Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син башта җаваплы вазифа үтәгән идеңме? Яңадан хезмәт итәргә омтыл

Син башта җаваплы вазифа үтәгән идеңме? Яңадан хезмәт итәргә омтыл

Син башта җаваплы вазифа үтәгән идеңме? Яңадан хезмәт итәргә омтыл

СИНЕҢ элек мәсихче җыелышта җаваплы вазифаң бар идеме? Бәлкем, син хезмәттәш ярдәмче я өлкән булып хезмәт иткәнсеңдер яки тулы вакытлы хезмәтче булгансыңдыр. Һичшиксез, бу сиңа шатлык һәм зур канәгатьлек китергәндер. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында сиңа бу хезмәтеңне калдырырга туры килгән.

Бәлкем, син гаиләң турында кайгыртыр өчен үз вазифаңны калдыргансыңдыр яисә моның сәбәбе олы яшь я начар сәламәтлек булгандыр. Андый карарлар булдыксызлык билгесе түгел (1 Тим. 5:8). Беренче гасырда яшәгән Филип миссионер булып хезмәт иткән, ләкин соңыннан, үз гаиләсе турында кайгыртыр өчен, ул Кайсариядә яши башлаган (Рәс. 21:8, 9). Борынгы Исраилнең патшасы Давыт картайгач, үзе урынына патша итеп Сөләйманны куйган (3 Пат. 1:1, 32 —35). Әмма Йәһвә Филипны да, Давытны да яраткан вә кадерләгән, һәм алар бүген дә хөрмәт белән искә алына.

Ә бәлки, син, акылсыз тәртибең аркасында яки гаиләңдә проблемалар булганга, үз вазифаңны югалткансыңдыр (1 Тим. 3:2, 4, 10, 12). Һәм син кардәшләрнең карары белән риза булмыйча, хәзер дә үпкәләп йөрисеңдер.

Яңадан хезмәт итәргә омтыл

Син җаваплы вазифаңны бөтенләйгә югалттыңмы? Күпчелек очракларда юк. Әмма ниндидер йөкләмәләрне яңадан үти башлар өчен, моңа омтылырга кирәк (1 Тим. 3:1). Сине моңа омтылырга нәрсә дәртләндерергә тиеш? Нәкъ Аллаһыга үзеңне багышларга этәргән сәбәп — Йәһвәгә һәм аңа хезмәт иткән кешеләргә карата мәхәббәт. Син күбрәк хезмәт итеп, бу мәхәббәтне күрсәтергә әзер булсаң, Йәһвә сине вазифаңны югалтканга хәтле һәм аннан соң туплаган тәҗрибәң белән кулланачак.

Исраил халкы үз гөнаһлары өчен Йәһвәнең илтифатын югалткач, ул аларга болай дигән: «Мин — Йәһвә, мин үзгәрмим. Шуңа күрә сез, Ягъкуб уллары, һәлак булмадыгыз» (Мал. 3:6). Йәһвә исраиллеләрне яраткан һәм аларны аннан ары да кулланырга теләгән. Ул синең дә үзенә хезмәт итүеңне тели. Син хәзерге шартларыңда нәрсә эшли аласың? Теократик вазифаларны үтәү сәләтләреңә түгел, ә күбрәк рухи сәламәтлегеңә бәйле. Шуңа күрә җыелышта өстәмә йөкләмәләрең булмаган чакта үз рухилыгыңны ныгытырга тырыш.

Иманда нык булыр өчен, син «Ходайны һәм Аның кодрәтен эзләргә» тиеш (Мәд. 104:4; 1 Көр. 16:13). Моны эшләр өчен бер мөмкинлек — чын күңелдән дога кылу. Йәһвәгә үз хәлләреңне сөйләгәндә, аңа хисләреңне белдер һәм изге рухын сора. Шулай эшләп, син Йәһвәгә якынлашырсың, ә бу сине ныгытыр (Мәд. 61:9; Флп. 4:6, 13). Аллаһы Сүзен яхшырак өйрәнү — рухилыгыңны ныгытыр өчен тагын бер мөмкинлек. Йөкләмәләрең әзрәк булган чакта син шәхси һәм гаилә өйрәнүен үткәрер өчен, күбрәк вакыт бүлеп куя аласың, бәлкем, элек сакларга авыр булган рухи тәртипне яңадан урнаштыра аласың.

