Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Беркайчан да бетмәс мәхәббәт сездә арта барсын

Беркайчан да бетмәс мәхәббәт сездә арта барсын

Беркайчан да бетмәс мәхәббәт сездә арта барсын

«[Мәхәббәт] һәрнәрсәгә... сабыр итә... Мәхәббәт беркайчан да бетмәс» (1 КӨР. 13:7, 8).

1. a) Мәхәббәт еш кына ничек күрсәтелә? б) Күпләр кемне һәм нәрсәне ярата?

МӘХӘББӘТ турында бик күп әйтелгән. Аны җырларда данлап җырлаганнар һәм искиткеч матур сыйфат итеп күрсәткәннәр. Әйе, кеше мәхәббәткә бик мохтаҗ. Ләкин китаплар белән фильмнардагы мәхәббәт еш кына уйлап чыгарылган, һәм андый әсәрләр белән кибетләр шыгрым тулган. Ә Аллаһыны һәм якыннарны чын күңелдән ярату сүрелә бара. Изге Язмаларда бу соңгы көннәрдә яшәгән кешеләр «үзләрен генә сөючән, байлык яратучан... Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар» дип алдан әйтелгән булган. Бу хәлне без үзебез күреп торабыз (2 Тим. 3:1—5).

2. Изге Язмаларда мәхәббәт турында нинди кисәтү бирелә?

2 Кешеләр мәхәббәт күрсәтергә сәләтле, әмма, Аллаһы Сүзе буенча, без дөрес булмаган нәрсәләрне ярата башларга мөмкин. Һәм Изге Язмаларда андый мәхәббәт йөрәктә тамырланса, бу аяныч нәтиҗәләргә китерә дип әйтелә (1 Тим. 6:9, 10). Рәсүл Паулның Димас турында язган сүзләрен хәтерлисеңме? Ул, Паул белән бергә йөрсә дә, бу дөнья тәкъдим иткәнне ярата башлаган (2 Тим. 4:10). Рәсүл Яхъя да мәсихчеләрне андый куркынычтан кисәткән. (1 Яхъя 2:15, 16 ны укы.) Бу дөньяны, аның юлларын һәм андагы кыска гомерле нәрсәләрне ярату һәм шул ук вакыт Аллаһыны һәм аңардан килгән нәрсәләрне ярату мөмкин түгел.

3. Безгә нинди куркыныч яный, һәм бу нинди сораулар тудыра?

3 Без, бу дөньядан бумасак та, анда яшибез. Шуңа күрә безгә бу дөньяның мәхәббәткә бозык карашын үзләштерү куркынычы яный. Дөрес булмаган я бозык нәрсәләрне ярату тозагына эләкмәс өчен, көч куйыйк. Бу мөһим. Ә кемгә карата без принципларга нигезләнгән мәхәббәтне күрсәтергә тиеш? Һәрнәрсәгә сабыр итә торган һәм беркайчан да бетмәс мәхәббәтне арттырырга нәрсә булыша ала? Бу безгә хәзер нинди файда китерә һәм киләчәгебезгә ничек тәэсир итәчәк? Безгә, дөрес эш итәр өчен, бу сорауларга җавапны Аллаһы Сүзенә нигезләнеп табарга кирәк.

Йәһвәгә мәхәббәтегез арта барсын

4. Аллаһыга мәхәббәтебезне ничек арттырырга?

4 Йәһвәгә мәхәббәтебез арта барсын өчен, без нәрсә эшли алабыз? Җирне сөреп, орлыклар чәчәр өчен тырышып эшләгән игенчене күз алдыңа китер. Ул орлыкларның шытып чыгуын һәм игеннәрнең күтәрелүен көтә (Евр. 6:7). Безнең Аллаһыга мәхәббәтебез дә «шытып күтәрелергә» тиеш дип әйтеп була. Моның өчен нәрсә кирәк? Без Патшалык турындагы хакыйкать орлыгы чәчелгән йөрәгебезнең яхшы туфрагын эшкәртергә тиеш. Без Аллаһы турында белемнәребезне арттырыр өчен, аның Сүзен тырышып өйрәнә алабыз (Көл. 1:10). Бу яктан безгә шулай ук җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрү һәм аларда катнашу ярдәм итәчәк. Син, белемеңне тирәнәйтер өчен, даими тырышлыклар куясыңмы? (Гыйб. сүз. 2:1—7).

