Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсих кебек, тыңлаучан һәм кыю бул

Мәсих кебек, тыңлаучан һәм кыю бул

Мәсих кебек, тыңлаучан һәм кыю бул

«Кыю булыгыз: мин дөньяны җиңдем» (ЯХЪЯ 16:33).

1. Гайсә Аллаһыга никадәр тыңлаучан булган?

ГАЙСӘ МӘСИХ һәрвакыт Аллаһы ихтыярын үтәгән. Күктәге Атасын тыңламаска аның уенда да булмаган (Яхъя 4:34; Евр. 7:26). Ләкин аңа җирдә яшәргә туры килгән шартларда тыңлаучан булу җиңел булмаган. Гайсә вәгазьли башлагач, аның дошманнары, шул исәптән Шайтан да, ышандырырлык сүзләр, көч һәм хәйлә кулланып, аны тугрылык юлыннан баш тарттырырга тырышканнар (Мат. 4:1—11; Лүк 20:20—25). Бу дошманнары аркасында Гайсә күп акыл көчен түккән, көчле җан әрнүе, тән газаплары кичергән. Ахыр чиктә алар аны җәфалау баганасында үтертеп, максатына ирешкән (Мат. 26:37, 38; Лүк 22:44; Яхъя 19:1, 17, 18). Шулай да, көчле газапларга карамастан, Гайсә «үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булган». (Филиппуйлыларга 2:8 не укы.)

2, 3. Гайсәнең, газапларга карамастан, Аллаһыга тыңлаучан булып калуы безне нәрсәгә өйрәтә?

2 Гайсәнең җирдә кичергәннәре аны яңа яклардан да Йәһвәгә тыңлаучан булырга өйрәткән (Евр. 5:8). Кызык, әмма Гайсә тагын нәрсәгә өйрәнә алган соң? Ул бит Йәһвә белән бик күп еллар якын аралашып, бар нәрсә барлыкка китерелгәндә, аның оста «һөнәрчесе» булган (Гыйб. сүз. 8:30). Шулай да, ул, кеше буларак, газапларга карамастан, иманда нык калып, үз сафлыгын тулысынча исбат иткән. Аллаһы Улының, Гайсәнең, рухилыгы үскән. Без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

3 Гайсә, камил кеше булса да, Йәһвәгә тыңлаучан булып калыр өчен, үз көченә генә таянмаган. Ул Аллаһыга, ярдәм сорап, дога кылган. (Еврейләргә 5:7 не укы.) Безгә дә Аллаһыга тыңлаучан булып калыр өчен, басынкы булырга һәм ярдәм сорап, регуляр рәвештә дога кылырга кирәк. Шунлыктан, рәсүл Паул мәсихчеләргә мондый киңәш биргән: «Мөгамәләләрегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын [...] Ул Үзен түбәнсеткән һәм үлеменә кадәр... Аллаһыга күндәм булган» (Флп. 2:5—8). Гайсә үз тормышы белән кешеләр, бозык адәмнәр арасында яшәп тә, тыңлаучан булып кала ала икәнен исбат иткән. Әйе, Гайсә камил кеше булган, әмма безнең кебек камил булмаган кешеләр турында нәрсә әйтеп була?

Камилсезлеккә карамастан тыңлаучан

4. Кешенең ихтыяр иреге булуы нәрсә аңлата?

4 Аллаһы Адәм белән Хауваны акыллы затлар итеп һәм ихтыяр иреге белән барлыкка китергән. Без дә, аларның балалары буларак, ихтыяр ирегенә ия. Бу нәрсәне аңлата? Яхшылык я начарлык эшләргәме икәнен без үзебез сайлыйбыз. Башкача әйткәндә, безнең Аллаһыга буйсыныргамы юкмы икәнен сайларга ирегебез бар. Андый ирек кешене җаваплы да итә. Чыннан да, безнең әхлакый карарларыбыз я тормышка я үлемгә китерә. Бу карарлар шулай ук якын кешеләребезгә дә тәэсир итә.

5. Без барыбыз нинди көрәш алып барабыз, һәм безгә ничек уңышлы булырга?

