пәйгамбәрләр һәм Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре чын гыйбадәт кылуны батырлык белән яклаган. Шайтан дөньясы алар белән рәхимсез булган. Паул болай дип яза: «Аларны ташлар атып үтерделәр, гәүдәләрен пычкы белән урталай кистеләр, кылычтан үткәрделәр. Алар сарык вә кәҗә тиреләренә төренеп йөрделәр, башлары мохтаҗлыктан чыкмады, аларны эзәрлекләделәр, кыйнадылар» (Евр. 11:37). Аллаһының бу тугры хезмәтчеләренә нык торырга нәрсә ярдәм иткән? Шул ук бүлектә рәсүл Паул Һабилга, Ибраһимга, Сарага һәм башкаларга нык торырга нәрсә ярдәм иткәне турында яза. «Алар үзләренә вәгъдә ителгәннәрне, кабул итмичә, [иман белән] ерактан гына күргәннәр һәм сәламләгәннәр»,— дигән ул (Евр. 11:13). Һичшиксез, чын гыйбадәт кылуны кыюлык белән яклаган Ильяс, Иремия кебек пәйгамбәрләргә һәм безнең эрага кадәр яшәгән Аллаһының башка тугры хезмәтчеләренә дә Йәһвә вәгъдәләренең үтәлүенә ышану сынауларны кичерергә ярдәм иткән (Тит. 1:2).

8 Аллаһының бу тугры хезмәтчеләре якты һәм гаҗәеп киләчәкне көткән. Терелтелгәч, алар Баш рухани Мәсих Гайсәнең һәм аның белән руханилар булачак 144 000 майланган мәсихчеләрнең хезмәте аша тора-бара камиллеккә ирешәчәк һәм «фанилыкка илтүче коллыктан азат ителәчәк» (Рим. 8:21). Өстәвенә, Йәһвәнең Иремиягә: «Алар синең белән сугышачаклар, ләкин сине җиңә алмаячаклар, чөнки Йәһвә болай ди: „Мин сине коткарып торыр өчен, синең белән булам“»,— дип әйткән сүзләре аңа һәм Аллаһының борынгы вакыттагы башка тугры хезмәтчеләренә кыюлык биргән (Ирем. 1:19). Аллаһы безгә дә яхшы киләчәк һәм рухи яктан яклау вәгъдә итә, моның турында уйлану безне дә ныгыта (Гыйб. сүз. 2:7; 2 Көринтлеләргә 4:17, 18 не укы).

Ярату Гайсәне кыю булырга дәртләндергән

9, 10. a) Дини җитәкчеләр, б) Тәртип саклаучылар, в) Иң баш рухани, г) Пилат алдында Гайсә ничек кыюлык күрсәткән?

9 Безнең Үрнәгебез, Гайсә, кыюлыкны төрлечә күрсәткән. Мәсәлән, хакимлеккә ия булган кешеләрнең нәфрәтенә карамастан, Гайсә Аллаһы кешеләргә җиткерергә теләгән хәбәрне йомшартмаган, ничек бар шулай сөйләгән. Ул курыкмыйча дәрәҗәле дини җитәкчеләрне икейөзлелекләре һәм ялганга өйрәткәннәре өчен фаш иткән. Гайсә аларны ачыктан-ачык һәм туры сүзләр белән хөкем иткән. Бервакыт ул болай дигән: «Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейләр! Монафикълар! Сез агартылган төрбәләр кебек: тыштан алар матур булып күренәләр, ә эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулы! Сез дә шулай ук: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, ә эчегез тулы икейөзлелек һәм канунсызлык» (Мат. 23:27, 28).

10 Тәртип саклаучылар Гетсимәни бакчасына Гайсәне кулга алырга дип килгәч, ул курыкмыйча: «Ул — Мин»,— дип әйткән (Яхъя 18:3—8). Соңрак, аны Югары киңәшмәгә алып килгәннәр һәм иң баш рухани сораулар биргән. Гайсә, иң баш руханиның аны үтерергә сәбәп эзләгәнен белсә дә, курыкмыйча үзенең Мәсих һәм Аллаһы Улы икәнен раслаган. Һәм алар аның «Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерләр» дип өстәгән (Марк 14:53, 57—65). Аннан соң Гайсәне бәйләп, аны азат итә алган Пилат янына алып килгәннәр. Ләкин Гайсә үзенә каршы әйтелгән гаепләүләргә җавап бирмәгән (Марк 15:1—5). Моның барысын кичерергә зур батырлык кирәк булган.

