Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

РАСТАФАРИ * тарафдарын үзенең озын чәчләрен кисәргә һәм ак тәнле кешеләргә карата карашын үзгәртергә нәрсә дәртләндергән? Наркотик сатучылар өчен кешеләрдән акча таләп итеп йөргән яшь сугыш чукмарын үз тормышын үзгәртергә нәрсә булышкан? Моның турында аларның үзләреннән белик.

«Мин хәтта ак тәнле кешеләргә карата үз карашымны үзгәрттем» (ХАФЕНИ НГАМА).

ЯШЬ: 34

ТУГАН ИЛЕ: ЗАМБИЯ

ҮТКӘНДӘ: РАСТАФАРИ ТАРАФДАРЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Замбиядәге качкыннар лагерендә тудым. Әнием сугыш вакытында Намибиядән качып, Көньяк-Көнчыгыш Африканың Халык оешмасына (СВАПО) кушылган. Бу оешма Намибиядәге Көньяк Африка режимы белән көрәшкән.

Унбиш яшемә кадәр миңа андый лагерьларның берничәсендә яшәргә туры килде. СВАПО лагерьларының яшьләрен азатлык хәрәкәтен ашкынып дәвам итүчеләр итеп әзерләделәр. Безгә политика хакында белем бирделәр һәм ак тәнле кешеләрне нәфрәт итәргә өйрәттеләр.

Унбер яшемдә минем бер лагерьдагы христиан чиркәвенең әгъзасы буласым килде. Бу чиркәүгә католик, лютеран, англикан һәм башка дин тоткан кешеләр йөри иде. Чиркәү рухание белән сөйләшкәннән соң, мин анда йөрмәскә булдым. Шуннан соң мин атеист булып киттем. Әмма унбиш яшемдә регги музыкасын яратканга һәм кара тәнле африка кешеләре кичереп яшәгән гаделсезлекне юк итәргә теләгәнгә, мин растафари хәрәкәтенә кушылдым. Мин озын чәчләр үстердем, марихуана тарттым, ит ашамадым һәм кара тәнле кешеләр азатлыгы өчен көрәштем. Шулай да мин әхлаксыз тормышымны, көч куллану белән бәйле төрле фильмнар каравымны дәвам иттем һәм әдәпсез сөйләшә идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. 1995 елны миңа 20 яшьләр тирәсе булганда, мин үз тормышым, аның максаты турында җитди уйлана башладым. Мин растафариларның тапкан бар басмаларын өйрәнә бардым. Аларның кайберләрендә Изге Язмаларга искәрмәләр бар иде, ләкин аларның аңлатулары миңа әллә ни акыллы булып күренмәде. Шуңа күрә мин Изге Язмаларны үзем укырга булдым.

Соңрак бер дустым, ул да растафари тарафдары, миңа Изге Язмаларны өйрәнер өчен бастырылган бер китап бирде. Аны Йәһвә Шаһитләре чыгарган иде. Мин үзем генә Изге Язмаларны алып бу басманы өйрәндем. Аннан соң Йәһвә Шаһитләре белән танышкач, мин бу өйрәнүне алар белән дәвам иттем.

Бу авыр бирелсә дә, мин тартуымны һәм чиктән тыш күп исерткеч эчемлекләр эчүемне ташладым (2 Көринтлеләргә 7:1). Мин тышкы кыяфәтемне тәртипкә китердем, озын чәчләремне кистем, порнография һәм көч куллану белән бәйле фильмнар каравымны һәм әдәпсез сөйләшүемне ташладым (Эфеслеләргә 5:3, 4). Ахыр чиктә мин хәтта ак тәнле кешеләргә карата үз карашымны үзгәрттем (Рәсүлләр 10:34, 35). Мин шулай ук расизмга котыртучы музыкадан котылдым һәм үземнең элекке дусларымны ташладым, чөнки алар мине иске тормышыма кире кайтырга котырталар иде.

Бу үзгәрешләрне ясаганнан соң, мин Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залын таптым һәм аларның динен тотарга теләк белдердем. Шуннан соң мин суга чумдырылу үтәргә булдым, әмма гаиләмә бу әллә ни ошамады. Минем әнием Йәһвә Шаһитләре диненә каршы булганга, башка берәр «христиан» динен сайларга кушты. Илебезнең хөкүмәтендә дәрәҗәле урында утырган бер ерак туганым мине Йәһвә Шаһитләре оешмасына кушылганым өчен һәрвакыт тәнкыйтьләп торды.

Ләкин Гайсәнең кешеләр белән мөгамәлә итүе турында өйрәнү һәм аның киңәшен тоту каршылыкларны һәм мыскыллап көлүләрне кичерергә булышты. Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматларын Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән чагыштыргач, мин хак динне тапканымны аңладым. Мәсәлән, алар Изге Язмалардагы әмерне үтәп, башкаларга вәгазьли (Маттай 28:19, 20; Рәсүлләр 15:14). Алар шулай ук сәясәттә дә катнашмый (Мәдхия 145:3, 4; Яхъя 15:17, 18).

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Изге Язмалар буенча яшәргә өйрәнгәч, бу миңа күп яктан булышты. Мәсәлән, мин марихуана тартуымны ташладым. Хәзер һәр ай йөзләгән доллар үземә кала. Минем бүтән инде галлюцинацияләрем юк, мин физик һәм эмоциональ яктан сәламәтлегемне яхшырттым.

