Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бер көтү һәм бер көтүче

Бер көтү һәм бер көтүче

Бер көтү һәм бер көтүче

«Сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике кабиләсе өстеннән хакимлек итеп, унике тәхеткә утырачаксыз» (МАТ. 19:28).

1. Йәһвә Ибраһимның буыннары белән үзен ничек тоткан, һәм ни өчен бу Аллаһының башка кешеләргә ваемсыз булганын аңлатмый?

ЙӘҺВӘ Ибраһимны яраткан, шуңа күрә ул Ибраһимның буыннарына тугры мәхәббәтен күрсәткән. 15 гасырдан күбрәк вакыт дәвамында ул Ибраһимның буыннарын, Исраилне, үзенең сайланган халкы, «үз халкы», итеп санаган. (Канун 7:6 ны укы.) Бу Йәһвә башка халык кешеләренә ваемсыз булган дигәнне аңлатамы? Юк. Ул вакытта Йәһвәгә гыйбадәт кылырга теләгән исраилле булмаган кешеләр бу махсус халыкка кушыла алган. Бу дингә күчкән кешеләр, ягъни прозелитлар, шушы халыкның өлеше булып киткән. Аларны кардәшләр итеп санаганнар (Лев. 19:33, 34). Һәм алар Йәһвәнең бөтен кануннарына буйсынырга тиеш булган (Лев. 24:22).

2. Гайсә нинди шаккатыргыч сүзләр әйткән, һәм бу нинди сораулар тудыра?

2 Әмма Гайсә ул көннәрдәге яһүдләргә мондый шаккатыргыч сүзләр әйткән: «Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк» (Мат. 21:43). Бу яңа халыкка кем керә, һәм бу үзгәреш безгә ничек тәэсир итә?

Яңа халык

3, 4. a) Петер яңа халыкны ничек сурәтләгән? б) Бу яңа халык кемнән тора?

3 Рәсүл Петер бу яңа халыкны ачык итеп сурәтләп биргән. Ул үз имандашларына болай дип язган: «Сез — караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы» (1 Пет. 2:9). Алдан әйтелгәнчә, Гайсәне Мәсих итеп кабул иткән яһүдләр бу яңа халыкның беренче әгъзалары булып киткән (Дан. 9:27а; Мат. 10:6). Соңрак күп кенә исраилле булмаганнар бу халыкка кушылган. Петер алар турында: «Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз»,— дигән (1 Пет. 2:10).

4 Петер бу сүзләрне кемгә әйткән? Үз хатының башында ул болай дигән: «[Аллаһы] Гайсә Мәсихне үледән терелтү аша безне яңадан тудырды һәм безгә тере өмет бирде. Ул моны күкләрдә сезнең өчен сакланган черемәс, пакь, шиңмәс мирасыгыз булсын өчен эшләде» (1 Пет. 1:3, 4). Димәк, бу яңа халык күк өмете булган майланган мәсихчеләрдән тора. Алар «Аллаһының Исраиле» (Гәл. 6:16, искәрмә). Рәсүл Яхъя күренештә бу рухи исраиллеләрнең саны 144 000 икәнен күргән. Алар «Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәр» өчен һәм «руханилар» булыр өчен, «кешеләр арасыннан йолып алынганнар, Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче уңышлар» (Ачыл. 5:10; 7:4; 14:1, 4; 20:6; Ягък. 1:18).

Исраил тагын кемне сурәтли?

5. a) «Аллаһының Исраиле» дигән сүзләр кемгә кагыла? б) «Исраил» дигән сүзнең мәгънәсе киңрәк икәнлеге нәрсәдән күренә?

5 Билгеле, Гәләтиялеләргә 6:16 дагы «Аллаһының Исраиле» дигән сүзләр фәкать майланган мәсихчеләргә кагыла. Әмма Йәһвә Исраил халкы мисалын майланганнарны сурәтләр өчен генә кулланганмы? Җавапны без Гайсәнең тугры рәсүлләренә әйткән мондый сүзләреннән күрәбез: «Атам Миңа биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм. Шулай итеп, сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике кабиләсе өстеннән хакимлек итеп, тәхетләрдә утырачаксыз» (Лүк 22:28—30). Бу «бөтен дөнья яңарганда», Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында булачак. (Маттай 19:28 не укы.)

6, 7. Маттай 19:28 һәм Лүк 22:30 буенча, «Исраилнең унике кабиләсе» кемнәр алар?

