Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз

Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз

Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз

«Раббыбыз Гайсә Мәсих Үзенең шәфкатендә сезгә мәңгелек тормыш бирәчәген көтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз» (ЯҺҮД 21).

1, 2. Йәһвә безгә үз мәхәббәтен ничек күрсәтә, һәм ни өчен аның мәхәббәтендә калу-калмавыбыз безнең эшләргә бәйле дип әйтеп була?

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ безгә үз яратуын төрлечә күрсәтә. Әмма ул күрсәткән мәхәббәтенә иң көчле дәлил — бу йолым корбаны. Йәһвәнең кешеләргә булган мәхәббәте шулхәтле нык, ул хәтта яраткан Улын безнең өчен үләргә җиргә җибәргән (Яхъя 3:16). Йәһвә моны безнең мәңге яшәвебезне һәм үз мәхәббәтенең безгә мәңгелек файда китерүен теләгәнгә эшләгән.

2 Әмма без үзебезне ничек кенә тотсак та һәм нинди генә карарлар кабул итсәк тә, Йәһвә безне үз мәхәббәтендә калдырыр дип өметләнә алабызмы? Юк. Чөнки Яһүд 21 дә: «Раббыбыз Гайсә Мәсих Үзенең шәфкатендә сезгә мәңгелек тормыш бирәчәген көтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз»,— дигән чакыру бар. «Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз» дигән сүзләр без тырышлыклар куярга тиеш дигәнне аңлата. Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

Аллаһы мәхәббәтендә ничек калырга?

3. Гайсәнең сүзләре буенча, аңа Атасының мәхәббәтендә калыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк булган?

3 Бу сорауга җавапны без Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы төнендә әйткән сүзләреннән табабыз. Ул: «Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә торам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз»,— дигән (Яхъя 15:10). Әйе, Гайсә Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклар өчен, аның әмерләрен үтәргә кирәк икәнен аңлаган. Әгәр Аллаһының камил Улы аның әмерләрен үтәргә тиеш булган икән, бигрәк тә безгә моны эшләргә кирәк!

4, 5. a) Йәһвәгә булган мәхәббәтебезне иң башта без ничек күрсәтә алабыз? б) Ни өчен Йәһвә әмерләренә буйсынып булмый дип әйтер өчен сәбәпләр юк?

4 Без Йәһвәгә булган мәхәббәтебезне иң башта аңа тыңлаучан булып күрсәтәбез. Рәсүл Яхъя: «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел»,— дип әйткән (1 Яхъя 5:3). Сүз дә юк, бүгенге дөньяда берәр кемгә тыңлаучан булу дигән фикер киң танылмаган. Әмма «аның әмерләре авыр түгел» дигән сүзләргә игътибар итик. Йәһвә бездән безгә эшләргә бик авыр булганны таләп итми.

5 Мәсәлән, сез якын дустыгыз өчен берәр әйберне хәтта күтәрү дә бик авыр икәнен беләсез. Аңардан бу әйберне күтәреп барырга сорарсызмы? Әлбәттә, юк! Ә Йәһвә безгә караганда күпкә игелеклерәк һәм мөмкинлекләребезнең чикле икәнен бездән күпкә яхшырак белә. Зәбурда Йәһвә безнең «туфрак икәнебезне онытмый» дип әйтелә (Мәд. 102:14). Ул беркайчан да бездән без эшли алмаганны таләп итмәячәк. Шуңа күрә Йәһвә әмерләренә буйсынып булмый дип әйтер өчен һәм алар белән канәгать булмас өчен сәбәпләр юк. Киресенчә, без шуны аңлыйбыз: тыңлаучан булып, без күктәге Атабызга эчкерсез яратуыбызны һәм аның мәхәббәтендә калырга теләвебезне күрсәтә алабыз.

Йәһвә биргән махсус бүләк

6, 7. a) Вөҗдан нәрсә ул? б) Вөҗдан безгә Аллаһы мәхәббәтендә калырга ничек ярдәм итә ала? Мисал китерегез.

