Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рух буенча яшәгез

Рух буенча яшәгез

Рух буенча яшәгез

«Рух буенча яшәгез, шул чакта кешелек табигатенең азгын теләкләрен үтәмәссез» (ГӘЛ. 5:16).

1. Илленче көн бәйрәмендә нинди чумдырылулар булган?

ГАЙСӘНЕҢ шәкертләре б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә изге рухка чумдырылгач, төрле телләрдә сөйләшә башлаган. Алар рух биргән бу могҗизалы сәләткә ия булган (1 Көр. 12:4—10). Бу сәләт һәм рәсүл Петернең сөйләгән нотыгы башкаларга ничек тәэсир иткән? Петернең сүзләре күпләрнең «йөрәкләренә барып кадалган». Аның сүзләрен кабул итеп, алар тәүбә иткән һәм суга чумдырылганнар. Изге Язмаларда: «Аның сүзләрен кабул итүчеләр чумдырылдылар, һәм ул көнне иман итүчеләргә өч меңгә якын кеше кушылды»,— дип әйтелә (Рәс. 2:22, 36—41). Гайсә кушканча, алар Ата, Угыл һәм изге рух исеме белән суга чумдырылырга тиеш булганнар (Мат. 28:19).

2, 3. a) Изге рухка чумдырылу һәм изге рух исеме белән суга чумдырылу арасында нинди аерма бар? Аңлатыгыз. б) Ни өчен чын мәсихче булырга теләгән кешеләр суга чумдырылырга тиеш?

2 Әмма изге рухка чумдырылу һәм изге рух исеме белән суга чумдырылу арасында аерма бармы? Әйе. Изге рухка чумдырылганнар Аллаһының рух белән тудырылган угыллары булып яңадан туалар (Яхъя 3:3). Алар Аллаһының күктәге Патшалыгында киләчәктә Мәсих җитәкчелегендә патшалар һәм руханилар булыр өчен майланалар һәм Мәсихнең рухи тәненең өлеше булалар (1 Көр. 12:13; Гәл. 3:27; Ачыл. 20:6). Шулай итеп Йәһвә Илленче көн бәйрәмендә һәм аннан соң Мәсихнең варисташлары булыр өчен кешеләрне сайлаганда, нәкъ шундый чумдырылуны — изге рухка чумдырылуны үтәгән (Рим. 8:15—17). Ләкин безнең көннәрдә Йәһвә халкы үткәргән конгрессларда була торган изге рух исеме белән суга чумдырылу турында нәрсә әйтеп була?

3 Суга чумдырылу йоласы — бу чын мәсихче Йәһвә Аллаһыга тулысынча багышлануын күрсәтер өчен ясаган адым. Аны күктә яшәргә өметләре булган кешеләр үтә. Ләкин безнең көннәрдә җирдә мәңге яшәргә өметләнгән миллионлаган ирләр һәм хатыннар да суга чумдырылырга тиеш. Кешенең өмете нинди генә булмасын, аңа Аллаһыга яраклы булыр өчен, Ата, Угыл һәм изге рух исеме белән суга чумдырылырга кирәк. Шуңа күрә суга чумдырылу үткән һәрбер мәсихчедән «Рух буенча яшәячәк» дип көтелә. (Гәләтиялеләргә 5:16 ны укы.) Син рух буенча яшәп, багышлануың буенча яшисеңме?

«Рух буенча яшәү» нәрсә аңлата?

4. «Рух буенча яшәү» асылда нәрсә аңлата?

4 «Рух буенча яшәү» — бу изге рухка үзеңә тәэсир итәргә юл кую. Икенче төрле әйткәндә, бу — көндәлек эшләрдә изге рух җитәкчелеге буенча эш итү. Гәләтиялеләргә язылган хатның 5 нче бүлегендә изге рухның һәм кешелек табигатенең тәэсирендә булуның аермасы күрсәтелә. (Гәләтиялеләргә 5:17, 18 не укы.)

5. Изге рух тәэсирендә булган кеше нинди эшләрдән кача?

5 Син, изге рух тәэсирендә икән, кешелек табигатенең эшләрен эшләмәскә тырышасың. Алар арасында «фәхешлек, пычраклык, азгынлык, потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар, көнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре» (Гәл. 5:19—21). Ниндидер мәгънәдә, син гөнаһлы эшләреңне «Изге Рух көче белән» үтерәсең (Рим. 8:5, 13). Бу тән теләкләреңә буйсынмаска, ә акылыңны рух эшләренә тупларга һәм аның җитәкчелеге буенча эш итәргә ярдәм итәчәк.

