Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Уйдырмалар һәм фактлар. Гайсә турында хакыйкать

Уйдырмалар һәм фактлар. Гайсә турында хакыйкать

Уйдырмалар һәм фактлар. Гайсә турында хакыйкать

СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ, АСТА КИТЕРЕЛГӘН ФИКЕРЛӘР УЙДЫРМА ЯКИ ФАКТМЫ?

Гайсә 25 декабрьдә туган a.

Гайсә туган көнне аның янына өч акыл иясе килгән.

Гайсәнең эне-сеңелләре булмаган.

Гайсә кеше тәнендәге Аллаһы булган.

Гайсәне яхшы кеше генә дип атау дөрес булмас.

КҮП кенә кеше бу фикерләр дөрес дияр. Башкалары исә аларның факт яки уйдырма булуын төгәл белү авыр, хәтта мөмкин түгел дип әйтер. Алар, Гайсәгә иманыгыз булса, бу фикерләрнең дөрес булуы әллә ни мөһим түгел дип уйлый торгандыр.

Ләкин Изге Язмаларда башкарак әйтелә. Инҗилдә, мәсәлән, «Раббыбыз Гайсә Мәсихне белегез» дип язылган (2 Петер 1:8). Без Гайсә турында төгәл белемнәрне Инҗил китабыннан ала алабыз. Анда Гайсә турында хакыйкать язылган, һәм бу безгә фактларны уйдырмалардан аерырга булыша. Шуңа күрә, әйдәгез, өстә китерелгән фикерләрне Инҗил ярдәмендә карап чыгыйк.

ФИКЕР. Гайсә 25 декабрьдә туган.

БУ ФИКЕР ДӨРЕСМЕ? ЮК.

Изге Язмаларда Гайсәнең туган көне яки ае турында әйтелми. Алайса, 25 декабрь көне кайдан килеп чыккан? Бер энциклопедия буенча, «римлылар кышкы кояш торгынлыгы, ягъни көннәр кабат озыная башлаган һәм кояш күктә югарырак күтәрелә башлаган көнне», бәйрәм иткәннәр, һәм үзләрен мәсихче дип атаган кайбер кешеләр бу мәҗүси бәйрәмне Гайсә туган көне «белән туры китерергә теләгән». Шул ук энциклопедия буенча, Раштуа бәйрәменең күп кенә йолалары «мәҗүсиләрнең уңыш җыю белән бәйле йолаларыннан һәм кыш уртасында кояшка табынудан» башлангыч алган («The Encyclopaedia Britannica»).

Гайсә үз туган көненең 25 декабрьдә уздырылуын хуплар идеме? Үзегез уйлап карагыз: аның туган көне билгесез, Изге Язмаларда бу бәйрәмне уздырырга кушучы боерык юк, анда беренче мәсихчеләрнең бу бәйрәмне үткәрүләре хакында бернәрсә дә әйтелмәгән, ә менә Гайсәнең төгәл үлем көне турында әйтелгән, һәм анда ул үз шәкертләренә бу көнне үткәрергә кушкан дип әйтелә (Лүк 22:19) b. Шулай итеп Гайсәнең үз туган көненә түгел, ә үз корбан үлеменең кыйммәтлегенә басым ясыйсы килгән (Маттай 20:28).

ФИКЕР. Гайсә туган көнне аның янына өч акыл иясе килгән.

БУ ФИКЕР ДӨРЕСМЕ? ЮК.

Бәлки, сезнең утлыкта ятучы кечкенә Гайсә янына бүләкләр алып килгән өч акыл иясен сурәтләгән рәсемнәрне яисә моны сәхнәләштерелгән күренешләрне күргәнегез бардыр. Әмма бу вакыйга нибары уйдырма гына.

Әйе, сабый Гайсә янына кешеләр көнчыгыштан килгән һәм хөрмәт йөзеннән бүләкләр алып килгән. Ләкин алар йолдызчылар булган (Маттай 2:1). Алар килгәндә, Гайсә утлыкта ятканмы? Юк, ул вакытка Гайсәнең гаиләсе өйгә күчкән булган. Димәк, йолдызчылар, Гайсә туганнан соң берничә ай үткәч кенә, килгәннәр (Маттай 2:9—11).

