Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безне рәнҗетсәләр, нәрсә эшләргә?

Безне рәнҗетсәләр, нәрсә эшләргә?

Безне рәнҗетсәләр, нәрсә эшләргә?

КҮП кеше: «Үч алудан татлырак нәрсә юк»,— дип еш кына әйтә. Гадәттә, безне берәрсе рәнҗетсә яки безгә берәр төрле зыян китерсә, безнең ачуыбыз чыга. Безгә тумыштан яхшылык белән яманлыкны аеру сәләте бирелгәнгә, без ничек булса да гаделлек урнаштырырга телибез. Әмма ничек аны урнаштырырга?

Яңаклау, төртү, мыскыллау яки исем тагу, кыйнау, талау — бу рәнҗетүнең кайбер төрләре генә. Сезне берәрсе үпкәләткәндә, сез нәрсә хис итәсез? Кешеләрнең күпчелеге: «Үч аласым килә»,— дияр.

Кушма Штатларда күп кенә укучы ялганлап, үз укытучысын мыскыллауда гаепли: шулай итеп алар укытучының биргән җәзасы өчен үч кайтара. Яңа Орлеан шәһәрендәге укытучылар профсоюзы президенты Бренда Митчелл: «Укытучыны бер тапкыр гаепләсәләр, аның исеменә инде юып төшермәслек тап төшә»,— дип әйтә. Ахыр чиктә укытучы гаепсез булып танылса да, «тапның» эзе озакка кала.

Күп кенә кешеләр эштә берәр сәбәп аркасында ачулары чыкканга күрә, үз хуҗаларыннан үч алалар: компания компьютерларындагы мөһим мәгълүматны я бозалар, я юк итәләр. Икенчеләре компания серләрен урлап башкаларга сата яки сөйли. Алар электрон файллар урлап кына чикләнми, ә «борынгыдан килгән караклар гадәте буенча, үз хуҗаларының милкенә дә кулларын суза» дип әйтелә бер газетта («The New York Times»). Үч алудан үзләрен яклар өчен, күп кенә компанияләр сакчыга эштән куылган хезмәтче белән бергә аның эш урынына барып, ул бар әйберләрен җыеп бетергәнче, карап торырга һәм чыгып киткәнче озатырга кушалар.

Әмма күп очракларда кешеләр үз якыннарыннан — дуслары, хезмәттәшләре, туганнарыннан үч ала. Тупас сүзләр, уйламыйча эшләнгән эшләр кеше күңеленә «яра» сала һәм ул еш кына шундый ук җавап кайтара. Дустыгыз тупас сүзләр әйтеп, сезнең белән дорфа сөйләшсә, сез дә шундый ук сүзләр белән кайтарасызмы? Берәр туганыгыз сезне рәнҗетсә, үч алыр өчен юл эзлисезме? Якын кешең рәнҗеткәндә, андый гадәт буенча эш итә башлау бик җиңел!

Үч алуның җимешләре

Кешеләр үч алганда, күп кенә очракларда моны рәнҗетү китергән җан әрнүен киметер өчен эшли. Мәсәлән, Тәүратта Шехем исемле кәнган кешесе яһүдләрнең ыруг башлыгы Ягъкубның кызы Динәнең намусын таптаган дип әйтелә. Ягъкубның уллары моны белгәч, «нәфрәт белән тәмам ярсыганнар» (Яратылыш 34:1—7). Үз сеңелләренә эшләгән явызлыктан үч алыр өчен, Ягъкубның ике улы, Шехем белән аның туганнарына каршы, хәйлә коралар. Бу хәйлә ярдәмендә Шәмгун белән Леви Кәнган шәһәренә кереп, һәр ир-атны, шул исәптән Шехемны да, үтерә (Яратылыш 34:13—27).