6 Без авыр вакытларда яшибез, һәм кабул итәргә туры килгән күп карарларыбыз Аллаһыга тыңлаучан булуыбызга кагыла. Бу карарлар Аллаһының ихтыярына туры киләме икәнен ничек билгеләргә? Аллаһыга тыңлаучан булырга безгә ул биргән бүләк, вөҗдан, зур ярдәм бирә ала. Вөҗдан нәрсә ул? Бу үз-үзеңне аңлау. Ул эчке судья сыман эш итә; аның ярдәмендә без сайлау ясар алдыннан барысын исәпкә ала алабыз яки инде башкарган эшләргә, алар яхшымы яисә начармы, дөресме яки хаталымы икәненә бәя бирә алабыз. (Римлыларга 2:14, 15 не укы.)

7 Вөҗдан безгә ничек булыша ала? Бер мисал карап чыгыйк. Сәяхәтче чиксез чүл аша үтә. Сукмак та, юл да, юл күрсәткечләре дә юк. Әмма ул бер дә шикләнмичә үзенә кирәк булган урынга таба бара. Бу ничек мөмкин? Аңа компас булыша. Бу — дөньяның дүрт ягы билгеләнгән, шулай ук төньякка күрсәтә торган магнит угы булган гади генә бер прибор. Сәяхәтченең компасы булмаса, ул адашкан булыр иде. Шулай ук кеше дә, вөҗданы булмаса, әхлак белән этикага кагылышлы дөрес карарлар кабул итәргә һәм тәкъва булырга тырышса да, тормыш юлында еш кына «адашып йөрер» иде.

8, 9. a) Вөҗданыбыз турында нәрсәне исебездә тотарга кирәк? б) Вөҗданыбыз чыннан да файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

8 Әмма вөҗдан да, компас кебек, безне ялгыш юлдан алып китәргә мөмкин. Сәяхәтче компас янына магнит куйса, компасның угы инде төньякка күрсәтмәячәк. Без дә йөрәгебезнең теләкләрен беренче урынга куйсак, нәрсә булырга мөмкин? Безнең эгоистик теләкләребез вөҗданга начар яктан тәэсир итә ала. Изге Язмаларда «кеше йөрәге бар нәрсәдән дә мәкерлерәк һәм дуамал» дип әйтелә (Ирем. 17:9; Гыйб. сүз. 4:23). Өстәвенә, сәяхәтченең төгәл, ышанычлы картасы булмаса, компасның файдасы әз булыр иде. Без дә Аллаһы Сүзендәге, Изге Язмалардагы, төгәл, үзгәрешсез җитәкчелек буенча эш итмәсәк, вөҗданыбызның файдасыз булып китүе бар (Мәд. 118:105). Кызганычка каршы, бу дөньяның күп кенә кешеләре үз йөрәкләренең теләкләренә зур әһәмият биреп, Аллаһы Сүзендәге нормаларга игътибар бирми яки әз игътибар бирә. (Эфеслеләргә 4:17—19 ны укы.) Менә ни өчен күп кешеләр, вөҗданнары булса да, коточкыч эшләр башкара (1 Тим. 4:2).

9 Без аларга охшаш булырга теләмибез! Вөҗданыбыз безгә файда китерсен өчен, без аны Аллаһы Сүзе нигезендә моннан ары да өйрәтик һәм тәрбиялик. Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданыбызны тыңлыйк. Эгоистик теләкләребез аны бозмасын, моңа юл куймыйк. Шул ук вакыт без кадерле кардәшләребезнең вөҗданын хөрмәт итәргә тиеш. Аларның вөҗданы безнекеннән сизгеррәк булырга мөмкин икәнен исәпкә алып, аларга киртә булмас өчен, без бар тырышлыкларыбызны куябыз (1 Көр. 8:12; 2 Көр. 4:2; 1 Пет. 3:16).

10. Без нинди өч якка игътибар итәрбез?

10 Без нинди яклардан тыңлаучан булып, Йәһвәгә үз мәхәббәтебезне күрсәтә алабыз? Әйдәгез өч якка игътибар итик. Беренчедән, без Йәһвә яраткан кешеләрне яратабыз, икенчедән, хакимлек итүчеләрне хөрмәт итәбез һәм өченчедән, Аллаһы каршында чиста булып калырга тырышабыз. Бу якларның һәрберсендә вөҗдан үз ролен уйный, әмма без аны башлыча Аллаһының тәртипкә кагылышлы Изге Язмаларда язылган нормалары буенча кулланырга тиеш.

