Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Гайсә Петерне ул суга батканда коткарган. Безнең өчен нинди сабак? (Мат. 14:28–31).

Кардәшебезгә иман җитми икәнен күрсәк, без аның иманын ныгытыр өчен, аңа ярдәм «кулы» суза алабыз (15.09., 8 нче бит).

• Йәһвәгә, безне коткарыр өчен, нәрсә кичерергә туры килгән?

Аның Улын газаплаганнар һәм мыскыллаганнар, һәм ул моны күреп торган. Шулай ук ул үз Улының җинаятьче кебек үтерелүен күзәтеп торган. Моңа Ибраһимның үз улын корбан итәргә әзер булуы прообраз булган (15.09., 28, 29 нчы бит).

Гыйбрәтле сүзләр 24:27 дәге «йортыңны кор» дигән сүзләрдә безнең өчен нинди сабак бар?

Никахка керергә җыенган ир-ат үзен бу җаваплы адымга әзерләргә тиеш. Ягъни гаиләсен матди яктан тәэмин итәргә һәм гаиләсендә рухи җитәкчелекне үз өстенә алырга әзер булырга тиеш (15.10., 12 нче бит).

• Ата-аналар Гаилә белән гыйбадәт кылу киче уңышлы булсын өчен нәрсә эшли ала?

Гаилә белән гыйбадәт кылу киче өчен көн һәм вакыт билгеләп куегыз, һәм аннары шул графикны тотыгыз. Икенче берәр вакытны да билгеләп куегыз. Бу сезгә берәр көтелмәгән хәл аркасында графигыгыз бозылганда гыйбадәт кылуны үткәрергә булышачак (15.10., 29 нчы бит).

• Ни өчен апа-кардәш, мәсихче очрашуларда Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкларны саңгырау теленә тәрҗемә иткәндә, башын каплый?

Нотыклар саңгырау теленә еш кына техник чаралар аша тәрҗемә ителгәнгә, тәрҗемәченең роле хәтта әһәмиятлерәк тә булып китәргә мөмкин. Тәрҗемәчене еш зур экраннан күрсәтәләр, ә докладчыны аудитория хәтта күрмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә саңгырау теленә тәрҗемә итүче апа-кардәш, ярдәмче ролен генә үтәгәнен күрсәтер өчен, башын капласа, урынлы булыр иде (15.11., 12 нче бит).

• Яхшы гадәтләр турында әйткәндә, Йәһвә һәм Гайсә нинди үрнәк күрсәткән?

Үзенең югары дәрәҗәсенә карамастан, Йәһвә кешеләр белән үзен игелекле һәм ихтирамлы тота. Тәүратның төп нөсхәсендә Йәһвә, Ибраһим белән Мусага мөрәҗәгать иткәндә, боерыкны үтенечкә әйләндергән еврей сүзен кулланган (Ярат. 13:14; Чыг. 4:6). Аллаһы шулай ук кешеләрне тыңлый (Ярат. 18:23—32). Гайсә дә шулай эшләгән. Ул кешеләргә еш кына исеме белән дәшкән һәм аларга ярдәм итәргә теләгән һәм әзер булган (15.11., 25 нче бит).