Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үзгәрешләргә карамастан, Аллаһы илтифатында кал

Үзгәрешләргә карамастан, Аллаһы илтифатында кал

Үзгәрешләргә карамастан, Аллаһы илтифатында кал

СИНЕҢ тормышыңда үзгәрешләр бармы? Сиңа алар белән килешү авырмы? Безнең күбебез тормышларында үзгәрешләр күргән я күрәчәк әле. Үткәндә яшәгән кешеләрнең мисаллары безгә андый очракларда нинди сыйфатларның файдалы булачагын ачыкларга ярдәм итә ала.

Мәсәлән, Давыт тормышында күп кенә үзгәрешләр булган. Шамуил аны киләчәк патша итеп майлаганда, ул гади генә көтүче малай иде. Әле яшь чагында ул филисти әзмәвере Голиаф белән сугышырга теләк белдергән (1 Пат. 17:26—32, 42). Яшь Давытны Шаул патша сараенда яшәргә чакырганнар һәм гаскәр башлыгы итеп куйганнар. Давыт үз тормышында андый үзгәрешләрнең булачагын күз алдына да китерә алмаган; ул соңыннан да нәрсә булачагын белә алмаган.

Давытның Шаул белән мөнәсәбәтләре бик киеренке булып киткән (1 Пат. 18:8, 9; 19:9, 10). Үз тормышын саклар өчен, Давытка күп еллар качкын булып яшәргә туры килгән. Исраилдә патшалык иткәндә дә, аеруча зина кылып, гөнаһын яшерер өчен кеше үтергәннән соң, аның тормышында кискен борылышлар булып торган. Кылган гөнаһлары аркасында аның гаиләсе күп кайгы кичергән. Мәсәлән, аңа каршы улы Абессалом фетнә күтәргән (2 Пат. 12:10—12; 15:1—14). Шулай да, Давыт гөнаһларыннан тәүбә иткәннән соң, Йәһвә аны кичергән һәм ул яңадан Аллаһы илтифатын алган.

Синең дә шартларың үзгәреп торадыр. Начар сәламәтлек, акча ягыннан авырлыклар яки гаиләдәге проблемалар, хәтта үзебезнең кайбер эшләребез, тормышыбызда үзгәрешләр тудыра. Андый авырлыкларны кичерергә әзер булырга безгә нинди сыйфатлар ярдәм итә ала?

Басынкы булу безгә булыша

Басынкылык тыңлаучан булуны үз эченә ала. Чын басынкылык безгә үзебезне һәм башкаларны дөрес бәяләргә сәләтле итә. Башкаларның яхшы сыйфатларын һәм уңышларын танысак, без аларны һәм аларның эшләрен күбрәк кадерләячәкбез. Басынкы булу шулай ук безне тормышыбызда булган хәлнең сәбәбен һәм үзебезне ничек тотарга кирәк икәнен аңларга сәләтле итәргә мөмкин.

Шаулның улы Йонафан бу яктан яхшы мисал булып тора. Аның шартлары ул берничек тә тәэсир итә алмаган вакыйгалар аркасында үзгәргән. Шамуил Шаулга Йәһвә аңардан патшалыкны тартып алачак дигәч, патшалык Йонафанга биреләчәк димәгән (1 Пат. 15:28; 16:1, 12, 13). Аллаһы Исраилнең икенче патшасы итеп Давытны сайлаган. Шаулның тыңламаучанлыгы ниндидер мәгънәдә Йонафанның тормышына үзгәрешләр керткән. Йонафан, үз атасының гөнаһларында гаепле булмаса да, патша тәхетен мирас итеп алмаган (1 Пат. 20:30, 31). Йонафан моңа ничек караган? Югалткан мөмкинлеге өчен Давытка үпкәләп, аңардан көнләшкәнме? Юк. Йонафан, күпкә олырак һәм тәҗрибәлерәк булса да, Давытка тугры булып булышлык күрсәткән (1 Пат. 23:16—18). Басынкылык аңа Аллаһының кемне фатихалаганын аңларга ярдәм иткән, һәм ул үзе хакында «тиешлесеннән артык уйламаган» (Рим. 12:3). Йонафан Йәһвәнең ниятен аңлаган һәм аның карарын кабул иткән.