5 Мирас итеп алынган камилсезлек аркасында безгә тыңлаучан булу җиңел түгел. Кайвакыт Аллаһы кануннарын тоту авыр. Паулга тыңлаучан булыр өчен, көрәшергә туры килгән. Ул болай дип язган: «Үз тәнемдә башка бер канунның эш итүен күрәм. Бу канун акылым хуплаган канунга каршы көрәшә һәм мине үземдә эш итүче гөнаһ канунына буйсындыра» (Рим. 7:23). Әлбәттә, берәр нәрсәне корбан итәргә, газаплар яки борчылулар кичерергә кирәк булмаганда тыңлаучан булу җиңел. Ләкин тыңлаучан булу теләгенә «тән нәфесләре» һәм «күзләр нәфесе» каршы торганда, без ничек эш итәбез? Дөрес булмаган бу теләкләр без камил булмаганга һәм «бу дөньяның рухы» тәэсире астында яшәгәнгә туа, вә алар бик көчле (1 Яхъя 2:16; 1 Көр. 2:12). Аларга каршы торыр өчен, без, берәр авыр шартка яки вәсвәсәгә эләккәнче, үз йөрәкләребезне әзерләргә һәм, нәрсә генә булмасын, Йәһвәгә буйсынырга тәвәккәл булырга тиеш (Мәд. 77:8). Изге Язмаларда үз йөрәкләрен әзерләгәнгә бу көрәштә уңышлы булган кешеләрнең мисаллары бик күп (Езра 7:10; Дан. 1:8).

6, 7. Шәхси өйрәнү ничек акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итә? Мисал китер.

6 Йөрәкләребезне әзерләр өчен бер мөмкинлек — Изге Язмаларны һәм аларга нигезләнгән басмаларны тырышып өйрәнү. Әйтик, син кич белән шәхси өйрәнү үткәрәсең ди. Йәһвәгә дога кылып, өйрәнгәннәреңне кулланырга ярдәм итсен өчен, изге рухын сорыйсың. Икенче көнне син телевизордан бер фильм карарга җыенасың. Бу фильмны мактап сөйлиләр, әмма анда әхлаксызлык һәм көч куллану булган берничә күренешләрнең бар икәнен беләсең.

7 Син Паулның Эфеслеләргә 5:3 тә язылган мондый үгет-нәсихәте турында уйланасың: «Фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаһы кешеләре изге булганга күрә, аларга болар килешми бит». Шулай ук син аның Филиппуйлыларга 4:8 дәге киңәшен дә исеңә төшерәсең. (Укы.) Аллаһының бу сүзләре турында уйланып, син үзеңә мондый сорау бирәсең: «Белә торып андый тапшыруларга үз йөрәгемә һәм акылыма тәэсир итәргә юл куйсам, мин Аллаһыга һәрчак тыңлаучан булган Гайсә үрнәгенә иярәмме?» Син нәрсә эшләрсең? Бу фильмны һәрхәлдә карарсыңмы?

8. Ни өчен без Йәһвәнең югары нормаларын тотарга тиеш?

8 Начар аралашуның, шул исәптән көч куллану һәм әхлаксызлык булган күңел ачуларның, йогынтысына каршы тора алырлык көчебез бар дип уйлап, Йәһвә нормаларын тотарга тәвәккәллегебезне киметү дөрес булмас иде. Без үзебезне һәм балаларыбызны Шайтан рухының бозык йогынтысыннан сакларга тиеш. Компьютер белән файдаланган кешеләр аны вируслардан сакларга тырыша. Чөнки вируслар компьютердагы мәгълүматларны юк итәргә мөмкин, аның дөрес эшләвен боза һәм хәтта аны башка компьютерларга зыян китерү максаты белән куллана ала. Без дә «Иблиснең мәкерле ниятләренә» каршы торып, үзебезне сакларга тиеш түгелме? (Эфес. 6:11).

9. Ни өчен без һәр көн Йәһвәне тыңларга тәвәккәл булырга тиеш?

9 Безгә һәр көн диярлек Йәһвәне тыңларгамы юкмы икәнен сайларга туры килә. Котылыр өчен, без Аллаһыны буйсынырга һәм аның гадел принциплары буенча яшәргә тиеш. «Үлеменә кадәр Аллаһыга күндәм булган» Мәсихнең үрнәгенә ияреп, без чын иманга ия булганыбызны күрсәтәбез. Йәһвә безне тугрылыгыбыз өчен бүләкләячәк. «Ахырга тикле чыдаган кеше котылыр»,— дип вәгъдә иткән Гайсә (Мат. 24:13). Билгеле, моның өчен безгә Гайсә кебек кыю булырга кирәк (Мәд. 30:25).

Гайсә — кыю булуда иң яхшы үрнәк

10. Без нинди басымнарга дучар булырга мөмкин һәм үзебезне ничек тотарга тиеш?

