Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алкогольгә дөрес караш үстерегез

Алкогольгә дөрес караш үстерегез

Алкогольгә дөрес караш үстерегез

БЕРЕНЧЕ мәкаләдә искә алынган Тони алкогольгә үз карашын үзгәрткән булса, бүген шатланып яшәгән булыр иде. Тони күп исерткеч эчемлекләр эчсә дә, бу берничек тә беленмәгән. Шуңа күрә ул үз тормышын һәркайсы вакытта үзгәртә ала дип санаган. Ләкин андый караш ялгыш булган. Ни өчен?

Беренчедән, чиктән тыш күп исерткеч эчемлек эчкәнгә, ул үзен аек хөкем итә алмаган. Ул моны аңлаганмы яисә юкмы, ләкин алкоголь аның физик, акыл һәм эмоциональ хәле өчен җаваплы булган миен «эштән чыгарган». Ул күбрәк эчкән саен, үз хәлен әзрәк аңлаган.

Икенчедән, ул бар көчен куеп үз начар гадәтен яклаган. Беренче мәкаләләрдә искә алынган Аллен үзенең алкоголь белән бәйле проблемаларның барлыгын танымаган. «Мин качып эчтем,— дип әйтә ул,— чиктән тыш күп эчүемне акладым һәм бу проблеманың җитдилеген киметергә тырыштым. Максатым бер — эчүемне дәвам итү иде». Башка кешеләр Тони белән Аленның җитди проблемаларының барлыгына игътибар итсә дә, алар икесе дә үзләрен барысы да әйбәт дип ышандырган. Аларның икесенә дә алкогольгә үз карашын үзгәртер өчен, адымнар ясарга кирәк булган. Нинди адымнар?

Тәвәккәл эш итегез!

Чиктән тыш күп эчүне ташлаган күп кенә кеше Гайсә Мәсихнең киңәшен тоткан: «Әгәр сине уң күзең гөнаһка төшерсә, аны умырып алып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр» (Маттай 5:29).

Һичшиксез, Гайсә әгъза имгәтүгә дәртләндермәгән. Образлы тел кулланып аның без үз тормышыбыздан рухи яктан зыян китерә торган бар нәрсәне алып ташларга әзер булырга тиеш дип басым ясыйсы килгән. Бу бик авыр булырга мөмкин. Ләкин шулай эшләп, без үзебезне чиктән тыш күп эчүгә китерә торган фикерләрдән һәм шартлардан саклаячакбыз. Димәк, берәр кеше сез күп эчәсез дип үз борчылуларын белдерсә, чаманы белеп эчә башлар өчен адымнар ясагыз a. Ә моны эшли алмасагыз, эчүегезне тулысынча ташлагыз. Андый адым бик авыр булса да, үз тормышыгызны югалтуга караганда, ул күпкә яхшырак.

Сез эчкече булмасагыз да, күп эчәргә яратасызмы? Әйе дисәгез, сезгә исерткеч эчемлекләргә үз карашыгызны үзгәртер өчен, нинди адымнар булышачак?

Ярдәмне кайдан алырга?

1. Аллаһыга чын күңелдән, өзлексез дога кылыгыз. Дога зур көчкә ия. Инҗилдә Йәһвә Аллаһыны шатландырырга теләүче һәр кешегә мондый киңәш бирелә: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез. Һәм һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак» (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Андый иминлекне, яисә җан тынычлыгын алыр өчен, нәрсә турында дога кылырга кирәк?

Сез алкогольгә карашыгыз дөрес түгел икәнен һәм сезгә моның белән үзегезгә көрәшергә кирәк икәнен намуслылык белән таныгыз. Сез нәрсә эшләргә җыенасыз? Моның турында Аллаһыга сөйләгез. Ул сезнең тырышлыкларыгызны фатихалаячак һәм сезгә тагын да җитдирәк проблемалардан качарга ярдәм итәчәк. «Үзенең гөнаһларын яшерүче кеше уңышка ирешә алмас; гөнаһларын икърар итеп, алардан ваз кичкән кеше исә ярлыкау табар» (Гыйбрәтле сүзләр 28:13). Гайсә Мәсих тә: «Безне сынауга дучар итмә, ә явыздан сакла»,— дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:13). Үз догаларыбыз буенча эш итәр өчен, нинди адымнар ясарга һәм без үз догаларыбызга ничек җавап алабыз?