Сүз дә юк, күп үзгәрешләр авырлыклар тудыра. Ул вакытта Йонафан үзенә якын булган ике кеше арасында булган. Аларның берсе — аның дусты, Аллаһы билгеләгән булачак патша Давыт, ә икенчесе аның атасы, Йәһвә кире каккан, ләкин әлегә патшалык иткән Шаул булган. Бу хәл аркасында Йонафанга эмоциональ яктан бик нык авыр булгандыр, чөнки ул Йәһвәнең илтифатын сакларга тырышкан. Тормыштагы үзгәрешләр безне борчырга һәм хәвефкә салырга мөмкин. Ләкин без Йәһвәнең карашын аңларга тырышсак, үзгәрешләрне кичереп чыкканда аңа тугры хезмәт итүебезне дәвам итә алачакбыз.

Тыйнак булу мөһим

Тыйнак булу — бу мөмкинлекләреңнең чикле булуын тану. Тыйнаклыкны басынкылык белән бутарга кирәк түгел. Басынкы кеше үз мөмкинлекләренең чикле икәнен тулысынча аңлап бетермәскә мөмкин.

Давыт тыйнак кеше булган. Йәһвә аны патша итеп сайлаган булса да, ул еллар дәвамында патша тәхетенә утыра алмаган. Изге Язмалар буенча, Йәһвә Давытка моның сәбәбен берничек тә аңлатмаган. Әмма бу хәл аны чиктән тыш борчымаган. Ул үзенең мөмкинлекләре чикле икәнен белгән һәм бу хәлнең булуына юл куйган Йәһвәнең бар нәрсәне күзәтеп торганын аңлаган. Шуңа күрә Давыт үз тормышын саклар өчен дә Шаулны үтермәгән һәм үз ярдәмчесе Авессаны ул адымнан тотып калган (1 Пат. 26:6—9).

Кайчак җыелышыбызда без аңлап бетермәгән я безнеңчә иң яхшы яки бар яклар да исәпкә алынмаган юл белән җайга салынмый кебек тоелган берәр хәл булырга мөмкин. Без Гайсәнең җыелыш башы булуын һәм аның җитәкчелек итәргә билгеләнгән өлкәннәр советы аша эш иткәнен тыйнак кына танырбызмы? Йәһвәнең илтифатында калыр өчен, аның Гайсә Мәсих аркылы биргән җитәкчелеген көтәргә кирәк икәнен белеп, тыйнак булырбызмы? Бу авыр булса да, без тыйнак кына көтәрбезме? (Гыйб. сүз. 11:2).

Юашлык уңай караш сакларга булыша

Юашлык — бу йомшак булу. Ул безне мыскыл итүне ярсымыйча, үпкәләмичә, ачу сакламыйча сабырлык белән кичерергә сәләтле итә. Юаш булу җиңел түгел. Кызык, Изге Язмалардагы бер шигырьдә «җирнең барлык юашлары» «юашлыкны эзләргә» чакырыла (Соф. 2:3). Юашлык басынкылык һәм тыйнаклык белән бәйле, ләкин ул игелеклелек һәм йомшаклык кебек сыйфатларны да үз эченә ала. Юаш кеше рухи яктан үсә ала, чөнки ул өйрәнергә һәм киңәшләрне кабул итәргә әзер.

Тормышыбыздагы үзгәрешләр белән килешергә юашлык ничек ярдәм итә ала? Күпләр үзгәрешләр булуын теләми, син моңа игътибар иткәнсеңдер. Чынлыкта исә үзгәрешләр безгә Йәһвәдән моннан ары да өйрәнергә мөмкинлек бирә. Моны Муса мисалыннан күреп була.

40 яшендә Мусаның инде яхшы сыйфатлары булган. Ул Аллаһы халкының ихтыяҗларына игътибарлы булган һәм фидакарьлек рухын күрсәткән (Евр. 11:24—26). Әмма, Йәһвә Мусаны Исраил халкын Мисырдан чыгарырга билгеләгәнче, аңа тагы да юашрак булырга ярдәм иткән үзгәрешләр аша үтәргә туры килгән. Ул Мисырдан качкан һәм 40 ел Мидиан җирендә гади бер сарык көтүчесе булган. Бу аңа яхшырак булырга ярдәм иткән (Сан. 12:3). Ул үз теләкләрен түгел, ә Йәһвә ихтыярын беренче урынга куярга өйрәнгән.

Мусаның юаш булуы бер очрактан күренә. Йәһвә Мусага тыңламаучан халыкны кире кагып, аңардан көчле халык тудырачак дигәч, ул халыкны яклаган (Сан. 14:11—20). Мусаның сүзләре аның үзе турында түгел, ә Аллаһы исеменә тап төшермәү һәм үз кардәшләренең иминлеге турында кайгыртканын күрсәткән. Халыкның җитәкчесе һәм арадашчысы булыр өчен, нәкъ Муса кебек юаш кеше кирәк булган да. Изге Язмаларда Муса «дөньядагы барлык кешеләрнең иң тыйнагы [«юашы», ЯД] иде» дип әйтелә. Бу Мириам белән Һарун аңардан зарланганда күренгән (Сан. 12:1—3, 9—15). Муса, күрәсең, аларның әрләвен юаш кына түзгән. Ә ул юаш булмаса, нәрсә булыр иде микән?

Икенче бер очракта кайбер ир кешеләр, Йәһвәнең рухы иңгәнгә, пәйгамбәрлек итә башлаган. Мусаның хезмәтчесе Ешуа бу исраиллеләр үзләрен дөрес тотмый дип санаган. Муса исә бу хәлгә юаш кына Йәһвә карашы белән караган һәм үзенең хакимиятен югалтыр дип борчылмаган (Сан. 11:26—29). Муса юаш булмаса, Йәһвәнең төзелешендәге бу үзгәрешне кабул итәр идеме?

Юашлык Мусаны дөрес итеп үзенә бирелгән зур хакимлекне кулланырга һәм Аллаһы тапшырган рольне башкарырга сәләтле иткән. Йәһвә аңа Хореб тавына менеп, халык алдына басарга кушкан. Аллаһы Муса белән фәрештә аша сөйләшкән һәм аны килешү арадашчысы итеп билгеләгән. Муса юаш булганга хакимлек итүдәге бу зур үзгәрешне кабул иткән һәм Аллаһы илтифатында да калган.

Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Рухи яктан үсәр өчен юашлык бик кирәк. Аллаһы халкы арасында җитәкчелек итү хөрмәте бирелгән бар кардәшләр юаш булырга тиеш. Юашлык безгә үзгәрешләр булганда горур булмаска һәм төрле очракларда дөрес эш итәргә ярдәм итә. Безнең үзгәрешләргә карашыбыз мөһим. Без аларны кабул итәрбезме? Моны яхшырыр өчен мөмкинлек дип санарбызмы? Юаш булыр өчен бу, бәлкем, иң яхшы чарадыр!

Безнең тормышыбызда һәрчак үзгәрешләр булып торачак. Кайчак ни өчен берәр хәлнең булуын аңлау җиңел түгел. Мөмкинлекләрнең чикле булуы һәм эмоциональ киеренкелек аркасында безгә рухи караш саклау кыен булырга мөмкин. Шулай да, басынкылык, тыйнаклык һәм юашлык безгә тормыштагы үзгәрешләрне кабул итәргә һәм Аллаһы илтифатында калырга ярдәм итәчәк.

[4 биттәге өстәмә текст]

Чын басынкылык безне үзебезне дөрес бәяләргә сәләтле итә

[5 биттәге өстәмә текст]

Юашлык рухи яктан үсәр өчен бик кирәк

[5 биттәге иллюстрация]

Мусага юаш булыр өчен, авырлыклар аша үтәргә туры килгән