5. а) Йәһвәнең төп сыйфатларын ничек белеп була? б) Аллаһының гаделлеге, акыллылыгы һәм көче турында нәрсә әйтеп була?

5 Үзенең Сүзе аша Йәһвә үз сыйфатларын ача. Изге Язмаларны өйрәнеп һәм Йәһвә турында белемебезне арттыра барып, без аның сыйфатлары — гаделлеге, көче, акыллыгы һәм, иң мөһиме, гаҗәеп яратуы — өчен тагы да рәхмәтлерәк булып китәбез. Йәһвә бөтен юлларында һәм камил кануннарында гадел (Кан. 32:4; Мәд. 18:8). Без Йәһвәнең бар иҗади эшләре турында уйлана алабыз, аның зур акыллылыгы бездә курку-хөрмәт уята (Мәд. 103:24). Галәм дә Йәһвәнең чиксез һәм бетмәс көч-куәтнең Чыганагы булуына дәлил булып тора (Ишаг. 40:26).

6. Аллаһы безне яратканын ничек күрсәткән, һәм бу сиңа ничек тәэсир итә?

6 Аллаһының төп сыйфаты, мәхәббәте, турында нәрсә әйтеп була? Ул бик көчле һәм барыбызга да тәэсир итә. Ул бу мәхәббәтне кешелекне йолып алып күрсәткән. (Римлыларга 5:8 не укы.) Бу йолым бөтен кешелек өчен бирелгән, ләкин Аллаһы күрсәткән мәхәббәткә ваемсыз калмаучы һәм аның Улына иман итүче кешеләр генә аннан файда алачак (Яхъя 3:16, 36). Аллаһы безнең гөнаһларыбызны йолып алыр өчен, Гайсәне корбан иткән. Бу бездә Аллаһыга карата ярату уятырга тиеш.

7, 8. a) Аллаһыны яратканыбызны күрсәтер өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? б) Аллаһы халкы нәрсәгә карамастан аның әмерләрен үти?

7 Аллаһы безнең хакка күп эшләр башкарган. Ә без аны яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз? Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3). Әйе, Йәһвә Аллаһыга булган мәхәббәтебез безне аның әмерләрен үтәргә дәртләндерә. Менә ни өчен без аның исеме һәм Патшалыгы турында шаһитлек итәбез, һәм бу кешеләргә файда китерә. Моны без күңелебез ташыганга башкарабыз, һәм шуның белән Аллаһының әмерен саф теләкләрдән чыгып үтәгәнебезне күрсәтәбез (Мат. 12:34).

8 Бар илләрдәге кардәшләр, кешеләр Патшалык хәбәренә ваемсыз булса да һәм аны ачыктан-ачык кире какса да, Аллаһы әмерләрен үти һәм бирешми. Алар, үз хезмәтен тулысынча башкарып чыгар өчен, тырышлыкларын киметми (2 Тим. 4:5). Шулай ук без дә башкаларга Аллаһы турында сөйләргә һәм аның башка әмерләрен үтәргә тырышабыз.

Ни өчен без Раббыбыз Гайсә Мәсихне яратабыз?

9. Мәсих нәрсәләр кичергән, һәм аңа нәрсә ярдәм иткән?

9 Без Аллаһыны яратабыз һәм шулай ук аның Улына мәхәббәтебезне арттырыр өчен сәбәпләр күп. Гайсәне беркайчан да күргәнебез булмаса да, аның турында күбрәк белем алган саен, аны яратуыбыз көчлерәк булып китә (1 Пет. 1:8, 9). Гайсә нәрсәләр кичергән? Ул Атасының ихтыярын үтәсә дә, аны бер сәбәпсез нәфрәт иткәннәр, эзәрлекләгәннәр, аңа яла якканнар, аны мыскыллаганнар һәм башкача түбәнсеткәннәр. (Яхъя 15:25 не укы.) Гайсә бу сынауларны, күктәге Атасын яратканга, кичереп чыккан. Һәм, кешеләрне яратканга, күпләрне йолып алыр өчен, үз тормышын биргән (Мат. 20:28).