10 Һәр көн бу дөньяның рухы һәм тәртибе безгә тәэсир итә. Моңа каршы торыр өчен кыюлык кирәк. Мәсихчеләргә Йәһвәнең гадел юлларыннан читкә алып китә алган әхлакый, социаль, экономик һәм дини басымнар ясала. Күпләр гаиләдә каршылыклар белән очраша. Кайбер илләрдә уку йортларында эволюция теориясенә өйрәтер өчен бик күп көч куела, һәм Аллаһыга ышанмаучанлык дөньяда киң тарала. Андый басымнарга дучар булганга, безгә тик утырырга ярамый. Без бу дөньяның йогынтысына каршы торыр өчен һәм шулай итеп үзебезне яклар өчен, эш итәргә тиеш. Гайсәнең үрнәге безгә бу яктан уңышлы булырга ярдәм итә.

11. Гайсәнең үрнәге турында уйлану безгә ничек кыюлык өсти ала?

11 Гайсә үз шәкертләренә: «Дөньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: мин дөньяны җиңдем»,— дигән (Яхъя 16:33). Ул беркайчан да дөньяның йогынтысына бирешмәгән. Ул бу дөньяга үзенең вәгазьләү эшен туктатырга яки үзенең хак гыйбадәткә һәм дөрес тәртипкә кагылышлы нормаларын түбәнәйтергә юл куймаган; без дә юл куярга тиеш түгел. Догада Гайсә үз шәкертләре турында: «Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел»,— дигән (Яхъя 17:16). Мәсихнең кыюлыгы турында күбрәк белү һәм уйлану безгә бу дөньядан читтә торыр өчен кирәкле кыюлык бирәчәк.

Гайсәдән кыю булырга өйрән

12—14. Гайсәнең кыю кеше булганына мисаллар китерегез.

12 Гайсә үз хезмәтен зур кыюлык белән башкарган. Үзенең Аллаһы Улы буларак хакимлеген кулланып, Гайсә гыйбадәтханәгә кереп, куркусыз «барлык сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгарган, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлаган» (Мат. 21:12). Гайсә җирдә яшәгән соңгы төнне гаскәриләр аны кулга алырга дип килгәч, ул үз шәкертләрен яклар өчен курыкмыйча алга чыгып: «Сез Мине эзлисез икән, минем белән булган кешеләрне чыгарып җибәрегез»,— дип әйткән (Яхъя 18:8). Шуннан соң Гайсә, Петергә кылычын кынына тыгып куярга кушып, җирдәге коралларга түгел, ә Йәһвәгә өметләнгәнен күрсәткән (Яхъя 18:11).

13 Гайсә бер дә курыкмыйча ул көннәрдәге мәрхәмәтсез ялган өйрәтүчеләрне һәм аларның ялган тәгълиматларын фаш иткән. «Кайгы сезгә, фарисейләр һәм канунчылар! Монафикълар! — дип әйткән аларга ул.— Сез кешеләрдән Күкләр Патшалыгын бикләп куясыз [...] Канундагы иң мөһим нәрсәне: гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны читтә калдыргансыз [...] Касәләрнең һәм савытларның тышкы ягын чистартасыз, ә эче исә урлашу һәм комсызлык белән тулы» (Мат. 23:13, 23, 25). Гайсәнең шәкертләренә шундый ук кыюлык кирәк булган, чөнки ялган дини җитәкчеләр аларны да эзәрлекләгән, ә кайберләрен үтергән (Мат. 23:34; 24:9).

14 Гайсә җеннәргә дә кыюлык белән каршы торган. Бер тапкыр ул бер җенле кешене очраткан. Аны беркем дә чылбырлар белән бәйләп куя алмаган. Гайсә курыкмаган һәм бу кеше белән идарә иткән эчендәге җеннәрне куып чыгарган (Марк 5:1—13). Бүген Аллаһы мәсихчеләргә андый могҗизалар ясарга көч бирми. Әмма без дә хезмәт иткәндә һаман да «имансызларның акылын томалаган» Шайтан белән көрәшергә тиеш (2 Көр. 4:4). Гайсә очрагындагы кебек, «безнең коралларыбыз дөньяви түгел, киресенчә, алар ярдәмендә Аллаһы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны» — тирән итеп тамыр җибәргән, ләкин ялган карашларны җимерә алабыз (2 Көр. 10:4). Бу рухи коралларны ничек кулланырга икәнен без Гайсә үрнәгеннән өйрәнәбез.

15. Гайсәнең кыюлыгы нәрсәгә нигезләнгән булган?

15 Гайсәнең кыюлыгы ясалма батырлыкка түгел, ә иманга нигезләнгән булган. Безнеке дә шундый булырга тиеш (Марк 4:40). Чын иманга ничек ия булырга? Безгә яңадан Гайсәнең мисалы ярдәм итәр. Ул Язмаларны яхшы белгән һәм аларга тулысынча ышанган. Гайсә корал итеп, тимер кылычны түгел, ә рух кылычын, Аллаһы Сүзен, кулланган. Ул еш кына үз тәгълиматларын Язмалардан өземтәләр китереп, раслаган. Гайсә сөйләгәндә күп мәртәбә, мәсәлән, мондый сүзләр кулланган: «дип язылган Изге язмада» *.

