Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җир юк ителерме?

Җир юк ителерме?

Җир юк ителерме?

«ДӨНЬЯ ахыры. Бу тема, кино төшерүчеләрдә булса да, һәрвакыт кызыксыну уята». Бу сүзләрне Джон Скальци исемле язучы-фантаст әйткән. Ни өчен кешеләр дөнья ахыры турындагы фильмнарны ярата? Скальци сүзләре буенча, киноларда «бездә курку уята торган нәрсәләр турында күрсәтәләр». Сезнеңчә, бер көн җир һәм андагы бар тереклек һәлак ителәчәк дип куркыр өчен нигезле сәбәпләр бармы?

Без һәр көн диярлек җиргә зур зыян китерә торган җимергеч афәтләр турында хәбәрләр ишетеп торабыз. Телевидение белән Интернет аша андый вакыйгаларны еш кына күрсәтәләр. Яңалыкларда афәтнең кеше гомерләрен өзгәнен һәм шәһәрләрне юкка чыгаруын күреп, шундый нәтиҗәгә килеп була: дөнья ахыры — бу уйлап чыгарылган фильм гына түгел, ә, күрәсең, киләчәктәге котылгысыз вакыйга.

Галимнәр дә курку өсти: алар җирнең юк ителүе турында төрле фаразлар төзи. Кемдер хәтта моның булачак көнен санап та чыгарга тырыша. Һәр ай чыга торган бер журналда ике астроном санап чыгарган шундый сан китерелә. Аларның сүзләре буенча, якынча 7,59 миллиард елдан соң Кояш Җирне йотачак һәм аны тулысынча парга әйләндерәчәк («Monthly Notices of the Royal Astronomical Society», 2008 ел, март).

Җир чыннан да бер көн юкка чыгармы?

Җир күпме торачак?

Изге Язмаларда безне ышандыручы мондый сүзләр язылган: «Ыруг-нәсел килә дә китә, ә дөнья мәңге тора» (Вәгазьче 1:4). Йәһвә Аллаһы «җирне нигезләренә нык беркеткән» һәм аны мәңгегә, «гомер-гомергә авышмас» итеп барлыкка китергән (Мәдхия 103:5). Сезнеңчә, кемнең сүзләренә ышанып була: Аллаһы сүзләренәме яки Җирнең һәлак итүен фараз иткән галимнәрнең әйткәннәренәме?

Бу сорауга җавап алыр өчен бер мисал карап чыгыйк. Кибеттә кайбер әйберләргә аның күпмегә яраклы булуы турында саннар язылган. Бу саннарны кем билгели: тәҗрибәле сатучымы яки бу әйберне җитештерүчеме? Һичшиксез, җитештерүче, чөнки ул бу әйбернең күпмегә яраклы булуын сатучыдан яхшырак белә. Безнең Барлыкка Китерүчебез дә җир күпме торачак икәнен һәр кайсы кешедән яхшырак белә. Аның Сүзендә ул җирне мәңгегә, «нигезләренә нык беркеткән» дип ачык әйтелә. Шуңа күрә Җир мәңге торачак (Мәдхия 118:90).

Ә, бәлкем, кешеләр җирне шулкадәр пычратыр ки, хәтта аны торгызып та булмас? Юк, андый хәл булмаячак. Йәһвә кеше түгел, ул барысын булдыра ала (Әюб 42:2). Менә ни өчен ул болай дип ышандыра: «Минем авызымнан чыккан сүз... мин аны нәрсә өчен җибәргәнмен шуны башкарачак» (Ишагыйя 55:11). Шикләнмәгез: «безне Тудыручының» җиргә кагылышлы нияте бар һәм аны үтәргә аңа бернәрсә дә комачаулый алмаячак (Мәдхия 94:6). Бу нинди ният һәм Аллаһы аны ничек үтәячәк?

Аллаһы үз ниятен күктәге Патшалык ярдәмендә үтәячәк

Җирнең юкка чыкмаячагына безне ышандыра торган тагын бер дәлил бар. Изге Язмаларда Аллаһы «җирне, анда яшәсеннәр өчен булдырган» дип әйтелә (Ишагыйя 45:18). Кешеләр җирдә инде берничә мең ел яшәсә дә, Аллаһы нияте үтәлгән дип әлегә әйтеп булмый.

