Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы тапшырган хезмәтне башкарып, шатлык тап

Аллаһы тапшырган хезмәтне башкарып, шатлык тап

Аллаһы тапшырган хезмәтне башкарып, шатлык тап

ЙӘҺВӘ синең шатлыклы булуыңны тели (Мәд. 99:2). Аның хезмәтчесе буларак, син, бәлкем, ул тапшырган хезмәтне башкарасыңдыр. Син Аллаһыга үз тормышыңны багышлаганчы, синең, бәлки, күбрәк буш вакытың булгандыр. Ә хәзер төрле, шул исәптән рухи, вазифалар аркасында, син, мөгаен, тормыш басымын кичерәсеңдер. Планлаштырган бар эшләреңне башкарып чыга алмаганга, синдә хәтта гаеп хисе туарга мөмкин. Сиңа бар бу вазифаларыңа акыллы һәм дөрес караш белән ничек карарга өйрәнергә һәм «Йәһвә шатлыгын» син ничек саклый аласың? (Них. 8:10).

Син бик авыр көннәрдә яшәгәнгә һәм сиңа төрле яктан басым ясалганга, бар эшләреңне яхшы оештырырга кирәк. Шуңа күрә рәсүл Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылган киңәшенә игътибар итү аеруча файдалы булыр иде: «Тормышта сак булыгыз, акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итегез. Һәрбер очрактан дөрес файдаланыгыз, чөнки хәзер әшәке заман» (Эфес. 5:15, 16).

Бу акыллы киңәшне кулланып, син үз алдыңа тормышка ашырырлык максатлар ничек куя аласың һәм шәхси өйрәнүеңә, гаиләң турында кайгыртуга, хезмәт итүеңә, эшеңә һәм бүтән мөһим эшләреңә дөрес һәм акыллы караш белән карарга ничек өйрәнә аласың?

Аллаһыга үз тормышыңны багышлап, суга чумдырылу үткәндә кичергән шатлыгыңны хәтерлисеңме? Сиңа бу шатлыкны Йәһвә һәм аның ниятләре турындагы белем алып килгән. Бу белемне алып шатлыклы булыр өчен, сиңа, бәлкем, айлар буе тырышып өйрәнергә туры килгәндер. Әмма тырышлыкларың, һичшиксез, моңа лаек иде. Андый өйрәнү ярдәмендә тормышың яхшы якка үзгәрде.

Үз шатлыгыңны саклар өчен, сиңа рухи яктан туклануыңны дәвам итәргә кирәк. Әгәр сиңа Изге Язмаларны укып өйрәнер өчен вакыт табу авыр икән, вакытыңның нәрсәгә киткәнен тикшереп чык. Көненә хәтта берничә минут кына булса да өйрәнеп уйлансаң, бу сине Йәһвәгә якынлаштырачак, һәм, әлбәттә, синең шатлыгың артачак.

Аллаһы хезмәтчеләренең күпчелеге мөһим эшләр өчен вакытны әһәмияте кимрәк булган эшләр исәбенә сатып ала. Үзеңә мондый сорау бир: «Мин күпме вакыт бу дөнья журналлары белән газеталарны укып, телевизор карап, музыка тыңлап һәм хобби белән шөгыльләнеп үткәрәм?» Бу эшләр, аларга акыллы һәм дөрес караш белән карасак кына, күңелле булырлар (1 Тим. 4:8). Вакытың белән дөрес кулланмаганыңны күрсәң, тормышыңа үзгәрешләр кертер өчен адымнар яса.

Җыелышта өлкән булып хезмәт итүче Адам исемле абый-кардәш хатыны белән өч бала үстерә. Ул болай дип сөйли: «Мин гади тормыш алып барырга тырышам. Күп вакыт алган хобби белән шөгыльләнмим һәм күп игътибар таләп иткән әйберләр сатып алмыйм. Мин аскет түгел, әмма ял итүнең үземә ошаган гади төрләрен сайлыйм».

