Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Яшьтән үк марихуана һәм тәмәке тарткан ир-ат бу гадәтләрен ташларга кайдан көч алган? Мәрхәмәтсез бандитка үз ярсуын тыярга һәм башка расаларга карата дошманлык хисен җиңәргә нәрсә ярдәм иткән? Моның турында аларның үзләреннән белик.

КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ

ИСЕМ: ГЕНРИХ МААР

ЯШЬ: 38

ТУГАН ИЛЕ: КАЗАКЪСТАН

ҮТКӘНДӘ: МАРИХУАНА ҺӘМ ТӘМӘКЕ ТАРТКАН

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин көньяк Казакъстанда, Ташкент шәһәреннән якынча 120 километр ераклыкта тудым. Андагы җәйләр коры һәм эссе була, температура 45 градуска кадәр җитә, ә кыш көннәрендә 10 градус салкын була, бу — йөзем һәм марихуана үстерер өчен иң яхшы шартлар.

Минем әти-әнием немецлар. Алар евангелист христианнар булсалар да, үз диннәрен тотмыйлар иде. Ләкин мине Раббы догасын яттан сөйләргә өйрәттеләр. Миңа 14 яшь булганда, әнием белән апам Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады, әмма тиздән ташладылар. Бер тапкыр әнием белән өйрәнүне үткәргән ике Йәһвә Шаһите аңа үзенең иске Изге Язмалар китабында Аллаһы исеме Йәһвә икәнен күрсәттеләр. Мин дә моны ишеттем, һәм бу мине таңга калдырды. Әнием өйрәнүне дәвам итмәде, шуңа күрә мин Аллаһы турында күбрәк белә алмадым. Соңрак, мәктәптә укыганда, укытучыбыз Йәһвә Шаһитләрен секта дип атап, алар турында ишеткән төрле ялган очраклар сөйли иде. Минем Йәһвә Шаһитләренең кайбер очрашуларына апам белән барганым бар иде, шуңа күрә мин укытучыма ул кабатлаган сүзләр дөрес түгел дип әйттем.

Унбиш яшь тулгач, мин Ленинградка (хәзер Санкт-Петербург) укырга киттем. Минем белән бер бүлмәдә яшәгән яшьтәшләремә мин Йәһвә турында белгәнемне сөйли идем. Шулай да мин тәмәке тарта башладым. Казакъстанга ялга кайтканда, мин марихуананы, бу законга каршы булса да, җиңел генә сатып ала идем. Мин шулай ук күп аракы һәм өйдә ясалган шәраб эчә башладым.

Укып бетергәч, мине Совет армиясенә хәрби хезмәткә алдылар. Шулай да яшь чакта Изге Язмалардан алган белемнәрне мин хәтерли идем. Мөмкинлек чыкканда мин башка солдатларга Йәһвә турында сөйли идем һәм Йәһвә Шаһитләре турында ялган ишеткәндә, аларны яклый идем.

Хәрби хезмәтемне тәмамлагач, мин Германиягә күчеп киттем. Иммигрантлар өчен шәһәрдә миңа Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган Изге Язмаларны өйрәнү өчен китап бирделәр. Мин аны бик яратып укыдым һәм анда әйтелгәннәр хакыйкать икәнен аңладым. Әмма мин тәмәкене һәм марихуананы ташлый алмый идем. Тиздән мин Карлсруэ шәһәре янында яши башладым. Анда мин бер Йәһвә Шаһитен очраттым, һәм ул минем белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Мин һәрвакыт Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе дип саный идем. Ә Изге Язмаларны өйрәнү өчен китапны укып чыккач, мин Изге Язмаларда тормыштагы мөһим сорауларга җаваплар бар икәнен аңладым. Начар гадәтләремне ташлар өчен, миңа вакыт кирәк иде. Ахыр чиктә Инҗилдә, 2 Көринтлеләргә 7:1 дә, язылган киңәш миңа тәэсир итте һәм мин «тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан» үземне сафландырырга булдым, ә бу марихуана белән тәмәкене ташларга кирәк дигәнне аңлата иде.

Марихуананы мин бик тиз ташлый алдым. Ләкин тәмәкедән арыныр өчен алты ай кирәк булды. Бер көнне минем белән өйрәнүне үткәргән Йәһвә Шаһите миннән: «Синең тормыш максатың бармы?» — дип сорады. Бу мине тәмәке тарту гадәтем турында уйланырга дәртләндерде. Берничә тапкыр мин аны ташларга тырыштым. Әмма аннары мин тәмәке тартканнан соң Аллаһының кичерүен сорар урынына, кулыма тәмәке алганчы дога кылырга булдым. 1993 елда мин бер көн билгеләп куйдым һәм шул көнне тәмәкене ташларга ниятләдем. Йәһвә ярдәме белән, шул вакыттан бирле мин тәмәкегә кагылмыйм.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Хәзер мин кыйммәтле һәм зыянлы гадәтләремнән арындым, һәм минем сәламәтлегем яхшырды. Бүгенге көндә мин үз теләгем белән Германиядәге Йәһвә Шаһитләренең филиалында хезмәт итәм. Изге Язмалардагы киңәшләрне тормышымда кулланырга өйрәнүемә мин бик шат! Изге Язмалар тәгълиматларын белү тормышымның чын максатын табарга ярдәм итте.

КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ

ИСЕМ: ТАЙТУС ШАНГАДИ

ЯШЬ: 43

ТУГАН ИЛЕ: НАМИБИЯ

ҮТКӘНДӘ: МӘРХӘМӘТСЕЗ БАНДИТ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Намибиянең төньягындагы Охангвена исемле бер авылда үстем. Бу якларда 1980 елларда сугыш булды, һәм минем авылдагы кешеләрне бу сугышта кыйнадылар һәм үтерделәр. Минем авылымда малай яхшы сугышса һәм башка малайларны кыйный белсә генә, аны батыр дип саныйлар иде. Шуңа күрә мин яхшы сугышырга өйрәндем.

Мәктәпне тәмамлагач, мин әниемнең энесе янына көнбатышта урнашкан су буендагы Свакопмунд исемле шәһәргә күчтем. Бераз вакыт узгач, мин фетнәче егетләрнең бандасына кушылдым. Без шәһәрдәге кара тәнле кешеләргә керергә ярамаган җирләргә, мәсәлән гостиницалар һәм барларга, сугыша башлар өчен генә йөри идек. Берничә тапкыр без сакчылар белән һәм полиция хезмәткәрләре белән сугыштык. Һәр кич мин үзем белән озын үткен пычак йөртә идем һәм юлымда очраган һәр кеше белән сугыша ала идем.

Бер төнне, икенче бер банда белән сугышканда, мине үтерә яздылар. Бу банданың бандиты арттан килеп башымны чак кына кисмәде, үземнең бандадагы кеше аңа аңын югалтырлык итеп сукты. Үлем авызыннан тартып алынсам да, мин мәрхәмәтсез булып калдым. Берәрсе белән бәхәскә керсә, бу ир кеше яки хатын-кызмы, мин һәрвакыт беренче итеп суга идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Йәһвә Шаһитләрен беренче тапкыр очратканда, хатын-кыз миңа 36 нчы Мәдхиядәге шигырьләрне укып чыкты һәм Изге Язмалардагы Ачылыш китабында киләчәк турында башка искиткеч вәгъдәләр язылган диде. Ләкин ул бу вәгъдәләр китапның кайсы җирендә язылганын әйтмәде, шуңа күрә мин Изге Язмаларны табып, шул төнне бөтен Ачылыш китабын укып чыктым. Миңа Ачылыш 21:3, 4 тәге вәгъдә ошады, анда: «Үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак»,— дип язылган. Йәһвә Шаһитләре кабат килгәч, мин Изге Язмалар өйрәнүенә ризалаштым.

Миңа фикер йөртүемне һәм тәртибемне үзгәртергә бик авыр иде. Әмма Рәсүлләр 10:34, 35 тән мин шуны белдем: Аллаһы кешеләрне аермый, ә «һәр халык арасында аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль». Мин шулай ук Римлыларга 12:18 дә: «Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез»,— дигән сүзләрне кулланырга тырыштым.

Ярсуымны кулда тотарга өйрәнүдән тыш, миңа шулай ук тәмәкене ташларга кирәк иде. Еш кына Йәһвәдән мин елый-елый ярдәм сорый идем. Әмма башта мин дөрес эш итмәдем: «соңгы» тәмәкене тартам дип әйтә идем, аннан соң дога кыла идем. Минем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән Йәһвә Шаһите тәмәке тартыр алдыннан дога кылуның файдасын күрергә ярдәм итте. Миңа шулай ук тәмәке тарткан кешеләр арасында булмаска тырышырга кирәк иде. Соңыннан мин бер киңәш буенча, бергә эшләгән кешеләр белән тартуның зыяны турында сөйләштем. Бу ярдәм итте, чөнки бушлай тәмәке табу юлы киселде: эштәге башка тартучылар миңа бүтән тәмәке тәкъдим итмәделәр.

Ахыр чиктә, мин тәмәкене ташлый алдым һәм элекке яшәү рәвешен калдырдым. Алты ай дәвамында Изге Язмалар принципларын өйрәнгәннән соң һәм кулланганнан соң, мин үзгәрдем һәм Йәһвә Шаһите булып суга чумдырылдым.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Мин Йәһвә Шаһитләренең, расага яки тән төсенә карамыйча, бер-берсенә карата күрсәткән яратуларын күреп, аларның дине хак икәненә ышандым. Йәһвә Шаһите булып суга чумдырылганга кадәр, җыелыштагы ак тәнле кардәш үзенең йортына, бергә ашарга чакырды. Бу төш кебек булды. Мин ак тәнле кеше белән аның өендә бергә ашау түгел, аның янында тату гына утырганым да булмады. Мин үземнең чын халыкара кардәшлекнең өлеше икәнемне аңладым.

Элек сакчылар һәм полиция хезмәткәрләре минем фикер йөртүемне һәм тәртибемне үзгәртергә тырыштылар, әмма булдыра алмадылар. Бары тик Изге Язмалар гына миңа үземнең сыйфатларымны үзгәртергә һәм бәхетле кеше булып китәргә көч бирде.

[21 биттәге сүзләр]

«Еш кына Йәһвәдән мин елый-елый ярдәм сорый идем»