Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен үзеңне Йәһвәгә багышларга кирәк?

Ни өчен үзеңне Йәһвәгә багышларга кирәк?

Ни өчен үзеңне Йәһвәгә багышларга кирәк?

«Мин Аллаһы кешесе... Үткән төнне Аллаһының бер фәрештәсе миңа күренде» (РӘС. 27:23).

1. Суга чумдырылу үтәргә җыенган кешеләр нинди адымнар ясаган, һәм бу нинди сораулар тудыра?

«СИН Гайсә Мәсих корбаны нигезендә үз гөнаһларыңнан тәүбә иттеңме һәм Йәһвә ихтыярын үтәр өчен үзеңне аңа багышладыңмы?» Бу — суга чумдырылу үтәргә җыенган кешеләргә нотык ахырында бирелә торган ике сорауның берсе. Ни өчен мәсихчеләргә үзләрен Йәһвәгә багышларга кирәк? Аллаһыга багышлану безгә нинди файда китерә? Ни өчен кеше Аллаһыга багышланмыйча, аңа яраклы итеп гыйбадәт кыла алмый? Бу сорауларга җавап алыр өчен, башта багышлану нәрсә икәнен карап чыгарга кирәк.

2. Үзеңне Йәһвәгә багышлау нәрсә ул?

2 Үзеңне Аллаһыга багышлау нәрсә ул? Рәсүл Паулның Аллаһы белән үз мөнәсәбәтләрен ничек сурәтләгәненә игътибар итик. Батып барган корабтагы кешеләр алдында ул үзе турында «мин Аллаһы кешесе» дигән. (Рәсүлләр 27:22—24 не укы.) Барлык чын мәсихчеләр Йәһвәнеке. Ә бу дөнья гомумән алганда «явыз иблиснең хакимлеге астында» (1 Яхъя 5:19). Мәсихчеләр, догада үзләрен тиешле итеп Йәһвәгә багышлагач, аныкы булып китә. Андый багышлану — бу һәрбер кеше үзе бирә торган вәгъдә. Аннан соң кеше суга чумдырылу үтә.

3. Гайсәнең суга чумдырылуы нәрсә символлаштырган, һәм аның шәкертләре аңардан ничек үрнәк ала?

3 Гайсә Аллаһы ихтыярын үтәргә сайлау ясап, безгә үрнәк калдырган. Ул Аллаһыга багышланган Исраил халкыннан булган. Шуңа күрә ул инде Йәһвәгә багышланган булган. Шулай да Гайсә суга чумдырылу үтеп, Канун таләп иткәннән күбрәкне эшләгән. Аллаһы Сүзе буенча, ул: «Менә Мин... Синең ихтыярыңны җиренә җиткерү өчен килдем!» — дигән (Евр. 10:7; Лүк 3:21). Шулай итеп, Гайсәнең суга чумдырылуы аның үзен Аллаһыга, үз Атасының ихтыярын үтәр өчен, багышлаганын символлаштыра. Гайсәнең шәкертләре суга чумдырылу үтәргә булганда аның үрнәгенә иярә. Әмма алар суга чумдырылу үтеп, бар кешеләргә үзләрен Аллаһыга догада багышлаганнарын күрсәтә.

Багышлану безгә нинди файда китерә?

4. Давыт белән Йонафан арасындагы дуслык җаваплылык турында нәрсә ачыклый?