Минем хәзер тормышымның яшь чактан ук эзләгән максаты бар һәм мин ничек яшәргә икәнен беләм. Һәм иң мөһиме шул: мин Аллаһыга якынлаша алдым (Ягъкуб 4:8).

«Мин ярсуымны басарга өйрәндем» (МАРТИНО ПЕДРЕТТИ).

ЯШЬ: 43

ТУГАН ИЛЕ: АВСТРАЛИЯ

ҮТКӘНДӘ: НАРКОТИКЛАР САТУЧЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин кечкенә булганда, гаиләм еш кына күченә иде. Без бәләкәй шәһәрләрдә, зур шәһәрдә һәм хәтта күпмедер вакыт шәһәрдән читтә аборигеннар белән бергә яшәдек. Ул вакыт турында минем үз туганнарым белән бергә балык тоту, ауга йөрү, бумеранглар һәм башка нәрсәләрне уеп ясау кебек яхшы истәлекләрем сакланды.

Әтием боксер иде, һәм ул мине инде бала чагымнан ук сугышырга өйрәтте. Мин еш кына кешеләргә каршы көч куллана идем. Яшүсмер чагымда, мин барларда эчеп күп вакыт уздыра идем. Без дусларым белән сугышырга дип эзләнеп йөри идек. Пычак һәм бейсбол уенында кулланыла торган чукмарларны тотып, без егерме һәм күбрәк кешедән торган төркемнәргә ташлана идек.

Мин наркотиклар һәм портта эшләүчеләр урлаган әйберләрне сатып, акча суга идем. Мин шулай ук наркотик сатучылар өчен кешеләрдән, кирәк булса, аларны пистолет һәм мылтык белән куркытып, акча җыя идем. Мин киллер булырга җыена идем һәм үземә «үтермәсәң, үзеңне үтерерләр» дип әйтеп тора идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Яшь чагымда минем Йәһвә Шаһитләре турында ишеткәнем бар иде. Мин әниемнән, миңа әле 20 яшьләр тирәсе булганда, аларны кайда табып була дип сораганымны хәтерлим. Шуннан соң, ике көн узгач, безгә Диксон исемле бер Йәһвә Шаһите килде. Аның белән бераз сөйләшеп алгач, ул мине Йәһвә Шаһитләренең очрашуына чакырды. Мин анда килдем һәм инде 20 дән артык ел бу очрашуларга йөрим. Йәһвә Шаһитләре минем һәрбер соравыма Изге Язмаларга нигезләнеп җавап бирә иделәр.

Мин Йәһвәнең кешеләр белән, хәтта бозык кешеләр белән, кызыксынганын белгәч, куандым (2 Петер 3:9). Мин башкалар миннән баш тартса да, Аллаһы, яратучан Ата буларак, минем турында кайгыртачак икәнен ачыкладым. Мин шулай ук, әгәр үз тормышымны үзгәртсәм, Аллаһы минем гөнаһларымны кичерәчәк икәнен белдем. Бу миңа зур юаныч китерде. Инҗилдә, Эфеслеләргә 4:22—24 тә язылган сүзләр миңа нык тәэсир итте. Алар мине «элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартырга» һәм «Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә» дәртләндерде.

Тормышымны үзгәртер өчен, вакыт кирәк булды. Атна буе наркотикка кагылмыйча яшәсәм дә, атна азагында, үз дусларымның басымына бирешеп, наркотик кулландым. Мин тормышымны тәртипкә кертер өчен, элеккеге дусларымнан ераграк берәр җиргә күчәргә кирәк икәнен аңладым һәм шуңа күрә икенче штатка күченергә булдым. Кайбер дусларымның минем белән барасы килде. Мин каршы килмәдем. Юлда алар марихуана тартты һәм миңа да тәкъдим итте. Мин аларга бу гадәтемне ташладым дип әйттем һәм юлны бер үзем генә дәвам иттем. Ә дусларым пистолет белән коралланып банкны талап чыкканнар. Моның турында хәбәр миңа соңрак барып җитте.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Шул дусларым белән аралашуны ташлагач, миңа тормышымны тиешенчә үзгәртергә күпкә җиңелрәк булды. 1989 елда суга чумдырылу үтеп, мин Йәһвә Шаһите булдым. Шуннан соң сеңлем, әнием һәм әтием миңа Йәһвәгә хезмәт итүдә кушылдылар.

Без хатыным белән инде 17 ел буе яшибез. Безнең өч яраткан балабыз бар. Кайберәүләр ачуымны чыгарырга тырышса да, мин ярсуымны басарга өйрәндем. Мин һәр «кабиләдән, халыктан һәм телдән» булган кешеләрне ярата башладым (Ачылыш 7:9). Гайсә Мәсих болай дигән: «Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз. Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:31, 32). Минем тормышымда нәкъ шулай булды да.

[Искәрмә]

^ 2 абз. Растафари тарафдарлары (Ямайка сектасы) озын чәч йөртәләр һәм Эфиопиянең элекке императорын Хайле Селассиене илаһ дип саныйлар.

[30 биттәге сүзләр]

Мин расизмга котыртучы музыкадан котылдым

[31 биттәге сүзләр ]

Без дусларым белән сугышырга дип эзләнеп йөри идек. Пычак һәм бейсбол уенында кулланыла торган чукмарларны тотып, без егерме һәм күбрәк кешедән торган төркемнәргә ташлана идек