6. Рух җимешен күрсәтер өчен, нәрсә кирәк? Мисал китерегез.

6 Изге рух синдә эш иткәндә, син Аллаһыга яраклы сыйфатлар, рух җимешен, күрсәтәсең (Гәл. 5:22, 23). Әмма моның өчен сиңа тырышлыклар куярга кирәк икәнен аңлыйсың. Мәсәлән, игенче җирне эшкәртә ди. Әлбәттә, уңыш булсын өчен, кояш белән су кирәк. Изге рухны кояш яктысы белән чагыштырып була. Ул безгә рух җимешен булдырыр өчен кирәк. Ләкин игенче тырышмаса, җир җимешен бирерме? (Гыйб. сүз. 10:4). Әйе, изге рух синдә булдырган җимешнең сыйфаты йөрәгеңнең «туфрагын» эшкәртер өчен куйган тырышлыкларыңа бәйле. Шуңа күрә үзеңнән болай дип сора: «Мин изге рухның җитәкчелегенә буйсынып, аңа үземдә җимешен булдырырга юл куяммы?»

7. Ни өчен, изге рух җимешен үстерергә теләсәк, өйрәнү һәм уйлану мөһим?

7 Мул уңыш җыяр өчен, игенче шулай ук чәчүлеккә су сибәргә тиеш. Рух җимешен үстерер өчен, безгә бүген мәсихче җыелыш аша бирелә торган Изге Язмалардагы хакыйкать суы кирәк (Ишаг. 55:1). Син күп кешеләргә Изге Язмаларның изге рух җитәкчелеге астында язылган икәне турында әйтәсеңдер (2 Тим. 3:16). Шулай ук ышанычлы һәм акыллы хезмәтче төркеме Изге Язмалардагы хакыйкатьнең чиста суларын тиешле итеп аңлата (Мат. 24:45—47). Чагыштыруның мәгънәсе аңлашыла. Изге рух тәэсире астында булыр өчен, без Аллаһы Сүзен укырга һәм укыганнарыбыз турында уйланырга тиеш. Шулай эшләсәң, син үзләренә бирелгән мәгълүмат турында уйланган һәм җентекләп тикшергән пәйгамбәрләр үрнәгенә иярәсең. Хәтта фәрештәләрнең дә вәгъдә ителгән Токым һәм майланган мәсихче җыелыш турындагы рухи хакыйкатьләр белән тирән кызыксынганы игътибарга лаек. (1 Петер 1:10—12 не укы.)

Рухның тәэсире

8. Ни өчен Йәһвәдән изге рухын сорап тору зарур?

8 Әмма Изге Язмаларны өйрәнеп, укыганнарыбыз турында уйлану гына җитәрлек түгел. Безгә һәрвакыт Йәһвәнең ярдәмен һәм җитәкчелеген сорарга кирәк. Ул «сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк эшли» ала (Эфес. 3:20; Лүк 11:13). Берәрсе: «Аллаһы без сораганчы ук нәрсәгә мохтаҗ булуыбызны белгәч, ни өчен соң гел дога кылып торырга кирәк?» — дип сораса, син ничек җавап бирер идең? (Мат. 6:8). Чөнки изге рух сорап, син Йәһвәгә өметләнгәнеңне күрсәтәсең. Мәсәлән, берәрсе сиңа ярдәм сорап килсә, син аңа булышыр өчен көчеңнән килгәнне эшләр идең, чөнки ул синнән сорагач, сиңа өметләнә. (Гыйбрәтле сүзләр 3:27 не чагыштыр.) Нәкъ шулай ук Йәһвә дә изге рухын соравыңны хуш күрә, һәм сиңа аны бирәчәк (Гыйб. сүз. 15:8).

9. Мәсихче очрашулар Аллаһы рухы тәэсирендә булырга ничек булыша ала?

9 Аллаһы рухының шулай ук безгә мәсихче очрашуларда һәм конгрессларда тәэсир иткәне сиңа мәгълүм. Андый очрашуларга килеп, программаны игътибар белән тыңлау бик мөһим. Бу «Аллаһының тирәнлекләрен» аңларга ярдәм итәчәк (1 Көр. 2:10). Һәр очрашуда комментарийлар бирү дә файдалы. Соңгы дүрт атна эчендә булган очрашуларны исеңә төшер. Син иманыңны белдерергә теләп, җавап бирер өчен, күпме тапкыр кулыңны күтәрдең? Бу яктан сиңа яхшырып буламы? Шулай икән, алдагы атналарда нәрсә эшләячәгеңне билгелә. Йәһвә очрашуларда катнашырга теләгеңне күреп, сиңа үз рухын бирәчәк; бу сиңа күбрәк файда алырга ярдәм итәчәк.

