Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы өйрәтүенең өстенлеге

Аллаһы өйрәтүенең өстенлеге

Аллаһы өйрәтүенең өстенлеге

«Раббым Мәсих Гайсәне танып белү өстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм» (ФЛП. 3:8).

1, 2. Кайбер мәсихчеләр нәрсә эшләргә булганнар һәм ни өчен?

ЯШЬТӘН ук Роберт мәктәптә уңышлары белән аерылып торган. Аңа сигез яшь кенә булганда, бер укытучы аның өенә килеп, ул бар нәрсәгә ирешә алачак дип әйткән. Ул аның табиб булачагына ышанычын белдергән. Аның югары класслардагы уңышлары илдәге иң яхшы университетларның берсенә керергә юл ачкан. Ләкин Роберт, күпләр андый мөмкинлек гомердә бер тапкыр була дип уйласа да, пионер хезмәтен башлар өчен, аннан баш тарткан.

2 Күп мәсихчеләрнең — яшьләрнең һәм олыларның — Робертныкы кебек, бу дөнья төзелешендә уңышларга ирешергә мөмкинлекләре бар. Кайберәүләр рухи максатларга ирешер өчен, ул мөмкинлекләре белән тулаем кулланмаска булганнар (1 Көр. 7:29—31). Роберт кебек мәсихчеләрне тагын да күбрәк вәгазь эшендә катнашырга нәрсә дәртләндерә? Иң элек Йәһвәне ярату, ләкин алар шулай ук Йәһвә өйрәтүенең өстен булуын аңлый. Хакыйкатьне белмәгән булсаң, тормышың хәзер нинди булыр иде? Моның турында соңгы вакытта уйлаганың бармы? Йәһвә өйрәткәнгә күрә алынган кайбер гаҗәеп фатихалар турында уйлану безгә яхшы хәбәр өчен рәхмәтле булырга һәм аны башкаларга ашкынып сөйләргә булышачак.

Аллаһы тарафыннан өйрәтелү — зур хөрмәт

3. Ни өчен Йәһвәнең камил булмаган кешеләрне өйрәтергә әзер икәненә без бер дә шикләнмибез?

3 Йәһвә игелекле булганга камил булмаган кешеләрне өйрәтергә әзер. Майланган мәсихчеләр турында Ишагыйя 54:13 тә мондый пәйгамбәрлек әйтелә: «Синең барлык улларыңны Йәһвә өйрәтәчәк, һәм синең улларыңда тынычлык мул булачак». Бу сүзләр Мәсихнең «башка сарыкларына» да кулланырлык (Яхъя 10:16). Бу безнең көннәрдә үтәлә торган пәйгамбәрлектән ачык күренә. Ишагыйя күренештә чын гыйбадәт кылуга агылган бар халыклардан кешеләрне күргән. Алар бер-берсенә болай ди: «Йәһвә тавына, Ягъкуб Аллаһысы йортына, меник. Ул безне үз юлларына өйрәтәчәк, һәм без аның юлларыннан йөриячәкбез» (Ишаг. 2:1—3). Аллаһы тарафыннан өйрәтелгән булу нинди хөрмәт ул!

4. Йәһвә үзе өйрәткән кешеләрдән нәрсә таләп итә?

4 Йәһвәдән белем алыр өчен, без нинди булырга тиеш? Иң мөһиме, кеше юаш булырга тиеш. Мәдхия җырлаучы Давыт: «Ходай изге, гадел... Сабырларга [«Юашларга», ЯД]... Үз юлын белдерә»,— дип язган (Мәд. 24:8, 9). Гайсә дә болай дигән: «Әй, Атам, күк һәм җирнең Хуҗасы. Бу эшләрне зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүең өчен Сиңа шөкрана итәм» (Лүк 10:21). Синең «басынкыларга мәрхәмәтен биргән» Аллаһыга якынлашырга теләгең бармы? (1 Пет. 5:5).

5. Нәрсә ярдәмендә без Аллаһыны танып белдек?

5 Без, Йәһвә хезмәтчеләре буларак, үз сәләтләребез аркасында хакыйкатьне таптык дип әйтә алабызмы? Юк. Без үзебез генә беркайчан да Аллаһыны танып белмәс идек. Гайсә: «Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый»,— дип әйткән (Яхъя 6:44). Йәһвә вәгазь эше һәм изге рухы ярдәмендә эчкерсез кешеләрне, «бар халыклардан асылташларны», җыя (Агг. 2:7). Йәһвә үз Улы янына алып килгән кешеләр арасында сиңа булырга күңеллеме?

