Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Синең патшалыгың... һәрвакыт какшамас булачак»

«Синең патшалыгың... һәрвакыт какшамас булачак»

Аллаһыны яхшырак белегез

«Синең патшалыгың... һәрвакыт какшамас булачак»

2 Патшалык 7:1–16

ТАРИХ дәвамында күп идарәчеләр үз урыннарын югалткан. Кайберләре кабат сайлау үтмәгән, башкаларын исә көч кулланып үз урыннарыннан китәргә мәҗбүр иткәннәр. Ә Аллаһы Патшалыгының патшасы — Гайсә Мәсих турында нәрсә әйтеп була? Аңа Аллаһы билгеләгән патша булып идарә итәргә берәр нәрсә яисә берәр кем комачаулый аламы? Бу сорауларга җавапны без Йәһвәнең борынгы Исраил патшасы Давытка әйткән сүзләреннән табарбыз. Алар Изге Язмаларда 2 Патшалык китабында, 7 нче бүлектә язылган.

Давыт пәйгамбәр үзе матур гына бер сарайда яшәгән, ә Аллаһының килешү сандыгы гади генә бер чатырда торган a. Шуңа күрә җиденче бүлекнең башында Давыт үзен уңайсыз сизгән дип әйтелгән. Давытның Йәһвәгә лаеклы булган йортны, ягъни гыйбадәтханәне, төзергә көчле теләге туган, һәм ул бу теләген Йәһвәгә белдергән (2 нче шигырь). Әмма бу йортны салуда Давыт катнашмаган. Йәһвә Натан аша Давытка гыйбадәтханәне аның улы төзиячәк дип әйткән (4, 5, 12, 13 нче шигырьләр).

Йәһвәгә Давытның бу эчкерсез теләге ошаган. Аңа җавап итеп һәм пәйгамбәрлеккә туры китереп, Аллаһы Давыт белән килешү төзегән һәм аның патша нәселеннән мәңге идарә итәчәк варис вәгъдә иткән. Натан Давытка Аллаһының вәгъдәсен җиткергән: «Синең йортың һәм синең патшалыгың синең алдыңда һәрвакыт какшамас булачак, һәм синең тәхетең мәңгелеккә урнашачак» (16 нчы шигырь). Бу килешүдә язылган алмашсыз варис, ягъни мәңге идарә итәчәк Зат, кем ул? (Мәдхия 88:21, 30, 35—37).

Насаралы Гайсә Давыт нәселеннән булган. Бер фәрештә аның тууы турында: «Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк, Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңгегә патшалык итәчәк, Аның патшалыгының ахыры булмаячак»,— дип игълан иткән (Лүк 1:32, 33). Шулай итеп Давыт белән төзелгән килешү Гайсә Мәсихтә үтәлгән. Аны идарә итәр өчен кешеләр сайламаган. Аллаһы үзенең вәгъдәсе буенча, аңа мәңге идарә итәргә хокук биргән. Аллаһы вәгъдәләренең һәрвакыт үтәлгәнен истә тотыйк (Ишагыйя 55:10, 11).

2 Патшалык китабының 7 нче бүлегендә ике мөһим сабак бар. Беренчедән, бу өзек безне Гайсә Мәсихнең идарә итүенә беркем һәм бернәрсә дә комачаулый алмаячагына нык ышандыра. Шулай итеп без бер дә шикләнмибез: Гайсә үз идарә итүенең максатына ирешәчәк, ягъни Аллаһы ихтыярын күктәге кебек, җирдә дә үтәячәк (Маттай 6:9, 10).

Икенчедән, бу өзектән Йәһвә турында күңелебезне дулкынландыра торган белем алабыз. Йәһвә Давытның күңелендәге теләген күргән һәм аның өчен бу теләк кадерле булган. Йәһвә безнең аңа булган тугрылыгыбызны күрә һәм кадерли икәнен белү безне юата. Кайвакыт начар сәламәтлек, картлык яисә башка шартлар аркасында, күңелебез Аллаһыга хезмәт итәргә теләсә дә, кайбер нәрсәне башкара алмыйбыз. Ләкин Йәһвә тугрылык белән тулы йөрәк теләкләрен күрә, шуңа күрә моны белү безгә юаныч китерә.

[Искәрмә]

a Килешү сандыгы — бу изге тартма. Йәһвә үзе аны ясарга кушкан һәм аны нәкъ ул әйткәнчә ясаганнар. Килешү сандыгы Йәһвәнең биредә булуын күрсәткән (Чыгыш 25:22).