Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсих белән бер фикердә булыгыз

Мәсих белән бер фикердә булыгыз

Мәсих белән бер фикердә булыгыз

«Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп... бер фикердә булыгыз» (РИМ. 15:5).

1. Ни өчен без Мәсих белән бер фикердә булыр өчен тырышырга тиеш?

«МИҢА килегез... Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз»,— дип әйткән Гайсә Мәсих (Мат. 11:28, 29). Бу эчкерсез чакыруда Гайсәнең мәхәббәт тулы фикер йөртүе чагыла. Ул — иярер өчен иң яхшы үрнәк. Гайсә Аллаһының куәтле Улы булса да, ул, аеруча газапланган кешеләргә карата, кызганучан вә назлы булган.

2. Гайсәнең фикер йөртүенең нинди үзенчәлекле якларын без карап чыгачакбыз?

2 Без Гайсәнең фикер йөртүен ничек үзләштерә вә саклый алабыз һәм «Мәсихнең уй-ниятләрен» үз тормышыбызда чагылдыра алабыз? (1 Көр. 2:16). Шушы һәм чираттагы ике мәкаләдә бу сорауга җавап алачакбыз. Без биш якка: Гайсәнең юашлыгы вә басынкылыгы, аның игелеге, Аллаһыга тыңлаучан булуы, аның кыюлыгы һәм тугры мәхәббәтенә игътибар итәчәкбез.

Мәсих кебек юаш бул

3. a) Гайсә басынкы булуда үз шәкертләренә нинди үрнәк күрсәткән? б) Шәкертләрнең көчсез яклары күренгәндә, Гайсә үзен ничек тоткан?

3 Гайсә, Аллаһының камил Улы, камил булмаган һәм гөнаһлы кешеләр арасында хезмәт итәр өчен, җиргә килергә әзер булган. Соңрак аларның кайберсе аның үтерүендә катнашкан. Шулай да Гайсә һәрвакыт шатлыклы булган һәм үз-үзен кулда тота алган (1 Пет. 2:21—23). Гайсәнең үрнәгеннән «күзебезне һәрдаим алмый торсак», без дә, башкаларның хаталары һәм камил булмавы безгә тәэсир иткәндә, аның кебек була алабыз (Евр. 12:2). Гайсә үз шәкертләрен аның камытын үзләренә кияргә һәм шулай итеп аңардан өйрәнергә чакырган (Мат. 11:29). Алар нәрсәгә өйрәнә алган? Гайсә үз шәкертләренең хаталарына карамастан юаш һәм алар белән түземле булган. Үләр алдыннан соңгы төнне ул аларның аякларын юган һәм шулай итеп аларга «басынкы күңелле» булуда онытылмаслык үрнәк күрсәткән. (Яхъя 13:14—17 не укы.) Соңрак Петер, Ягъкуб һәм Яхъя «уяу була» алмагач, Гайсә йомшак кына аларның көчсез якларына игътибар иткән. «Шимун, син йоклап ятасыңмы?» — дип сораган ул. «Вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз. Рух көчле, ә тән хәлсез!» (Марк 14:32—38).

4, 5. Гайсәнең үрнәге безгә башкаларның кимчелекләренә дөрес карарга ничек ярдәм итә ала?

4 Кардәш ярышу рухын күрсәтсә, тиз үпкәләсә, өлкәннәр яисә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән киңәшне кабул итәргә ашыкмаса, без үзебезне ничек тотабыз? (Мат. 24:45—47). Шайтан дөньясында яшәүчеләрнең кешелек табигатенә хас булган сыйфатларын без гадәти хәл кебек кабул итәбез. Ләкин кардәшләр шундый ук сыйфатларны күрсәткәндә, безгә аларны кичерү аеруча авыр булырга мөмкин. Башкаларның кимчелекләре безнең ачуыбызны чыгара икән, без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: «Мин „Мәсихнең уй-ниятләрен“ ничек яхшырак чагылдыра алам?» Онытма, Гайсә үз шәкертләрендә рухи кимчелекләрне күрсә дә, ул аларга ышанычын югалтмаган.

5 Рәсүл Петер мисалын карап чыгыйк. Гайсә аны көймәдән чыгып, су өстеннән үзе янына килергә чакыргач, Петер аңа таба киткән. Әмма җилнең көчле булуын күреп, ул бата башлаган. Гайсә, ачуы килеп, аңа: «Шул кирәк сиңа! Бу сиңа сабак булыр»,— дигәнме? Юк! «Гайсә шунда ук кулын сузып, аны эләктереп алды һәм әйтте: „Аз иманлы син, нигә икеләндең?“» (Мат. 14:28—31). Иманы аз булган кардәш белән эш иткәндә, без аңа образлы әйткәндә кулыбызны сузып, иманын арттырырга ярдәм итә алабызмы? Гайсәнең Петергә карата юаш булуыннан нәкъ шундый сабак алып була да.