4 Мәсихче багышлану — бу җитди адым. Үзеңне Аллаһыга багышлау вәгъдә бирү белән генә чикләнми. Ләкин багышлану безгә нинди файда китерә? Моны аңлар өчен, кешеләрдән җаваплылык таләп ителгән тормышның кайбер якларын карап чыгыйк. Мәсәлән, дуслык. Әйтик, дустың булсын өчен, син үзең дус булу җаваплылыгын үз өстеңә алырга тиешсең. Ягъни син үзеңне дустың турында кайгыртырга бурычлы итеп сизәргә тиеш. Изге Язмаларда сурәтләнгән искиткеч дуслык мөнәсәбәтләрнең берсе — бу Давыт белән Йонафан арасындагы дуслык. Алар хәтта бер-берсенә дус булырга вәгъдә биреп, килешү төзегән. (1 Патшалык 18:1, 3 не укы *.) Андый тугрылыклы мөнәсәбәтләр сирәк очраса да, күпчелек кешеләрнең дуслыгы, алар бер-берсе турында кайгыртырга җаваплылык сизсә генә ныгый (Гыйб. сүз. 17:17; 18:24).

5. Кол игелекле хуҗасында калганда, бу аңа нинди файда китергән?

5 Аллаһының Исраил халкына бирелгән Канунында кешеләрдән җаваплылык таләп ителгән тагын бер як сурәтләнә. Кол гомерлеккә игелекле хуҗасы янында калып, аның яклавы астында яшәргә теләсә, ул аның белән үзгәрмәс килешү төзи алган, ягъни аңа тугры булырга вәгъдә биргән. Канунда болай дип әйтелә: «Әгәр кол: „Мин үземнең хуҗамны, хатынымны һәм балаларымны яратам, минем иреккә чыгасым килми“,— дисә, хуҗа колны хаким хозурына алып барсын һәм, аны ишек янына яки ишек яңагына куеп, аның колагын без белән тишсен. Шуннан ул гомерлеккә үз хуҗасының колы булып калыр» (Чыг. 21:5, 6).

6, 7. а) Җаваплылык кешеләргә нинди файда китерә? б) Җаваплылык Аллаһы белән мөнәсәбәтләргә ничек тәэсир итә?

6 Кешеләр никахка кергәндә бер-берсенә тугры булырга вәгъдә бирә. Өйләнешмичә генә торган ике кешенең, шулай ук аларның балаларының да, беркайчан да имин булуларына чын ышанычы була алмый. Ләкин ирле-хатынлы чиста никахка кереп, үз өсләренә җаваплылык ала һәм туган проблемаларны мәхәббәт белән чишәргә омтыла, чөнки алар моны Изге Язмалар буенча эшләргә тиеш (Мат. 19:5, 6; 1 Көр. 13:7, 8; Евр. 13:4).

7 Борынгы заманнарда кешеләр эш белән бәйле сорауларны хәл иткәндә һәм эшкә ялланганда килешү төзегән (Мат. 20:1, 2, 8). Бүген дә шулай ук эшләү дөрес. Мәсәлән, үз бизнесыңны башлар алдыннан я берәр компаниягә эшкә урнашканчы үзара язма килешү төзү акыллы булыр иде. Җаваплылык дуслык, никах һәм эш белән бәйле мөнәсәбәтләрне ныгыта икән, үзеңне тулысынча Аллаһыга багышлау бигрәк тә синең Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңә файда китерәчәк! Үткәндә Йәһвә Аллаһыга багышлану кешеләргә нинди файда китергән, һәм бу вәгъдә бирүдән тыш үз эченә нәрсә алган? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Аллаһыга багышлану Исраилгә нинди файда китергән?

8. Аллаһыга багышлану Исраил өчен нәрсә аңлаткан?

8 Исраиллеләр Аллаһыга тугры булырга ант биргәч, Йәһвәгә багышланган халык булып киткән. Йәһвә аларны Синай тавы янында җыеп, болай дигән: «Әгәр Миңа тулысы белән буйсынсагыз һәм Минем килешүемә тугрылык сакласагыз, сез Минем җир йөзендәге башка халыклар арасыннан сайлап алынган Үз халкым булырсыз». Бар халык бертавыштан: «Без Раббы әйткәннәрнең барысын да үтәрбез»,— дип җавап кайтарган (Чыг. 19:4—8). Багышлану Исраил өчен нәрсәдер эшләргә вәгъдә бирүдән күбрәкне үз эченә алган. Алар инде Йәһвәнеке булып киткән, һәм Йәһвә алар белән үзен «сайлап алынган Үз халкы» итеп тоткан.