Йәһвә «мөбарәк Аллаһы» һәм ул «дөреслекне ярата» (1 Тимутегә 1:11; Мәдхия 36:28). Аның нияте — бу бар кешеләрнең гадел дөньяда бәхетле яшәүләре. Аллаһы үз ниятен үтәр өчен күктә патшалык урнаштырачак һәм бу Патшалык бөтен җир өстеннән идарә итәчәк (Данил 2:44). Гайсә Мәсих җирдә яшәгәндә, Аллаһы Патшалыгы, ягъни күктәге хөкүмәт турында еш кына сөйләгән. Бу Патшалыкның нинди фатихалар китерәчәген белеп, ул үз шәкертләрен Патшалыкның килүе хакында дога кылырга дәртләндергән (Маттай 6:9, 10; 24:14). Бу нинди фатихалар?

Аллаһы бар сугышларны юк итәчәк, шуңа күрә кешеләр тыныч һәм курыкмыйча яшәячәк (Мәдхия 45:10).

Һәр кешенең ризыгы мул булачак (Мәдхия 71:16).

Авырулар башка булмаячак һәм «яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24).

Бер кеше дә кайгырмаячак, чөнки «үлем... башка булмаячак» (Ачылыш 21:4).

Аллаһы аның халкы үзе өчен йортлар төзеячәк һәм шатланып, «мәңге күңел ачып» тыныч яшәячәк дип вәгъдә итә (Ишагыйя 65:17—24).

Һичшиксез, сез дә андый шартларда яшәргә теләр идегез. Йәһвә үзе әйткән бар сүзләрен үтәргә бик нык тели, аның ашкынуы ялкынланып тора (Ишагыйя 9:6, 7). Әмма сез: «Аллаһы вәгъдәләре Изге Язмаларда берничә мең ел элек язылган булган. Ни өчен алар әле дә үтәлмичә кала?» — дип сорарсыз.

Аллаһының сабырлыгы безгә котылу китерә

Бер дә шикләнмәгез: Йәһвә «Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый». Инҗилдә Аллаһы безне яратканга үзен сабыр тота дип әйтелә һәм анда «Раббының сабырлыгын сез котылу мөмкинлеге дип аңлагыз» диелгән (2 Петер 3:9, 15). Әмма ни өчен безгә, котылыр өчен, Аллаһы сабырлыгы кирәк?

Аллаһы тәкъва кешеләргә яшәр өчен куркынычсыз, уңайлы урын бирер алдыннан, башта «җирне һәлак итүчеләрне» юкка чыгарырга тиеш (Ачылыш 11:18). Шулай да безнең күктәге Атабыз кешеләрне ярата һәм «беркемнең дә һәлак булуын теләми». Шуңа күрә ул сабыр булып «бозык кешене... явыз юлыннан кисәтергә» тырыша һәм үз Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр бөтен җирдә яңгыравы турында кайгырта (Йәзәкил 3:17, 18) a. Бу кисәтүгә колак салган һәм үз тормышын Аллаһының тәкъва принципларына туры китереп үзгәрткән бар кешеләр котылып калачак һәм җирдәге оҗмахта шатланып мәңге яшәячәк.

Аллаһыга таба борылыгыз һәм котылырсыз

Һичшиксез, Изге Язмаларда безнең өчен «яхшы хәбәр» язылган (Маттай 24:14). Анда җир һәрвакыт торачак дип әйтелә. Бу Аллаһының беркайчан да үзгәрмәячәк сүзләре. Өстәвенә, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр «тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар», ә Аллаһы каршында тәкъва кешеләр «җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» дип безне ышандыра (Мәдхия 36:9—11, 29; Маттай 5:5; Ачылыш 21:3, 4). Ә әлегә Аллаһы сабыр булып: «Җирнең бар чикләре, миңа таба борылыгыз, һәм котылырсыз»,— дип чакыра (Ишагыйя 45:22). Сез бу чакыруны кабул итәрсезме?

Сез дә Аллаһыга таба борылсагыз, яхшы булыр иде. Зәбурда: «Ходайга өмет тот, Аның юлыннан йөр: сиңа җир тисен өчен, сине күтәрер»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:34). Аллаһының җиргә кагылышлы беренче нияте турында күбрәк белергә телисезме? Бу ниятнең үтәлүен күрер өчен, сезгә нәрсә эшләргә кирәк? Йәһвә Шаһитләре сезгә бу сорауларга җавап алырга ярдәм итәчәк.

[Искәрмә]

a Мәсихнең Маттай 28:19, 20 дәге әмерен үтәп, җиде миллионнан артык Йәһвә Шаһите кешеләрне 236 илдә һәм территориядә Аллаһының җиргә карата гаҗәеп нияте турында өйрәтеп, һәр ел 1,5 миллиард сәгать багышлый.

[28 биттәге иллюстрация астына язылган сүзләр]

NASA photo