Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә үзенең йөзе белән аларны балкыта

Йәһвә үзенең йөзе белән аларны балкыта

Йәһвә үзенең йөзе белән аларны балкыта

КЕШЕ йөзендә 30 дан артык мускул бар. Елмайганда гына аларның 14 тесе катнаша! Уйлап кара, бу мускуллар булмаса, сөйләшү җанлы булыр идеме? Ай-һай. Әмма саңгырау кешеләр өчен мимика сөйләшүне җанлы да итә һәм тән хәрәкәтләре белән бергә уй-фикерләрне һәм карашларны белдерү чарасы да булып тора. Күпләр саңгыраулар телендә хәтта катлаулы фикерләрне дә аның барлык төсмерләре белән белдереп була икәненә гаҗәпләнә.

Соңгы елларда бөтен дөнья буенча саңгыраулар һәр кешенекеннән ачыграк һәм яктырак булган йөзне күрә ала. Образлы әйткәндә, алар «Йәһвә йөзен» күрә (Ирем. елав. 2:19). Бу очраклы хәл түгел. Йәһвә инде күптәннән, борынгы Исраил яшәгән вакытлардан, саңгырау кешеләргә зур мәхәббәтен күрсәтә (Лев. 19:14). Бүгенге көннәрдә дә аның саңгырауларга карата мәхәббәте ачык күренә. «[Аллаһы] барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (1 Тим. 2:4). Күп кенә саңгырау кешеләр Аллаһы турындагы төгәл белемнәр алып, аның йөзен күрә алганнар дип әйтеп була. Ишетә алмаган кешеләр өчен бу ничек мөмкин булган? Бу сорауга җавап алыр алдыннан, ни өчен саңгыраулар теле саңгырау кешеләр өчен мөһим икәнен карап чыгыйк.

Күрү, димәк ишетү

Саңгырау кешеләр һәм аларның теле турында күп хаталы фикерләр бар. Әмма фактлар шуны күрсәтә: саңгыраулар машина йөртә ала. Аларга сөйләшкән кешенең авызына карап, аның нәрсә әйткәнен аңлау бик авыр. Саңгыраулар теле Брайль шрифты белән бер дә охшаш түгел. Һәм бу пантомима да түгел. Бөтен җирдә кулланыла торган бер саңгыраулар теле юк. Өстәвенә, саңгыраулар телләрендә төрле диалектлар бар.

Саңгырау кешеләр укый аламы? Аларның кайберсе яхшы укый белсә дә, күбесенә бу кыен бирелә. Ни өчен? Чөнки текстлар ишетелә торган телдән языла. Ишетә торган баланың телне ничек өйрәнгәнен карап чыгыйк. Туу белән ул туган телен ишетә. Берникадәр вакыттан соң ул сүзләрне бергә бәйләп, җөмләләр төзи ала. Бу үзеннән-үзе килеп чыга, чөнки ул башкаларның сөйләшкәнен ишетә. Шуңа күрә ишетә торган балалар, укырга өйрәнгәндә, инде белгән тавышларны һәм сүзләрне текстлардагы сүзләр белән чагыштыра башлый.

Хәзер күз алдыңа китер: син чит илдә, тавыш үткәрми торган пыяладан ясалган бүлмәдә утырасың. Синең беркайчан да мондагы телне ишеткәнең юк. Һәр көн кешеләр синең яныңа килеп, сиңа пыяла аркылы нәрсәдер әйтергә тырыша. Син аларның нәрсә әйткәнен ишетмисең, ә кыймылдаган иреннәрен генә күрәсең. Алар синең аңламаганыңны күргәч, әйткән сүзләрен кәгазь битенә язып, пыяла аша сиңа күрсәтә. Аларга син аларны аңларсың кебек тоела. Син үзеңне ничек хис итәрсең? Син беләсең, андый шартларда аралашу мөмкин түгел. Ни өчен? Чөнки сүзләр син беркайчан да сөйләшмәгән телдә язылган. Күпчелек саңгырау кешеләр үзләрен нәкъ шулай хис итә.

Саңгыраулар теле — саңгыраулар өчен бик яхшы сөйләшү чарасы. Кеше хәрәкәтләр ярдәмендә үз фикерләрен белдерә. Тән хәрәкәтләре һәм мимикасы белән «сөйләшкәндә», ул саңгыраулар теленең грамматикасын исәпкә ала. Шулай итеп, саңгыраулар аңларлык, күзләр күрә торган тел барлыкка килә.

Саңгырау кеше «сөйләшкәндә», аның куллары, тәне һәм йөзе белән ясаган хәрәкәтләре билгеле бер мәгънәгә ия. Мимика хисләрне белдерүдән тыш, саңгыраулар теле грамматикасының мөһим өлеше булып тора. Мәсәлән, күтәрелгән кашлар белән бирелгән сорау аның риторик булуын яки җавабы «әйе» я «юк» булырга тиеш икәнен күрсәтә. Җыерылган кашлар исә сорауда кем, нәрсә, кайда, кайчан, ни өчен я ничек дигән сүзләрнең барлыгын аңлатырга мөмкин. Авызның билгеле хәрәкәте берәр нәрсәнең зурлыгын яки берәр эшнең интенсивлыгын күрсәтә ала. Саңгырау кешенең җилкәләрен күтәрүе, башының, яңакларының хәрәкәте һәм күзләренең ачып-йомуы әйтелгән фикергә төрле төсмерләр өсти.