9. Аллаһыга багышланган булу Исраилгә нинди файда китергән?

9 Исраиллеләргә Аллаһыга багышлану файда китергән. Ул аларга тугры булган һәм, яратучан әти-әни үз балалары турында кайгырткан кебек, аларга кайгыртучанлык күрсәткән. Аллаһы Исраилгә болай дигән: «Хатын-кыз имчәк баласын оныта алырмы, үз карынының улын кызганмасмы? Ул онытса да, мин сине онытмаячакмын» (Ишаг. 49:15). Йәһвә аларга Канун аша җитәкчелек, пәйгамбәрләр аша көч һәм фәрештәләр аша яклау биргән. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Ул сүзен Якупка, үгет-нәсихәтләрен һәм хөкемнәрен Исраилгә белдергән. Ул башка бер халыкка да алай кылмаган». (Мәд. 147:8, 9; Мәдхия 33:8, 20; 47:15 не укы.) Йәһвә үткәндә үзенең халкы хакында кайгырткан кебек, бүген дә үзләрен аңа багышлаган кешеләр турында кайгыртачак.

Ни өчен без үзебезне Аллаһыга багышларга тиеш?

10, 11. Без Аллаһының зур гаиләсендә туабызмы? Аңлат.

10 Кеше үзен Аллаһыга багышлап, суга чумдырылу үтәргә кирәк микән дип уйланганда, болай дип фикер йөртергә мөмкин: «Ни өчен мин үземне Аллаһыга багышламыйча аңа гыйбадәт кыла алмыйм?» Моны аңлар өчен, үзебезнең Аллаһы алдында нинди хәлдә икәнебезне карап чыгыйк. Онытмыйк, Адәмнең гөнаһы аркасында без Аллаһы гаиләсеннән читтә тудык (Рим. 3:23; 5:12). Аллаһыга үзеңне багышлау — бу аның зур гаиләсенә кабул ителер өчен җитди таләп. Әйдәгез ни өчен икәнен карап чыгыйк.

11 Безнең беребезнең дә безгә Аллаһы ниятләгән тормышны — камил тормышны — бирә алырлык атасы юк (1 Тим. 6:19). Без Аллаһы балалары булып тумыйбыз, чөнки беренче пар гөнаһ кылгач, бу кешеләрне үзләренең яратучан Атасыннан һәм Барлыкка Китерүчедән аерган. (Канун 32:5 не чагыштыр.) Шул вакыттан бирле кешелек Йәһвәнең зур гаиләсеннән читтә, Аллаһыдан читләшкән килеш яшәп килә.

12. a) Камил булмаган кешеләр ничек Аллаһы гаиләсенең әгъзалары булып китә ала? б) Суга чумдырылу үткәнче, нинди адымнар ясарга кирәк?

12 Шулай да һәрбер кеше Аллаһыдан үзен аның тугры хезмәтчеләр гаиләсенә кабул итүен сорый ала *. Бу безнең кебек гөнаһлы кешеләр өчен мөмкинме? Рәсүл Паул: «Без Аллаһыга дошман булган вакытта, Улының үлеме аркылы Аллаһы белән татуландык»,— дип язган (Рим. 5:10). Суга чумдырылу үткәндә, без Аллаһыдан аңа яраклы булыр өчен саф вөҗдан сорыйбыз (1 Пет. 3:21). Әмма суга чумдырылу үткәнче, без кайбер адымнар ясарга тиеш. Безгә Аллаһы турында белем алырга, аңа таянырга өйрәнергә, тәүбә итәргә һәм үз тәртибебезне үзгәртергә кирәк (Яхъя 17:3; Рәс. 3:19; Евр. 11:6). Һәм Аллаһының гаиләсенә кабул ителгәнче, тагын бер адым ясарга кала. Нинди адым?

