Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аңарда яшеренгән хәзинәләрне эзлибез

Аңарда яшеренгән хәзинәләрне эзлибез

Аңарда яшеренгән хәзинәләрне эзлибез

«Аңарда зирәклекнең һәм белемнең бөтен хәзинәләре яшеренгән» (КӨЛ. 2:3).

1, 2. a) 1922 елда нәрсә табылган, һәм ул әйберләр белән нәрсә булган? б) Аллаһы Сүзендә безнең өчен нинди чакыру бар?

ЯШЕРЕН хәзинәләрне тапкач, бу еш кына бик дулкынландыргыч яңалык булып китә. Мәсәлән, 1922 елда, дистә еллар авыр шартларда тырышып эшләгәннән соң, Британия иленең Хоуард Картер исемле археологы шаккатыргыч ачыш ясаган. Ул Тутанхамон фиргавеннең җимерелмәгән диярлек төрбәсен тапкан. Аның эчендә якынча 5 000 әйбер булган.

2 Картерның ачышы таң калдырырлык булса да, ул тапкан күп кенә әйберләр хәзерге вакытта музейларда яки кешеләр кулында саклана. Алар тарих һәм сәнгать өчен ниндидер дәрәҗәдә кыйммәтледер, ләкин алар безнең көндәлек тормышыбызга берничек тә диярлек тәэсир итми. Әмма Аллаһы Сүзендә безнең тормышыбызга чыннан да йогынты ясый торган хәзинәләрне эзләргә чакыру бар. Бу чакыру һәркемгә кагыла, ә әҗере бар хәзинәләрдән дә кыйммәтлерәк. (Гыйбрәтле сүзләр 2:1— 6 ны укы.)

3. Йәһвә үз хезмәтчеләрен эзләргә чакырган хәзинәләр кайсы яклардан кыйммәтле?

3 Йәһвә эзләргә чакырган хәзинәләр кайсы яклардан кыйммәтле икәнен карап чыгыйк. Мәсәлән, «Раббыдан курку» безне бу куркыныч вакытларда яклый һәм саклый ала (Мәд. 18:10). Кеше, «Аллаһының асылына төшенергә» тырышса, иң зур хөрмәткә — Аллаһы Тәгалә белән якын мөнәсәбәтләргә ия була ала. Шулай ук Аллаһы биргән хәзинәләр — зирәклек, гыйлемлек һәм акыл — безгә көндәлек тормыштагы авырлыкларны һәм борчылуларны җиңәргә ярдәм итәчәк (Гыйб. сүз. 9:10, 11). Мондый кыйммәтле хәзинәләрне ничек табарга соң?

Рухи хәзинәләр табабыз

4. Аллаһы вәгъдә иткән хәзинәләрне без ничек таба алабыз?

4 Археологлар һәм башка тикшерүчеләр хәзинәләрне табар өчен, бик күп эзләнүләр үткәрә. Без исә рухи хәзинәләрне кайдан эзләргә кирәк икәнен төгәл беләбез. Аллаһы Сүзе карта сыман. Анда Аллаһы вәгъдә иткән хәзинәләрнең урыны төгәл билгеләнгән. Рәсүл Паул Мәсих турында: «Аңарда зирәклекнең һәм белемнең бөтен хәзинәләре яшеренгән»,— дип язган (Көл. 2:3). Бу сүзләр бездә мондый сораулар тудырырга мөмкин: «Ни өчен бу хәзинәләрне эзләргә кирәк? Алар нинди мәгънәдә Мәсихтә „яшеренгән“? Һәм аларны ничек табарга?» Бу сорауларга җавап алыр өчен, әйдәгез рәсүлнең сүзләрен карап чыгыйк.

5. Ни сәбәптән Паул рухи хәзинәләр турында язган?

5 Паул бу сүзләрне Көлессәйдәге мәсихчеләргә язган. Ул «алар мәхәббәттә берләшеп, күңелләре күтәрелсен» өчен, алар хакына тырышлык куйганы турында әйткән. (Көлессәйлеләргә 2:1, 2 не укы.) Аны нәрсә борчыган соң? Күрәсең, Паул кардәшләрнең үзләре арасында булган грек фәлсәфәсен яклаучы яки Муса канунын яңадан гамәлгә кертергә теләүче кешеләр йогынтысына бирелә алганнарын белгән. Ул кардәшләрне: «Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, бәлки дөньяның идарә итүче көчләренә нигезләнеп, буш һәм алдавыч фәлсәфә белән сезне һичкем кол итмәсен»,— дип кисәткән (Көл. 2:8).