Бу хәрәкәтләр «тыңлаучы» кешегә мәгълүматны яхшы итеп аңларга ярдәм итә. Аралашуның төрле чараларын кулланып, саңгыраулар телен яхшы белгән саңгырау кешеләр шигъри һәм техник, романтик һәм юмористик, төгәл һәм абстракт формалардагы фикерләрне аңлата ала.

Саңгыраулар телендәге басмалар — зур ярдәм

Йәһвә турындагы белем саңгыраулар телендә күренерлек итеп аңлатылганда, саңгырау кеше яхшы хәбәрне ишетә һәм бу хәбәрнең Чыганагына «иман китерә» ала. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре бөтен дөньяда саңгырау кешеләргә вәгазьләр өчен һәм аларга файдалы материаллар бирер өчен, тырышлыклар куя (Рим. 10:14). Бүгенге көндә бөтен дөньяда саңгыраулар теленә тәрҗемә итүче 58 төркем бар. Хәзер видеодисклардагы (DVD) басмалар 40 саңгыраулар телендә чыга. Алып барылган бу эшләр нинди уңышлар китерә?

Әти-әнисе саңгырау булган Джереми болай дип сөйли: «Әтием үзенең бүлмәсендә „Күзәтү манарасы“ мәкаләсеннән берничә абзацны аңлар өчен, сәгатьләр дәвамында утырганы исемдә. Кинәт ул бүлмәсеннән атылып чыгып, хәрәкәтләр белән: „Мин аңладым! Аңладым!“ — дип күрсәтте. Аннары ул миңа аңлаганнарын сөйли башлады. Ул чакта миңа 12 яшь иде. Мин тиз генә бу абзацларны карап чыгып, хәрәкәтләр белән аңа: „Әти, монда бүтән фикер. Бу ...“,— дип җавап бирә башлагач, ул сүземне бүлдереп, барысын үзенә аңлар өчен, яңадан бүлмәсәнә кереп китте. Кәефенең киткәнен һәм үз дигәнендә нык торганына сокланып карап торганымны мин беркайчан да онытмыйм. Әмма саңгыраулар телендә басмалар чыга башлагач, аңа андагы мәгълүмат күпкә аңлаешлы булып китте. Әтиемнең Йәһвәгә карата хисләрен белдергәндә булган ачык йөзен күреп, мин аның шатлыгын аңлыйм».

Бер ирле-хатынлы Йәһвә Шаһите белән мондый очрак булган. Алар Чилида яшәүче Хессения исемле бер саңгырау кыз белән сөйләшкәннәр. Анасы аңа чили саңгыраулар телендә видеодисктагы «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабын» күрсәтергә рөхсәт иткән. Аннары нәрсә булганы турында бу ирле-хатынлы болай дип язган: «Аны караганда, Хессения көлә башлады, ә аннары елап җибәрде. Анасының ник елыйсың дигән соравына ул бу хикәяләр бик ошый дип җавап бирде. Аның анасы Хессениянең бу DVD да язылганны аңлаганын ачык күрде».

Венесуэланың авыл җирендә яшәүче бер саңгырау хатынның бер баласы булган, һәм ул икенче балага узган. Материаль авырлыклар аркасында ике баланы үстерергә авыр булачагын аңлап, бу хатын һәм аның ире аборт ясарга булганнар. Моның турында белмәгән Йәһвә Шаһитләре алар янына килеп, венесуэла саңгыраулар телендә DVD да язылган «Аллаһы бездән нәрсә таләп итә» дигән брошюраның 12 нче дәресен күрсәткәннәр. Бу дәрестә Аллаһының абортка һәм үтерүгә карашы аңлатыла. Соңрак бу хатын Шаһитләргә бу дәресне өйрәнгәне өчен никадәр рәхмәтле булганын сөйләгән. Чөнки нәтиҗәдә алар ире белән аборт ясамаска карар иткәннәр. Шулай итеп, саңгыраулар телендәге басма тормышны саклап калырга ярдәм иткән!

Лоррейн исемле саңгырау апа-кардәш болай дип сөйли: «Изге Язмаларны өйрәнү мозаика җыюны хәтерләтә. Хакыйкатьне аңлавымда, җыеп бетерелмәгән мозаикада кебек, күп буш урыннар бар иде. Саңгыраулар телендә Изге Язмалардагы хакыйкатьләр аңлаешлырак булып киткәч, буш урыннар калмады». Хакыйкатьтә 38 ел булган Джордж исемле саңгырау абый-кардәш болай ди: «Сүз дә юк, берәр нәрсәне үзең аңлый алсаң, синең үзеңә хөрмәтең һәм ышанычың үсә. Миңа рухи яктан үсәргә аеруча саңгыраулар телендәге DVD басмалар булышты дип саныйм».

