Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихче гаиләләр, Гайсәдән үрнәк алыгыз!

Мәсихче гаиләләр, Гайсәдән үрнәк алыгыз!

Мәсихче гаиләләр, Гайсәдән үрнәк алыгыз!

«Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырды» (1 ПЕТ. 2:21).

1. a) Аллаһы Улы барлыкка китерүдә нинди роль уйнаган? б) Гайсәнең кешеләргә карата хисләре нинди?

АЛЛАҺЫ күкне һәм җирне барлыкка китергәндә, аның янында «һөнәрче сыйфатында» беренче Улы булган. Йәһвә күп төрле хайваннарны вә үсемлекләрне булдырганда һәм үз сурәтендә, үзенә охшатып яраткан кешеләрнең яшәү урыны булып китәргә тиеш булган оҗмахны әзерләгәндә, Аллаһы Улы Атасы белән хезмәттәшлек иткән. Соңрак Гайсә буларак билге булган бу Угыл «адәм балаларын» бик яраткан (Гыйб. сүз. 8:27—31; Ярат. 1:26, 27).

2. a) Йәһвә гөнаһлы кешеләргә ярдәм итәр өчен, нинди чара күргән? б) Изге Язмалар җитәкчелек булып торган тормыш өлкәләренең берсен китерегез.

2 Беренче кешеләр гөнаһ кылганнан соң, кешелекне гөнаһтан йолып алу Аллаһы ниятенең мөһим өлеше булып киткән. Моның өчен Йәһвә Мәсихне йолым корбаны итеп биргән (Рим. 5:8). Өстәвенә, мирас итеп алган камилсезлеккә карамастан, кешеләр тормышларында уңышлы була алсыннар өчен, Йәһвә аларга үзенең Сүзен, Изге Язмаларны, биргән (Мәд. 118:105). Йәһвә Сүзендә бирелгән җитәкчелек гаиләне ныгытырга һәм бәхетле итәргә ярдәм итә. Тәүратта никах турында ир кеше «хатынына багланып, икәве бер тән булып яши башлаячак» дип әйтелә (Ярат. 2:24).

3. a) Гайсә никах турында нәрсәгә өйрәткән? б) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Гайсә, җирдә хезмәт иткәндә, никах төзелеше мәңге булу нияте белән барлыкка китерелгәненә басым ясаган. Ул принципларга өйрәткән. Аларны куллану гаиләдәгеләргә никахны җимерә алган яки гаиләне бәхетсез итә алган фикер йөртүдән һәм тәртиптән сакланырга ярдәм итә (Мат. 5:27—37; 7:12). Гайсәнең тәгълиматлары һәм үрнәге ирләргә, хатыннарга, ата-аналарга һәм балаларга бәхетле вә канәгатьлек китерүче тормыш алып барырга ничек ярдәм итә ала? Моны без бу мәкаләдә карап чыгачакбыз.

Мәсихче ир хатынын ничек хөрмәт итә ала?

4. Гайсә белән мәсихче ирләрнең роле нинди яклардан охшаш?

4 Аллаһы нияте буенча, Гайсә җыелышның Башы булган кебек, ир дә гаиләнең башы булып тора. Рәсүл Паул болай дип язган: «Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы. Мәсих исә бердәмлекнең — Үз тәненең Коткаручысы. Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз» (Эфес. 5:23, 25). Гайсә үз шәкертләре белән үзен ничек тоткан кебек, мәсихче ирләр дә үз хатыннары белән үзләрен шулай тотарга тиеш. Әйдәгез Гайсәнең Аллаһы биргән хакимлекне ничек кулланганын карап чыгыйк.

5. Гайсә үз шәкертләре өстеннән булган хакимлеген ничек кулланган?

5 Гайсә «юаш, басынкы күңелле» булган (Мат. 11:29). Кирәк булганда ул тәвәккәл эш иткән. Ул беркайчан да үз вазифаларын үтәүдән баш тартмаган (Марк 6:34; Яхъя 2:14—17). Гайсә үз шәкертләренә йомшак итеп киңәшләр биргән, ә кирәк булганда аларны кабат әйткән (Мат. 20:21—28; Марк 9:33—37; Лүк 22:24—27). Ул аларны тиргәмәгән һәм кимсетмәгән. Алар үзләренә карата аның яратуын һәрчак сизгән һәм үзләрен ул өйрәткәннәрне үтәргә сәләтсез дип уйламаган. Гайсә үз шәкертләрен мактаган һәм яхшы эшләргә дәртләндергән (Лүк 10:17—21). Шуңа күрә бер дә гаҗәпләнәсе юк, ул теләктәш һәм яратучан мөнәсәбәте белән үз шәкертләренең хөрмәтен яулаган!