13. Ни өчен кешенең, Аллаһының тугры хезмәтчеләр гаиләсенә керер өчен, Йәһвәгә тугры булырга вәгъдә бирүе урынлы?

13 Аллаһыдан читләшеп яшәгән кеше, Аллаһының тугры хезмәтчеләр гаиләсенең әгъзасы булганчы, Йәһвәгә җитди вәгъдә бирергә тиеш. Моны аңлар өчен, бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, бер хөрмәтле кеше ятим калган бер яшүсмергә игелек күрсәтеп, аны үз гаиләсенә уллыкка алырга тели. Бу ата яхшы кеше буларак билгеле. Ләкин ул бу яшүсмерне үз улы итеп кабул иткәнче, аның вәгъдә бирүен тели. Шуңа күрә бу кеше аңа болай ди: «Мин, сине улым дип атаганчы, мине әти итеп яратачагыңны һәм хөрмәт итәчәгеңне белергә тиешмен». Бу яшүсмер андый вәгъдә бирергә әзер булса гына, ул кеше аны үз гаиләсенә кабул итәчәк. Әллә бу акыллы түгелме? Шулай ук Йәһвә дә аңа тугры булырга вәгъдә бирергә әзер булган кешеләрне генә үз гаиләсенә кабул итә. Изге Язмаларда: «Үзегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез»,— дип әйтелә (Рим. 12:1).

Мәхәббәт белән иманны белдерүче адым

14. Нинди мәгънәдә багышлану мәхәббәт белдерүче адым?

14 Үзебезне Аллаһыга багышлап, аңа тугры булырга вәгъдә биргәндә, без Йәһвәгә эчкерсез яратуыбызны белдерәбез. Бу ниндидер мәгънәдә никах антына охшаш. Мәсихче кияү үз мәхәббәтен кәләшенә, нәрсә генә булмасын, аңа тугры булырга анты белән белдерә. Бу — берәр нәрсә эшләргә дип бирелгән вәгъдә генә түгел, ә кешегә тугры булу анты. Мәсихче кияү, никах анты бирелмәсә, кәләше белән бергә яшәргә хокукы юк икәнен аңлый. Шулай ук без дә, Йәһвәгә тугры булырга вәгъдә бирмичә, аның гаиләсенең әгъзалары алган фатихалар белән тулысынча файдалана алмыйбыз. Шуңа күрә без үзебезне Аллаһыга багышлыйбыз, чөнки, камилсезлегебезгә карамастан, аныкы булырга телибез һәм, нәрсә генә булмасын, аңа тугры булырга ниятлибез (Мат. 22:37).

15. Ни өчен багышлану иманны белдерүче адым?

15 Үзебезне Аллаһыга багышлаганда, без үз иманыбызны белдерәбез. Ни өчен алай дип әйтеп була? Йәһвәгә иманыбыз безне Аллаһыга якынлашуның файда китерә икәненә ышандыра (Мәд. 72:28). Без «азгын һәм бозык кешеләр арасында» яшәгәндә, Аллаһы белән йөрү һәрвакытта да җиңел булмаячак икәне безгә билгеле, ләкин без Аллаһының вәгъдәсенә — безгә ярдәм итәчәгенә ышанабыз (Флп. 2:15; 4:13). Без камил булмаганыбызны беләбез, әмма ялгышканда да Йәһвәнең безнең белән мәрхәмәтле булачагына бер дә шикләнмибез. (Мәдхия 102:13, 14; Римлыларга 7:21—25 не укы.) Йәһвә сафлыгыбызны сакларга тәвәккәл булуыбызны бүләкләячәк, без моңа иман итәбез (Әюб 27:5).

Аллаһыга багышлану бәхетле итә

16, 17. Ни өчен Аллаһыга багышлану бәхет китерә?