11. Кыюлык ярату белән ничек бәйле?

11 Гайсә Пилатка болай дигән: «Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен тудым, Мин шуның өчен дөньяга килдем дә» (Яхъя 18:37). Йәһвә Гайсәгә яхшы хәбәрне вәгазьләргә кушкан, һәм ул моны шатлык белән башкарган, чөнки күктәге Атасын яраткан (Лүк 4:18, 19). Гайсә кешеләрне дә яраткан. Ул аларның тормышлары авыр икәнен белгән. Шулай ук без дә, Аллаһыны һәм якыннарыбызны яратканга күрә, яхшы хәбәрне кыю һәм куркусыз вәгазьли алабыз (Мат. 22:36—40).

Изге рух безгә кыю вәгазьләргә ярдәм итә

12. Беренче шәкертләргә нәрсә шатлык китергән?

12 Гайсәнең үлеменнән соң берничә атна үткәч, шәкертләр Йәһвә коткарылучыларның санын арттырганга күрә сөенгән. Шулай бер көн эчендә күп илләрдән Иерусалимга Илленче көн бәйрәмен үткәрергә килгән өч меңгә якын яһүд һәм прозелит суга чумдырылу үткән! Бу вакыйга турында Иерусалимдагы һәр кеше сөйләгәндер! «Рәсүлләр аркылы күп могҗизалар һәм галәмәтләр күрсәтелде, һәм бу һәркемнең күңелендә курку хисе уятты»,— дип әйтелә Инҗилдә (Рәс. 2:41, 43).

13. Ни өчен кардәшләр кыюлык сорап, дога кылган, һәм нинди нәтиҗә белән?

13 Ачулары килгән дини җитәкчеләр Петер белән Яхъяны кулга алып, төне буе сак астында тотканнар һәм шуннан соң Гайсә хакында сөйләмәскә боерганнар. Азат ителгәннән соң алар кардәшләргә булган хәлне сөйләп биргәннәр һәм барысы да: «Раббыбыз... колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир»,— дип дога кылганнар. Нәтиҗәдә, «барысы да Изге Рух белән сугарылдылар... Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башладылар» (Рәс. 4:24—31).

14. Изге рух безгә вәгазьләргә ничек ярдәм итә?

14 Игътибар ит: шәкертләргә Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйләргә Йәһвәнең көчле изге рухы ярдәм иткән. Хакыйкатьне башкаларга, хәтта безнең хәбәргә каршы торган кешеләргә дә, батырлык белән сөйләвебез бездән тормый. Йәһвә безгә изге рухын, без аңардан аны сорасак, бирә ала һәм бирәчәк. Йәһвә ярдәме белән без дә, һәртөрле каршылыкларны җиңәр өчен, кыю була алабыз. (Мәдхия 137:3 не укы.)

Бүген мәсихчеләр кыюлык белән вәгазьли

15. Хакыйкать бүген кешеләрне ничек аера?

15 Безнең көннәрдә дә, үткәндәге кебек, хакыйкать кешеләрне аера. Кайберәүләр аны кабул итә, башкалар исә аны аңламый һәм безнең гыйбадәтне танымый. Икенчеләр безне тәнкыйтьли, бездән көлә һәм хәтта, Гайсә алдан әйткәнчә, безне нәфрәт итә (Мат. 10:22). Кайвакыт массакүләм мәгълүмат чаралары безнең хакта ялган тарата (Мәд. 108:1—3). Шулай да, Йәһвә халкы бөтен җиһанда яхшы хәбәрне кыюлык белән игълан итә.

16. Кыюлык кешеләрнең хакыйкатькә карашын үзгәртә ала икәнен нинди очрак күрсәтә?