Тормышны үзгәртүче көч

6. Йәһвә турындагы белем кешеләргә ничек тәэсир итә?

6 Искиткеч образлы әйтемнәрне кулланып, Ишагыйя пәйгамбәрлегендә кешенең, шәхес буларак, безнең көннәрдәге үзгәрүе турында языла. Рәхимсез булган кешеләр тынычлык сөючән булып китә. (Ишагыйя 11:6 ны укы *.) Кайчандыр расалары, милләтләре, кабиләләре төрле булганга я культуралардагы башка аермалар аркасында бер-берсе белән дошманнар булган кешеләр бердәмлектә яшәргә өйрәнгән. Алар «үз кылычларын яңадан чүкеп төрәннәр» ясаган дип әйтеп була (Ишаг. 2:4). Андый гаҗәеп үзгәрешләрнең сәбәбе нәрсәдә? Кешеләр Йәһвә турында белем алганнар һәм аны үз тормышларында куллана башлаган. Аллаһы хезмәтчеләре камил булмаса да, алар халыкара кардәшлек булып тора. Төрле кешеләрнең яхшы хәбәрне кабул итүе һәм аның искиткеч җимешләр китерүе Аллаһы өйрәтүенең өстен һәм кыйммәтле булуын күрсәтә (Мат. 11:19).

7, 8. a) Аллаһы биргән белем кешеләргә нинди «ныгытмалардан» котылырга ярдәм итә? б) Аллаһы биргән белем аңа дан китергәнен нәрсәдән күренә?

7 Рәсүл Паул Аллаһы хезмәтчеләре алып барган эшне рухи сугыш белән чагыштырган. Ул болай дип язган: «Безнең коралларыбыз дөньяви түгел, киресенчә, алар ярдәмендә Аллаһы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны да җимерә алабыз. Бу кораллар белән без ялган дәлилләрне, Аллаһыны танып белүгә каршы тәкәббер рәвештә калыккан һәртөрле комачаулыкларны җимерәбез» (2 Көр. 10:4, 5). Аллаһы биргән белем кешеләрне нинди «ныгытмалардан» коткара? Мәсәлән, ялган тәгълиматлардан, хорафатлардан һәм кеше фәлсәфәсеннән (Көл. 2:8). Шулай ук ул кешеләргә начар тәртиптән арынырга һәм Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстерергә ярдәм итә (1 Көр. 6:9—11). Ул гаилә тормышын яхшырта һәм өметләре булмаган кешеләргә тормышның чын мәгънәсен табарга булыша. Нәкъ шундый белем бүген кирәк тә.

8 Йәһвә кешеләргә үстерергә ярдәм иткән сыйфатларның берсе — бу намуслылык (Евр. 13:18). Бер очрак моны ачык итеп күрсәтә. Һиндстанда яшәүче бер хатын Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм күпмедер вакыттан соң суга чумдырылмаган вәгазьче булып киткән. Бер көнне Патшалык Залы төзелешеннән өйгә кайтканда, ул автобус тукталышы янында кыйммәтлеге сигез йөз доллар булган алтыннан ясалган бизәнү әйбере тапкан. Ул бай булмаса да, аны полициягә илтеп биргән. Полиция хезмәткәре үз күзләренә ышанмаган! Икенче полицейский исә соңрак аңардан: «Ни өчен сез бу әйберне монда китерергә булдыгыз?» — дип сораган. Бу хатын: «Мин Изге Язмаларны өйрәнгәнгә үзгәрдем, һәм хәзер мин намуслы кеше»,— дип җавап биргән. Гаҗәпләнеп, полицейский аның белән бергә килгән мәсихче өлкәнгә: «Бу штатта 38 миллионнан артык кеше яши. Сез аларның унысына булса да бу хатын-кызга кебек үзгәрергә ярдәм итсәгез, бик яхшы булыр иде»,— дигән. Аллаһы биргән белем миллионлаган кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәрткәнен исәпкә алсак, Йәһвәне данлар өчен сәбәпләр бик күп.

9. Кешеләрне үз тормышларында зур үзгәрешләр ясарга нәрсә сәләтле итә?

9 Аллаһы Сүзенең үзгәртүче көче һәм Йәһвәнең үз изге рухы аша биргән ярдәме кешеләрне үз тормышларында зур үзгәрешләр ясарга сәләтле итә (Рим. 12:2; Гәл. 5:22, 23). Көлессәйлеләргә 3:10 да болай диелә: «Яңа кеше булып киендегез. Бу яңа кешене Булдыручы Аллаһы, Үзе турында тулы белемгә илтү өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп яңартып тора». Аллаһы Сүзенең кешенең эчке асылын күрсәтергә көче бар, һәм ул аның фикер йөртүен, хәтта тойгыларын да үзгәртә ала. (Еврейләргә 4:12 не укы.) Изге Язмалардан төгәл белемнәр алып һәм Йәһвәнең гадел нормалары буенча үз тормышын үзгәртеп, кеше Аллаһының дусты була һәм мәңгелек тормышка өметләнә ала.

