Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Синагогалар — Гайсә һәм аның шәкертләре вәгазьләгән урыннар

Синагогалар — Гайсә һәм аның шәкертләре вәгазьләгән урыннар

Синагогалар — Гайсә һәм аның шәкертләре вәгазьләгән урыннар

«Гайсә бөтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә өйрәтеп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне игълан итте» (МАТТАЙ 4:23).

ИНҖИЛДӘ Гайсә синагогаларда, ягъни яһүдләрнең гыйбадәтханәләрендә, еш булган дип әйтелә. Ул анда Аллаһы Патшалыгы хакында вәгазьләгән һәм өйрәткән. Ул үзенең туган шәһәре Насарада һәм яшәгән Кәпәрнаум шәһәрендәге синагогада булган һәм үзенең өч ел ярым хезмәте дәвамында башка авыллар белән шәһәрләрдә еш кына синагогаларда вәгазьләгән. Үзенең хезмәте турында Гайсә: «[Мин] һәрвакыт яһүдләр җыела торган гыйбадәтханәдә һәм Аллаһы Йортында өйрәттем»,— дип әйткән (Яхъя 18:20).

Гайсәнең рәсүлләре дә һәм I гасырның башка мәсихчеләре дә синагогаларда еш өйрәткән. Яһүдләр синагогаларны гыйбадәт кылыр өчен ничек куллана башлаган? Бу урыннар Гайсә көннәрендә нинди булган? Әйдәгез бу сорауларны карап чыгыйк.

Дини тормышның үзәге. Яһүдләрнең ир-атлары елына өч тапкыр Иерусалимга, андагы изге гыйбадәтханәдә үткәрелә торган бәйрәмнәрдә катнашыр өчен, сәяхәт иткәннәр. Ләкин һәр көн гыйбадәт кылыр өчен, алар үзләре яшәгән урыннардагы синагогаларга барганнар. Бу синагогалар Палестинада да һәм күп санлы яһүдләр яшәгән башка илләрдә дә булган.

Беренче синагогаларда кайчан очраша башлаганнар? Кайберәүләр беренче синагогалар Йәһвәнең йорты җимерелгәннән соң һәм яһүдләр Бабыл әсирлегендә яшәгәндә (б. э. к. 607—537 елда) төзелгән булган дип исәпли. Яисә аларны яһүдләр әсирлектән чыкканнан соң тиздән төзегәннәрдер. Ул вакытта рухани Езра халыкны Аллаһы Канунын өйрәнеп, күбрәк белем алырга өндәгән (Езра 7:10; 8:1—8; 10:3).

Башта «синагога» дигән сүз «җыелыш» дигәнне аңлаткан һәм шул мәгънәдә Септуагинтада, грек телендәге Еврей Язмаларында, кулланылган. Тора-бара бу сүзне кешеләр гыйбадәт кылырга җыелган урыннарны атар өчен куллана башлаганнар. Б. э. I гасырында Гайсә килеп-киткән һәр шәһәрнең диярлек үз синагогасы булган. Зуррак шәһәрләрдә берничә, ә Иерусалимда тагын да күбрәк синагога булган. Бу биналар нинди булган?

Гыйбадәт кылу урыны. Синагоганы төзер өчен яһүдләр, гадәттә, югарырак урын эзләгәннәр һәм аны ишекләре [1] Иерусалим ягына ачыла торган итеп ясаганнар. Бу таләпләргә туры килгән урын булмаса, алар башкарак төзи алганнар.

Бина гади булган, эчендә җиһаз әллә ни күп түгел, ә уртасында Изге Язма төргәкләре — шул мәхәлләнең иң кыйммәтле мөлкәте — салынган тартма [2] торган. Очрашулар үткәрелгәндә, бу тартма үз урынына куелган, ә аннары аны кире саклау бүлмәсенә [3] илткәннәр.

Тартма янында һәм җыелган халык алдында башлыклар һәм хөрмәтле кунаклар өчен утыру урыннары [4] булган (Маттай 23:5, 6). Залның уртасындагы калку урында докладчы [5] басып яки утырып торган. Бу урынның өч ягында җыелыш өчен эскәмияләр [6] ясалган булган.

Гадәттә, синагога өчен анда йөргән кешеләр җаваплы булган. Байлар да, ярлылар да ирекле иганәләр биреп, бина хакында кайгырткан. Андагы очрашулар ничек үткән?