10, 11. Мәсихнең безнең хакка эшләгәннәре безне нәрсәгә дәртләндерә?

10 Гайсәнең мәхәббәте бездә дә ярату уята. Мәсихнең безнең хакка эшләгәннәре турында уйланганда, безнең аңа карата мәхәббәтебез арта. Аның шәкертләре буларак, без аның Патшалык турында шаһитлек бирү һәм шәкертләр булдыру әмерен үтәгәндә бирешмәс өчен, ул күрсәткән мәхәббәт төрен арттырырга һәм күрсәтергә тиеш (Мат. 28:19, 20).

11 Мәсихнең бөтен кешелекне яратуы безне, ахыр килгәнче, үз йөкләмәбезне төгәлләргә дәртләндерә. (2 Көринтлеләргә 5:14, 15 не укы.) Ул күрсәткән мәхәббәт Аллаһының кешелеккә карата ниятен үтәгәндә төп роль уйнаган. Һәм Мәсихнең, аның эзләре буенча барыр өчен, безгә калдырган үрнәге һәрберебезгә Аллаһы ниятен үтәүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Моның өчен бар көчебезне куеп, Аллаһыга карата мәхәббәтебезне арттырырга кирәк (Мат. 22:37). Гайсәнең әйткән сүзләрен һәм әмерләрен үтәп, без аны яратканыбызны һәм, нәрсә генә булмасын, аның кебек, Аллаһының хакимлеге ягында торырга тәвәккәл икәнебезне күрсәтәбез (Яхъя 14:23, 24; 15:10).

Иң яхшы юлдан барабыз

12. Паулның «иң яхшы юл» дип язганда нәрсә әйтәсе килгән?

12 Рәсүл Паул Мәсихтән үрнәк алган. Ул, нәкъ аның эзләре буенча барганга, кардәшләрен: «Миннән үрнәк алыгыз»,— дип өнди алган (1 Көр. 11:1). Беренче гасырда мәсихчеләргә төрле бүләкләр, мәсәлән, дәвалау һәм төрле телләрдә сөйләү сәләтләре бирелгән булган. Паул, Көринттәге мәсихчеләрне изге рухтан килгән бу бүләкләрне ашкынып эзләргә чакырса да, аларга яхшырак нәрсә бар дип язган. 1 Көринтлеләргә 12:31 дә: «Мин сезгә иң яхшы юлны күрсәтермен»,— дигән ул. Алдагы шигырьләрдән күренгәнчә, бу мәхәббәт «юлы» булган. Ул нинди мәгънәдә иң яхшы? Паул моны төрле ачык мисаллар китереп аңлата. (1 Көринтлеләргә 13:1—3 не укы.) Аның ниндидер гаҗәеп сәләтләре булса һәм ул бөек эшләр башкарса, ә мәхәббәте булмаса, ул «берни булмас иде» дип язган Паул. Аллаһы рухы белән рухланып, ул бу мөһим хакыйкатьне аңлатып биргән. Моның өчен Паул гаҗәеп көчле сүзләр кулланган!

13. a) 2010 елның еллык шигыре нинди? б) Мәхәббәт нинди мәгънәдә беркайчан да бетмәс?

13 Аннары Паул нәрсә ул мәхәббәт һәм нәрсә мәхәббәт түгел икәнен аңлата. (1 Көринтлеләргә 13:4—8 не укы.) Хәзер үзегезне тикшереп чыгыгыз: мәхәббәткә хас сыйфатлар сездә бармы? Җиденче һәм сигезенче шигырьләрнең соңгы өлешләренә аеруча игътибар итегез: «[Мәхәббәт] һәрнәрсәгә... сабыр итә... Мәхәббәт беркайчан да бетмәс». Бу сүзләр — 2010 елның еллык шигыре. Паул сигезенче шигырьдә беренче мәсихче җыелышларда булган изге рухның бүләкләре, шул исәптән пәйгамбәрлек итүләр һәм телләр, юкка чыгар дип әйткән. Әмма мәхәббәт һәрвакыт булачак. Йәһвә мәхәббәтнең үзе, һәм ул мәңге. Шуңа күрә мәхәббәт беркайчан да бетмәс. Ул мәңгелек Аллаһының сыйфаты буларак һәрвакыт булачак (1 Яхъя 4:8).