Йәһвә яраткан кешеләрне яратыгыз

11. Ни өчен без Йәһвә яраткан кешеләрне яратырга тиеш?

11 Беренчедән, без Йәһвә яраткан кешеләрне яратырга тиеш. Аралашу турында әйткәндә, кешеләрне губка белән чагыштырып була. Без тирә-яктагы нәрсәләрне үзебезгә сеңдерәбез. Барлыкка Китерүчебез камил булмаган кешеләр өчен аралашу нихәтле куркынычлы — яки, киресенчә, нихәтле файдалы — булырга мөмкин икәнен яхшы белә. Шуңа күрә ул безгә акыллы киңәш бирә: «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр; ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар» (Гыйб. сүз. 13:20; 1 Көр. 15:33). Беркем дә «юлдан язарга» теләми, һәрберебез «зирәк булырга» тели. Йәһвәгә беркем дә тәэсир итә алмый: ул иң зур зирәклеккә ия һәм аны бозып булмый. Әмма, аралашу турында әйткәндә, ул искиткеч үрнәк бирә. Уйланып карыйк, Йәһвә нинди камил булмаган кешеләрне үзенә дус итеп сайлый?

12. Йәһвә нинди кешеләрне үзенә дус итеп сайлый?

12 Йәһвә ыруг башлыгы Ибраһимны үзенең дусты дип атаган (Ишаг. 41:8). Ул үзенең Аллаһыга иман итүе буенча яшәгән: тугры, тәкъва һәм тыңлаучан булган (Ягък. 2:21—23). Менә нинди кешеләрне Йәһвә үзенә дус итеп сайлый. Һәм бүген дә ул андый кешеләрне үзенә дус дип саный. Йәһвә үзенә андый дусларны сайлый икән, безгә дә, акыллы кешеләр белән йөрер өчен һәм зирәк булыр өчен, аралашырга кешеләрне сайлаганда игътибарлы булырга кирәк.

13. Безгә яхшы дуслар сайларга нәрсә ярдәм итәчәк?

13 Сиңа дөрес сайлау ясарга нәрсә ярдәм итә ала? Изге Язмалардагы мисалларны карап чыгу. Рут белән каенанасы Нагомия, Давыт белән Йонафан һәм Тимуте белән Паул арасында булган дуслыкка игътибар итик (Рут 1:16, 17; 1 Пат. 23:16 —18; Флп. 2:19 —22). Аларның дуслыгы иң беренче чиратта Йәһвәне эчкерсез яратуга нигезләнгән булган. Син Йәһвәне үзең кебек үк нык яраткан дусларны таба аласыңмы? Бер дә шикләнмә: мәсихче җыелышта андый кешеләр күп, һәм син алар белән дуслаша аласың. Андый дуслар сине «юлдан яздырмаячак», ягъни сиңа рухи яктан зыян китермәячәк. Алар сиңа Йәһвәгә тыңлаучан булырга, рухи яктан үсәргә һәм рухка чәчәргә булышачак. (Гәләтиялеләргә 6:7, 8 не укы.) Алар сиңа Аллаһы мәхәббәтендә калырга ярдәм итәчәк.

Хакимлек итүчеләрне хөрмәт итегез

14. Хакимлек итүчеләрне хөрмәт итәргә безгә еш кына нәрсә комачаулый?

14 Икенчедән, Йәһвәне яратканыбызны без хакимлек итүчеләргә мөнәсәбәтебез белән күрсәтә алабыз. Без аларны хөрмәт итәргә тиеш. Ләкин ни өчен бу кайвакыт авыр була? Сәбәпләрнең берсе — хакимлек итүче кешеләр камил түгел. Өстәвенә, без үзебез дә камил түгел һәм үзебезнең тумыштан килгән буйсынмау рухы белән көрәшәбез.

