Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсих — Аллаһының коткару чарасы

Мәсих — Аллаһының коткару чарасы

Мәсих — Аллаһының коткару чарасы

«Адәм аркасында һәммәсе үлгән кебек, Мәсих бәрабәренә һәммәсе яңадан тереләчәк» (1 КӨР. 15:22).

1, 2. a) Әндри белән Филип Гайсәне очраткач, нәрсә эшләгән? б) Ни өчен бүген Гайсәнең Мәсих булуына дәлилләр беренче гасырга караганда күбрәк дип әйтеп була?

«БЕЗ Мәсихне очраттык»,— дип әйткән Әндри үз абыйсы Петергә. Ул Насаралы Гайсәнең Аллаһының майланган Заты булуына бер дә шикләнмәгән. Филип тә моңа ышанган һәм үз дусты, Натанаилне, табып: «Без насаралы Йосыф улы Гайсәне очраттык. Аның хакында Муса канунда язган, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар»,— дип әйткән (Яхъя 1:40, 41, 45).

2 Ә син Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих, Йәһвәнең «коткарылуга... илтүче» Хакиме, булуына ышанасыңмы? (Евр. 2:10). Бүген Гайсәнең Мәсих булуына дәлилләр беренче гасырга караганда күпкә күбрәк. Аллаһы Сүзендә Гайсәнең тууыннан алып терелүенә кадәр аның Мәсих булуына ышандырырлык дәлилләр китерелә. (Яхъя 20:30, 31 не укы.) Изге Язмалар буенча, Гайсә күктә Мәсих буларак ролен үтәвен дәвам итәргә тиеш булган (Яхъя 6:40; 1 Көринтлеләргә 15:22 не укы). Син дә, Аллаһы Сүзеннән алган белемнәргә нигезләнеп, «без Мәсихне очраттык» дип әйтә аласың. Ә беренче гасырдагы шәкертләр нәрсәгә нигезләнеп, Мәсихне очраттык дигән нәтиҗәгә килгәннәр? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

«Яшерен сер» әкренләп ачыла бара

3, 4. a) Ни өчен беренче гасырдагы шәкертләр «без Мәсихне очраттык» дип әйтә алган? б) Ни өчен Гайсә генә Мәсих турындагы бар пәйгамбәрлекләрне үти алган дип әйтеп була?

3 Ни өчен Гайсәнең беренче гасыр шәкертләре бер дә шикләнмичә ул Мәсих дип әйтә алган? Йәһвә пәйгамбәрләр аша киләчәк Мәсихне билгеләүче үзенчәлекләрне ачып барган. Изге Язмаларның бер белгече моны мондый мисал белән аңлаткан. Бер мәрмәр сынны аерым ясалган күп өлешләрдән җыялар. Бер-берсен беркайчан да белмәгән күп кенә ир-ат һәрберсе үз вакытында бүлмәгә бер кисәк мәрмәр кертә. Бу кисәкләр бер-берсенә туры килеп, камил бер статуя килеп чыкса, сез кемдер бу кисәкләрне ясап, һәр ир-атка үз кисәген биреп җибәргән дигән нәтиҗәгә килерсез. Статуяның һәр кисәге кебек, Мәсих турындагы һәр пәйгамбәрлек аның хакында мөһим бер якны ачыклый.

4 Мәсих турындагы бар пәйгамбәрлекләр очраклы рәвештә берәр кешедә үтәлә алганмы? Бер белгеч берәр кешенең бар пәйгамбәрлекләрне очраклы рәвештә үти алуы мөмкинлекләре шулхәтле кечкенә ки, алар хәтта исәпкә дә алынырга тиеш түгел дип язган. «Барлык бу пәйгамбәрләр Гайсәдә генә үтәлә алган»,— дип әйткән ул.

5, 6. a) Шайтанга чыгарылган хөкем ничек үтәлергә тиеш булган? б) Аллаһы вәгъдә ителгән «нәселнең» кем булачагын ничек ача барган?