Шуннан соң барысы да тынычланганмы? Ягъкуб үз улларының кылган эшләре турында белгәч, үз канәгатьсезлеген белдереп болай дигән: «Сез бу җирләрдә яшәгән кәнганиләр белән пәризиләрнең барчасын миңа дошман ясадыгыз, башыма бәла тудырдыгыз... алар, миңа каршы тупланып, мине гаиләм-йортым белән юк итәчәкләр» (Яратылыш 34:30). Әйе, Шәмгун белән Леви үче, киресенчә, зыян гына китергән һәм Ягъкуб гаиләсе хәзер ярсыган күршеләренең җавап һөҗүмен көтеп яшәргә тиеш булган. Алар андый хәлгә эләкмәс өчен, Аллаһы Ягъкубка шул җирдән Бәйтелгә китәргә кушкан (Яратылыш 35:1, 5).

Динә белән булган бу очрактан бик мөһим сабак алабыз. Үч алу еш кына үч алуга гына китерә һәм бу өзлексез дәвам итә. Шулай итеп нәкъ немец мәкале буенча булып чыга: үч үчсез озакка калмый.

Үч үч тудыра

Безне үпкәләткән кешедән үч алу турында уйлап йөрсәк, без үзебезгә зыян китерәбез. Бер китапта болай дип әйтелә: «Туган ачу хәлсез калдыра. Китерелгән „яра“ турында уйлап, яраны салучыга эчебездән генә җәза биреп һәм хәйләләр корып йөрү вакытыбызны һәм көчебезне урлый» («Forgiveness—How to Make Peace With Your Past and Get On With Your Life»). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «көнчелек — сөякләр өчен черек» (Гыйбрәтле сүзләр 14:30).

Үч алу һәм башка төрле начар хисләре ташып торган кеше ничек инде шатлыклы булсын? Бер белгеч болай дип әйтә: «Әгәр сез „үч алудан татлырак нәрсә юк“ дип уйлыйсыз икән, үч алу уе белән еллар буе яшәгән кешенең йөзенә карагыз».

Этник һәм дини яктан хәлләре киеренке булган илләргә игътибар итегез. Бер кешене үтерү икенче үтерүгә китерә, ә монсы үз чиратында үч тудыра һәм яңа үлемгә китерә. Һәм бу бертуктаусыз кабатланып тора. Бер терракт аркасында 18 яшүсмер үлгәч, кайгысыннан өзгәләнгән бер хатын: «Без аларга мең тапкыр күбрәк кайтарырга тиеш!» — дип кычкырган. Шулай итеп кешеләр тагы да ныграк шәфкатьсезләнә, һәм бу конфликтта тагы да күбрәк кеше катнаша башлый.

«Күз өчен — күз»

Кайберәүләр үч алуларын аклап Изге Язмаларда язылган сүзләрне китерә һәм: «Әллә Изге Язмаларда „күз өчен — күз, теш өчен теш“ дип язылмаганмы?» — дип сорый (Левиләр 24:20). Бер караганда «күз өчен — күз» дигән әмер үч алырга куша кебек, әмма чынында ул үч алу кебек акылсыз адымнардан саклый. Ничек?

Әгәр бер исраилле икенчесенә сугып аны күзсез калдырса, Канун буенча суккан исраилгә гадел җәза бирелергә тиеш булган. Әмма зыян күргән кешенең үз дошманына яки аның туганнарына каршы берәр чаралар күрүе рөхсәт ителмәгән. Канун буенча ул тиешле кешеләр — билгеләнгән судьялар — янына барып бу эшне аларга тапшырырга тиеш булган. Башка кешегә юри зыян китерүчегә — берәр җинаять кылучы яки көч кулланучы кешегә — шундый ук җәза бирелгән. Моны белү аны башка кешегә зыян китерүдән саклаган. Ләкин бүтән яклар да бар.

Канундагы бу әмерне әле биргәнче, Йәһвә Аллаһы Исраил халкына Муса аша болай дигән: «Туганыңа карата күңелендә дошманлык саклама... Үз халкың арасында беркемнән дә үч алма һәм аңа карата ачу тотма» (Левиләр 19:17, 18). Әйе, «күз өчен — күз, теш өчен — теш» дигән сүзләрне Канунда әйтелгәнне тулысынча исәпкә алып аңларга кирәк булган. Ә бу Канундагы ике иң мөһим әмер турында Гайсә болай дигән: «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат... Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» (Маттай 22:37—40). Алайса мәсихчеләргә гаделсезлек белән очрашканда, нәрсә эшләргә?