6. Ни өчен Паулның киңәше безнең өчен мөһим?

6 Бүген без Шайтанның һәм аның бозык дөньясының йогынтысына очрыйбыз. Дөнья карашлары, шул исәптән дөньяви гуманизм фәлсәфәсе һәм эволюция теориясе кешеләрнең фикер йөртүен, әхлагын, максатын һәм тормыш рәвешен формалаштыра. Киң таралган күп кенә бәйрәмнәрдә ялган дин мөһим роль уйный. Күңел ачулар дөньясы кешеләрдә гөнаһлы тән теләкләрен уята, ә Интернеттагы күп кенә мәгълүмат яшьләр һәм олы яшьтәгеләр өчен дә зарарлы. Без һәрвакыт дөньяның бу һәм башка йогынтыларына дучар. Һәм алар җиңел генә хисләребезгә тәэсир итә ала вә Йәһвә җитәкчелегенә мөнәсәбәтебезне үзгәртергә мөмкин. Нәтиҗәдә, бу безгә чын тормышка ирешергә комачаулый ала. (1 Тимутегә 6:17—19 ны укы.) Әйе, Шайтанның мәкерле тозакларына эләкмәс өчен, безгә Паулның көлессәйлеләргә әйткән сүзләренең асылын аңларга һәм аның киңәшенә җитди карарга кирәк.

7. Паулның нинди сүзләре көлессәйлеләргә ярдәм итәргә тиеш булган?

7 Паулның сүзләрен исебезгә төшерик. Көлессәйлеләр турында борчылып, ул аларның күңелләрен күтәрергә һәм мәхәббәттә берләшергә ярдәм итә алган ике якка игътибар итә. Башта Паул «төшенү алып килә торган ышану» турында әйтә. Алар Язмаларны төгәл аңлаганына тулысынча ышанырга тиеш булган, шул чакта аларның иманнары нык нигезле булыр иде (Евр. 11:1). Аннары Паул «Аллаһының серен» төгәл белергә кирәк дип әйтә. Аларга төп хакыйкатьләр белән генә канәгатьләнер урынына Аллаһының тирәнлекләрен төгәл аңларга тырышырга кирәк булган (Евр. 5:13, 14). Көлессәйлеләр һәм безнең өчен нинди акыллы киңәш! Ләкин безгә андый ышанычка һәм төгәл белемнәргә ничек ия булырга? Җавапны без Паулның Гайсә Мәсих турындагы тирән мәгънәле сүзләреннән табабыз: «Аңарда зирәклекнең һәм белемнең бөтен хәзинәләре яшеренгән».

Мәсихтә «яшеренгән» хәзинәләр

8. Рухи хәзинәләр нинди мәгънәдә Мәсихтә «яшеренгән»?

8 Зирәклекнең һәм белемнең бөтен хәзинәләре Мәсихтә «яшеренгән» булуы алар ябып куелган һәм аларга беркем дә ия була алмый икәнен аңлатмый. Хәзинәләрне табар өчен, безгә зур тырышлыклар куярга кирәк һәм безнең игътибарыбыз Гайсә Мәсихкә юнәлгән булырга тиеш. Бу Гайсәнең үзе турында әйткән сүзләренә туры килә: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак» (Яхъя 14:6). Әйе, Аллаһы турында белемнәрне табар өчен, безгә Гайсәнең ярдәме һәм җитәкчелеге кирәк.

9. Гайсәнең нинди рольләре бар?

9 Гайсә — «юл», өстәвенә, ул үзен «хакыйкать һәм тормыш» дип атаган. Бу шуны күрсәтә: кешеләр аның аша гына Атага якынлаша ала. Һәм шулай ук Гайсәдән башка Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңларга һәм мәңгелек тормышка ирешергә мөмкин түгел. Чыннан да, Гайсәдә кыйммәтле рухи асылташлар яшеренгән, һәм алар үзләрен Изге Язмаларны тырышып тикшерүчеләр табырлар дип көтә. Әйдәгез безнең киләчәгебезгә һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә бәйле булган кайбер асылташларны карап чыгыйк.

10. Көлессәйлеләргә 1:19 һәм 2:9 дан Гайсә турында без нәрсә белә алабыз?