16. Без нык иманга ничек ия була алабыз?

16 Без Мәсихнең шәкертләре булганга, сынаулар һичшиксез булачак. Аларны кичерә алырлык иманны булдырыр өчен, без Изге Язмаларны көн саен укырга, мәсихче очрашуларга йөрергә һәм иманның нигезе булган хакыйкатьләрне акылыбызга сеңдерергә тиеш (Рим. 10:17). Бу хакыйкатьләр йөрәгебезгә үтеп керсен өчен, безгә укыганнарыбыз турында тирәнтен уйланырга кирәк. Тере иман гына безне кыю адымнарга дәртләндерә ала (Ягък. 2:17). Иман изге рух җимешенең өлеше булганга, без изге рух сорап, дога кылырга тиеш (Гәл. 5:22).

17, 18. Бер яшь апа-кардәш мәктәптә ничек кыю булган?

17 Китти исемле яшь апа-кардәш чын иманның кыю булырга ярдәм иткәнен үзендә тойган. Яшь чактан ук ул мәктәптә яхшы хәбәрне сөйләргә оялмаска тиеш икәнен белгән һәм сыйныфташларына яхшы шаһитлек бирергә бик теләгән (Рим. 1:16). Һәр ел ул башкаларга яхшы хәбәрне сөйләрмен дип уйлаган, ләкин аңа кыюлыгы җитмәгән. Берничә елдан соң ул башка мәктәпкә күчкән һәм: «Хәзер инде мин бар мөмкинлекләрне кулланачакмын»,— дигән. Китти Аллаһыга, кыюлык, акыллылык сорап, ул шаһитлек бирергә яхшы мөмкинлек тудырсын өчен, дога кылган.

18 Укуларның беренче көнендә һәрбер укучы үзе турында сөйләргә тиеш булган. Кайберәүләр үз диннәре турында искә алып, аңа җитди карамаганнарын әйткәннәр. Китти моның үзе догада сораган мөмкинлек икәнен аңлаган. Аңа сүз бирелгәч, ул кыю гына: «Мин Йәһвә Шаһите һәм рухи, әхлакый җитәкчелекне Изге Язмалардан алам»,— дигән. Кайбер укучылар мыскыллап көлә башлаган, ә кайберләре кызыксынып, соңрак сораулар биргән. Укытучы үз ышануларын яклау ягыннан, Киттине хәтта үрнәк итеп куйган. Китти Гайсәдән кыю булырга өйрәнгәнгә бик шат.

Гайсә кебек, нык иманлы һәм кыю бул

19. a) Чын иманга ия булыр өчен нәрсә кирәк? б) Без Йәһвәне ничек сөендерә алабыз?

19 Рәсүлләр дә кыю эшләре иманга нигезләнергә тиеш икәнен аңлаган. Алар Гайсәдән: «Безнең иманыбызны арттырчы»,— дип сораган. (Лүк 17:5, 6 ны укы.) Чын иманга ия булыр өчен, Аллаһының барлыгына ышану гына аз. Моның өчен, Йәһвә белән нык һәм якын мөнәсәбәтләр үстерергә кирәк. Алар кечкенә баланың үзенең игелекле вә яратучан атасы арасындагы мөнәсәбәтләр кебек булырга тиеш. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Сөләйман болай дип язган: «Улым! Син зирәклеккә ирешсәң, минем күңелем дә шатлык кичерер. Синең авызың хакыйкать сүзләрен сөйләгәндә, мин дә бөтен җаным-тәнем белән сөенермен» (Гыйб. сүз. 23:15, 16). Шулай ук без дә Йәһвәнең гадел принципларын якласак, ул сөенер, һәм бу безнең кыюлыгыбызны арттырыр. Шуңа күрә әйдәгез гаделлекне кыюлык белән яклап, һәрвакыт Гайсәдән үрнәк алыйк!

[Искәрмә]

Сез аңлата аласызмы?

• Камилсезлеккә карамастан, тыңлаучан булып калырга безгә нәрсә ярдәм итә?

• Чын иман нәрсәгә нигезләнә, һәм бу безгә кыю булырга ничек ярдәм итә ала?

• Тыңлаучан һәм Гайсә кебек кыю булсак, нәтиҗәсе нинди булачак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Син вәсвәсәләргә каршы торыр өчен үз йөрәгеңне әзерлисеңме?

[15 биттәге иллюстрация]

Без, Гайсә кебек, иманга нигезләнгән кыюлык күрсәтә алабыз