15, 16. a) Ни өчен Йәһвә үз халкы турында кайгыртырга кушкан кешеләрне хөрмәт итү мөһим? б) Исраиллеләрнең Мусага каршы күтәрелгән фетнәсенә Йәһвә ничек караган, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

15 Син, бәлкем, гаҗәпләнәсеңдер: хакимлек итүче кешеләрне хөрмәт итү шулкадәр авыр икән, ни өчен моны эшләргә кирәк? Чөнки хакимлек итү турында сорау күтәрелгән булган. Син үзеңнең иң югары Идарә итүчең итеп кемне сайларсың? Йәһвәне сайласак, аның хакимлеген хөрмәт итәргә кирәк. Моны эшләмәсәк, Йәһвә безнең Идарә итүчебез дип әйтә алырбызмы? Өстәвенә, Йәһвә гадәттә үз халкы турында кайгыртырга камил булмаган кешеләргә куша һәм алар аша безнең белән идарә итә. Без андый кешеләргә буйсынмасак, Йәһвә моңа ничек карар иде? (1 Тессалуникәлеләргә 5:12, 13 не укы.)

16 Мәсәлән, исраиллеләр Мусага сукранып, аңа каршы чыккач, Йәһвә моны үзенә каршы күтәрелгән фетнә итеп санаган (Сан. 14:26, 27). Аллаһы үзгәрмәгән. Әгәр без җыелышта җитәкчеләр итеп билгеләнгән кешеләргә буйсынмасак, бу Йәһвәгә буйсынмау булыр иде!

17. Мәсихче җыелышта җитәкчеләр итеп билгеләнгән кардәшләргә карата нинди караш үстерергә кирәк?

17 Рәсүл Паул мәсихче җыелышта җитәкчеләр итеп билгеләнгән кардәшләргә нинди караш үстерергә кирәк икәнен күрсәтә: «Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, сезнең җаннарыгыз турында кайгырталар. Әгәр аларны тыңлыйсыз икән, алар шатланып эшләрләр, тыңламасагыз, кайгырып эшләрләр, һәм бу сезнең өчен файдалы булмас» (Евр. 13:17). Әлбәттә, тыңлаучан һәм буйсынучан булыр өчен, күп тырышлыклар куярга кирәк. Ләкин онытмыйк: без Аллаһыга карата булган мәхәббәтебездә калырга телибез. Әллә моның өчен бар тырышлыкларны куярга кирәк түгелме?

Аллаһы каршында чиста булып калыгыз

18. Ни өчен Йәһвә безнең чиста булып калуыбызны тели?

18 Өченчедән, Йәһвәне яратканыбызны күрсәтер өчен, без Аллаһы каршында чиста булып калырга тырышырга тиеш. Әти-әниләр гадәттә балалары чиста һәм пөхтә булсын өчен, күп көч куя. Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе — бу баланың сәламәтлеге һәм иминлеге өчен кирәк. Өстәвенә, баланың чиста булуы аның гаиләсен яхшы яктан, әти-әнисенең аны яратканын һәм аның турында кайгыртканын күрсәтә. Шул ук сәбәпләр буенча, Йәһвә безнең дә чиста булуыбызны тели. Ул чисталык иминлегебез өчен мөһим икәнен белә. Күктәге Атабыз безнең чисталыгыбыз аның үзенә дан китерә икәнен дә белә. Бу бик мөһим, чөнки кешеләр безнең бу бозык дөнья кешеләреннән аерылып торганыбызны күреп, без хезмәт иткән Аллаһыга якынлашырга теләр.

19. Физик яктан чиста булуның мөһим икәнен без кайдан беләбез?

19 Безгә кайсы яклардан чисталыкны сакларга кирәк? Бар яклардан да. Үткәндә Йәһвә үз халкы Исраилгә физик яктан чиста булырга кирәк икәнен ачык итеп күрсәткән (Лев. 15:31). Муса канунында, мәсәлән, нәҗесләрне күмү, савыт-саба чистарту, кул-аяк һәм киемнәрне юу турында күрсәтмәләр булган (Чыг. 30:17—21; Лев. 11:32; Сан. 19:17—20; Кан. 23:13, 14). Йәһвәнең изге, ягъни чиста, саф һәм хөрмәткә лаек, икәне исраиллеләрнең исенә һәрвакыт төшерелеп торган. Изге Аллаһының хезмәтчеләре дә изге булырга тиеш. (Левиләр 11:44, 45 не укы.)

