Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Мәсих. Аның хәбәре һәм сез

Гайсә Мәсих. Аның хәбәре һәм сез

Гайсә Мәсих. Аның хәбәре һәм сез

«Мин исә аларның тормышы булсын, тормышы мул булсын дип килдем» (ЯХЪЯ 10:10).

ГАЙСӘ МӘСИХ җиргә берәр нәрсә алыр өчен түгел, ә иң элек бирер өчен килгән. Җирдә хезмәт иткәндә, ул кешелеккә бик кыйммәтле бүләк биргән: Аллаһы һәм аның ихтыяры турында хакыйкатьне ачучы хәбәрне җиткергән. Шул хәбәрне кабул итүчеләр, миллионлаган чын мәсихче кебек, инде хәзер бәхетлерәк тормыш алып бара ала a. Гайсә бар булган бүләкләрнең иң кыйммәтлесен — безнең өчен үз камил тормышын биргән. Ул шушы бүләк турында вәгазьләгән һәм бу ул сөйләгән хәбәрнең төп өлеше булган. Безнең мәңгелек киләчәгебез шушы бүләккә карата карашыбызга бәйле.

Аллаһы белән Мәсихнең бүләге. Гайсәнең дошманнары аны газаплап үтерергә тиеш булган, һәм Гайсә моны алдан белгән (Маттай 20:17—19). Шулай да ул Инҗилдә язылган һәм күпләргә яхшы билгеле булган мондый сүзләр әйткән: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Гайсә шулай ук «күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә дип килде» дигән (Маттай 20:28). Ни өчен Гайсә үзенең тормышы турында ул алыначак дип түгел, ә биреләчәк дип әйткән?

Аллаһы кешелекне мирас итеп алынган гөнаһтан һәм аның нәтиҗәсе — камилсезлек белән үлемнән коткарыр өчен чара күргән. Бу адымга аны мәхәббәт этәргән. Кешелекне коткарыр өчен, ул үзенең Бердәнбер Улын корбан үлеме белән үлсен өчен җиргә җибәргән. Гайсә үзенең камил кеше тормышын безнең өчен бирергә теләп ризалашкан. Бу чара — йолым — Аллаһының кешелеккә бирелгән иң зур бүләге b. Бу бүләк мәңгелек тормышка юл ача.

Сезгә нәрсә эшләргә кирәк? Йолым бүләге сезнең өчен дә бирелгәнме? Әйе, әмма аңа ия булыр өчен тырышлыклар кирәк. Әйтик, берәрсе сезгә матур итеп бизәлгән бүләк тәкъдим итә. Аны алыр өчен тырышлык куймасагыз, ул сезнеке булмаячак. Нәкъ шулай ук Йәһвә биргән йолым белән дә: ул аны сезгә тәкъдим итә, ләкин бу бүләк сезнеке булсын өчен, сезгә тырышлыклар куярга кирәк. Нинди тырышлыклар?

Гайсә әйткәнчә, мәңгелек тормышны аңа «иман китерүче» алачак. Иман тормышыгызның һәрбер өлкәсенә тәэсир итә (Ягъкуб 2:26). Гайсәгә иман итү — бу аның сүзләреннән һәм эшләреннән үрнәк алып яшәү. Моның өчен Гайсәне һәм аның Атасын яхшы белү мөһим. «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дигән Гайсә (Яхъя 17:3).

Якынча 2 000 ел элек Гайсә Мәсих миллионнарча кеше тормышларын үзгәртә торган хәбәр тараткан. Бу хәбәр сезгә һәм якыннарыгызга хәзер дә һәм киләчәктә дә мәңгелек файда китерә ала. Бу хәбәр һәм ул китерәчәк файда турында күбрәк беләсегез киләме? Йәһвә Шаһитләре сезгә ярдәм күрсәтергә шат булыр.

Гайсә Мәсих сезнең тормышыгызны да үзгәртә ала торган хәбәр сөйләгән. Киләсе мәкаләләрдән Гайсә турында күбрәк белербез.

[Искәрмәләр]

a Кеше үзен мәсихче яки христиан дип атаса да, бу ул Мәсихнең чын шәкерте дигән сүз түгел әле. Гайсә Аллаһы һәм аның ихтыяры турындагы хакыйкатьләрне ачыклаган. Аның чын шәкертләре — бу хакыйкатьләр буенча яшәүче кешеләр (Маттай 7:21—23).

b Йолым турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның «Йолым — Аллаһының иң бөек бүләге» дип исемләнгән 5 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.