Мәхәббәт һәрнәрсәгә сабыр итә

14, 15. a) Мәхәббәт безгә сынауларны кичереп чыгарга ничек ярдәм итә ала? б) Ни өчен бер яшь кардәш үз иманыннан ваз кичмәгән?

14 Мәсихчеләргә төрле сынауларда, авыр һәм кыен хәлләргә эләккәндә, сабыр булырга нәрсә ярдәм итә? Күпчелек очракларда принципларга нигезләнгән мәхәббәт. Андый ярату мал-мөлкәтне корбан итү генә түгел, ә Мәсих хакына сафлыгыбызны сакларга һәм хәтта тормышыбызны югалтырга әзер булу (Лүк 9:24, 25). Икенче бөтендөнья сугышы вакытында һәм аннан соң төрмәләрдә утырган, концлагерьларда һәм эш лагерьларында газап чиккән Йәһвә Шаһитләренең тугрылыгы турында уйлап карагыз.

15 Германиядә яшәгән Вильгельм исемле бер яшь кардәш мисалын карап чыгыйк. Ул үз иманыннан ваз кичмәгән һәм Аллаһыга тугры калган, шуңа күрә нацистлар аны атып үтергән. Үз туганнарына соңгы хатын язганда, ул болай дигән: «Без Юлбашчыбыз Гайсә Мәсихнең әмерен үтәп, барыннан да бигрәк Аллаһыны яратырга тиеш. Аның ягында торсак, ул безне бүләкләячәк». Соңрак, «Күзәтү манарасы» журналындагы бер мәкаләдә аның бер туганы: «Ул авыр вакытларда без бер гаилә буларак Аллаһыга карата яратуны беренче урынга куярга тырыштык»,— дип язган. Әрмәнстан, Эритрея, Көньяк Корея һәм башка илләрдә төрмәдә утыручы күп кенә кардәшләр шундый ук карашта тора. Бу кардәшләр бирешмичә, Йәһвәне яратуларын дәвам итә.

16. Малавидагы кардәшләр нәрсә кичергән?

16 Күп җирләрдә төрле авырлыклар кардәшләребезнең иманын һәм сабырлыгын сыный. Малавидагы Йәһвә Шаһитләре 26 ел дәвамында үз эшчәнлекләренең тыелуы, каты каршылыклар һәм мәрхәмәтсез мөгамәләгә карамастан хезмәт итүләрен дәвам иткән. Аларның сабырлыгы бүләкләнгән булган: эзәрлекләүләр башланганда Шаһитләрнең саны якынча 18000 булса, 30 ел узганнан соң бу сан икеләтә артып, 38393 кә җиткән. Андый үсеш башка илләрдә дә күзәтелә.

17. Кайберәүләргә Йәһвә Шаһите булмаган туганнарыннан нәрсә кичерергә туры килә, һәм ни өчен алар андый начар мөгамәләне кичереп чыга ала?

17 Әлбәттә, Аллаһы халкына үзенә каршы килгән кешеләрнең андый һөҗүмнәрен кичерү авыр, ләкин аерым мәсихчеләргә үз туганнарының каршы килүләрен, мәсәлән гаиләдәгеләрнең я якын туганның басымын, кичерү тагы да кыенрак булырга мөмкин. Әллә Гайсә моның турында алдан әйтмәгәнме? Әйе, әйткән, һәм күпләр аның сүзләренең дөреслеген үзләре татып караган (Мат. 10:35, 36). Мәсәлән, яшүсмерләр Йәһвәгә ышанмаган ата-аналарының каршы килүләренә түзеп яши. Аларның кайберләрен хәтта өйләреннән куып чыгарганнар, ләкин игелекле Йәһвә Шаһитләре аларны үзләренә алган. Кайберләреннән ата-аналары ваз кичкән. Аларга андый начар мөгамәләне кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? Кардәшләрне ярату, ләкин иң элек Аллаһыны һәм аның Улын чын күңелдән ярату (1 Пет. 1:22; 1 Яхъя 4:21).

18. Һәрнәрсәгә сабыр иткән мәхәббәт никахтагы мәсихчеләргә ничек ярдәм итә?