6. a) Гайсәнең үз шәкертләре белән мөгамәлә итүеннән ирләр нинди сабак ала ала? б) Петер ирләргә нинди киңәш бирә?

6 Гайсәнең үрнәге ирләр башчылыкны кырыс итеп түгел, ә хөрмәт һәм фидакарь мәхәббәт белән башкарырга тиеш икәнен күрсәтә. Рәсүл Петер ирләрне Гайсәнең яратуын үрнәк итеп тотарга, үз хатыннарын «хөрмәт итәргә» чакырган. (1 Петер 3:7 не укы.) Ир Аллаһы биргән хакимлекне, хатынына тиешле хөрмәт күрсәтеп, ничек куллана ала?

7. Ир хатынын ничек хөрмәт итә ала? Мисал китерегез.

7 Мәсәлән, ир гаиләсенә кагылышлы карарлар кабул итәр алдыннан хатынының фикерен һәм тойгыларын исәпкә алып, аңа хөрмәт күрсәтә ала. Бәлкем, күченү, эш урынын алмаштыру яки көндәлек эшләр белән бәйле булган сорауларны, мәсәлән, отпускны кая үткәрергә яисә бәяләр күтәрелү аркасында гаилә чыгымнарын ничек киметергә икәнен хәл итәргә кирәктер. Бу мәсьәләләр бар гаиләгә кагыла. Шуңа күрә ир үз хатынының уй-фикерен исәпкә алса, бу аңа акыллы карар кабул итәргә ярдәм итәчәк, ә хатынга иренә буйсынырга җиңелрәк булачак (Гыйб. сүз. 15:22). Хатыннарын хөрмәт иткән мәсихче ирләр аларның яратуларын һәм ихтирам итүләрен казана, ә иң мөһиме Йәһвәнең хуплавын ала (Эфес. 5:28, 29).

Хатын ирен ничек тирән хөрмәт итә ала?

8. Ни өчен Хаувадан үрнәк алырга кирәк түгел?

8 Гайсә мәсихче хатыннар өчен хакимлеккә буйсынуда камил үрнәк булып тора. Аның хакимлеккә карашы беренче хатын-кызныкыннан күпкә аерылып тора! Хаува хатыннар өчен яхшы үрнәк бирмәгән. Йәһвә аңа җитәкчелек бирер өчен, аның өстеннән баш билгеләгән. Ләкин Хаува Аллаһы урнаштырган тәртипне хөрмәт итмәгән. Ул Адәм аркылы бирелгән әмергә буйсынмаган (Ярат. 2:16, 17; 3:3; 1 Көр. 11:3). Әйе, Хаува алданган; әмма ул Аллаһының нәрсә «белә» икәнен сөйләргә вәгъдә иткән тавышны тыңларгамы юкмы икәнен үз иреннән сорарга тиеш булган. Ул исә үз-үзенә чиктән тыш ышанып, ире белән җитәкчелек иткән (Ярат. 3:5, 6; 1 Тим. 2:14).

9. Гайсә буйсынуда нинди үрнәк биргән?

9 Гайсә исә үз Башына буйсынып, камил үрнәк биргән. Аның рухы һәм тормыш итү рәвеше аның «Аллаһыга тиң булырга тырышмаганын» (ЯД), ә, киресенчә, «кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартканын» күрсәткән (Флп. 2:5—7). Бүген, Гайсә Патша буларак шундый ук рух күрсәтә. Ул бар нәрсәдә басынкылык белән үз Атасына буйсына һәм аның башчылыгын таный (Мат. 20:23; Яхъя 5:30; 1 Көр. 15:28).

10. Хатын иренең башчылыгын таныганын ничек күрсәтә ала?

10 Мәсихче хатын Гайсәдән үрнәк алып, иренең баш булуын танырга тиеш. (1 Петер 2:21; 3:1, 2 не укы.) Ул моны ничек эшли ала? Әйтик, улы аңардан берәр нәрсә эшләргә рөхсәт сорый. Ул, ире белән моның турында алдан сөйләшмәгәнгә күрә, улыннан: «Син әтиеңнән сорадыңмы?» — дип кызыксынса, дөрес булыр иде. Сорамаган булса, аңа, җавап бирер алдыннан, ире белән киңәшләшергә кирәк. Өстәвенә, мәсихче хатын балалары алдында иренә каршы төшмәячәк һәм ризасызлыгын белдермәячәк. Ул берәр нәрсәдә аның белән риза булмаса, моның турында икәүдән-икәү генә сөйләшү яхшырак булыр (Эфес. 6:4).