5 Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрнең үзәге булып күпкырлы «яшерен сер» тора, һәм ул бар шәхесләргә кагыла (Көл. 1:26, 27; Ярат. 3:15). Аның бер кыры кешелекне гөнаһ белән үлемгә дучар иткән Шайтан Иблискә, «борынгы еланга», чыгарылган хөкем булган (Ачыл. 12:9). Бу хөкем ничек үтәлергә тиеш иде? Йәһвә «хатын-кыз» тудырачак «нәсел» Шайтанның башын ярачак дип алдан әйткән. Бу «нәсел» еланның башын ярып, фетнә, авырулар һәм үлем сәбәбен юк итәргә тиеш булган. Әмма Шайтан башта бу «нәселнең» үкчәсеннән чагачак, моңа Аллаһы юл куячак.

6 Йәһвә бу вәгъдә ителгән «нәселнең» кем булачагын әкренләп ача барган. Аллаһы Ибраһимга: «Синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак»,— дип ант иткән (Ярат. 22:18). Бу нәселнең Мусадан бөегрәк «пәйгамбәр» булачагы турында Муса үзе язган (Кан. 18:18, 19). Давытка бу Мәсих аның нәселеннән булачак һәм аның тәхетен мәңгегә мирас итеп алачак дип әйтелгән булган, һәм соңрак пәйгамбәрләр моны раслаган (2 Пат. 7:12, 16; Ирем. 23:5, 6).

Гайсәнең Мәсих булуына дәлилләр

7. Аллаһы Гайсәне үз «хатын-кызыннан» алып, җиргә ничек җибәргән?

7 Аллаһы үзенең беренче итеп барлыкка китергән Улын, рухи затлардан торган һәм хатын белән чагыштырылган күктәге оешмасыннан алып, җиргә вәгъдә ителгән «нәсел» булырга җибәргән. Моның өчен Аллаһының бердәнбер Улы күктәге тормышыннан баш тартып, камил кеше булып туарга тиеш булган (Яхъя 1:14; Флп. 2:5—7). Мәрьямгә изге рух кодрәте төшкәнгә, туачак бала «изге булырга һәм Аллаһы Улы дип аталырга» тиеш булган (Лүк 1:35).

8. Гайсә суга чумдырылу үтәргә килеп, ничек Мәсих турындагы пәйгамбәрлекне үтәгән?

8 Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр Гайсәнең кайда туачак һәм кайчан Мәсих булачак икәнен күрсәткән. Гайсә, алдан әйтелгәнчә, Бәйтлехемдә туган (Мих. 5:2). Беренче гасырда яһүдләр Мәсихнең килүен көткән. Кайберәүләр Яхъя Суга Чумдыручы турында: «Бу Мәсих түгелме икән?» — дип сораган. Ләкин Яхъя аларга: «Миннән кодрәтлерәк бер Зат килә»,— дип җавап биргән (Лүк 3:15, 16). Б. э. 29 елының көзендә Гайсә, Яхъя янына килеп, 30 яшендә суга чумдырылу үткәч, нәкъ билгеләнгән вакытта Мәсих булып киткән (Дан. 9:25). Аннары ул үзенең вакыйгаларга бай хезмәтен башлаган һәм: «Вакыт җитте! Аллаһы Патшалыгы якынлашты!» — дип игълан иткән (Марк 1:14, 15).

9. Гайсәнең шәкертләре, кайбер нәрсәләрне аңлап бетермәсәләр дә, нәрсәгә ышанган?

9 Кешеләр Гайсәне тиешенчә, патшаны кебек, каршылаган булсалар да, алар аның идарә итүе киләчәктә һәм күктән булачагын аңлап бетермәгән (Яхъя 12:12—16; 16:12, 13; Рәс. 2:32—36). Шулай да Гайсә: «Сез Мине кем дип беләсез?» — дип сорагач, Петер бер дә икеләнмичә: «Син — Мәсих, тере Аллаһының Улы»,— дип җавап биргән (Мат. 16:13—16). Күпләр Гайсәнең бер тәгълиматы аркасында абынып, аны калдыргач та, Петер шундый ук җавап кайтарган. (Яхъя 6:68, 69 ны укы.)