Гайсә янына килгән йолдызчыларның саны күпме булган? Икеме? Өчме? Әллә утызмы? Инҗилдә моның турында әйтелми. Бәлкем, күп кеше, китерелгән бүләкләрнең санына карап, йолдызчыларның саны да өч булган дип уйлый торгандыр (Маттай 2:11) c. Кайберәүләр хәтта бу «акыл ияләре» төрле раса кешеләренең вәкилләре булган дип исәпли. Ләкин Аллаһы Сүзендә андый фикер юк. Бер дини хезмәттә әйтелгәнчә, бу уйдырма — «VIII нче гасыр тарихчысы уйлап чыгарган фараз гына».

ФИКЕР. Гайсәнең эне-сеңелләре булмаган.

БУ ФИКЕР ДӨРЕСМЕ? ЮК.

Инҗилдә Гайсәнең туган эне-сеңелләре булган дип ачык әйтелә. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә Гайсә Мәрьямнең «беренче Баласы» дип атала, димәк соңрак Мәрьямнең бүтән балалары да туган (Лүк 2:7) d. Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә Насара шәһәреннән кайбер кешеләр, ягъни насаралылар, Гайсәне үз эне-сеңелләре белән бергә, аны алардан берничек тә аермыйча, искә алган дип әйтелә. Алар мондый сораулар биргән: «[Гайсә] Ягъкубның, Йосыфның, Яһүднең һәм Шимунның абыйсы түгелме соң? Аның сеңелләре безнең арабызда түгелме соң?» (Марк 6:3; Маттай 12:46; Яхъя 7:5).

Инҗилдәге хәбәргә карамастан, күп теологлар Гайсә үз гаиләсендә бердәнбер бала булган дигән фикердә тора. Кайбер кешеләр насаралылар биргән соравында әйтелгән эне-сеңелләр — бу Гайсәнең ике туган эне-сеңелләре дип уйлый e. Башкалар исә алар Мәрьямнең үги балалары дип фаразлый. Ләкин уйлап карагыз, Гайсә Мәрьямнең бердәнбер улы булса, бу насаралылар андый сораулар бирерләр идеме? Юк, аларның кайберләре Мәрьямнең балага узып йөргәнен хәтта үз күзләре белән күргәндер һәм Гайсә Мәрьямнең туган күп балаларының берсе булганын бик яхшы белгән.

ФИКЕР. Гайсә кеше тәнендәге Аллаһы булган.

БУ ФИКЕР ДӨРЕСМЕ? ЮК.

Гайсә җиргә килеп кеше тәнендәге Аллаһы булып яшәгәненә ышану Троица хакындагы тәгълиматның төп өлеше булып кала. Моңа инде озак вакыт ышансалар да, Гайсә яшәгән көннәрдә бу тәгълимат булмаган. Бер энциклопедиядә болай дип әйтелә: «Инҗилдә Троица дигән сүз дә, аның турында ачык тәгълимат та юк. [...] Бу тәгълимат әкрен генә гасырлар буе формалаша барган һәм күп бәхәсләр тудырган» («The Encyclopaedia Britannica»).

Гайсәне кеше тәнендәге Аллаһы дип атаган диннәр чынында Гайсәнең дәрәҗәсен төшерә f. Ничек итеп? Әйтик, берәр завод эшчеләре директорга үтенеч белән мөрәҗәгать итә, ләкин ул аны канәгатьләндерергә хакимлеге юк дип әйтә. Аның бу сүзләре дөрес булса, директор үз хакимлегенең чикле булуын танып акыллы эш итә. Әмма аның бу сүзләре ялган булса һәм ул үз эшчеләренең йомышын канәгатьләндерә алып та моны эшләмәсә, ул ялганчы булып чыга.