Гайсә ата-аналар өчен үрнәк

11. Гайсә ата-аналар өчен нинди үрнәк булып тора?

11 Гайсәнең хатыны һәм балалары булмаса да, ул мәсихче ата-аналар өчен яхшы үрнәк булып тора. Ни өчен? Ул үз шәкертләренә ярату һәм сабырлык күрсәтеп, аларны үзенең сүзләре һәм эшләре белән өйрәткән. Ул аларга үзе биргән йөкләмәне ничек үтәргә кирәк икәнен күрсәткән (Лүк 8:1). Гайсәнең үз шәкертләре белән үзен тотышыннан алар бер-берсе белән үзләрен ничек тотарга тиеш икәннәрен күргәннәр. (Яхъя 13:14—17 не укы.)

12, 13. Ата-аналар балаларының күңеленә Аллаһыдан куркуны сеңдерергә теләсә, алар нәрсә эшләргә тиеш?

12 Балалар гадәттә ата-аналарына яхшы һәм начар яктан да охшарга тырыша. Шуңа күрә ата-аналар үзләреннән болай дип сорарга тиеш: «Күпме вакыт без телевизор карыйбыз һәм күңел ачабыз, ә Изге Язмаларны укыр өчен һәм вәгазьләр өчен күпме вакыт бүлеп куябыз, һәм моны күреп, балаларыбыз нәрсәгә өйрәнә? Тормышыбызда хак гыйбадәт кылуны иң мөһим урынга куеп, без яхшы үрнәк күрсәтәбезме?» Ата-аналар балаларының күңеленә Аллаһыдан куркуны сеңдерергә теләсә, иң беренче Аллаһы кануны аларның үзләренең йөрәгендә булырга тиеш (Кан. 6:6).

13 Ата-аналар Изге Язмалардагы принципларны көндәлек тормышларында кулланырга тырышса, балалар моны күрәчәк. Ата-аналарның сүзләре һәм өйрәтүләре зур көчкә ия булачак. Әмма алар үзләренең сүзләре һәм өйрәтүләре буенча яшәмәсә, балалар, бәлкем, Изге Язмалардагы принциплар мөһим һәм кулланырлык түгел дигән фикергә килер. Нәтиҗәдә, балалар дөнья басымына бирелергә мөмкин.

14, 15. Ата-аналар балаларында нинди теләк үстерергә тиеш, һәм моны ничек эшләп була?

14 Мәсихче ата-аналар баланы тәрбияләү аны материаль яктан тәэмин итү белән генә чикләнмәгәнен аңлый. Шуңа күрә баланы материаль иминлеккә китерүче максатларга омтылырга дәртләндерү акыллы булмас иде (Вәг. 7:12). Гайсә үз шәкертләрен беренче урынга рухи максатлар куярга өйрәткән (Мат. 6:33). Шуңа күрә мәсихче ата-аналар, Гайсәдән үрнәк алып, балаларында рухи максатларга омтылу теләге үстерергә тиеш.

15 Моның өчен ата-аналар, мәсәлән, балалары тулы вакытлы хезмәтчеләр белән күбрәк аралашсын өчен мөмкинлекләр тудыра ала. Чыннан да яшүсмерләр өчен пионерлар яки район күзәтчесе һәм аның хатыны белән танышу бик файдалы булыр. Миссионерлар, Вефильдә хезмәт итүчеләр һәм халыкара төзелешләрдә катнашучылар килгәндә, алар илһамланып Йәһвәгә хезмәт итү китергән шатлыклары турында һәм, һичшиксез, кызык очраклар сөйләп бирә ала. Аларның фидакарь хезмәт итүләре балаларыгызга акыллы карарлар кабул итәргә, мактаулы максатлар куярга һәм тулы вакытлы хезмәтче булып үзләрен тәэмин итәр өчен кирәкле белем алырга дәртләндерергә ярдәм итәргә мөмкин.

Балалар, Гайсә үрнәгенә иярергә сезгә нәрсә ярдәм итәчәк?

16. Гайсә җирдәге ата-анасына һәм күктәге Атасына ничек хөрмәт күрсәткән?