Мәсихне тыңлагыз

10. Ни өчен Йәһвә үз Улын тыңларга кушкан?

10 Аллаһының бердәнбер Улы күктә куәтле рухи зат булса, җирдә «Аллаһыдан килгән» зат булган (Яхъя 16:27, 28). Ул: «Минем өйрәтүем Үземнеке түгел, бәлки Мине Җибәрүченеке»,— дигән (Яхъя 7:16). Гайсә үзгәрүенең күренеше вакытында Йәһвә аның Мәсих булуын раслап: «Аны тыңлагыз!» — дигән (Лүк 9:35). Әйе, бу Сайланган Затны тыңларга, яки аңа буйсынырга, кирәк булган. Бу иман һәм игелекле эшләр таләп иткән. Аллаһыга яраклы булыр өчен һәм мәңгелек тормышка ия булыр өчен, бу үтә мөһим (Яхъя 3:16, 35, 36).

11, 12. a) Ни өчен беренче гасырдагы яһүдләр Гайсәне Мәсих итеп кабул итмәгән? б) Гайсәгә кем иман иткән?

11 Гайсәнең Мәсих булуына бик күп дәлилләр булса да, беренче гасырдагы күпчелек яһүд аны Мәсих итеп танымаган. Ни өчен? Чөнки, беренчедән, алар Мәсих турында алдан ук ялгыш карашта торган һәм ул яһүдләрне Рим җәбереннән азат итәчәк сәяси юлбашчы булачак дип уйлаган. (Яхъя 12:34 не укы.) Мәсихтә аңа җирәнеп караячак һәм аңардан читләшәчәк, ул авырту белән авыруның нәрсә икәнен аңлаячак һәм ахыр чиктә аны үтерәчәкләр дигән пәйгамбәрлекләр үтәлгән, яһүдләр андый Мәсихне кабул итә алмаган (Ишаг. 53:3, 5). Хәтта Гайсәнең кайбер тугры шәкертләре дә аның Исраилне Рим җәбереннән азат итмәгәнен күреп күңелсезләнгән. Ләкин алар тугры булып калган, һәм вакыт узу белән алар моны төгәл аңлый башлаган (Лүк 24:21).

12 Икенчедән, күп кешеләр Гайсәнең тәгълиматларын кабул итү авыр дип санаган, шуңа күрә аны Мәсих буларак кире каккан. Мәсәлән, Патшалыкка керер өчен, «үз-үзеңнән баш тартырга», Гайсәнең тәнен «ашарга» һәм канын «эчәргә», «яңадан туарга» һәм «дөньядан булмаска» кирәк булган (Марк 8:34; Яхъя 3:3; 6:53; 17:14, 16). Горур, бай һәм икейөзле кешеләр бу таләпләрне үтәү бик кыен дип санаган. Әмма басынкы яһүдләр Гайсәне Мәсих итеп кабул иткән. Кайбер самареялеләр дә аны «чыннан да дөньяны Коткаручы Мәсих» дип санаган (Яхъя 4:25, 26, 41, 42; 7:31).

13. Гайсә ничек «үкчәсенә чагылган» булган?

13 Гайсә баш руханилар аны үлемгә хөкем итәчәкләр, мәҗүсиләр баганага кадаклаячак, әмма өченче көндә ул үледән терелтеп торгызылачак дип алдан әйткән булган (Мат. 20:17—19). Аның Югары киңәшмә алдында үзе турында «Мәсих, Аллаһы Улы» дип әйтүе көферләнү дип саналган (Мат. 26:63—66). Пилат аңарда «үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә» тапмаган, ләкин яһүдләр аны фетнә куптаруда да гаепләгәнгә, «Гайсәне аларның ихтыярына тапшырган» (Лүк 23:13—15, 25). Шулай итеп алар, аның Аллаһыдан булганына дәлилләр күп булса да, «тормышны Бар итүчедән» «ваз кичеп», аны үтерергә план корганнар (Рәс. 3:13—15). Мәсих, алдан әйтелгәнчә, б. э. 33 елының Коткарылу бәйрәме көнендә баганага кадакланып, «үтерелгән» булган (Дан. 9:26, 27; Рәс. 2:22, 23). Шулай ул, Яратылыш 3:15 тә алдан әйтелгәнчә, үкчәсенә чагылган булган.