Әлбәттә, син әле дә Йәһвәнең Шаһите (Ишаг. 43:10—12). «Аллаһының хезмәттәшләре» булу — бу иң зур хөрмәт (1 Көр. 3:9). Вәгазь эшендә күбрәк катнашу — үз рухилыгыңны һәм хезмәттәшләреңнең рухилыгын ныгытыр өчен искиткеч мөмкинлек.

Хисләрне җиңү

Вазифаларны югалтканга сиңа, бәлкем, ояттыр яки син үкенәсеңдер. Һәм үзеңне акларга тырышасыңдыр. Әмма җаваплы кардәшләр синең яклау сүзләреңне тыңлап, шулай да бу вазифаларны бүтән үти алмаячагың турында әйтсә, син үзеңне ничек тотарсың? Тискәре хисләр озак вакыт онытылмаска мөмкин. Бу булган хәлдән сабак алырга яки яңадан максатларны куеп, аларга ирешергә комачаулый ала. Тискәре хисләрне ничек җиңәргә? Бу яктан Әюб, Менашше һәм Йосыф мисаллары ярдәм итә ала.

Әюб Аллаһы алдында башкаларның исеменнән эш иткән вә ыручылык заманы җәмгыятендә өлкән һәм судья булган (Әюб 1:5; 29:7—17, 21—25). Ләкин бервакыт ул байлыгын, балаларын вә сәламәтлеген югалткан, һәм кешеләр аны хөрмәт итми башлаган. «Көннәре белән яшьрәк булганнар миннән көләләр»,— дигән Әюб (Әюб 30:1).

Әюб үзен бөтенләй гаепсез дип санаган һәм Аллаһы алдында үзен акларга теләгән (Әюб 13:15). Әмма ул Йәһвәне көтәргә әзер булган, һәм бу яхшы җимешләр китергән. Ул, аеруча үзе кичергән сынауларга мөнәсәбәте өчен, төзәтүгә мохтаҗ булганын аңлаган (Әюб 40:6—8; 42:3, 6). Нәтиҗәдә, Аллаһы Әюбне басынкы булганы өчен мул итеп фатихалаган (Әюб 42:10—13).

Син берәр хата аркасында ниндидер вазифаларыңны югалткансың икән, Йәһвә һәм кардәшләр сине чыннан да кичереп, гөнаһыңны оныта алырлармы икәне турында борчыласыңдыр. Яһүдия патшасы Менашше мисалын карап чыгыйк. Ул «Йәһвәне хурлап, аның каршында бик күп явызлык эшләгән» (4 Пат. 21:6). Шулай да Менашше тугры идарә итүче патша булып үлгән. Бу ничек булган?

Менашше ахыр чиктә Аллаһыдан булган җәзаны кабул иткән. Ул кисәтүләрне санга сукмагач, Йәһвә аңа каршы Ассирия гаскәрен җибәргән. Алар аны богаулап, ерак Бабылга әсирлеккә алып киткән. Анда Менашше «үз Аллаһысы Йәһвәнең йөзен йомшарткан һәм ата-бабалары Аллаһысы алдында үзен нык түбәнсеткән. Һәм аңа дога кылган». Чын күңелдән тәүбә итүе аның эшләрендә күренгән, һәм Менашше кичерелгән булган (2 Елъ. 33:12, 13).

Югалтылган вазифалар сирәк барысы бергә кайтарыла. Әмма вакыт узу белән сиңа ниндидер йөкләмәләр бирелергә мөмкин. Аларны кабул итеп, көчеңнән килгәнне эшләсәң, тиздән сиңа башка йөкләмәләр дә биреләчәк. Барысы да шома һәм җиңел булачак дип әйтеп булмый. Өметләрең акланмаска да мөмкин. Шулай да әзер булу һәм үз дигәнеңдә нык тору яхшы җимешләр китерә.