16 Балалар, Гайсә сезнең өчен дә яхшы үрнәк булып тора. Ул, Йосыф белән Мәрьям тәрбиясенә бирелгән булганга, аларга буйсынган. (Лүк 2:51 не укы.) Гайсә, аларның камил булмавына карамастан, Аллаһы аларга аны тәрбияләргә җаваплылык йөкләгәнен аңлаган. Шуңа күрә алар хөрмәтләүгә лаеклы булганнар (Кан. 5:16; Мат. 15:4). Үскәч, Гайсә һәрвакыт күктәге Атасы теләгән эшләрне эшләгән. Бу вәсвәсәләргә каршы тору дигәнне аңлаткан (Мат. 4:1—10). Балалар, сезнең кайвакыт үз ата-аналарыгызга буйсынмаска теләгегез туарга мөмкин. Сезгә Гайсә үрнәгенә иярергә нәрсә ярдәм итә ала?

17, 18. a) Яшьләр, сезгә мәктәптә нинди басым ясала? б) Яшьләргә сынауларны кичерергә нәрсә ярдәм итәчәк?

17 Күпчелек сыйныфташларың Изге Язмалардагы күрсәтмәләрне хөрмәт итми дип әйтеп була. Алар, бәлкем, сине берәр начарлык эшләргә котыртадыр һәм син баш тартканда, синнән мыскыллап көлергә мөмкин. Син алар белән берәр нәрсә эшләргә ризалашмасаң, сине үртиләрме? Бу очракта син үзеңне ничек тотасың? Билгеле, үзеңне куркытырга юл куеп, күпчелек артыннан барсаң, син әти-әниеңне һәм Йәһвәне күңелсезләндерерсең. Сыйныфташларыңа иярсәң, синең белән нәрсә булыр? Бәлкем синең пионер яки хезмәттәш ярдәмче булырга, Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирдә яки Вефильдә хезмәт итәргә максатларың бардыр. Сыйныфташларың белән аралашу сиңа максатларыңа ирешергә ярдәм итәрме?

18 Яшь мәсихчеләр, сез, иманыгыз сыналган очракларга эләгәсезме? Сез үзегезне ничек тотасыз? Сезнең өчен үрнәк булган Гайсә мисалы турында уйлагыз. Ул вәсвәсәгә бирелмәгән һәм дөрес дип санаганны яклаган. Моны истә тоту сезгә сыйныфташларга ачык итеп үзегез начар дип санаганны эшләргә теләмәгәнегезне әйтергә кыюлык бирәчәк. Гайсә кебек, Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итеп һәм аңа тыңлаучан булып, мәңге яшәргә өметне исегездә тотыгыз (Евр. 12:2).

Бәхетле гаилә тормышының ачкычы

19. Нинди тормыш юлы чын бәхет китерә?

19 Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих кешеләргә иң яхшыны телиләр. Камил булмасак та, без ниндидер дәрәҗәдә бәхетле була алабыз (Ишаг. 48:17, 18; Мат. 5:3). Гайсә кешеләргә бәхетле булыр өчен нигез булып торган дини хакыйкатьләргә өйрәткән, ләкин ул моның белән генә чикләнмәгән. Ул шулай ук үз шәкертләрен иң яхшы тормыш юлыннан барырга өйрәткән. Өстәвенә, ул үзенең үрнәге белән ничек тормыштагы бар нәрсәгә дөрес караш белән карарга икәнен күрсәткән. Барлык гаиләдәгеләр өчен Гайсәдән үрнәк алу файдалы. Шуңа күрә ирләр, хатыннар, ата-аналар һәм балалар, Гайсәдән үрнәк алыгыз! Гаилә тормышы бәхет һәм канәгатьлек китерсен өчен, иң мөһиме Гайсә тәгълиматларын үзләштерергә һәм аңардан үрнәк алырга кирәк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ирләр Аллаһы биргән хакимлекләрен ничек кулланырга тиеш?

• Хатыннар Мәсихнең үрнәгенә ничек иярә ала?

• Ата-аналар Гайсәнең үз шәкертләре белән үзен тотышыннан нәрсәгә өйрәнә ала?

• Балалар Гайсәнең үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Гаиләсенә кагылышлы карарлар кабул итәр алдыннан, яратучан ир нәрсә эшләячәк?

[9 биттәге иллюстрация]

Нинди очракта хатын үз иренең баш булуын таныганын күрсәтә ала?

[10 биттәге иллюстрация]

Балалар ата-аналарының яхшы гадәтләрен үзләштерә