6 Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында 144 000 кеше күктә патшалар, руханилар һәм хакимнәр булачак (Ачыл. 20:4). Алар кемне хөкем итәчәк һәм кем белән идарә итәчәк? Маттай 19:28 һәм Лүк 22:30 да әйтелгәнчә, алар «Исраилнең унике кабиләсе өстеннән» хакимлек итәчәк. Бу контекст буенча, «Исраилнең унике кабиләсе» кемнәр алар? Алар җирдә яшәргә өметләре булганнарны — Гайсәнең йолым корбанына иман иткән, ләкин патшалар һәм руханилар төркеменә кермәгән бар кешеләрне сурәтли. (Леви кабиләсе Исраилнең 12 кабиләсе санына кермәгән.) Исраилнең 12 кабиләсен сурәтләгән бу кешеләр 144 000 кешенең руханилар булып хезмәт итүеннән рухи файда алачак. Алар да Аллаһы халкы, ул аларны ярата һәм кабул итә. Шуңа күрә алар аның борынгы халкы белән чагыштырыла, бу бик урынлы.

7 Рәсүл Яхъя, 144 000 рухи исраилленең зур газап алдыннан мөһерләнгәнен күргәннән соң, шулай ук һәр халыктан булган «бихисап күп кешене» дә күргән (Ачыл. 7:9). Алар зур газапны кичереп, Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында яшәячәк. Аларга миллиардлаган терелтелгәннәр кушылачак (Яхъя 5:28, 29; Ачыл. 20:13). Алар барысы Гайсә һәм аның 144 000 хакимдәше хөкем итәчәк «Исраилнең унике кабиләсен» символлаштыра (Рәс. 17:31; 24:15; Ачыл. 20:12).

8. Гөнаһ йолу көнендәге вакыйгалар ничек итеп 144 000 һәм калган кешелек арасындагы мөнәсәбәтләрнең прообразы булып тора?

8 Гөнаһ йолу көнендәге вакыйгалар 144 000 кеше һәм калган кешелек арасындагы бу үзара мөнәсәбәтләрнең прообразы булып торган (Лев. 16:6—10). Баш рухани иң башта «үзе һәм гаиләсе» өчен гөнаһ йолу корбаны итеп үгез бозау китерергә тиеш булган. Шулай итеп, Гайсәнең корбаны иң элек үз гаиләсенә, үзе белән күктә хезмәт итәчәк, үз җитәкчелегендәге руханиларга кулланыла. Гөнаһ йолу көнендә шулай ук башка исраиллеләрнең гөнаһлары өчен ике кәҗә тәкәсе дә китерелгән. Димәк, руханилар кабиләсе — 144 000 не, ә калган исраиллеләр җирдә яшәргә өметләре булган бар кешеләрне сурәтли. Бу Маттай 19:28 дәге «Исраилнең унике кабиләсе» дигән сүзләр Гайсәнең җитәкчелегендәге рух белән тудырылган руханиларга түгел, ә Гайсәнең корбанына иман иткән башка кешеләргә кагыла икәнен күрсәтә *.

9. Йәзәкил күргән гыйбадәтханәдәге руханилар һәм рухани кабиләсеннән булмаган исраиллеләр кемне сурәтли?

9 Башка бер мисалга игътибар итик. Йәзәкил пәйгамбәргә Йәһвәнең гыйбадәтханәсе турында тулы күренеш бирелгән (Йәз. 40—48 бүл.). Бу күренештә руханилар гыйбадәтханәдә хезмәт иткән. Алар Йәһвәнең киңәшләрен алган һәм халыкны, аның күрсәтмәләрен җиткереп, өйрәткән (Йәз. 44:23—31). Анда шулай ук төрле кабиләләрдән кешеләр гыйбадәт кылырга һәм корбаннар китерергә килгән (Йәз. 45:16, 17). Шулай итеп, руханилар — майланганнарны, ә башка исраиллеләр җирдә яшәргә өметләре булганнарны сурәтли. Бу күренештә ике төркемнең бергә хезмәттәшлек иткәненә һәм руханилар төркеменең чын гыйбадәт кылуда җитәкчелек иткәненә басым ясала.

10, 11. а) Гайсәнең иманны ныгытырлык нинди сүзләре үтәлә? б) Башка сарыклар турында нинди сорау туа?

10 Гайсә майланган мәсихчеләрнең «кечкенә көтүе» белән бер утардан булмаган «башка сарыклар» турында әйткән (Яхъя 10:16; Лүк 12:32). Ул болай дигән: «Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәкләр. Бер көтү һәм бер көтүче булачак». Бу сүзләрнең үтәлүен күрү иманны бик ныгыта! Ике төркем — майланганнарның кечкенә төркеме һәм бихисап күп башка сарыклар бергә кушылган. (Зәкәрия 8:23 не укы *.) Башка сарыклар рухи гыйбадәтханәнең эчке ишегалдында хезмәт итмәсәләр дә, алар аның тышкы ишегалдында хезмәтен башкара.