Ягъкуб улы Йосыф мисалын карап чыгыйк. 17 яшендә аның абыйлары үзләрен гаделсез тотып, аны коллыкка саткан (Ярат. 37:2, 26—28). Ул үз атасының улларыннан андый мөнәсәбәтне көтмәгән. Әмма Йосыф үз шартларында көченнән килгәнне эшләгән. Йәһвә аны фатихалаган, һәм ул «мисырлы Потифар өендә яши башлаган» (Ярат. 39:2). Соңрак Йосыфны төрмәгә ташлаганнар. Ләкин ул тугры булып калган, һәм Йәһвә аның белән булган. Вакыт узу белән ул төрмәдәге барлык тоткыннар өстеннән карап торучы итеп куелган (Ярат. 39:21—23).

Йосыф моның барысын максатлы икәнен белмәгән. Ул тик көченнән килгәнне эшләвен дәвам иткән. Шуңа күрә Йәһвә, вәгъдә ителгән Токымга алып баручы шәҗәрә җебен саклар өчен, аны куллана алган (Ярат. 3:15; 45:5—8). Безнең беребез дә Йосыф кебек Аллаһы ниятендә мөһим роль уйнарга өметләнә алмаса да, Изге Язмалардан күренгәнчә, тугры хезмәтчеләр алган вазифалар еш кына Йәһвәдән бирелә. Моны исеңдә тот, һәм Йосыфтан үрнәк ал.

Авырлыклардан сабак ал

Әюб, Менашше һәм Йосыф төшенкелеккә китерә алган авырлыклар аша үткән. Алар өчесе дә Йәһвә рөхсәт иткәнне кабул итеп, үзләре өчен мөһим сабаклар алганнар. Ә син үзеңә нинди сабаклар ала аласың?

Бәлкем, Йәһвә сине берәр нәрсәгә өйрәтергә телидер. Әюб төшенкелек белән көрәшеп, үзе турында гына уйлый башлаган, ә мөһим нәрсәләрне оныткан. Әмма Йәһвәнең яратып бирелгән төзәтүе аңа кабат бар нәрсәгә дөрес карашта булырга һәм: «Мин сөйләдем, ләкин аңламадым»,— дип танырга ярдәм иткән (Әюб 42:3). Син җаваплы вазифаларыңны югалтканга борчыласың икән, «үзең хакында тиешлесеннән артык уйлама», ә «аек фикерле бул» (Рим. 12:3). Йәһвә, бәлкем, сине әле син аңлап бетермәгән юл белән төзәтергә тырышадыр.

Җәзаны кабул ит. Башта Менашше үзенә бирелгән җәзаны үзе өчен бик каты дип санаган. Әмма ул аны кабул итеп, тәүбә иткән һәм начар юлын калдырган. Җәзага карашың нинди генә булмасын, «Раббы алдында баш ий, һәм Ул [сине]... югары күтәрер» (Ягък. 4:10; 1 Пет. 5:6).

Сабыр һәм әзер бул. Йосыфның кичергәннәре аңарда җиңел генә нәфрәт итү һәм үч алу хисләрен тудыра алыр иде. Ләкин моның урынына ул зирәклек һәм мәрхәмәт сыйфатларын үстергән (Ярат. 50:15—21). Күңелең кырылса, сабыр бул. Йәһвә өйрәтүен кабул итәргә әзер бул.

Синең элек мәсихче җыелышта җаваплы вазифаң бар идеме? Йәһвәгә киләчәктә үзеңә җаваплы йөкләмәләр бирергә мөмкинлек бир. Рухилыгыңны ныгыт. Сабыр һәм басынкы булып, хисләреңне тый. Үзеңә бирелгән һәрбер йөкләмәне кабул итәргә әзер бул. Бер дә шикләнмә, Йәһвә «усаллыксыз йөрүчеләрне яхшылыктан буш итмәс» (Мәд. 83:12).

[30 биттәге өстәмә сүзләр]

Аллаһыга чын күңелдән дога кылып, иманда нык бул

[31 биттәге иллюстрация]

Вәгазь эшендә күбрәк катнашу — үз рухилыгыңны ныгытыр өчен искиткеч мөмкинлек

[32 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә киләчәктә үзеңә җаваплы йөкләмәләр бирергә мөмкинлек бир