6. Гайсә үз шәкертләрендә күренекле урын алу теләген күреп, аларны нәрсәгә өйрәткән?

6 Петер шулай ук шәкертләр арасындагы кем алардан иң бөеге дигән бәхәсләрдә катнашкан. Ягъкуб белән Яхъя, Гайсәнең Патшалыгыңда аларның берсе аның уң ягында, ә икенчесе сул ягында утырырга теләгән. Бу хакта Петер һәм башка шәкертләр ишеткәч, аларның ачулары чыккан. Гайсә андый фикер йөртүнең шәкертләрендә алар үскән җәмгыять йогынтысы астында барлыкка килгәнен белгән. Гайсә аларны чакырып алып, аларга болай дигән: «Сез беләсез: халык җитәкчеләре халыклар өстеннән хакимлек итәләр һәм бөекләр халыкларны үз куллары астында тоталар. Ләкин сездә алай булмасын! Сезнең арагызда бөек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын, һәм арагызда беренче булырга теләүче сезнең өчен кол булсын». Аннары Гайсә үз үрнәгенә игътибар итеп: «Адәм Улы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип килмәде, ә Үзе, хезмәт итеп, күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә дип килде»,— дигән (Мат. 20:20—28).

7. Безнең һәрберебез җыелыштагы бердәмлекне ничек ныгыта ала?

7 Гайсәнең басынкы булуы турында уйлану безгә кардәшләр арасында үзебезне «иң кечкенә» итеп тотарга ярдәм итә ала (Лүк 9:46—48). Бу бердәмлекне ныгыта. Йәһвә зур гаиләнең атасы буларак, үз балаларының «бергә торуын», ягъни бердәм булуын тели (Мәд. 132:1). Гайсә үзенең Атасына: «Мин — аларда, Син — Миндә. Мине җибәргән булуыңны һәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыңны дөнья танысын өчен, алар бөтен килеш бер булсыннар»,— диеп, барлык чын мәсихчеләр турында дога кылган (Яхъя 17:23). Димәк, бердәмлегебез безнең Мәсих шәкертләре булуыбызны күрсәтә. Арабызда андый бердәмлек булсын өчен, без башкаларның камилсезлегенә Мәсих кебек карарга тиеш. Гайсә ярлыкаучан булган һәм башкаларны кичерсәк кенә, безнең гөнаһларыбыз кичереләчәк дип өйрәткән. (Маттай 6:14, 15 не укы.)

8. Аллаһының күптәнге хезмәтчеләреннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

8 Күп еллар Мәсихтән үрнәк алып яшәгән кардәшләрнең иманнарын үрнәк итеп тотып, без шулай ук күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Алар, Гайсә кебек, башкаларның камилсезлеген аңлый. Һәм, Мәсих кебек, кызгана белү «көчсезләрнең йөкләрен» күтәреп йөрергә дә һәм бердәмлекне ныгытырга да ярдәм итә икәнен беләләр. Өстәвенә, бу сыйфат бар җыелыштагыларны Мәсих белән бер фикердә булырга дәртләндерә. Алар үз кардәшләренә рәсүл Паул Римдагы мәсихчеләргә теләгәнне тели: «Сабырлык һәм илһам чыганагы булган Аллаһы, Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп, үз арагызда бер фикердә булуны бүләк итсен. Шулай итеп, сез бердәм рәвештә, бер авыздан Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысын һәм Атасын данларсыз» (Рим. 15:1, 5, 6). Әйе, безнең бердәм гыйбадәт кылуыбыз Йәһвәне данлый.

9. Ни өчен безгә Гайсәнең үрнәген тотар өчен, изге рух кирәк?

9 Гайсә «басынкы күңелле» булуны Аллаһының изге рухы җимешенең бер өлеше — юашлык — белән бәйләгән. Шуңа күрә безгә, Гайсәгә тиешенчә охшарга тырышыр өчен, аның үрнәген дә өйрәнергә һәм Йәһвәнең изге рухына да ия булырга кирәк. Без Аллаһыдан изге рухын сорарга һәм үзебездә аның җимешен — «мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык [«юашлык», ЯД], үз-үзеңне тота белүне» — үстерер өчен, көч куярга тиеш (Гәл. 5:22, 23). Шулай итеп, Гайсә күрсәткән басынкылык һәм юашлык үрнәген тотып, без күктәге Атабыз Йәһвәне сөендерәбез.