11 Ләкин Йәһвә кайчак борынгы Исраилнең рухани булмаган кешеләре мисалын бу башка сарыкларны сурәтләр өчен куллана икән, җирдә яшәргә өметләре булганнар Кичәдә символлардан авыз итәргә тиешме? Бу сорауга җавапны карап чыгыйк.

Яңа килешү

12. Йәһвә нинди яңа тәртип турында алдан әйткән?

12 Йәһвә үз халкы өчен яңа тәртип урнаштырачагы турында болай дип алдан әйткән: «Мин ул көннәрдән соң... Исраил йорты белән төзиячәк килешү шушы: канунымны аларның эчләренә салырмын һәм аны аларның йөрәкләренә язармын. Мин аларның Аллаһысы булырмын, ә алар минем халкым булачак» (Иремия 31:31—33). Бу яңа килешү аркылы Йәһвәнең Ибраһимга биргән вәгъдәсе искиткеч итеп үтәлергә һәм аның файдасы озакка сузылырга тиеш булган. (Яратылыш 22:18 не укы.)

13, 14. a) Яңа килешүгә кем керә? б) Яңа килешүдән кем файда ала, һәм алар аны ничек тота?

13 Гайсә үзенең үлеме алдындагы төнне бу яңа килешүне күздә тотып: «Менә бу касә — Минем сезнең өчен түгелә торган каным белән расланган яңа килешү»,— дип әйткән (Лүк 22:20; 1 Көр. 11:25). Бу яңа килешүгә бар мәсихчеләр дә керәме? Юк. Ул кичне шул касәдән эчкән рәсүлләр сыман, кайберәүләр генә бу яңа килешүгә керә *. Гайсә, үз Патшалыгында үзе белән бергә идарә итәр өчен, алар белән башка килешү дә төзегән (Лүк 22:28—30). Алар Гайсә белән аның Патшалыгында булачак (Лүк 22:15, 16).

14 Аның Патшалыгы җитәкчелегендә җирдә яшәячәк кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Аларга яңа килешү файда китерә (Гәл. 3:8, 9). Алар, яңа килешүдә катнашмасалар да, аның таләпләренә буйсынып, аны, Ишагыйя пәйгамбәр алдан әйткәнчә, «тоталар». Ул болай дигән: «Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, аның исемен яратыр өчен һәм аның хезмәтчеләре булып китәргә дип кушылган чит ил кешеләрен, шимбә көнен нәҗесләмәс өчен аны тоткан һәм килешүемне тоткан барысын мин изге тавыма китерәчәкмен, һәм алар минем дога кылу йортымда сөенәчәкләр». Аннары Йәһвә: «Чөнки минем йортымны бар халыклар өчен дога кылу йорты дип атаячаклар»,— дип әйтә (Ишаг. 56:6, 7).

Кем авыз итәргә тиеш?

15, 16. a) Рәсүл Паул әйткәнчә, яңа килешүгә керүчеләргә нинди бүләк биреләчәк? б) Ни өчен җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр Кичәдә символлардан авыз итми?

15 Яңа килешүгә кергәннәр «Иң изге урынга ышаныч белән керә ала». (Еврейләргә 10:15—20 не укы.) Аларга «какшамас патшалык» биреләчәк (Евр. 12:28). Димәк, Гайсә Мәсих белән күктә патшалар һәм руханилар булачак кешеләр генә яңа килешүне сурәтләгән «касәдән» эчәргә тиеш. Бу яңа килешүгә керүчеләр — Бәрәнгә ярәшелгәннәр (2 Көр. 11:2; Ачыл. 21:2, 9). Һәр ел Кичәгә килүче башка кешеләр исә, символлардан авыз итмичә, хөрмәт белән барысын күзәтә.

16 Паул шулай ук безгә җирдә яшәргә өметләре булганнарның Кичәдә символлардан авыз итмәгәннәрен аңларга ярдәм итә. Ул майланган мәсихчеләргә: «Чөнки бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен, сез Раббы килгәнгә кадәр Аның үлемен игълан итәсез»,— дип әйткән (1 Көр. 11:26). Раббы кайчан «килә»? Ул үзенең майланган кәләше төркеменең соңгыларын күктәге өйләренә алыр өчен кайтканда килә (Яхъя 14:2, 3). Билгеле, Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсен үткәрү мәңге булмаячак. Хатын-кыз нәселенең әле җирдә «калган балалары» үзләренең күк бүләген алганчыга кадәр бу кичәдә катнашуларын дәвам итәчәк (Ачыл. 12:17). Җирдә мәңге яшәячәк кешеләр символлардан авыз итсәләр, бу Кичә мәңге үткәрелер иде.

«Алар минем халкым булып китәчәк»

17, 18. Йәзәкил 37:26, 27 дә язылган пәйгамбәрлек ничек үтәлә?