10 «Аллаһы бөтен тулылыгы белән Мәсихтә гәүдәләнеп яши» (Көл. 1:19; 2:9). Гайсә үзенең күктәге Атасы белән бергә миллиардлаган еллар яшәгән. Шуңа күрә Аллаһының сыйфатларын һәм ниятләрен аңардан башка беркем дә яхшырак белми. Гайсә җирдә хезмәт иткәндә башкаларны Атасының өйрәтүе буенча өйрәткән, һәм аның эшләрендә Атасы аңарда тәрбияләгән сыйфатлар чагылган. Менә ни өчен Гайсә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйтә алган (Яхъя 14:9). Аллаһы турындагы бөтен белем һәм зирәклек Мәсихтә яшеренгән, яки «яши». Шуңа күрә Йәһвәне белер өчен иң яхшы юл — бу Гайсә турында күбрәк белем алу.

11. Гайсә һәм Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр бер-берсе белән ничек бәйле?

11 «Барлык пәйгамбәрләр... Аның хакында сөйләделәр» (Рәс. 10:43). Бу сүзләр Гайсәнең Изге Язмалардагы күп кенә пәйгамбәрлекләрнең үтәлешендә төп роль уйнаганын күрсәтә. Йәһвәнең Яратылыш 3:15 тә язылган беренче пәйгамбәрлегеннән алып, Ачылыш китабындагы бөек күренешләргә хәтле әйтелгән пәйгамбәрлекләрне Гайсәнең Мәсих Патшалыгы белән бәйле ролен исәпкә алып кына, дөрес аңлап була. Шуңа күрә Гайсәне вәгъдә ителгән Мәсих итеп танымаган кешеләр Еврей Язмаларындагы күп кенә пәйгамбәрлекләрне укып аптырашта кала. Һәм шулай ук Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрне үз эченә алган Еврей Язмаларын кире каккан кешеләр Гайсәне тик күренекле кеше итеп кенә саный. Гайсә турындагы белемнәр Аллаһы халкына киләчәктә үтәләчәк пәйгамбәрлекләрне аңларга ярдәм итә (2 Көр. 1:20).

12, 13. a) Гайсә нинди мәгънәдә «дөньяга яктылык»? б) Рухи караңгылыктан азат ителгән мәсихчеләрнең нинди бурычы бар?

12 «Мин — дөньяга яктылык». (Яхъя 8:12; 9:5 не укы.) Гайсә җирдә туганчыга кадәр күп еллар элек Ишагыйя пәйгамбәр болай дигән: «Караңгылыкта йөрүче халык бөек яктылыкны күрде. Үлем караңгылыгында яшәүчеләр өчен таң атты» (Ишаг. 9:2). Рәсүл Маттай аңлатуы буенча, Гайсә: «Тәүбә итегез! Күкләр Патшалыгы якынлашты!» — дип вәгазьли башлагач, бу пәйгамбәрлек үтәлгән (Мат. 4:16, 17). Гайсә вәгазьләп, кешеләргә рухи белем биргән һәм аларны ялган дин коллыгыннан азат иткән. «Миңа иман итүче караңгылыкта калмасын дип, Мин дөньяга яктылык булып килдем»,— дигән Гайсә (Яхъя 1:3—5; 12:46).

13 Күп еллар үткәч, рәсүл Паул имандашларына болай дигән: «Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер — Раббыныкы булганга — яктылык, димәк, яктылык кешеләре булып яшәгез» (Эфес. 5:8). Дини караңгылыктан азат ителгән мәсихчеләр яктылык кешеләре кебек эш итәргә тиеш. Бу Гайсәнең Таудагы вәгазендә үз шәкертләренә әйткән сүзләренә туры килә: «Сезнең яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай балкысын» (Мат. 5:16). Син Гайсәдә тапкан рухи хәзинәләрне никадәр кадерлисең? Бу сине башкаларга рухи хәзинәләр турында сөйләп, мәсихче тәртибең белән күрсәтергә дәртләндерәме?

14, 15. a) Борынгы вакытларда сарыклар һәм башка хайваннар хак гыйбадәт кылуда нинди роль уйнаган? б) Ни өчен Гайсәне, «Аллаһы Бәрәнен», чагыштыргысыз хәзинә дип әйтеп була?

14 Гайсә — «Аллаһы Бәрәне» (Яхъя 1:29, 36). Изге Язмалар буенча, кешеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен һәм алар Аллаһыга якынлаша алсын өчен, сарыклар мөһим роль уйнаган. Мәсәлән, Ибраһим үз улын, Исхакны, корбанга китерергә инде әзер булганда, аңа улына берни дә эшләмәскә, ә сарык тәкәсен корбан чалырга дип әйтелгән булган (Ярат. 22:12, 13). Исраиллеләр Мисыр коллыгыннан азат ителгәндә дә сарыклар «Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган Коткарылу бәйрәменең» мөһим өлеше иде (Чыг. 12:1—13). Соңрак Муса кануны буенча, төрле хайваннар, шул исәптән сарыклар һәм кәҗәләр, корбанга китерелергә тиеш булган (Чыг. 29:38—42; Лев. 5:6, 7).