16 Безнең кыюлык кешеләрнең Патшалык хәбәренә карашын үзгәртергә мөмкин. Кыргызстандагы бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Вәгазьдә, бер кеше миңа: „Мин Аллаһыга ышанам, ләкин христианнар Аллаһысына түгел. Тагын килеп кенә карагыз, этне ычкындырам!“— диде. Аның артында чылбырга тагылган зур бульдог утыра иде. Әмма «Ялган диннең ахыры якын!» дигән 37 нче трактатны тарату кампаниясе вакытында мин бу йортка, ул кешенең башка туганнарын очратырга өметләнеп, керергә булдым. Ләкин ишекне ул үзе ачты. Мин шунда ук Йәһвәгә дога кылып: „Исәнмесез. Мин өч көн элек сөйләшкәнебезне дә һәм эт турында да хәтерлим,— дидем.— Ләкин мин сезгә кермичә, үтеп китә алмадым, чөнки мин дә сезнең кебек бердәндер хак Аллаһыга ышанам. Аллаһы тиздән үзен хурлаган диннәрне юк итәчәк. Монда моның турында күбрәк язылган“. Кызык, әмма ул бу трактатны алды. Аннары мин башка йортка таба киттем. Берничә минуттан соң бу ир кеше трактат тотып, яныма йөгереп килде дә һәм: „Мин моны укып чыктым. Аллаһы ярсуыннан качар өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк?“ — диде». Аның белән Изге Язмалар өйрәнүе башланган, һәм ул мәсихче очрашуларга йөри башлаган.

17. Бер апа-кардәшнең кыюлыгы Изге Язмалар өйрәнүчене ничек ныгыткан?

17 Безнең кыюлык башкаларны да кыю булырга дәртләндерә ала. Россиядә яшәүче бер апа-кардәш автобуста барганда бер хатын-кызга журнал тәкъдим иткән. Шул вакытта бер ир кеше урыныннан сикереп торып, апа-кардәшнең кулыннан журналны тартып алган да, аны бөгәрләп идәнгә ыргыткан. Сүгенә-сүгенә, ул апа-кардәштән адресын таләп иткән һәм үзенең авылында вәгазьләмәскә кушкан. Апа-кардәш Йәһвәгә, ярдәм сорап, дога кылган һәм Гайсәнең: «Тәнне үтерүчеләрдән... курыкмагыз»,— дигән сүзләрен исенә төшергән (Мат. 10:28). Тыныч кына торып басып, ул бу кешегә: «Адресымны да бирмим һәм авылда вәгазьләвемне дә дәвам итәм»,— дигән. Һәм автобустан чыгып киткән. Бу апа-кардәш шул ук автобуста аның белән Изге Язмаларны өйрәнүче хатын-кызның баруын белмәгән. Бу хатын кешеләрдән куркып, мәсихче очрашуларга йөрмәгән. Әмма апа-кардәшебезнең кыюлыгын күреп, ул җыелыш очрашуларына йөри башларга булган.

18. Сиңа, Гайсә кебек, кыюлык белән вәгазьләргә нәрсә ярдәм итәчәк?

18 Аллаһыдан читләшкән бу дөньяда, Гайсә кебек, вәгазьләр өчен кыюлык кирәк. Безгә кыю вәгазьләргә нәрсә ярдәм итәчәк? Киләчәккә кара. Аллаһыга һәм якыннарыңа булган мәхәббәтеңне нык килеш сакла. Йәһвәгә кыюлык сорап, дога кыл. Гайсәнең синең белән булганын беркайчан да онытма (Мат. 28:20). Изге рух сине ныгытачак. Ә Йәһвә сине фатихалаячак һәм сиңа ярдәм итәчәк. Шуңа күрә: «Аллаһы — минем Ярдәмчем, мин курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» — дип әйтеп, кыю булыйк (Евр. 13:6).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен Аллаһы хезмәтчеләренә кыюлык кирәк?

Аллаһының безнең эрага кадәр яшәгән хезмәтчеләре кебек...

Гайсә Мәсих кебек...

Беренче мәсихчеләр кебек...

Бүгенге мәсихчеләр кебек...

•без ничек кыю була алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Гайсә курыкмыйча дини җитәкчеләрне фаш иткән

[23 биттәге иллюстрация]

Йәһвә безгә вәгазьләргә батырлык бирә