Ике рәсүл күренекле урын алырга үз теләкләрен белдергәч, Гайсә аларга нинди җавап кайтарган? «Уң ягыма яки сул ягыма утырырга рөхсәт бирү Минем кулда түгел. Анда Атам тарафыннан билгеләнгәннәр утырачак»,— дигән ул аларга (Маттай 20:23). Гайсә чыннан да Аллаһы булса, аның бу сүзләре ялган булмас идеме? Әмма Гайсә зуррак хакимлеге булган Затка буйсынган һәм тыйнак булуның искиткеч мисалын калдырган. Шулай итеп ул Аллаһыга тиң булмаганын күрсәткән.

ФИКЕР. Гайсәне яхшы кеше генә дип атау дөрес булмас.

БУ ФИКЕР ДӨРЕСМЕ? ӘЙЕ.

Гайсә яхшы кеше генә түгел, ә бөегрәк кеше булган. Ул үзе моны ачык итеп әйткән. «Мин — Аллаһы Улы»,— дигән ул үзе турында (Яхъя 10:36). Әлбәттә, һәрбер кеше үзен Аллаһы Улы дип атый ала. Әмма Гайсәнең әйткән бу сүзләре ялган булса, ул үзе кем булып чыга? Яхшы кеше түгел, ә зур алдакчы!

Гайсәнең сүзләрен Аллаһы үзе раслаган. Ул Гайсә турында ике тапкыр: «Бу Минем... Улым»,— дигән (Маттай 3:17; 17:5). Уйлап кына карагыз: Изге Язмаларда Аллаһының тавышын җирдә берничә тапкыр гына ишеткәннәр дип әйтелә, һәм шул ук вакыт аларның ике очрагында Аллаһы Гайсәне үз Улы дип атаган! Һичшиксез, бу Гайсәнең үзе турында әйткән сүзләренә көчле дәлил булып яңгырый.

Бу мәкалә сез Гайсә хакында элек белмәгән нәрсәләрне ачыкладымы? Аллаһы иңдергән Инҗилне алда да өйрәнеп, сез Гайсә турында күбрәк белә аласыз. Андый өйрәнү сезгә шатлык та, файда да китерәчәк. Чөнки Гайсә үз Атасы һәм үзе турында хакыйкатьне белү — «шул мәңгелек тормыш» дигән (Яхъя 17:3).

[Искәрмәләр]

a Юлиан календаре буенча бу көн 7 гыйнвар көненә туры килә.

b Гайсә яһүдләрнең календаре буенча, 14 нисан, Коткарылу бәйрәме уздырылган көнне үлгән (Маттай 26:2).

c Маттай бәян иткәнчә, йолдызчылар «хәзинә сандыкларын ачып», Гайсәгә алтын, ладан һәм мирра бүләк иткәннәр. Гайсәнең гаиләсе бай булмаган, һәм соңрак аларга качарга кирәк булганга, бу кыйммәтле бүләкләр бик вакытлы булган (Маттай 2:11—15).

d Гайсә могҗиза ярдәмендә туган булган, ә Мәрьямнең калган балалары ире Йосыфтан туган (Маттай 1:25).

e Иероним б. э. 383 елында әйткән бу фикер Мәрьямнең гомере буе гыйффәтле булып калуына ышанган кешеләр арасында киң таралган булган. Соңрак Иероним бу фикернең дөреслегенә шикләр белдергән, әмма күпләр, шул исәптән католик чиркәве дә, моңа әле дә ышана.

f Троица тәгълиматы турында күбрәк белер өчен, «Троицага ышанырга кирәкме?» (рус) дигән брошюраны карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[14 биттәге рамка/иллюстрация]

Сезне гаҗәпләндерәчәк башка фактлар

Гайсә нинди кеше булган? Ул гади халык белән аралашмый торган аскет, кырыс һәм тәкәббер кеше булганмы? Кайбер кешеләр «әйе» дияр. Шуңа күрә алар, Гайсә турында аста китерелгән мәгълүмат белән танышкач, гаҗәпләнә.

• Гайсә шатланып мәҗлесләрдә катнашкан (Яхъя 2:1—11).

• Ул башкаларны мактаган (Марк 14:6—9).

• Балалар белән аралашкан (Марк 10:13, 14).

• Күз яшьләрен яшермичә елаган (Яхъя 11:35).

• Кешеләрне кызганган (Марк 1:40, 41).