Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларны өйрәнеп, догаларыңны яхшырт

Изге Язмаларны өйрәнеп, догаларыңны яхшырт

Изге Язмаларны өйрәнеп, догаларыңны яхшырт

«И Йәһвә, үз хезмәтчеңнең догасына... игътибарлы булчы» (НИХ. 1:11).

1, 2. Ни өчен Изге Язмалардагы кайбер догаларны карап чыгу файдалы?

ДОГА һәм Изге Язмаларны өйрәнү — хак гыйбадәт кылуның мөһим өлешләре (1 Тес. 5:17; 2 Тим. 3:16, 17). Әлбәттә, Изге Язмалар — бу догалык түгел. Әмма анда бик күп догалар китерелә, һәм күбесе Зәбур китабында язылган.

2 Изге Язмаларны укыганда һәм өйрәнгәндә, син, бәлкем, тормыштагы очракларга туры килгән догалар табасыңдыр. Анда язылган догалардагы сүзләрне һәм фикерләрне үз догаларыңда кулланып, син аларны яхшыртасың. Ярдәм сорап, әйтелгән үтенечләренә җавап алган кешеләрдән һәм бу догаларның эчтәлегеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Аллаһы җитәкчелеген эзлә, һәм аның буенча эш ит

3, 4. Ибраһим үз хезмәтчесенә нинди йөкләмә биргән, һәм Йәһвәнең бу эштә ярдәм иткәненнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

3 Изге Язмалар өйрәнүеннән безгә Аллаһыга җитәкчелек сорап, һәрвакыт дога кылырга кирәк икәне ачыклана. Бер мисал карап чыгыйк. Ыруг башлыгы Ибраһим үзенең иң өлкән кол хезмәтчесен, күрәсең, Элигызырны, Месопотамиягә Исхак өчен Аллаһыдан куркып яшәүче хатын табарга җибәрә. Коедан су алган хатын-кызларны күргәч, кол хезмәтче болай дип дога кыла: «[Йа Раббы] шуларның берсенә: „Кая, чүлмәгеңне янтайта төш әле, су эчимче“,— дип мин әйткәч, ул: „Эч-эч, мин синең дөяләреңә дә эчәргә су бирермен“,— дисә, Исхак колыңа Син насыйп иткән хатын менә шул булыр. Шуннан мин Синең хуҗам әфәндегә нинди мәрхәмәтле булуыңны белермен» (Ярат. 24:12—14).

4 Рәбика аның дөяләренә су эчертә, һәм шулай итеп Ибраһимның хезмәтчесе үз догасына җавап ала. Тиздән Рәбика аның белән Кәнганга китеп, Исхакның сөйгән хатыны булып китә. Әлбәттә, син Аллаһы үзеңә берәр махсус билге бирер дип өметләнмисең. Әмма дога кылсаң һәм Аллаһы рухының җитәкчелеген кабул итәргә тәвәккәл булсаң, Йәһвә сине тормыш юлыннан алып барыр (Гәл. 5:18).

Дога борчылуларны киметергә булыша

5, 6. Ягъкубның Эсау белән очрашканчыга кадәр кылган догасы нәрсә белән игътибарга лаек?

5 Дога борчылуларны киметергә булыша ала. Ягъкуб игезәк абыйсы Эсауның үч алуыннан куркып, болай дип дога кылган: «Раббы... Колыңа кылган барлык мәрхәмәт һәм игелекләреңә лаек түгел мин... [...] Ялварамын, туган кардәшемнең кулыннан, Эсау кулыннан коткар мине. Килеп, мине дә, балаларым белән аналарын да үтереп ташламагае дип куркам. Син бит миңа: „Сиңа игелек кылачакмын, нәселеңне диңгездәге бихисап ком бөртекләре санынча ишәйтәчәкмен“,— дип вәгъдә бирдең» (Ярат. 32:9 —12).