Киләчәккә әзерләнү

10. a) Ни өчен Йәһвә генә безне киләчәккә әзерли ала? б) Тиздән җирдә нинди зур үзгәрешләр булачак?

10 Йәһвә генә безне киләчәккә әзерли ала, чөнки ул алда нәрсә булачагын белә. Ул кешелекнең киләчәген билгели (Ишаг. 46:9, 10). Аллаһы Сүзендәге пәйгамбәрлек «Йәһвәнең бөек көне якын» икәнен күрсәтә (Соф. 1:14). Ул көнне Изге Язмалардагы мондый сүзләр үтәләчәк: «Хисап көнендә байлык ярдәм итә алмас, тәкъвалык исә үлемнән коткарыр» (Гыйб. сүз. 11:4). Йәһвә Шайтанның дөньясын юк иткәндә иң мөһим нәрсә Аллаһы хуплавы булачак. Акча файдасыз булачак. Йәзәкил 7:19 да хәтта болай диелә: «Көмешләрен алар урамнарга ыргытачаклар, һәм алтыннары алар өчен җирәнгеч булып китәчәк». Моны белү безгә хәзер акыллы эш итәргә ярдәм итәчәк.

11. Аллаһы биргән белем безне киләчәккә ничек әзерли?

11 Аллаһы биргән белем безне якынлашып килүче Йәһвә көненә әзерли. Мәсәлән, безгә тормышыбызда беренче урында нәрсә булырга тиеш икәнен билгеләргә ярдәм итә. Рәсүл Паул Тимутегә болай дип язган: «Бу дөньядагы байларны кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр һәм ышанычсыз байлыкка түгел, бәлки... Аллаһыга өмет багласыннар». Без бай булмасак та, Йәһвәнең бу киңәше безгә файда китерә ала. Ничек? Байлык җыяр урынына без «яхшылык кылырга» һәм «игелекле эшләр аркылы бай» булырга тырышырга тиеш. Тормышыбызда рухи нәрсәләрне беренче урынга куеп, без «киләчәккә нигез булырлык хәзинә туплыйбыз» (1 Тим. 6:17—19). Андый фидакарьлек рухы безнең алдан күреп эш иткәнебезне күрсәтә, чөнки, Гайсә әйткәнчә, «бөтен дөнья милкен үзенә алып, җанын һәлак итсә, кешегә моннан ни файда?» (Мат. 16:26, 27). Йәһвә көне якын булганга һәрберебез үзенә мондый сораулар бирергә тиеш: «Байлыкны мин кайда җыям? Мин Аллаһыга я байлыкка хезмәт итәмме?» (Мат. 6:19, 20, 24).

12. Ни өчен кайберәүләр хезмәтебезгә түбәнсетеп караса, без борчылырга тиеш түгел?

12 «Игелекле эшләр» арасында мәсихчеләр өчен Аллаһы Сүзендә төгәл билгеләнгән иң мөһим эш — бу кешеләрнең тормышын коткару эше, Патшалыкны вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру (Мат. 24:14; 28:19, 20). Беренче гасырда булган кебек, бүген дә кайберәүләр безнең хезмәтебезгә түбәнсетеп карарга мөмкин. (1 Көринтлеләргә 1:18—21 не укы.) Ләкин бу безнең хәбәребезнең кыйммәтлеген һәм безгә бирелгән йөкләмәнең мөһимлеген киметми: без әле вакыт булганда һәрбер кешегә яхшы хәбәргә иман итәргә мөмкинлек бирергә тиеш (Рим. 10:13, 14). Без, башкаларга Аллаһы биргән белемнән файда алырга ярдәм итсәк, мул фатихалар алачакбыз.

Корбаннар өчен фатихалар

13. Рәсүл Паул яхшы хәбәр хакына нәрсәдән баш тарткан?