2. Аллаһы Сүзен укып, көч алыгыз. «Аллаһының сүзе тере вә куәтле... Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә» (Еврейләргә 4:12). Күп кенә эчкечеләргә Изге Язмаларны һәр көн уку һәм уйлану булышкан. Аллаһыдан куркып яшәгән мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Бозыкларга киңәшкә бармаган... кеше бәхет-сәгадәтле... Иркен Ходай канунында тотып, Аның канунына көнен-төнен өйрәнеп тора ул. [...] Ни генә эшләсә дә, барына да өлгерер ул» (Мәдхия 1:1—3).

Йәһвә Шаһитләре Алленга Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иткән. Ул ризалашкан һәм өйрәнү ярдәмендә алкоголь белән бәйле начар гадәтен җиңгән. Ул болай ди: «Изге Язмалар һәм андагы принциплар миңа эчүемне ташларга булышмаса, мин бүген исән булмас идем дип уйлыйм».

3. Үз-үзегезне кулда тотарга өйрәнегез. Инҗилдә мәсихче җыелышындагы кайберәүләр башта эчкечеләр булганнар, ләкин аннан соң «Аллаһының Рухы белән юылып чистарынганнар» дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 6:9—11). Рух белән юылып чистарыну нәрсә аңлата? Башта алар эчкечелек белән котырынкы эчү мәҗлесләрен ташлап, үз-үзләрен кулда тотарга өйрәнгән. Бу сыйфатны Аллаһының изге рухы ярдәмендә үстереп була. «Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз» (Эфеслеләргә 5:18; Гәләтиялеләргә 5:21—23). Гайсә Мәсих «күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны... бирәчәк» дип вәгъдә иткән. Шуңа күрә «сорагыз — сезгә бирерләр» (Лүк 11:9, 13).

Хезмәтегез Йәһвәгә яраклы булсын өчен, сезгә үз-үзегезне кулда тоту сыйфаты үстерергә кирәк. Бу яктан Изге Язмаларны уку, өйрәнү һәм өзлексез, чын күңелдән дога кылу булышачак. Барысы шунда ук барып чыкмаса да, боекмагыз һәм Аллаһы Сүзендәге вәгъдә турында онытмагыз: «Рухка чәчүче Рухтан мәңгелек тормыш алыр. Игелек эшләргә арымагыз, чөнки игелек эшләүдән тукталмасак, вакытында уңышны урып алырбыз» (Гәләтиялеләргә 6:8, 9).

4. Чын дуслар сайлагыз. «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр; ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Дусларыгызга сез чаманы белеп эчәргә тәвәккәл дип әйтегез. Инҗилдә сез «эчкечелеккә, кирәгеннән артык күп ашау-эчүгә бирүегездән» саклансагыз, элекке дусларыгызның кайберләре «гаҗәпләнерләр һәм шуның өчен сезне яманларлар» дип әйтелә (1 Петер 4:3, 4). Сезнең алкогольгә карашыгызны хөрмәт итмәгән кешеләр белән арагызны өзәргә әзер булыгыз.

5. Билгеле чикләр куегыз. «Бу дөньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныклый алырсыз» (Римлыларга 12:2). Үзегезгә чикләр куйганда, үз дусларыгызга һәм «бу дөньяның гадәтләренә» түгел, ә Аллаһы Сүзендәге принципларга таянырга тырышыгыз. Шул чакта тормышыгыз сезгә дә, Аллаһыга да шатлык китерәчәк. Әмма сезгә күпме исерткеч эчемлек эчәргә ярый? Моны ничек билгеләргә?

Әгәр алкоголь сезгә үз-үзегезгә аек бәя бирү һәм ачык фикер йөртүгә комачаулый башласа, бу инде сезнең өчен чиктән тыш күп исерткеч эчемлек дигән сүз. Шуңа күрә, эчәргә булсагыз, куйган чигегез аеклык белән исереклек арасында «күчеп» йөрмәсен, андый чик куркыныч. Үзегезгә күпме эчәргә яраганын билгеләгәндә намуслы булыгыз. Чиктән тыш күп эчмәс өчен, куйган чигегез билгеле һәм куркынычсыз булсын.

6. «Юк»,— дип әйтергә өйрәнегез. «Сезнең „Әйе“ дигән сүзегез — „Әйе“ булсын, „Юк“— „Юк“ булсын» (Маттай 5:37). Кунакка барганда, юмарт, ләкин үзен акыллы тота алмаган хуҗаның кыстауларын әдәпле генә кире кагарга өйрәнегез. «Һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез, сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын» (Көлессәйлеләргә 4:6).