6 Аллаһыга дога кылгач, Ягъкуб үз гаиләсен яклар өчен, саклык чараларын күргән, һәм Эсау белән татулашу аның догасына җавап булган (Ярат. 33:1—4). Игътибар белән Ягъкубның догасын укыгач, син аның ярдәм сораганын гына түгел, ә вәгъдә ителгән Токымга үз иманын һәм Аллаһының игелекле яратуы өчен рәхмәтләрен белдергәнен дә күрерсең. Синең «күңелеңдә куркулар» бармы? (2 Көр. 7:5). Булса, Ягъкубның Аллаһыга ялваруы шуны исеңә төшерер: догалар борчылуларны киметә ала. Әмма үз догаларыбызда без үтенечләрне генә түгел, ә иманыбызны да белдерергә тиеш.

Акыллылык турында дога кыл

7. Ни өчен Муса Аллаһы юлларын белергә теләп, дога кылган?

7 Йәһвәгә яраклы булырга теләк сине акыллылык турында дога кылырга дәртләндерергә тиеш. Муса Аллаһы юлларын белергә теләп, болай дога кылган: «Син [Йәһвә] миңа, [Мисырдан] бу халыкны җитәкләп барырсың, дидең... [...] Әгәр мин Синең күз алдыңда илтифат казанганмын икән... Синең миңа карата ихтирамың саклануы өчен, зинһар, Үзеңнең нәрсә эшләргә теләгәнеңне миңа аңлат» (Чыг. 33:12, 13). Аллаһы аның догасына җавап биргән, һәм Муса аның юллары турында күбрәк белгән. Бу аңа Йәһвә халкы өстеннән җитәкчелек итәр өчен кирәк булган.

8. 3 Патшалык 3:10—13 тәге сүзләр турында уйлану нинди файда китерә?

8 Давыт та: «Әй Раббы, юлларыңны миңа әйт»,— дип дога кылган (Мәд. 24:4). Давытның улы Сөләйман Исраил белән идарә итәр өчен, Аллаһыдан акыллылык сораган. Йәһвәгә Сөләйманның догасы ошаган, һәм ул аңа сораганын да, байлык белән дан да биргән. (3 Патшалык 3:10 —13 не укы *.) Сиңа җыелышта хөрмәтле вазифалар бирелсә һәм аларны үтәү сиңа авыр кебек тоелса, акыллылык турында дога кыл һәм басынкы бул. Аллаһы сиңа үз вазифаларыңны тиешле һәм яратып башкарыр өчен, кирәкле белемнәр алырга вә акыллылык белән эш итәргә ярдәм итәчәк.

Чын күңелдән дога кыл

9, 10. Сөләйманның гыйбадәтханәнең тантаналы ачылышы вакытында әйтелгән догасында йөрәк турында нинди файдалы фикерләр бар?

9 Аллаһы догаларыбызны тыңласын өчен, алар эчкерсез булырга тиеш. 3 Патшалык китабының 8 нче бүлегендә Сөләйманның чын күңелдән әйтелгән догасы язылган. Ул аны б. э. к. 1026 елда Иерусалимга Йәһвә гыйбадәтханәсенең тантаналы ачылышына килгән күп санлы халык алдында әйткән. Килешү сандыгы Иң изге бүлмәгә кертелгәннән соң, Йәһвә болыты гыйбадәтханәгә таралган, һәм Сөләйман Аллаһыны данлап мактаган.

10 Сөләйманның догасын укып, анда йөрәк турында нәрсә әйтелгәненә игътибар ит. Сөләйман тик Йәһвәнең генә кеше йөрәген белгәнен аңлаган (3 Пат. 8:38, 39). Бу дога шулай ук ихлас күңелдән Аллаһыга дога кылган гөнаһлы кешенең өмете бар икәнен күрсәтә. Аллаһы халкы әсирлеккә алып кителсә, йөрәкләре тулысынча Йәһвәгә бирелгән кешеләрнең генә ялварулары ишетелгән булачак (3 Пат. 8:48, 58, 61). Шулай итеп, синең догаларың йөрәктән булырга тиеш.

Мәдхияләр догаларыңны яхшыртырга ярдәм итә

11, 12. Аллаһы йортына вакытлыча бара алмаган левиленең догасыннан сез нәрсә белдегез?