Синагогада гыйбадәт кылу. Синагогаларда мәдхияләр җырлаганнар, дога кылганнар, Изге Язманы укыганнар, шулай ук өйрәткәннәр һәм вәгазьләгәннәр. Очрашу башында яһүдләрнең иман догасы дип аталган «Шема» укылган. Бу сүз Тәүрат китабындагы: «И исраиллеләр, тыңлагыз [Шема]! Раббы Аллаһыбыз — бердәнбер Раббы»,— дигән өзектән алынган (Канун 6:4).

Аннары Тәүраттан, Муса язган Изге Язмаларның беренче биш китабыннан, өзекләр укып, аларны аңлатканнар (Рәсүлләр 15:21). Аннан соң пәйгамбәрләр китапларыннан (һафтара́лардан) өзекләрне укып аңлатканнар һәм ничек кулланырга икәнен күрсәткәннәр. Кайчакта бу программаның өлешен башка шәһәрдән килгән докладчы алып барган. Мәсәлән, Гайсә дә шундый докладчы булган. Моның турында Лүк 4:16—21 дә әйтелә.

Гайсә бу очрашуда кулланган төргәкләр, бүгенге Изге Язмалардан аермалы буларак, бүлекләргә һәм шигырьләргә бүленгән булмаган. Шуңа күрә аңа, кирәкле өзекне табар өчен, сул кулы белән Изге Язма төргәген ачып, уң кулы белән төреп барырга туры килгән. Укыгач, төргәкне, гадәттә, кире төреп куйганнар.

Күп очракларда бу төргәкләрне еврей телендә укыганнар һәм арамей теленә тәрҗемә иткәннәр. Грек телендә сөйләшүче җыелышлар Септуагинтаны кулланганнар a.

Тормышның мөһим өлеше. Синагога яһүдләрнең көндәлек тормышында мөһим роль уйнаган. Аңа тоташкан яисә аның белән бер комплекс тәшкил иткән биналар күп максатлар өчен кулланылган булган. Кайвакыт анда суд утырышлары һәм мәхәллә җыелышлары үткән. Синагогага өстәп төзелгән ашханәләрдә хәтта мәҗлесләр дә үткәрелгән. Бу комплекста кайчакта шулай ук сәяхәт итүчеләр тукталган.

Һәрбер шәһәрдә диярлек, еш кына синагога бинасының үзендә, мәктәп булган. Күз алдына китерегез: бүлмә тулы укучылар укытучы кәрәз белән капланган тактага язган зур хәрефләрне укырга өйрәнеп утыра. Андый мәктәпләр булганга күрә, борынгы яһүдләр укый-яза белгән, һәм хәтта гади халык та Изге Язма белән яхшы таныш булган.

Әмма синагогалар регуляр рәвештә гыйбадәт кылуның төп үзәге булып калган. Беренче гасыр мәсихчеләрнең очрашулары белән яһүдләрнең гыйбадәтханәдәге очрашулары арасында күп уртак яклары булуына гаҗәпләнәсе дә юк. Мәсихче очрашуларына да гыйбадәт кылыр өчен килгәннәр. Анда дога кылып мәдхияләр җырлаганнар һәм Аллаһы Сүзен укып фикер алышканнар. Әмма аларның башка уртак яклары да булган. Синагогаларда да, мәсихчеләр очрашкан урыннарда да, төрле чыгымнар ирекле иганәләр ярдәмендә капланган; Аллаһы Сүзен укуда һәм фикер алышуда руханилар гына түгел, ә бүтән кешеләр дә катнаша алган; бу очрашуларны җаваплы өлкәннәр оештырып алып барган.

Бүген Йәһвә Шаһитләре Гайсә һәм беренче гасыр мәсихчеләре калдырган үрнәк буенча эш итәргә тырыша. Аларның Патшалык Залларында үткән очрашулары борынгы синагогаларда үткәрелгән очрашуларга охшаш. Хакыйкатьне яратучылар кебек үк, Йәһвә Шаһитләре дә Аллаһыга якынлашырга дип җыелалар (Ягъкуб 4:8).

[Искәрмә]

a Септуагинта — Еврей Язмаларының грек телендәге беренче тулы тәрҗемәсе.

[16, 17 биттәге иллюстрация]

Бу рәсем беренче гасыр Гамла шәһәре синагогасының планы буенча ясалган

[18 биттәге иллюстрация]

Синагогаларның мәктәпләрендә алты-унөч яшьлек малайлар укыган