10. Рух буенча яшәсәк, без башкаларга нинди чакыруны таратырга тиеш?

10 Рух буенча яшәү Ачылыш 22:17 дә язылган мондый чакыруны кабул итү дигәнне дә аңлата: «Рух та, кәләш тә: „Кил!“ — диләр. Һәм ишетүче дә: „Кил!“ — дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын». Майланган кәләш төркеме аша эш иткән рух тереклек суы турындагы бу чакыруны тарата. «Кил!» дигән чакыруны кабул иткәнсең икән, син дә «кил!» дияргә тәвәккәлме? Кешеләрне коткару эшендә катнашу бу зур хөрмәт!

11, 12. Изге рух вәгазь эшендә ничек катнаша?

11 Бу мөһим эш бүген изге рух җитәкчелегендә башкарыла. Беренче гасырда изге рух миссионерларга вәгазьләр өчен яңа җирләр күрсәткән. Изге рух рәсүл Паулга һәм аның юлдашларына «Асия өлкәсендә вәгазь сөйләтмәгән», һәм Битуниягә барырга рөхсәт итмәгән. Без бу рухның аларга ничек комачаулаганын төгәл белмибез, әмма билгеле, ул Паулны вәгазьләргә Европаның киң кырларына җибәргән. Ул үзенә бирелгән күренештә македунияле берәүнең үзләренә ярдәм итүе турында ялваруын күргән (Рәс. 16:6—10).

12 Бүген дә Йәһвәнең рухы бөтендөнья вәгазьләү эшен җитәкли. Моның өчен могҗизалы күренешләр кулланылмый; Йәһвә изге рух аша майланганнар белән җитәкчелек итә. Һәм бу рух абый һәм апа-кардәшләрне вәгазьләү вә өйрәтү эшендә хәлләреннән килгәнне эшләргә дәртләндерә. Син, һичшиксез, бу мөһим эштә катнашасың. Бу дулкынландыргыч эштән күбрәк шатлык таба аласыңмы?

13. Изге рухның җитәкчелегенә син ничек буйсына аласың? Мисал китер.

13 Аллаһы халкына бирелгән күрсәтмәләрне кулланып, син изге рух җитәкчелегенә буйсына аласың. Мәсәлән, Япониядә яшәүче Михоко исемле яшь апа-кардәшкә, гомуми пионер булып киткәч, кабат килеп-китүләр ясарга авыр булган, чөнки, аныңча, ул кешеләрне кызыксындырырлык итеп сөйли алмаган. Шул вакыттарак «Безнең патшалык хезмәтебез»дә ничек кыскача кабат килеп-китүләр ясарга икәне турында гамәли киңәшләр бирелгән булган. Аннары «Тормышта канәгатьлекне ничек табарга» дигән брошюра чыккан. Ул аеруча япон кешеләренә вәгазьләр өчен файдалы булып киткән. Михоко бу брошюраны куллану буенча бирелгән, аеруча кыска килеп-китүләр турындагы, киңәшләрне тоткан. Тиздән ул элегрәк өйрәнергә теләмәгән кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ул болай ди: «Өйрәнүләрем шулхәтле күп иде, бервакыт алар 12 гә җитте, хәтта өйрәнү башлар өчен кайберәүләргә көтәргә туры килде!» Әйе, син Йәһвә хезмәтчеләренә бирелгән җитәкчелекне кулланып, рух буенча эш итсәң, мул уңыш урачаксың.

Аллаһы рухына таян

14, 15. a) Камил булмаган кешеләр үз багышлануы буенча ничек яши ала? б) Иң яхшы дусларны ничек табарга?

14 Багышланган хезмәтче буларак, син үз хезмәтеңне башкарырга тиеш (Рим. 10:14). Бәлки, син үзеңне андый йөкләмәне үтәргә әле әзер түгел дип саныйсыңдыр. Ләкин, майланганнар очрагындагы кебек, синең сәләтең Аллаһыдан килә. (2 Көринтлеләргә 3:5 не укы.) Син кулыңнан килгәнне эшләп һәм Йәһвә рухына таянып, үз багышлануың буенча яши аласың.