17 Йәһвә үз халкының бердәмлеге турында алдан ук болай дигән: «Мин алар белән тынычлык турында килешү төзиячәкмен, алар белән мәңгегә килешү төзелгән булачак. Мин аларны җирдә урнаштырачакмын, аларны күбәйтәчәкмен һәм алар арасында чатырымны куячакмын. Минем изге чатырым алар белән булачак, һәм мин аларның Аллаһысы булачакмын, ә алар минем халкым булып китәчәк» (Йәз. 37:26, 27).

18 Аллаһының бар халкы бу искиткеч вәгъдәнең, тынычлык турындагы килешүнең үтәлүеннән файда ала. Әйе, Йәһвә үзенең бар тыңлаучан хезмәтчеләрен алар тынычлыкта яшәячәк дип ышандырган. Аның рухының җимеше мәсихчеләр арасында ап-ачык күренә. Аллаһының хак гыйбадәт кылуны сурәтләүче изге чатыры алар белән. Алар чыннан да аның халкы булып киткән, чөнки потка табынуның һәр төрен кире кагып, бердәнбер Аллаһыга, Йәһвәгә, гыйбадәт кыла.

19, 20. Йәһвә үз «халкы» дип атаган кешеләрнең санына кем керә, һәм яңа килешү ярдәмендә нәрсә мөмкин булган?

19 Безнең көннәрдә ике төркемнең бу бердәмлеген күрү бик дулкынландыра! Сан ягыннан үсә барган бихисап күп кеше, күктә яшәргә өметләнмәсә дә, андый өметкә ия булганнар белән хезмәттәшлек итүне зур хөрмәт дип саный. Алар Аллаһының Исраиленә кушылган. Шулай итеп, алар Йәһвә үз «халкы» дип атаган кешеләрнең санына керә. Без аларда мондый пәйгамбәрлекнең үтәлүен күрәбез: «Ул көнне күп халыклар Йәһвәгә кушылачак, һәм алар минем халкым булып китәчәк, һәм мин синең араңда яшәячәкмен» (Зәк. 2:11; 8:21; Ишагыйя 65:22 *; Ачылыш 21:3, 4 не укы).

20 Моның барысы Йәһвә нияте буенча яңа килешү ярдәмендә мөмкин булган. Миллионлаган рухи яктан чит ил кешеләре Йәһвәнең хупланган халкының өлеше булып киткән (Мих. 4:1—5). Алар моннан ары да бу яңа килешүнең күрсәтмәләрен һәм таләпләрен үтәп, аны тотарга тәвәккәл (Ишаг. 56:6, 7). Шулай эшләп, алар Аллаһының Исраиле белән бетмәс тынычлык китергән мул фатихалар кичерә. Бу синең дә хәзер һәм мәңгегә әҗерең булсын!

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Шулай ук «җыен», ягъни җыелыш, дигән сүз башлыча майланганнарга кагыла (Евр. 12:23). Әмма бу сүзнең башка мәгънәсе дә бар. Ул күктә я җирдә яшәргә өметләнгән бар мәсихчеләргә дә кагыла («Күзәтү манарасы» 2007 ел, 1 май, 9—11 битләрне кара.)

^ 10 абз. Зәкәрия 8:23: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә дип әйтә: „Ул көннәрдә бар халыклардан булган төрле телләрдә сөйләшүче ун кеше яһүднең итәгенә тотыначак, тотыначак һәм: „Без сезнең белән барабыз, чөнки без Аллаһы сезнең белән икәнен ишеттек“,— дип әйтәчәк».

^ 13 абз. Гайсә бу килешүгә керми, ул аның Арадашчысы. Шуңа күрә ул, күрәсең, символлардан авыз итмәгән.

^ 19 абз. Ишагыйя 65:22: «Алар башка кеше яшәргә дип төземәячәк, башка кеше ашарга дип утыртмаячак. Минем халкымның көннәре агачның көннәре кебек булачак, һәм минем сайланганнарым үз куллары ясаганнары белән тулысынча файдаланачак».

Хәтерлисеңме?

• 144 000 хөкем итәчәк «Исраилнең унике кабиләсе» кемнәр алар?

• Майланганнарның яңа килешүдә роле нинди, һәм ул башка сарыкларга нинди файда китерә?

• Бар мәсихчеләр дә Кичәдә символлардан авыз итәргә тиешме?

• Безнең көннәрдәге бердәмлек турында алдан нәрсә әйтелгән булган?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге диаграмма/иллюстрацияләр]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Күпләр хәзер Аллаһының Исраиле белән хезмәт итә

1950 | 373 430

1970 | 1 483 430

1990 | 4 017 213

2009 | 7 313 173