18 Һәрнәрсәгә сабыр иткән мәхәббәт тормыштагы тагын бик күп очракларда кирәк. Нәкъ мәхәббәт никахтагыларга Гайсәнең: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дигән сүзләрен үтәп яшәргә көч бирә (Мат. 19:6). «Тормышта мәшәкатьләр» кичергәндә, өйләнешкән мәсихчеләргә шуны истә тотарга кирәк: Йәһвә аларның никахында беренче урында торырга тиеш (1 Көр. 7:28). Аның Сүзендә мәхәббәт «һәрнәрсәгә... сабыр итә» диелә, һәм бу сыйфатка төренгән ир белән хатын бер-берсенә тугры булыр өчен һәм үз никахларын саклар өчен көч ала (Көл. 3:14).

19. Аллаһы халкы афәтләр булганда нинди эшләр башкара?

19 Мәхәббәт безгә афәтләр вакытында һәрнәрсәне кичереп чыгарга ярдәм итә. Мәсәлән, Перу иленең көньягында җир тетрәү булгач һәм «Катрина» исемле көчле давыл Кушма Штатларның яр буенда урнашкан бер өлешен җимереп ташлаганнан соң, күп кенә кардәшләребез өйсез һәм мал-мөлкәтсез калган. Мәхәббәт бөтен дөньядагы кардәшләрне аларга матди ярдәм күрсәтергә дәртләндергән, һәм ирекле хезмәтчеләр өйләрне яңадан торгызырга һәм Патшалык Залларын ремонтларга булышкан. Андый эшләр кардәшләребезнең һәрчакта һәм һәркайсы шартларда бер-берсен яратканын һәм бер-берсе турында кайгыртканын күрсәтә (Яхъя 13:34, 35; 1 Пет. 2:17).

Мәхәббәт беркайчан да бетмәс

20, 21. a) Ни өчен мәхәббәт шулхәтле мөһим? б) Ни өчен син мәхәббәт юлы белән барырга тәвәккәл?

20 Аллаһы халкы буларак, без мәхәббәтнең иң яхшы юлы белән бару акыллы икәнен күрәбез. Чыннан да, бу юл һәр яктан иң файдалы. Рәсүл Паулның бу хакыйкатькә басым ясаганына игътибар итегез: башта ул рух бүләкләренең юкка чыгачагы һәм мәсихче җыелышларның «сабыйлыктан» җитлеккәнлеккә ирешәчәге турында әйткән. Аннан соң ул мондый сүзләр язган: «Менә һәрвакыт булачак өч нәрсә: иман, өмет һәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт аларның иң бөеге» (1 Көр. 13:13).

21 Ахыр чиктә без иман иткән нәрсәләр чынга ашачак, шуңа күрә аларга иман итү инде кирәк булмаячак. Тормышка ашуын бик көтелгән вәгъдәләргә өмет итү, бар нәрсә яңа итеп ясалгач, бүтән кирәк булмаячак. Ә мәхәббәт турында нәрсә әйтеп була? Ул беркайчан да бетмәс. Ул калачак. Безнең мәңгелек тормышка өметебез бар, һәм без, һичшиксез, Аллаһы мәхәббәтенең тагы да күбрәк якларын күрербез һәм аңларбыз. Аллаһы ихтыярын үтәп, беркайчан да бетмәс мәхәббәтнең иң яхшы юлы белән барсаң, син мәңге яши алачаксың (1 Яхъя 2:17).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен без дөрес булмаган нәрсәләрне яратмас өчен, сак булырга тиеш?

• Мәхәббәт нәрсәләрне кичереп чыгарга ярдәм итә?

• Нинди мәгънәдә мәхәббәт беркайчан да бетмәс?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27 биттәге өстәмә сүзләр]

2010 елның еллык шигыре: «[Мәхәббәт] һәрнәрсәгә... сабыр итә... Мәхәббәт беркайчан да бетмәс» (1 Көр. 13:7, 8).

[25 биттәге иллюстрация]

Аллаһыны ярату безне аның турында шаһитлек итәргә дәртләндерә

[26 биттәге иллюстрация]

Тугры ярату Малавидагы кардәшләребезгә сынауларда бирешмәскә көч биргән