Ни өчен Мәсих үләргә тиеш булган?

14, 15. a) Йәһвәнең Гайсә үлеменә юл куюына нинди ике сәбәп булган? б) Гайсә терелтелгәннән соң нәрсә эшләгән?

14 Ни өчен Йәһвә Гайсә үлеменә юл куйган? Моңа ике мөһим сәбәп бар. Беренчедән, Гайсәнең үз үлеменә кадәр саклаган тугрылыгы «яшерен сернең» бер мөһим ягын ачыклаган. Ул шуны исбатлаган: камил кеше, Шайтан булдырган иң авыр сынауларга карамастан, Аллаһыга чын күңелдән бирелгәнлеген саклап, Аллаһы хакимлеге ягында тора ала (1 Тим. 3:16). Икенчедән, Гайсә әйткәнчә, «Адәм Улы... күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә дип килгән» (Мат. 20:28). Гайсә «Үз тормышын биреп», Адәм буыннарын мирас итеп алынган гөнаһтан йолып алган, һәм бу аны Аллаһының коткару чарасы итеп кабул иткән бар кешеләргә мәңгелек тормыш алырга мөмкинлек биргән (1 Тим. 2:5, 6).

15 Кабердә өч көн булганнан соң, Мәсих терелтелгән булган һәм 40 көн буена, үзенең тере булуын исбатлап һәм аларга күрсәтмәләр бирер өчен, үз шәкертләренә күренгән (Рәс. 1:3—5). Аннары ул Йәһвәгә үзенең кыйммәтле корбанының бәясен тапшырырга дип күккә күтәрелгән. Анда ул үзенең Мәсих-Патша булып идарә итүе башланачак вакытны көткән. Ә әлегә аның башкарасы эше күп булган.

Гайсә үзенең Мәсих ролен үти

16, 17. Гайсә күккә күтәрелгәннән соң Мәсих ролен ничек үтәгән?

16 Терелтелгәннән соң Гайсә гасырлар дәвамында мәсихче җыелышлар белән Патша булып җитәкчелек иткән һәм аларның эшчәнлеген күзәткән (Көл. 1:13). Билгеләнгән вакытта ул Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып идарә итә башларга тиеш булган. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр һәм дөньядагы вакыйгалар аның 1914 елда Патша булып идарә итә башлаганын раслый һәм дөнья төзелешенең тәмамлануын күрсәтә (Мат. 24:3; Ачыл. 11:15). Аннан соң ул изге фәрештәләре ярдәмендә Шайтанны һәм аның җеннәрен күктән бәреп төшергән (Ачыл. 12:7—10).

17 Гайсә б. э. 29 елында башлаган вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эше үзенең югары ноктасына якынлаша. Тиздән ул бар яшәүчеләрне хөкем итәчәк. Аннары ул үзен Йәһвәнең коткару чарасы итеп кабул иткән эчкерсез кешеләргә: «Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз»,— дип әйтәчәк (Мат. 25:31—34, 41). Ә Гайсәне Патша итеп кабул итмәгән кешеләр, ул күк гаскәрләре белән бар явызлыкка каршы чыккач, юк ителәчәк. Аннан соң Гайсә Шайтанны, чылбырлап, җеннәре белән бергә «упкынга» ташлаячак (Ачыл. 19:11—14; 20:1—3).

18, 19. Гайсә үзенең Мәсих ролен үтәр өчен, нинди эшләр башкарачак, һәм бу тыңлаучан кешеләргә нәрсә алып киләчәк?