«Минем телдә җыелыш!»

Йәһвә Шаһитләре саңгыраулар телендә басмалар чыгарудан тыш ул телдә җыелышлар да оештыра. Хәзерге вакытта бөтен дөньяда 1 100 дән артык андый җыелыш бар. Бу җыелышларда саңгыраулар телендә сөйлиләр һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьләр саңгырау кеше өчен аңлаешлы итеп аның телендә аңлатыла. Анда саңгырау кешеләрне аңлыйлар һәм культураларын хөрмәт итәләр.

Саңгыраулар телендә оештырылган җыелышлар файда китергәнме? 1955 елда суга чумдырылган Сирил исемле абый-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Күп еллар ул бастырылган басмаларны көченнән килгәнче өйрәнгән һәм регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына йөргән. Кайвакыт тәрҗемә итүчеләр булган, ә кайвакыт юк. Тәрҗемәчеләр булмаганда, кардәшләр сәхнәдән әйтелгәнне язып, аңа ярдәм итәргә тырышкан. Саңгыраулар телендәге беренче җыелыш 1989 елда Нью-Йоркта барлыкка килгән. Ул вакытта Сирил инде 34 ел Йәһвә Шаһите булган. Бу җыелышта ул үзен ничек хис иткән? «Мин кара урманнан яктылыкка чыккандай булдым. Минем телдә җыелыш!»

Йәһвә Шаһитләренең саңгыраулар телендәге җыелышларында саңгыраулар регуляр рәвештә җыелып, Йәһвә турында белем ала һәм аңа гыйбадәт кыла. Алар анда килеп, көч һәм ярдәм ала. Үзләрен дөньяда башка кешеләрдән тел һәм социаль яктан аерылган итеп хис иткән саңгыраулар өчен бу җыелышлар — тыныч һәм күңелле урын. Анда саңгыраулар өйрәнә, рухи яктан үсә һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә максатлар куя ала. Күп кенә саңгырау Йәһвә Шаһитләре тулы вакытлы хезмәт итә. Кайберәүләр саңгырауларга Йәһвә турында белергә ярдәм итәр өчен, башка илләргә күченә. Саңгырау абый-кардәшләр яхшы өйрәтүчеләр, оештыручылар вә көтүчеләр булырга өйрәнә, һәм күпләр җыелыштагы вазифаларны үтәр өчен яраклы булып китә.

Кушма Штатларда саңгыраулар телендә 100 дән артык җыелыш һәм якынча 80 төркем бар. Бразилиядә 300 гә якын җыелыш һәм 400 дән артык төркем. Мексикада саңгыраулар телендә якынча 300 җыелыш бар. Россиядә 30 дан артык җыелыш һәм 113 төркем бар. Бу саңгыраулар территориясендәге үсешне күрсәтүче берничә мисал гына.

Йәһвә Шаһитләре шулай ук саңгыраулар телендә конгресслар да үткәрә. Былтыр төрле илләрдә төрле саңгыраулар телендә 120 дән артык өлкә конгрессы үткәрелде. Андый вакыйгалар саңгырау Йәһвә Шаһитләренә үзләрен үз вакытында рухи ризык алган бөтендөньядагы мәсихче кардәшлекнең өлеше итеп хис итәргә булыша.

Леонард исемле саңгырау абый-кардәш инде 25 ел хакыйкатьтә. Ул болай ди: «Мин Йәһвәнең чын Аллаһы икәненә беркайчан да шикләнмәдем. Ләкин ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә икәнен мин аңлап бетерми идем. Моның аркасында минем кайвакыт аңа ачуым чыга иде. Ләкин саңгыраулар телендәге өлкә конгрессында яңгыраган бер нотык миңа ниһаять бу сорауны аңларга булышты. Нотык тәмамлангач, хатыным терсәге белән төртеп, миңа: „Канәгать булдыңмы?“ — дип сорады. Мин яшермичә: „Әйе!“ — дидем. Мин 25 ел дәвамында Йәһвәне калдырмаганыма шатмын. Мин аны һәрвакыт яраттым, ләкин аны аңлап бетерми идем. Бүген мин аны аңлыйм!»

Чын күңелдән рәхмәтле

Саңгырау кешеләр Йәһвә турында белем алганда, аның йөзендә нәрсә күрәләр? Ярату, мәрхәмәт, гаделлек, тугрылык, шәфкать һәм башка сыйфатларны.

Саңгырау Шаһитләрнең халыкара кардәшлеге Йәһвәнең йөзен күрә һәм алда тагы да ачыграк күрәчәк. Мәхәббәт күрсәтеп, Йәһвә үзенең йөзе белән аларны балкыта (Сан. 6:25). Бу саңгырау кешеләр Йәһвәне белгәннәре өчен бик рәхмәтле!

[24, 25 биттәге иллюстрацияләр]

Дөньяда саңгыраулар телендә 1100 дән артык җыелыш бар

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә үзенең йөзе белән саңгырау кешеләрне балкыта