Гайсә кешеләргә игелекле булган

10. Гайсә игелекне ничек күрсәткән?

10 Игелек тә изге рухы җимешенең өлеше булып тора. Гайсә кешеләргә карата һәрвакыт игелекле булган һәм аны эчкерсез ният белән эзләгән кешеләрне «теләп кабул иткән». (Лүк 9:11 не укы.) Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Игелекле кеше үзен дусларча, йомшак тота, миһербанлы һәм киң күңелле. Гайсә нәкъ шундый булган да. Ул кешеләрне кызганган, чөнки «алар, көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган иделәр» (Мат. 9:35, 36).

11, 12. a) Гайсәнең кызганучан булуы нинди очрактан күренә? б) Бу очрактан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

11 Гайсәнең кызганучан һәм шәфкатьле булуы аның эшләрендә дә күренгән. Бер мисал карап чыгыйк. Бер хатын унике ел буе кан китүдән җәфаланган. Муса кануны буенча, ул нәҗес булган вә башка кешеләр белән Аллаһыга гыйбадәт кыла алмаган; аңа кагылган һәркем дә нәҗес булып саналган (Лев. 15:25—27). Әмма Гайсә хакындагы һәм аның кешеләргә мөнәсәбәте турындагы яхшы сүзләр аны, күрәсең, Гайсә аны савыктыра ала һәм моны эшләргә теләячәк икәненә ышандырган. «Аның киеменә генә булса да кагылсам, савыгыр идем»,— дип уйлаган ул. Кыюланып, ул аңа кагылган, һәм шунда ук үзенең савыгуын тойган.

12 Гайсә үзенә кемнеңдер кагылганын тоеп, як-якка карана башлаган. Бу хатын Канунны бозганы өчен хөкем ителүдән куркып, Гайсә алдына егылган һәм дөресен сөйләп биргән. Гайсә бу мескен, газапланып беткән хатынны әрләгәнме? Һич тә юк! «Кызым, ышануың сине савыктырды,— диеп, ул аны тынычландырган.— Имин йөр, исән-сау бул» (Марк 5:25—34). Бу җылы сүзләр аны бик юаткандыр!

13. a) Гайсәнең мөнәсәбәте фарисейләрнекеннән ничек аерылып торган? б) Гайсә балалар белән үзен ничек тоткан?

13 Каты күңелле фарисейләрдән аермалы буларак, Мәсих беркайчан да үз хакимиятен башкаларның җиңел булмаган йөкләрен авырайтыр өчен кулланмаган (Мат. 23:4). Киресенчә, ул игелек һәм түземлек белән башкаларны Йәһвә юлларына өйрәткән. Ул үз шәкертләренә карата назлы, яратучан һәм игелекле, чын дус, булган (Гыйб. сүз. 17:17; Яхъя 15:11—15). Хәтта балалар да үзләрен Гайсә белән иркен хис иткән, һәм аңа да алар белән рәхәт булган. Ул нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, һәрвакыт балалар өчен вакыт тапкан. Бер тапкыр аның шәкертләре һаман да, дини җитәкчеләр кебек, үз-үзләрен зурга куеп, кешеләргә балаларын фатихалау өчен Гайсә янына алып килергә комачауларга тырышкан. Гайсәнең үз шәкертләренә ачуы килгән. Ул аларга болай дигән: «Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы». Аннары аларга мөһим сабак бирер өчен, алар алдына баланы бастырып: «Сезгә хак сүз әйтәм, Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк»,— дип әйткән (Марк 10:13—15).

14. Балалар белән эчкерсез кызыксыну аларга нинди файда китерә?

14 Бу балалар үсеп җиткәч, Гайсә Мәсихнең үзләрен кочаклап, фатихалаганы аларның исләрендә булгандыр. Аларның хисләрен күз алдыңа китереп кенә кара! (Марк 10:16). Бүгенге балалар да үзләренә эчкерсез кызыксыну күрсәткән өлкәннәрне һәм башка кардәшләрне җылы хисләр белән исләренә төшерәчәк. Һәм иң мөһиме, җыелышта андый эчкерсез кайгыртуны сизгән балалар инде кечкенә чактан ук Йәһвәнең халкында аның рухы бар икәнен аңлый.

Мәрхәмәтсез дөньяда игелекле булыгыз

15. Ни өчен бүгенге кешеләрнең игелекле булмавына гаҗәпләнәсе юк?