11 Мәдхияләрне өйрәнү сиңа догаларыңны яхшыртырга һәм үз үтенечләреңә Аллаһының җавабын көтәргә ярдәм итә ала. Әсирлектә сабырлык күрсәткән бер левиле мисалын карап чыгыйк. Ул Йәһвә йортына вакытлыча бара алмаганга, болай дип җырлаган: «Әй җаным, син ник кайгырасың, ник эчемне пошырасың? Аллага өмет тот, мин әле Алламны, минем Коткаручымны шөһрәт итәрмен» (Мәд. 41:6, 12; 42:5).

12 Бу левиледән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Тугрылыгың өчен төрмәгә эләгеп, кардәшләрең белән бергә хак гыйбадәт кылу урынына вакытлыча килә алмасаң, сабыр итеп Аллаһының ярдәмен көт (Мәд. 36:5). Элек Аллаһыга хезмәт итүдән алган шатлыгың турында уйлан, сабырлык сорап «Аллага өмет тот» һәм яңадан аның халкы белән булачагыңны ышанып көт.

Иман белән дога кыл

13. Ягъкуб 1:5—8 буенча, ни өчен син иман белән дога кылырга тиеш?

13 Синең шартларың нинди генә булмасын, һәрвакыт иман белән дога кыл. Сафлыгың сыналганда, шәкерт Ягъкубның киңәшен тот. Йәһвәгә дога кыл, һәм аның сынауларны кичерергә кирәкле зирәклекне бирәчәгенә бер дә шикләнмә. (Ягъкуб 1:5—8 не укы.) Аллаһы сине борчыган һәр уеңны белә һәм үз рухы аша сиңа җитәкчелек биреп, юата ала. Аңа «һич тә шикләнмичә», нык ышаныч белән үз күңелеңне бушат, һәм аның рухының җитәкчелеген вә Сүзендәге киңәшләрен кабул ит.

14, 15. Ни өчен Һанна иман белән дога кылган һәм эш иткән дип әйтеп була?

14 Левиле Елкананың ике хатынының берсе, Һанна, иман белән дога кылган һәм эш иткән. Елкананың берничә баласы булган икенче хатыны Феннана Һаннаны балалары булмаганга мыскыллаган. Изге чатырда дога кылганда, Һанна угылы туса, аны Йәһвәгә бирергә ант иткән. Ул вакытта аның иреннәре генә кыймылдаганга, баш рухани Ели аны исерек дип санаган. Ялгышканын аңлап, ул: «Исраил Аллаһысы сиңа сораганыңны бирсен»,— дигән. Һанна, үтенече ничек үтәләчәген төгәл белмәсә дә, үз догасына җавап алачагына ышанган. Шуңа күрә «аның йөзе бүтән күңелсез» булмаган. Ул инде моңсу түгел иде (1 Пат. 1:9—18).

15 Шамуил туып, ана сөтеннән аерылгач, Һанна аны Йәһвәгә, чатырда изге хезмәт башкарырга биргән (1 Пат. 1:19 —28). Һаннаның догасы турында уйлану синең догаларыңны яхшыртырга мөмкин. Бу шулай ук сиңа шуны да күрергә ярдәм итәчәк: Йәһвәнең җавап бирәчәгенә иман белән дога кылсаң, берәр авырлык китергән борчылуларны җиңеп була (1 Пат. 2:1—10).

16, 17. Иман белән дога кылганга һәм эш иткәнгә, Нихами нинди җавап алган?

16 Бишенче гасырда яшәгән тәкъва кеше Нихами иман белән дога кылган һәм эш иткән. Ул болай дип үтенгән: «И Йәһвә, үз хезмәтчеңнең догасына һәм синең исемеңнән куркып шатлык тапкан хезмәтчеләреңнең догасына игътибарлы булчы; һәм бүген үз хезмәтчеңә уңыш бирче, һәм бу кешедә миңа карата кызгану хисе уятчы». «Бу кеше» кем булган? Фарсы патшасы Артаксеркс, Нихами аның шәрабчесе булган (Них. 1:11).