Кабул иткән карарлар китергән яхшы җимешләр турында уйлану шатлыгыңны яңартып җибәрә ала һәм сиңа уңай караш сакларга ярдәм итәчәк. Мәсәлән, җыелышта өлкән булып хезмәт итүче Мариуш исемле өч балалы әти кеше болай ди: «Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин оптимист булып киттем. Мин әле дә авырлыклар белән очрашып торам һәм аларның күпчелеге хакында Йәһвә генә белә. Әмма аның ярдәме белән мин киләчәккә шатлык белән карыйм».

Мариуш очрагыннан күренгәнчә, уңай карашлы булу борчылуларсыз яшәү дигәнне аңлатмый. Әмма андый караш сиңа үзеңне яхшырак хис итәргә һәм тормыш авырлыклары белән көрәшүдә күпкә уңышлырак булырга булыша ала. «Бәхетсез кешенең көннәре тоташ сагышлы булыр, ә күңеле шат кеше һәрвакыт кәеф-сафа кылып яшәр»,— дип язылган Изге Язмаларда (Гыйб. сүз. 15:15). Йәһвә сиңа инде күрсәткән ярату турында да уйлан. Андый уйлану аңа карата яратуыңны ныгыта ала һәм ул бүләк иткән шатлыгыңны тирәнәйтә ала (Мат. 22:37).

Йәһвәне һәм ул кушкан эшләрне беренче урынга кую гаиләнең шатлыгын арттыра. Мәсихчегә хас сыйфатлар гаиләдәге низаглар санын киметә, һәм андагы мөнәсәбәтләр якынрак һәм тагы да җылырак булып китә. Шулай итеп, синең йортың чын тыныч гаваньга әвереләчәк һәм гаиләңдә бердәмлек булачак (Мәд. 132:1).

Тулаем гаилә белән рухи эшләрдә катнашу чын шатлык китерә. Мариуш болай ди: «Гаиләм белән бергә үткәргән вакытымны мин бик кадерлим. Хатыным миңа бик нык булыша. Мин хезмәт итәргә бараммы, конгресс алдыннан стадионны җыештыраммы, башка җыелышка нотык белән бараммы — хатыным, мөмкинлеге булганда, гел минем белән бара. Бу мине сөендерә».

Изге Язмалар буенча, мәсихчеләр үз гаиләләренең материаль ихтыяҗлары турында кайгыртырга тиеш (1 Тим. 5:8). Әмма эш бик күп вакыт һәм көч алса, бу Аллаһыга хезмәт итү китергән шатлыгыңны урларга мөмкин. Андый очракта Йәһвәгә дога кыл (Мәд. 54:23). Кайберәүләр Аллаһы Патшалыгын беренче урынга кую — бу яңа эш урыны эзләү дигән нәтиҗә ясаган. Акчалы, ләкин күп вакыт һәм көчне алган эш күпкә мөһимрәк рухи эшләргә комачауламасын. Моңа юл куймыйк (Гыйб. сүз. 22:3).

Хәзерге яисә урнашырга теләгән эшеңнең уңай һәм кире якларын язып кую файдалы булыр. Яхшы эш хакы һәм канәгатьлек китерүче эш, һичшиксез, кирәк. Шулай да эшең гаиләңнең рухи иминлеге турында кайгыртырга мөмкинлек бирәме? Барысын җентекләп карап чык, һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне беренче урынга куярга ярдәм итүче карарлар кабул ит.

Эшең рухи яктан үсәргә комачауласа, сиңа тормышыңда үзгәрешләр ясарга кирәк. Күп мәсихче рухи эшләргә вакыт булсын өчен кискен үзгәрешләр ясаган. Польшада яшәүче бер абый-кардәш болай дип сөйли: «Бер тапкыр миңа үз эш урынымнан китәргә туры килде, чөнки мине еш кына командировкаларга җибәрә иделәр. Гаиләм турында тиешенчә кайгыртыр өчен һәм рухи эшләргә җитәрлек вакыт калмый иде». Ә хәзер аның күпкә әзрәк вакыт һәм көч алган эше бар.