15 Бүген күп кешеләр башкаларга игелек күрсәтергә вакытлары юк дип саный. Шуңа күрә Йәһвә халкы һәр көн мәктәптә, эштә, сәяхәт иткәндә һәм хезмәттә бу дөнья рухы белән очраша. Бу безне күңелсезләндерергә мөмкин, ләкин гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Йәһвә безне моның турында алдан ук кисәткән. Паул «соңгы көннәрдә» чын мәсихчеләргә «үзләрен генә сөючән... мәхәббәтсез» кешеләр белән эш итәргә туры киләчәге турында язган (2 Тим. 3:1—3).

16. Мәсих кебек, без җыелышта ничек игелекле була алабыз?

16 Икенче яктан, чын мәсихчеләр җыелышында хөкем сөргән рух, бу дөньяныкына капма-каршы буларак, аларга көч өсти. Гайсәдән үрнәк алып, һәрберебез бу яхшы рухны саклар өчен, үз өлешен кертә ала. Ничек? Җыелыштагы күп кенә кардәшләр начар сәламәтлекләре я башка авыр шартлар аркасында безнең ярдәмгә һәм дәртләндерүгә мохтаҗ. Бу «соңгы көннәрдә» андый проблемалар күбәергә мөмкин, ләкин алар яңа түгел. Инҗил язылган вакытта да мәсихчеләр шундый ук авырлыклар кичергән. Шуңа күрә ярдәм күрсәтү ул вакытта мөһим булган кебек, бүген дә зарур. Паул, мәсәлән, мәсихчеләрне: «Курка торганнарны дәртләндерегез, хәлсезләргә ярдәм итегез. Бар кешеләргә карата түземле булыгыз»,— дип өндәгән (1 Тес. 5:14). Моның өчен, Мәсих кебек, игелекле булырга кирәк.

17, 18. Гайсәдән үрнәк алып, без ничек игелекле була алабыз?

17 Мәсихчеләр кардәшләрен «теләп кабул итәргә», алар белән үзләрен Гайсә кебек тотарга һәм, бәлкем, күп еллар белгән я бөтенләй белмәгән имандашлары турында эчкерсез кайгыртырга тиеш (3 Яхъя 5—8). Гайсә газапланган кешеләрне күреп, аларны кызганган һәм ярдәм иткән. Шуңа күрә безгә дә башкалар өчен дәртләндерү һәм ярдәм итү чыганагы булырга кирәк (Ишаг. 32:2; Мат. 11:28—30).

18 Безнең һәрберебез башкаларның тынычлыгы турында кайгыртып, игелек күрсәтә ала. Моны эшләр өчен, мөмкинлекләр эзләгез. Көчегездән килгәнне эшләгез! «Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез,— дигән Паул — бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз» (Рим. 12:10). Моның өчен, без Мәсихнең үрнәгенә иярергә, ягъни башкалар белән үзебезне назлы, игелекле итеп тотарга һәм «эчкерсез мәхәббәт» күрсәтергә, өйрәнергә тиеш (2 Көр. 6:6). Паул андый мәсихче ярату турында болай дигән: «Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми» (1 Көр. 13:4). Кардәшләргә ачу саклар урынына мондый киңәшкә колак салыйк: «Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез» (Эфес. 4:32).

19. Мәсих кебек, игелекле булу нинди яхшы уңышлар китерә?

19 Мәсих кебек һәр чакта, һәр шартларда игелекле булырга тырышсак, бу мул фатихалар китерәчәк. Йәһвәнең рухына җыелыштагыларга тәэсир итәргә җиңел булачак, һәм ул аларга изге рух җимешен үстерергә ярдәм итәчәк. Өстәвенә, без Гайсә үрнәгенә иярсәк һәм башкаларга моны эшләргә ярдәм итсәк, безнең шатлыклы, бердәм гыйбадәтебез Аллаһыны сөендерәчәк. Шуңа күрә, әйдәгез, башкалар белән мөгамәлә итүдә, Гайсә кебек, һәрвакыт юаш һәм игелекле булыйк.

Сез аңлата аласызмы?

• Гайсә «юаш, басынкы күңелле» булганын ничек күрсәткән?

• Гайсә ничек игелек күрсәткән?

• Камил булмаган бу дөньяда без, Мәсих кебек, ничек юаш һәм игелекле була алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Кардәшнең иманы Петернеке кебек какшаса, ярдәм кулын сузарсыңмы?

[10 биттәге иллюстрация]

Җыелышта игелек хөкем сөрсен өчен, син нәрсә эшли аласың?