7. Ярдәм эзләгез. Сезнең исерткеч эчемлекләргә карашыгызны хөрмәт итүче һәм рухи яктан булышучы ышанычлы дусларыгыздан ярдәм сорагыз. «Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак; чөнки икәүнең бердәм хезмәтендә яхшы әҗер бар. Мәгәр берсе егылса, икенчесе үзенең иптәшен торгызып аякка бастырыр» (Вәгазьче 4:9, 10; Ягъкуб 5:14, 16). Моңа охшаш киңәшне Кушма Штатларның Алкогольне чиктән тыш күп эчү һәм алкоголизм буенча милли институты бирә: «Исерткеч эчемлекне күбрәк эчмәс өчен, үзеңне кулда тоту кайвакыт авыр, шуңа күрә туганнар белән дусларыгыздан андый очракларда ярдәм сорагыз».

8. Әйткән сүзегезне тотыгыз. «Сүз тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез. Кем дә кем Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенең эшләрендә бәхетле булачак» (Ягъкуб 1:22, 25).

Авырудан котылу

Күп эчә торган кешеләрнең барысы да эчкече булып китми. Шулай да кайберәүләр шулхәтле еш һәм күп эчә ки, хәтта алкоголизм белән авырый башлый. Андый кешеләр физик һәм психологик яктан исерткеч эчемлеккә бәйле, шуңа күрә аларга, бу авырудан котылыр өчен, ихтыяр көче һәм рухи яктан булышлык кына җитмәс. Аллен болай дип искә төшерә: «Эчүемне ташлаганда, физик яктан бик кыен иде. Шул чакта мин шуны аңладым: миңа рухи ярдәмнән тыш, медик ярдәм дә кирәк».

Алкоголизмнан котылып, кабат аның белән авырый башламас өчен һәм рухи яктан көрәшү уңышлырак булсын өчен, күп кешеләргә медик ярдәм кирәк b. Алкогольгә бәйлелекне киметергә булышучы дәвалану үтәр өчен яки абстинент синдромын кичерер өчен, кайберәүләрне хастаханәгә салу һәм исерткеч эчемлектән тулысынча баш тарту кирәк булыр. Могҗизалар эшләгән Гайсә пәйгамбәр: «Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк»,— дигән (Марк 2:17).

Аллаһының киңәшләрен тоту файда китерә

Изге Язмалардагы исерткеч эчемлекләргә кагылышлы акыллы киңәшләрне безгә хак Аллаһы бирә. Ул безгә иң яхшысын тели һәм бу киңәшләр безгә мәңге файда китерәчәк. 24 ел элек алкоголь белән бәйле үз проблемасын хәл иткән Аллен үз сүзен болай дип башлады: «Мин үземнем башка кеше була алуымны һәм Йәһвәнең миңа үзгәрергә ярдәм итәргә теләгәнен белгәч, сөенеп куйдым. Аллаһым...» Шуннан соң ул туктап калды: үткән тормышын искә төшереп, ул чак кына елап җибәрмәде. «Ни... Йәһвә бит ул барысын аңлый, синең турыда кайгырта, кирәкле ярдәм бирә. Моны сүз белән генә аңлатып биреп булмый шул».

Шуңа күрә, әгәр сезгә дә бу мәкаләләрдә әйтелгән проблемаларны кичерергә туры килсә, бирешмәгез яки сез өметсез дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Аллен һәм башка күп кеше сезнең хәлгә охшаш хәлдә булганнар, әмма алар чаманы белеп эчә башлаган яки эчүләрен тулысынча ташлаган. Алар моңа бер дә үкенми һәм сез дә үкенмәячәксез.

Сез чаманы белеп эчә башларсызмы яки эчүегезне тулысынча ташларсызмы, һәрхәлдә, яратучан Аллаһының мондый сүзләренә колак салыгыз: «Их, әгәр дә син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шулчак синең тынычлыгың елга кебек, ә тәкъвалыгың диңгез дулкыннары кебек булыр иде» (Ишагыйя 48:18).