15 Бу корбаннарның, гомумән кешеләр китергән корбаннарның, берсе дә гөнаһтан һәм үлемнән мәңгегә азат итә алмаган (Евр. 10:1—4). Гайсә исә — «дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне». Нәкъ шул сәбәптән Гайсә хәзинә булып тора. Бу хәзинә табылган бар байлыкларның иң кыйммәтлесе. Шуңа күрә безгә йолым белән бәйле темаларны тикшерер өчен, вакыт бүлеп куярга кирәк. Һәм без искиткеч бүләккә — йолымга иман итәргә тиеш. Шул чакта безне зур фатиха һәм бүләк көтәчәк: «кечкенә көтү» Мәсих белән күктә дан һәм хөрмәт алачак, ә «башка сарыклар» җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәк (Лүк 12:32; Яхъя 6:40, 47; 10:16).

16, 17. Ни өчен Гайсәнең «иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүче» буларак ролен аңлау мөһим?

16 Гайсә — «иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүче». (Еврейләргә 12:1, 2 не укы.) Паул Еврейләргә язган хатның 11 нче бүлегендә иман турында сөйли. Башта ул бу сүзгә кыска билгеләмә бирә һәм иман буенча яшәгән ир-атларның һәм хатын-кызларның мисалларын телгә ала. Алар арасында Нух, Ибраһим, Сара һәм Рәхәб. Аннары Паул имандашларын «иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзләрен һәрдаим алмый торырга» чакыра. Ни өчен?

17 Еврейләргә 11 нче бүлектә искә алынган тугры ир-атларның һәм хатын-кызларның Аллаһы вәгъдәләренә иманнары нык булса да, алар Аллаһының үз вәгъдәләрен Мәсих һәм Патшалык ярдәмендә ничек үтәячәген төгәл белмәгәннәр. Бу мәгънәдә аларның иманнары тулы булмаган. Йәһвәнең Мәсих турында күп кенә пәйгамбәрлекләр язган хезмәтчеләре дә аларның мәгънәсен тулысынча аңламаган (1 Пет. 1:10—12). Тик Гайсә аша гына иманыбыз камил, ягъни тулы, була ала. Шуңа күрә Гайсәнең «иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүче» буларак ролен аңлау һәм тану бик мөһим!

Эзләгез

18, 19. a) Мәсихтә яшеренгән башка рухи хәзинәләрне санап чык. б) Ни өчен без Гайсәдә яшеренгән хәзинәләрне эзләвебезне дәвам итәргә тиеш?

18 Гайсә Аллаһының кешелекне коткарыр өчен ниятендә мөһим роль уйный. Без бу рольнең кайбер якларын гына карап чыктык. Мәсихтә башка рухи хәзинәләр дә яшеренгән. Аларны эзләп табу безгә шатлык һәм файда китерәчәк. Мәсәлән, рәсүл Петер Гайсәне «тормышны Бар итүче» һәм балкып барган «таң йолдызы» дип атаган (Рәс. 3:15; 5:31; 2 Пет. 1:19). Һәм Изге Язмаларда Гайсә «Амин» дип тә атала (Ачыл. 3:14). Син аның бу рольләренең мәгънәсен һәм әһәмиятлелеген аңлыйсыңмы? Гайсә әйткәнчә, «эзләгез — табарсыз» (Мат. 7:7).

19 Тарихта Гайсәгә тиң шәхес юк. Аның тормышы бик зур әһәмияткә ия һәм аңа безнең мәңгелек киләчәгебез бәйле. Аңарда рухи хәзинәләр яшеренгән, һәм чын күңелдән эзләгән һәр кеше аларны таба ала. Без синең дә Гайсәдә «яшеренгән» хәзинәләрне табып, шатлыклы булуыңны һәм фатихалар алуыңны телибез.

Хәтерлисезме?

• Мәсихчеләр нинди хәзинәләрне эзләргә чакырыла?

• Ни өчен Паулның көлессәйлеләргә биргән киңәше безнең өчен дә әһәмиятле?

• Мәсихтә «яшеренгән» кайбер рухи хәзинәләрне әйтеп бир һәм аңлат.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмалар, карта сыман, Мәсихтә «яшеренгән» хәзинәләрне табарга ярдәм итә