17 Бабыл әсирлегеннән азат ителгән яһүдләрнең «бик авыр хәлдә һәм кимсетелгән» булуларын, ә «Иерусалим стенасы җимерек» икәнен белгәч, Нихами Аллаһыга күп көннәр буе иман белән дога кылган (Них. 1:3, 4). Ул көткәненнән дә күбрәкне алган: Артаксеркс патша аңа Иерусалимга барырга һәм шәһәр диварын яңадан торгызырга ризалыгын биргән (Них. 2:1—8). Тиздән шәһәр дивары яңадан төзелгән булган. Аллаһы Нихаминың догаларына җавап биргән, чөнки ул хак гыйбадәт кылу турында һәм иман белән дога кылган. Ә синең догаларың нинди?

Данларга һәм рәхмәт белдерергә онытма

18, 19. Ни өчен Йәһвәнең хезмәтчеләре аны данларга һәм аңа рәхмәтле булырга тиеш?

18 Догада Йәһвәне данларга һәм аңа рәхмәт белдерергә онытма. Моның өчен бик күп сәбәпләр бар. Мәсәлән, Давыт Йәһвәнең патшалыгын бик теләп данлаган. (Мәдхия 144:10—13 не укы.) Догаларың Йәһвә Патшалыгы турында игълан итәргә мөмкинлекне кадерләгәнеңне күрсәтәме? Мәдхия җырлаучының сүзләре сиңа шулай ук мәсихче очрашулар һәм конгресслар өчен Аллаһыга эчкерсез догада үз рәхмәтеңне белдерергә ярдәм итә ала (Мәд. 26:4; 122:1).

19 Аллаһы белән кадерле мөнәсәбәтләрең өчен рәхмәтле булу сине дә болай дип чын күңелдән дога кылырга рухландыра ала: «Әй Ходай, халыклар арасында Сине данлармын; ят халыклар арасында Сиңа җырлармын. Чөнки Синең мәрхәмәтең күкләргә кадәр бөек, һәм чынлыгың болытларга чаклы. Күкләрдән югарырак күтәрел, әй Алла, һәм шөһрәтең белән бөтен җир тулсын!» (Мәд. 56:10—12). Нинди дәртләндерүче сүзләр! Мәдхияләрдәге андый дулкынландыргыч сүзләр догаларыңны яхшырта вә баета ала, шулай бит?

Аллаһыга тирән хөрмәт белән дога кыл

20. Мәрьям Аллаһыга тирән хөрмәтен ничек чагылдырган?

20 Синең догаларыңда Аллаһыга тирән хөрмәт чагылырга тиеш. Мәрьямнең Мәсих анасы булачагын белгәннән соң әйткән ихтирамлы сүзләре Һаннаның кечкенә Шамуилны изге чатырга хезмәт итәргә биргәндә әйтелгән сүзләренә охшаш. Мәрьямнең Аллаһыга карата тирән хөрмәте аның: «Күңелем минем Раббыны данлый, Рухым Аллаһы Коткаручымны уйлап шатлана»,— дигән сүзләрендә күренә (Лүк 1:46, 47). Син охшаш хисләр белдереп, үз догаларыңны баета аласыңмы? Аллаһыдан куркып яшәгән Мәрьямнең Гайсә Мәсихнең анасы булырга сайланганына бер дә гаҗәпләнәсе юк!

21. Гайсәнең догаларында Аллаһыга тирән хөрмәт һәм иман ничек чагылган?

21 Гайсә тирән хөрмәт һәм нык иман белән дога кылган. Мәсәлән, Лазарны терелткәнче, ул югарыга карап: «Атам! Мине ишеткәнең өчен Сиңа рәхмәт белдерәм. Мине һәрвакыт ишетүеңне беләм»,— дигән (Яхъя 11:41, 42). Синең догаларыңда андый ихтирам һәм иман чагыламы? Гайсәнең хөрмәт тулы үрнәк догасын карап чык, һәм шуны күрерсең: Йәһвәнең исемен изгеләндерү, Патшалыкның килүе һәм Аллаһы ихтыярының үтәлүе турында дога кылу иң мөһиме (Мат. 6:9, 10). Ә син Йәһвә Патшалыгының килүен телисеңме, аның ихтыярын үтәргә һәм изге исемен изгеләндерергә омтыласыңмы? Синең догаларың моны күрсәтәме? Моның турында уйлан, бу бик мөһим.