13 Мәсихче булып киткәнче, рәсүл Паулны яһүдләрнең дөнья төзелешендә югары урынга әзерләгәннәр. Аңа, күрәсең, үзенең туган Тарс шәһәреннән Иерусалимга, мөхтәрәм канунчы Гәмәлиилдән өйрәнер өчен, киткәндә 13 яшь тә булмагандыр (Рәс. 22:3). Вакыт узу белән Паул үз яшьтәшләре арасында уңышлары белән билгеле булып киткән, һәм ул бу юл белән баруын дәвам иткән булса, яһүд динендә дан казаныр иде (Гәл. 1:13, 14). Ул яхшы хәбәрне кабул итеп, вәгазьли башлагач, моның барысыннан да баш тарткан. Паул үз сайлавына үкенгәнме? Юк. Ул хәтта болай дип язган: «Раббым Мәсих Гайсәне танып белү өстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Аның өчен мин һәрнәрсәдән баш тарттым һәм Мәсихкә ия булу хакына һәм Аныкы булуым ачык күренсен өчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим» (Флп. 3:8).

14, 15. «Аллаһының хезмәттәшләре» буларак, без нинди фатихалар алабыз?

14 Бүген дә мәсихчеләр, Паул кебек, яхшы хәбәр хакына күп нәрсәләрдән баш тарта (Марк 10:29, 30). Без алай эшләп, берәр мөһим нәрсә югалтабызмы? Мәкалә башында искә алынган Роберт болай диеп, күпләрнең фикерен белдерә: «Мин үз сайлавыма бер дә үкенмим. Тулы вакытлы хезмәт миңа шатлык, канәгатьлек китерде һәм Йәһвәнең игелеген күрергә вә татырга мөмкинлек бирде. Рухи максатларга ирешер өчен материаль яктан берәр нәрсә белән корбан иткәндә, Йәһвә мине һәрвакыт корбаннарыма караганда күбрәк фатихалый иде. Әйтерсең, мин бернәрсәне дә корбан итмәдем, ә алдым гына!» (Мәд. 33:9; Гыйб. сүз. 10:22).

15 Син күпмедер вакыт вәгазь һәм өйрәтү эшендә катнашасың икән, син дә, һичшиксез, Йәһвәнең игелеген күреп, татыгансыңдыр. Синең, башкаларга яхшы хәбәрне сөйләгәндә, аның рухының ярдәм иткәнен сизгәнең бармы? Йәһвә кешеләрнең йөрәкләрен яхшы хәбәрне кабул итәргә ачкач, аларның шатлыктан күзләре яна башлаганын күргәнең булдымы? (Рәс. 16:14). Йәһвәнең сиңа киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм иткәне, мәсәлән, үз хезмәтеңне киңәйтер өчен мөмкинлекләр ачканы, бармы? Авырлыклар аркасында хәлең беткәндә, аның сиңа хезмәтеңне дәвам итәргә көч биргәне булдымы? (Флп. 4:13). Без хезмәтебезне башкарып, үзебез Йәһвәнең ярдәм кулын тойганда, ул безнең өчен тагы да реальрәк булып китә, һәм без үзебезне аңа якынрак хис итәбез (Ишаг. 41:10). Аллаһының өйрәтү эшендә аның хезмәттәше булу — чыннан да фатиха! (1 Көр. 3:9).

16. Аллаһы турында өйрәтү өчен куелган тырышлыкларыңа һәм бирелгән корбаннарыңа син ничек карыйсың?

16 Күп кешеләр тормышлары дәвамында үз әһәмиятен югалтмаячак эш башкарырга тели. Ләкин, күргәнебезчә, бүгенге дөньяда хәтта күренекле казанышлар да бик тиз онытыла. Әмма Йәһвә үз исемен изгеләндерү өчен башкарган хәзерге эш, һичшиксез, үз кыйммәтлеген югалтмаячак һәм теократия тарихының өлеше булып калачак. Ул мәңгегә онытылмаячак (Гыйб. сүз. 10:7; Евр. 6:10). Әйдәгез, башкаларны Аллаһы турында өйрәтеп, бу тарихи эштә катнашу хөрмәтен кадерлик!

[Искәрмә]

^ 6 абз. Ишагыйя 11:6: «Бүре вакыт-вакыт бәрән бәтие янында яшәячәк, каплан кәҗә бәтие янында ятачак. Бозау, яллы яшь арыслан һәм симертелгән хайван бергә булачаклар».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвә үзе өйрәткән кешеләрдән нәрсә таләп итә?

• Аллаһы биргән белем кешеләр тормышын ничек яхшырта?

• Башкаларга Аллаһы биргән белемнән файда алырга ярдәм итеп, без нинди фатихалар алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Йәһвә өйрәткән кешеләр халыкара кардәшлек булып тора

[24 биттәге иллюстрация]

Аллаһының өйрәтү эшендә аның хезмәттәше булу — чыннан да фатиха!