Башкаларга ярдәм итеп шатлык тап

Гайсә: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән (Рәс. 20:35). Мәсихчеләрнең башкаларга бирер өчен мөмкинлекләре күп. Үзеңә дә һәм башка кешегә дә шатлык китерер өчен, кайвакыт елмаю, аны кул биреп сәламләү яки кардәшнең җыелышта тырыш хезмәте өчен мактаулы, эчкерсез сүзләр әйтү җитәрлек.

Рәсүл Паул кардәшләрен болай дип өндәгән: «Курка торганнарны дәртләндерегез, хәлсезләргә ярдәм итегез» (1 Тес. 5:14). Курка торганнар, ягъни кайгырган җаннар, үз проблемаларын үзләре хәл итә алмый дип уйларга мөмкин. Син андый кешеләргә булыша аласыңмы? Әйтик, кардәшеңә Йәһвәгә хезмәт итү шатлык китерми башлаган. Моны күрсәң, аңа булышырга тырыш. Шулай эшләп, син үзеңә дә ярдәм итәчәксең. Кайбер проблемаларны бер кеше дә чишә алмый. Ләкин син аны эчкерсез кызганып, беркайчан да ярдәмсез калдырмый торган Йәһвәгә таянырга дәртләндерә аласың. Аллаһыга таянучыларның өметләре беркайчан да өзелмәячәк (Мәд. 26:10; Ишаг. 59:1).

Кардәшең шатлыгын югалткан кебек күренсә, аны үзең белән хезмәт итәргә чакыру яхшы булыр иде. Гайсә 70 шәкертен «икешәр-икешәр итеп» җибәргән (Лүк 10:1). Шулай итеп аның шәкертләре бер-берсен дәртләндерә алган. Ә син кардәшеңне хезмәт итәргә чакырып, аңа кабат шатлыгын яңартырга булыша аласыңмы?

Тормышта борчылыр өчен сәбәпләр күп. Шулай да Паул безне болай дип өнди: «Һәрвакыт Раббыда куаныгыз; кабатлап әйтәм: куаныгыз!» (Флп. 4:4). Син Аллаһыны яратканга аңа буйсынасың һәм үзеңә тапшырылган эшне ашкынып башкарасың. Синең тормышыңның максаты бар. Бу сиңа шатлык китерә. Өстәвенә, Йәһвә сиңа бу дөнья басымы һәм туган проблемалар белән көрәшергә ярдәм итә (Рим. 2:6, 7).

Без Йәһвә вәгъдә иткән яңа дөнья никадәр якын икәнен иман күзләре белән күрәбез. Яңа дөнья күп фатихалар китерәчәк, һәм анда шатланыр өчен күп сәбәпләр булачак! (Мәд. 36:34). Шуңа күрә сөенеп яшик, һәм Йәһвәнең инде бүген безгә биргән мул фатихаларын онытмыйк. Шулай итеп, без «Ходайга шатланып хезмәт итә» алабыз (Мәд. 99:2).

[8 биттәге схема]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Шатлыклы булыр өчен сиңа вакытыңның күпме һәм нәрсәгә киткәнен тикшереп чыгарга кирәк

ЯЛ ИТҮ һәм КҮҢЕЛ АЧУЛАР

ӨЙ белән ГАИЛӘ ХАКЫНДА КАЙГЫРТУ

ЭШ

МӘСИХЧЕ ҖЫЕЛЫШ ОЧРАШУЛАРЫ

ШӘХСИ ӨЙРӘНҮ

ХЕЗМӘТ ИТҮ

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Башкаларга шатлыкларын яңартырга булыша аласыңмы?