18 Үзенең Меңьеллык идарә итүе вакытында Гайсә үзенә бирелгән бар титулларның, мәсәлән, «Гаҗәеп киңәшче, Көчле илаһ, Мәңгелек ата, Тынычлык мирзасы» дигән титулларның хак булуын күрсәтәчәк (Ишаг. 9:6, 7). Аның Патшалыгы идарә иткәндә кешеләр, шул исәптән терелтелгән кешеләр дә, камил булып китәчәк (Яхъя 5:26—29). Мәсих кешеләрне «тереклек суы чишмәләренә алып барачак», һәм моның ярдәмендә тыңлаучан кешеләр Йәһвә белән тыныч мөнәсәбәтләргә ия булачак. (Ачылыш 7:16, 17 не укы.) Соңгы сынаудан соң бар фетнәчеләр, шул исәптән Шайтан һәм аның җеннәре, «утлы... күлгә» ыргытылачак (Ачыл. 20:10). Шулай итеп, «еланның» башы ярылган булачак.

19 Гайсә искиткеч һәм камил итеп үзенең Мәсих ролен башкара! Җирдәге оҗмахта йолып алынган кешеләр камил сәламәтлеккә шатланып, мәңге һәм бәхетле яшәячәк. Йәһвәнең изге исеме бар хурлыктан сафландырылачак һәм аның Галәмдә хакимлек итәргә хокукы тулысынча акланачак. Әйе, Аллаһының Майланган Затына буйсынган бар кешеләрне гаҗәеп мирас көтә!

Син Мәсихне очраттыңмы?

20, 21. Мәсих турында башкаларга сөйләр өчен, нинди сәбәпләр бар?

20 1914 елдан башлап без Мәсихнең парусиа, ягъни күктән Патша булып идарә итүе, вакытында яшибез. Ул Аллаһы Патшалыгында күзгә күренмичә идарә итсә дә, бу үтәлгән пәйгамбәрлекләрдән ачык күренеп тора (Ачыл. 6:2—8). Шулай да күпчелек кеше бүген, беренче гасырдагы яһүдләр кебек, Мәсихнең патшалык итүен күрсәтүче билгеләрне санга сукмый. Аларга да берәр сәяси юлбашчы я, ким дигәндә, сәяси хакимнәр аша эш иткән кеше кирәк. Әмма син Гайсәнең хәзер Аллаһы Патшалыгында Патша булып идарә итә икәнен белдең. Бу сине шатландырдымы? Синең дә, беренче гасырдагы шәкертләр кебек: «Без Мәсихне очраттык»,— дип әйтәсең килгәндер.

21 Син, кешеләргә хакыйкать турында сөйләгәндә, Гайсәнең Мәсих буларак роленә басым ясыйсыңмы? Шулай эшләсәң, аның синең хакка үткәндә һәм хәзер башкарган, шулай ук киләчәктә башкарачак эшләре өчен тагы да рәхмәтлерәк булырсың. Син дә, Әндри белән Филип кебек, үз туганнарыңа һәм дусларыңа Мәсих турында һичшиксез инде сөйләгәнсең. Аларга, Гайсәнең чыннан да вәгъдә ителгән Мәсих, Аллаһының коткару чарасы икәнлеген күрсәтер өчен, тагын бер тапкыр сөйләп карасаң, ничек булыр иде?

Сез аңлата аласызмы?

• Беренче гасыр шәкертләре Мәсихне ничек таный алган?

• Йәһвәнең Гайсә үлеменә юл куюына нинди ике мөһим сәбәп булган?

• Гайсә үзенең Мәсих ролен үтәп, тагын нәрсә эшләячәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Ни өчен беренче гасырдагы кешеләр Гайсә вәгъдә ителгән Мәсих дип әйтә алган?

[23 биттәге иллюстрация]

Син вәгазьләгәндә Гайсәнең Мәсих буларак роленә басым ясыйсыңмы?