16 Йәһвәгә багышлану бәхет китерә, чөнки бу үзеңне бирү дигәнне аңлата. Гайсә мондый төп хакыйкатьне әйткән: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35). Гайсә җирдә хезмәт иткәндә үзе тулысынча бирү бәхетен кичергән. Кирәк булганда башкаларга тормыш юлын табарга ярдәм итәр өчен, ул ял итүдән, ризыктан һәм уңайлыклардан баш тартырга әзер булган (Яхъя 4:34). Гайсәгә Атасының йөрәген сөендерү рәхәтлек китергән. Ул: «Мин һәрвакыт Ул теләгән эшләрне генә эшлим»,— дигән (Яхъя 8:29; Гыйб. сүз. 27:11).

17 Гайсә: «Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын»,— диеп, үз шәкертләренә чын канәгатьлек китерүче тормыш юлын күрсәткән (Мат. 16:24). Бу юлдан бару безне Йәһвәгә тагы да якынлаштыра. Безнең турыда яхшырак кем кайгырта ала соң?

18. Ни өчен Йәһвәгә багышлануыбыз буенча яшәвебез безгә берәр нәрсәгә яки берәр кемгә багышлануга караганда күбрәк бәхет китерә?

18 Без үзебезне Йәһвәгә багышласак һәм аның ихтыярын үтәп шул багышлану буенча яшәсәк, бу безгә берәр нәрсәгә яки берәр кемгә багышлануга караганда күбрәк бәхет китерәчәк. Мәсәлән, күп кешеләр үз гомерләрен байлык артыннан куып сарыф итә. Бу аларга чын бәхет вә канәгатьлек китерми. Әмма үзләрен Йәһвәгә багышлаган кешеләр бетмәс бәхеткә ирешә (Мат. 6:24). «Аллаһының хезмәттәшләре» булу хөрмәте аларны бәхетле итә, әмма алар үзләрен берәр эшкә түгел, ә рәхмәтле Аллаһыга багышлый (1 Көр. 3:9). Ул аларны үз-үзләрен корбан иткәннәре өчен бик кадерли. Һәм беркем дә, аның кебек, андый кадер-хөрмәт күрсәтә алмый. Ул хәтта үзенең тугры хезмәтчеләрен, алар аның кайгыртуын мәңге сизә алсын өчен, яшьлек көннәренә кайтарачак. (Әюб 33:25; Еврейләргә 6:10 ны укы.)

19. Йәһвәгә багышланган кешеләр нинди хөрмәткә ия була ала?

19 Тормышыңны Йәһвәгә багышласаң, аның белән мөнәсәбәтләрең якын булачак. Изге Язмаларда: «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер»,— дип әйтелә (Ягък. 4:8; Мәд. 24:14). Ни өчен без бер дә шикләнмичә Йәһвәнеке булу бу дөрес сайлау дип әйтә алабыз? Моны без киләсе мәкаләдән белербез.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. 1 Патшалык 18:1, 3: «Һәм ул Шаул белән сөйләшеп бетергәч, Йонафанның җаны Давытның җанына ябышты, һәм Йонафан аны үз җанын кебек ярата башлады. Ә Йонафан Давыт белән килешү төзеде, чөнки аны үз җанын кебек ярата башлады».

^ 12 абз. Гайсәнең «башка сарыклары» мең ел тәмамлангач кына, Аллаһының балалары булып китә ала. Әмма алар, үзләрен Аллаһыга багышлаганга, Аллаһыга «Атабыз» дип мөрәҗәгать итә ала һәм Йәһвәнең хезмәтчеләре булып санала ала (Яхъя 10:16; Ишаг. 64:8; Мат. 6:9; Ачыл. 20:5).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Үзеңне Аллаһыга багышлау нәрсә ул?

• Аллаһыга багышлану безгә нинди файда китерә?

• Ни өчен мәсихчеләр Йәһвәгә багышланырга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[6 биттәге иллюстрация]

Үз багышлануыбыз буенча яшәү бетмәс бәхет китерә