[Искәрмәләр]

a 8 нче биттәге « Мин чаманы белеп эчәмме?» дигән рамканы карагыз.

b Бу яктан ярдәм итәр өчен, күп кенә дәвалану үзәкләре, хастаханәләр һәм төрле программалар бар. «Күзәтү манарасы» дәвалануның берәр аерым төрен яклап чыкмый. Һәр кеше үзе бар булган вариантларны карап чыгарга һәм сайланган дәвалану төренең Изге Язмалардагы принципларга каршы килмәгәнен тикшерергә тиеш.

[8 биттәге рамка/иллюстрация]

 Мин чаманы белеп эчәмме?

Үзегезгә мондый сораулар бирегез:

• Мин күбрәк эчә башламадыммы?

• Мин ешрак эчә башламадыммы?

• Мин куәтлерәк эчемлекләр эчә башламадыммы?

• Мин стресс белән көрәшер өчен яки проблемалар турында онытыр өчен, эчмимме?

• Дустым яки гаиләмнән берәрсенең миңа: «Күп эчәсең»,— дип әйткәне бармы?

• Эчү аркасында өйдә, эштә яки берәр җиргә барганда, авырлыкларым тумыймы?

• Бер атна эчмичә тору минем өчен авырмы?

• Башкалар эчмәгәндә үземне уңайсыз хис итмимме?

• Башкалардан күпме эчкәнемне яшермимме?

Сорауларның берәрсенә яки күбрәк сорауларга «әйе» дип җавап бирсәгез, сезгә, чаманы белеп эчә башлар өчен, адымнар ясарга кирәк.

[9 биттәге рамка/иллюстрация]

Акыллы киңәшләр

Эчәр алдыннан үзегезгә мондый сораулар бирегез:

Эчсәм, бу акыллы булырмы яки үземне эчүдән тыеп калыйммы?

Киңәш. Эчкәндә чаманы белмичә эчкән кешегә гел дә эчмәү яхшырак.

Миңа күпме эчсәм була?

Киңәш. Моны эчкәнче билгеләп куегыз.

Нинди вакытта эчмәскә?

Киңәш. Машина йөртер, сак булуны таләп итүче эш башкарыр, Аллаһыга хезмәт итәр алдыннан; йөкле булган вакытта яки кайбер дарулар эчкәндә, алкоголь эчмәгез.

Мин кайда эчсәм була?

Киңәш. Мәсихчеләр өчен яраклы урыннарда, яшермичә; андый эчемлекләрне яратмаган кеше алдында эчмәгез.

Мин кем белән эчә алам?

Киңәш. Безгә уңай яктан тәэсир иткән дуслар яки туганнар белән; эчкече белән эчмәгез.

[10 биттәге рамка/иллюстрация]

Эчкечене Аллаһы Сүзе үзгәрткән

Таиландта яшәүче Супот эчкече булган. Башта ул кич белән генә эчкән. Әкрен генә ул иртән, ә соңыннан хәтта төшке аш вакытында да эчәргә гадәтләнгән. Ул еш кына исерер өчен эчкән. Бер көн ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Эчкечелекнең Йәһвә Аллаһыга охшамаганын белгәч, ул эчүен ташлаган. Әмма тиздән ул кабат начар гадәтенә кайткан. Аның гаиләсе инде нәрсә эшләргә белмәгән.

Шулай да Супотның Йәһвәгә карата яратуы сүрелмәгән һәм ул дөрес гыйбадәт кылырга теләгән. Супотның дуслары аңа ярдәм итүләрен дәвам иткән һәм гаиләдәгеләрне аның белән күбрәк вакыт үткәрергә һәм аңа булышырга дәртләндергән. Шул вакытта 1 Көринтлеләргә 6:10 дагы «эчкечеләр... Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар» дигән кисәтү Супотка үз хәленең бик җитди булуын аңларга булышкан. Ул, аңа эчүен ташлар өчен, бар көчен куярга кирәк икәнен аңлаган.

Шунда ул эчүен тулысынча ташларга булган. Ахыр чиктә, Аллаһының изге рухы, аның Сүзендәге җитәкчелеге һәм гаилә белән җыелыш ярдәмендә, Супот рухи яктан ныгыган һәм эчүен ташлаган. Үзенең Аллаһыга багышлануын күрсәтеп, ул суга чумдырылу үткән. Аның гаиләсе моңа бик сөенгән. Хәзер Супот Аллаһы белән инде күптән теләгән якын мөнәсәбәтләренә шатланып яши һәм башкаларга рухи яктан булыша.