Тынычлык юлы белән барыгыз

Инҗилдә Йәһвә «тынычлык Аллаһысы» дип атала һәм андагы сүзләр Аллаһының хезмәтчеләрен «тынычлык эзләргә һәм шуңа омтылырга» өнди (Еврейләргә 13:20; 1 Петер 3:11). Бу чыннан да уңышларга китерәме?

Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, аның дошманнары аңа төкергәннәр, аны камчылаганнар һәм эзәрлекләгәннәр, якын дусты аңа хыянәт иткән, һәм хәтта аның шәкертләре дә аны ташлап киткән (Маттай 26:48—50; 27:27—31). Ул нәрсә эшләгән? «Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады, бәлки Үзен гадел Хөкем итүчегә тапшырды»,— дип язган рәсүл Петер (1 Петер 2:23).

«Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте»,— дигән Петер (1 Петер 2:21). Әйе, без Гайсәдән һәрнәрсәдә үрнәк алырга тиеш, шул исәптән аның гаделсезлек аркасында газап чиккәндә кайтарган җавабы да безнең өчен үрнәк булсын. Үзенең Таудагы вәгазендә ул мондый сүзләр әйткән: «Дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз. Шулай эшләп, сез Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез» (Маттай 5:44, 45).

Мәсихтән мәхәббәт күрсәтүдә үрнәк алучылар берәр төрле зыян күргәндә яки күргәннәр дип уйлаганда, нәрсә эшли? «Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер һәм бүтәннәрнең яман эшләренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәте белән үзенә ихтирам яулар»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 19:11 дә. Алар шулай ук: «Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң»,— дигән сүзләр буенча эш итә (Римлыларга 12:21). Бүгенге дөньяда өстенлек иткән үч алу рухыннан бу караш, әлбәттә, бик нык аерылып тора! Чын мәсихчеләрчә ярату безне үч алу теләген җиңәргә һәм шулай итеп «бүтәннәрнең яман эшләренә» игътибар итмәскә булышачак, чөнки мәхәббәт «яман эшләрне истә тотмый» (1 Көринтлеләргә 13:5).

Әйтик, без, берәр нинди җинаять аркасында зыян күрдек яки безгә берәр ничек яныйлар ди. Ул чакта нәрсә эшләргә? Карап кына торыргамы? Һич тә юк! Паул: «Яманлыкны яхшылык белән җиң»,— дигәндә, аның мәсихчеләр Аллаһы юлында үзен корбан иткән кешедәй газапланып яшәргә тиеш дип әйтәсе килмәгән. Киресенчә, безгә берәрсе һөҗүм итсә, безнең үзебезне якларга, әлбәттә, хакыбыз бар. Сез үзегез яки мөлкәтегез берәр төрле зыян күрсә, сез милициягә шалтырата аласыз. Әгәр эшегездә яки укыган урыныгызда берәрсе сезгә зыян китерсә, сез хакимиятләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аласыз (Римлыларга 13:3, 4).

Шулай да шуны истә тоту мөһим: бу дөнья төзелешендә чын гаделлек табу бик авыр. Чыннан да, күпләр, аны табар өчен, үз гомерләрен багышлаган, әмма өметләре акланмагач, нибары күңелсезлек һәм үпкәләү кебек «уңыш» урганнар.

Шайтан кешеләрнең үч алу һәм нәфрәт кебек хисләр аркасында бүленеп яшәгәннәренә сөенә генә (1 Яхъя 3:7, 8). Инҗилдәге: «Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен,— ди Раббы“»,— дигән сүзләрне истә тоту күпкә яхшырак булыр иде (Римлыларга 12:19). Барысын Йәһвәгә тапшырып, без үзебезне күп санлы газаплардан, ачу чыгудан һәм көч кулланудан саклыйбыз (Гыйбрәтле сүзләр 3:3—6).

[24 биттәге сүзләр]

«Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат... Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Мәхәббәт «яман эшләрне истә тотмый» (1 Көринтлеләргә 13:5)