20. Безгә нинди яклардан чиста булырга кирәк?

20 Безгә шулай ук эчке яктан да чиста булырга кирәк. Без үз уйларыбызны чиста килеш сакларга тырышабыз. Бу дөнья сексуаль яктан начарланганнан-начарлана барса да, без Йәһвәнең әхлакый нормаларын тугры тотабыз. Иң мөһиме, без ялган диннең бар нәҗесеннән качып, үз гыйбадәт кылуыбызның сафлыгын сакларга тырышабыз. Без Аллаһының Ишагыйя 52:11 дәге мондый сүзләрен онытмыйбыз: «Китегез, китегез! Шул җирдән чыгыгыз, нәҗес нәрсәләргә кагылмагыз. Аның арасыннан чыгыгыз, үзегезне чиста килеш саклагыз». Без бүген, күктәге Атабыз дини нәҗес дип санаган нәрсәләргә хәтта кагылудан да тыелып, рухи яктан чиста калабыз. Менә ни өчен без хәзерге дөньяда, мәсәлән, киң таралган ялган диннең бәйрәмнәрендә һәм йолаларында катнашмыйбыз. Сүз дә юк, бу дөньяда чиста калу авыр. Әмма Йәһвә халкы чиста калырга тырыша, чөнки бу аңа Аллаһы мәхәббәтендә калырга ярдәм итә.

21. Аллаһының мәхәббәтендә калыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

21 Йәһвә безнең аның мәхәббәтендә мәңге калуыбызны тели. Ләкин һәрберебез моның өчен көченнән килгәнне эшлиме икәнен тикшереп чыгарга тиеш. Без Гайсәнең үрнәгенә ияреп, Аллаһының мәхәббәтендә калабыз. Һәм Йәһвәне яратканыбызны аның әмерләрен үтәп раслыйбыз. Шулай эшләсәк, бер дә шикләнмәскә була, «һичбер нәрсә дә Аллаһының Раббыбыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән безне аера алмаячак» (Рим. 8:38, 39).

Хәтерлисеңме?

• Аллаһы мәхәббәтендә калырга безгә вөҗдан ничек ярдәм итә ала?

• Ни өчен без Йәһвә яраткан кешеләрне яратырга тиеш?

• Ни өчен хакимлек итүче кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк?

• Аллаһы халкы өчен чисталык никадәр мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге рамка/иллюстрация]

ДӨРЕС ЭШЛӘРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРҮЧЕ КИТАП

2008—2009 елдагы өлкә конгрессында «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән 224 битле китапның чыгуы турында белдерү ясалган иде. Бу яңа китапның максаты нинди? Ул мәсихчеләрнең игътибарын башлыча мәсихче тәртипкә туплап, Йәһвәнең нормаларын белергә һәм яратырга ярдәм итәчәк. «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапны игътибар белән өйрәнеп, без Йәһвә нормалары буенча яшәү — бу тормышның иң яхшы юлы һәм киләчәктә мәңгелек тормышка алып бара икәненә тагын күбрәк инаначакбыз.

Бу китап безгә шулай ук Йәһвәгә буйсыну авыр йөк түгел, ә аны никадәр нык яратканыбызны күрсәтер өчен мөмкинлек икәнен күрергә булышачак. Бу китап һәрберебезне үзенә мондый сорау бирергә дәртләндерәчәк: «Ни өчен мин Йәһвәгә буйсынам?»

Кешеләр, акылсыз эш итеп, Йәһвәнең мәхәббәтен кире какканда, моның сәбәбе, гадәттә, Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән түгел, ә аларның тәртибе белән бәйле. Шуңа күрә безнең белән җитәкчелек иткән Йәһвәнең законнарына һәм принципларына карата яратуыбызны ныгыту һәм аларны кадерләргә өйрәнү мөһим! Бу яңа басма Йәһвәнең бөтен дөньядагы сарыкларына дөреслек ягында нык торырга, Иблис ялганчы икәнен исбат итәргә, һәм, иң мөһиме, Аллаһы мәхәббәтендә калырга ярдәм итәчәк! (Яһүд 21).

[18 биттәге иллюстрация]

«Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә торам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз»