Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дөньяны үзгәрткән кеше

Дөньяны үзгәрткән кеше

Дөньяны үзгәрткән кеше

Җирдә миллиардлаган кеше яшәсә дә, күбесе тарихта үз эзен калдырмаган. Әмма кайберләре тарихның барышын үзгәрткән, һәм, бәлки, сезнең тормышыгызга да зур йогынты ясагандыр.

СЕЗ иртән торасыз да, утны кабызасыз. Әйтик, сез авырыйсыз, шуңа күрә инфекция белән көрәшергә ярдәм иткән антибиотикны эчәсез дә, укыр өчен китап яки журнал алып, кире ятасыз. Сезнең көнегез әле башланды гына, ә сез инде берничә атаклы кеше уйлап чыгарган әйберләр белән кулланырга өлгердегез.

Майкл Фарадей. 1791 елда туган инглиз физигы. Электр моторын һәм электр тогын эшләп чыгара торган машина уйлап чыгарган. Аның ачышлары ярдәмендә кешеләр электр тогын үз тормышларында киңрәк куллана башлады.

Цай Лунь. Кытай императоры сараенда яшәгән бер түрә. Ул б. э. якынча 105 елында кәгазь ясау ысулын уйлап чыгарган дип санала. Кешеләр бу ысулны кулланып, кәгазьне күпләп ясый башлаган.

Иоганн Гутенберг. Немец типографы. Якынча 1450 елда китап басу станогын уйлап чыгарган һәм анда алмаштырып була торган литералар куллана башлаган. Нәтиҗәдә басмалар чыгару бәясе төшкән, һәм шулай итеп төрле темалы мәгълүматларга юл ачылган.

Александер Флеминг. Шотланд галиме. 1928 елда бактерияләр белән көрәшүче матдәне ачкан һәм аны пенициллин дип атаган. Хәзер антибиотиклар бактериаль инфекцияләрдән дәваланыр өчен киң кулланыла.

Һичшиксез, бу берничә кешенең ачышы миллиардлаган кешеләргә билгеле файда китергән һәм аларның сәламәтлекләрен яхшырткан.

Әмма бер кеше аларның барысыннан да аерылып тора. Ул бернинди фәнни ачыш та ясамаган һәм медицина өлкәсенә дә үз өлешен кертмәгән. Чыгышы буенча гади генә бу кеше 2 000 ел элек үз үлеме алдыннан өмет уятучы һәм юаныч китерүче хәбәр калдырган. Бу хәбәр кеше тормышларына шактый зур йогынты ясаган. Шуңа күрә күпләр бу кешене чыннан да дөньяны үзгәрткән шәхес дип саный.

Бу кеше — Гайсә пәйгамбәр. Ул нинди хәбәр алып килгән? Бу хәбәр сезнең тормышыгызга ничек тәэсир итә ала?