15 Чыннан да, безгә, камил булмаган кешеләргә, камил Йәһвә Аллаһыбызга багышлануыбыз буенча яшәү җиңел түгел. Мәсәлән, кайбер танышларың яңа тормыш итү рәвешеңә гаҗәпләнергә һәм сине яманларга мөмкин (1 Пет. 4:4). Әмма онытма, синең яңа дусларың бар, аларның иң якыннары — Йәһвә һәм Гайсә Мәсих. (Ягъкуб 2:21—23 не укы.) Шулай ук бөтендөнья кардәшлегенең өлеше булган җыелышыңдагы абый һәм апа-кардәшләрең белән танышу мөһим (1 Пет. 2:17; Гыйб. сүз. 17:17). Йәһвә үзенең рухы аша сиңа яхшы яктан тәэсир иткән дуслар табарга ярдәм итәчәк.

16. Ни өчен син, Паул кебек, зәгыйфьлекләргә түзә аласың?

16 Синең җыелышта ярдәмчел дусларың булса да, көндәлек авырлыкларны җиңү кыен булырга мөмкин. Берәр кыенлык белән көрәшү сине хәлсез калдыра ала, һәм ул бер дә бетмәс шикелле. Аеруча андый вакытта Йәһвәдән аның изге рухын сорарга кирәк. «Мин зәгыйфь вакытта көчле»,— дип язган рәсүл Паул. (2 Көринтлеләргә 4:7—10; 12:10 ны укы.) Ул Аллаһы рухы кешенең теләсә нинди зәгыйфьлекләрен сизелмәслек итә ала икәнен белгән. Шулай итеп, Аллаһының эш итүче көче син үзеңне көчсез итеп хис иткәндә һәм сиңа ярдәм кирәк булганда сине ныгыта ала. Паул «зәгыйфьлекләргә... түзәм» дип язган. Ягъни зәгыйфь булганда, ул үзенә изге рухның тәэсир итүен сизгән. Син дә шуны ук тоя аласың! (Рим. 15:13).

17. Изге рух безне дөрес юнәлештә ничек алып бара ала?

17 Үз багышлануыбыз буенча яшәр өчен, безгә Аллаһы рухы кирәк. Әйтик, син җилкәнле көймәнең капитаны ди. Синең максатың — Йәһвәгә мәңге хезмәт итү. Изге рух җил сыман, һәм аны, исән-сау теләгән урыныңа барып җитәр өчен, тотарга кирәк. Син Шайтан дөньясының рухы сине бер яктан икенче якка йөртүен теләмисең (1 Көр. 2:12). Сиңа юл уңаена исә торган җилне билгеләргә һәм аны тотарга кирәк. Бу җил — изге рух. Ул сине Аллаһының Сүзе һәм Аның рух җитәкләгән оешмасы аша дөрес юнәлештә алып барачак.

18. Сез хәзер нәрсә эшләргә тәвәккәл һәм ни өчен?

18 Син Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнәсең, һәм сиңа алар белән рухи темаларга аралашу рәхәттер. Ләкин син әле мөһим адымнарны ясамагансың икән, ягъни багышланып, суга чумдырылу үтмәгәнсең икән, үзеңнән болай дип сора: «Ни өчен мин икеләнәм?» Изге рухның Йәһвә ихтыярын үтәүдә бүгенге ролен аңлап, син аның тәэсире өчен рәхмәтле икәнсең, бу адымнарны яса, чөнки аларның дөрес икәнен белдең. Йәһвә сине мул итеп фатихалаячак. Һәм сиңа изге рухын күп итеп бирәчәк. Ә бәлкем, син күп еллар элек суга чумдырылу үткәнсеңдер, һәм, һичшиксез, үзеңдә изге рухның тәэсирен кичергәнсең. Һәм Аллаһының үз рухы белән сине ныгыта алганын күргәнсең һәм сизгәнсең. Бу мәңге булырга мөмкин. Шуңа күрә моннан ары да изге рух буенча яшәргә тәвәккәл бул.

Хәтерлисезме?

• «Рух буенча яшәү» нәрсә аңлата?

• «Рух буенча яшәргә» нәрсә ярдәм итә ала?

• Без багышлануыбыз буенча ничек яши алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Йөрәгеңнең «туфрагын» эшкәртер өчен, тырышлыклар кирәк

[16, 17 биттәге иллюстрацияләр]

Аллаһы рухы сиңа тәэсир итәме?