22. Ни өчен Йәһвәнең яхшы хәбәрне игълан итәргә кыюлык бирәчәгенә ышанып була?

22 Эзәрлекләүләр я башка сынаулар аркасында Йәһвәнең хезмәтчеләре еш кына аңардан кыюлык белән хезмәт итәр өчен ярдәм сорыйлар. Югары киңәшмә Петер белән Яхъяга «Гайсә хакында һичнәрсә сөйләмәскә һәм өйрәтмәскә әмер биргәч», бу рәсүлләр моны үтәүдән баш тарткан (Рәс. 4:18—20). Азат ителгәч, алар имандашларына булган хәл турында сөйләгән. Аннары барысы да Аллаһыга аның сүзен зур кыюлык белән сөйләргә көч бирүен үтенгән. Үз догаларына җавап алгач, алар бик шатланганнардыр, чөнки «барысы да Изге Рух белән сугарылдылар... Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башладылар»! (Рәсүлләр 4:24—31 не укы.) Нәтиҗәдә, күпләр Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлаган. Дога сине дә яхшы хәбәрне кыюлык белән сөйләргә ныгыта ала.

Догаларың моннан ары да яхшырсын

23, 24. a) Изге Язмаларны өйрәнү догаларыңны яхшырта ала икәненә башка мисаллар китер. б) Догаларыңны яхшыртыр өчен, син нәрсә эшләрсең?

23 Әйе, Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү догаларыңны яхшырта ала, һәм моңа башка күп мисаллар да бар. Мәсәлән, син догада, Юныс кебек, «Котылу Раббыдан» икәненә ышанычыңны белдерә аласың (Юныс 2:1—10). Җитди гөнаһ кылганыңа борчылсаң һәм мәсихче өлкәннәрдән ярдәм эзләсәң, Давытның эчкерсез сүзләре сиңа үз догаларыңда тәүбә итүеңне белдерергә ярдәм итә ала (Мәд. 50:1—14). Кайбер очракларда син, Иремия кебек, Йәһвәне данлый аласың (Ирем. 32:16—19). Тормыш иптәше эзләсәң, Езра китабының 9 нчы бүлегендәге дога турында уйлану һәм шәхси үтенечең Аллаһының «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга дигән әмеренә буйсынырга тәвәккәллегеңне ныгыта алачак (1 Көр. 7:39; Езра 9:6, 10—15).

24 Изге Язмаларны моннан ары да укы, өйрән һәм тикшер. Үз догаларыңда кулланырлык фикерләр эзлә. Син андый фикерләрне Аллаһыны данлаганда вә аңа үз рәхмәтләреңне белдергәндә, куллана аласың. Бер дә шикләнмә, Изге Язмаларны өйрәнеп, догаларыңны яхшыртсаң, син Йәһвә Аллаһыга тагы да якынлашырсың.

[Искәрмә]

^ 8 абз. 3 Патшалык 3:10—13: «Сөләйманның бу үтенече Йәһвәнең күңеленә хуш килде. Шуңа күрә Аллаһы аңа болай диде: „ ... Мин синең үтенечеңне үтәячәкмен һәм сиңа акыллы вә зирәк йөрәк бирәчәкмен. Сиңа хәтле синең кебек кеше юк иде, һәм синнән соң да булмаячак. Мин сиңа сорамаганыңны да — байлык белән данны да бирәчәкмен, һәм синең кебек патша син яшәгән көннәрдә булмаячак“».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен без Аллаһы җитәкчелеген эзләргә һәм аның буенча эш итәргә тиеш?

• Безне акыллылык турында дога кылырга нәрсә дәртләндерергә тиеш?

• Зәбур китабы догаларыбызны ничек яхшырта ала?

• Ни өчен без Аллаһыга иман һәм тирән хөрмәт белән дога кылырга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Ибраһимның хезмәтчесе Аллаһыдан җитәкчелек сораган. Син дә шулай эшлисеңме?

[10 биттәге иллюстрация]

Гаилә белән гыйбадәт кылу догаларыңны яхшырта ала