Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ирләр, сез Мәсихнең башчылыгына буйсынасызмы?

Ирләр, сез Мәсихнең башчылыгына буйсынасызмы?

Ирләр, сез Мәсихнең башчылыгына буйсынасызмы?

«Һәр ирнең Башы — Мәсих» (1 КӨР. 11:3).

1. Йәһвәнең «тынычлык Аллаһысы» булганын нәрсәдән күреп була?

«РАББЫ АЛЛАҺЫБЫЗ! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» — дип әйтелә Ачылыш 4:11 дә. Бөтен нәрсәне Барлыкка Китерүче буларак, Йәһвә Аллаһы — Галәмнең һәм булдырылган бар нәрсәнең Баш Хакиме. Йәһвәнең «тәртипсезлек Аллаһысы түгел, бәлки тынычлык Аллаһысы» булганын аның фәрештәләр гаиләсенең оешканлыгыннан күреп була (1 Көр. 14:33; Ишаг. 6:1—3; Евр. 12:22, 23).

2, 3. a) Йәһвә беренче итеп кемне барлыкка китергән? б) Беренче Угылның Атасы алдындагы дәрәҗәсе нинди?

2 Барлыкка китерә башлаганчы, Аллаһы чиксез еллар буена үзе генә яшәгән. Иң беренче итеп ул бер рухи затны барлыкка китергән. Йәһвә исеменнән сөйләгәнгә, бу зат «Сүз» буларак билгеле булган. Нәкъ Сүз аша бар нәрсә яратылган булган. Соңрак ул җиргә камил кеше, Гайсә Мәсих булып килгән. (Яхъя 1:1— 3, 14 не укы.)

3 Изге Язмаларда беренче Угылның Аллаһы алдындагы дәрәҗәсе турында нәрсә әйтелә? Рәсүл Паул Аллаһы тарафыннан рухландырылып болай ди: «Моны белүегезне телим: һәр ирнең Башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең Башы — Аллаһы» (1 Көр. 11:3). Мәсих үз Атасының башчылыгына буйсына. Акылга ия затлар арасында тынычлык вә тәртип булсын өчен, башчылык һәм буйсыну бик кирәк. Хәтта «күктә һәм җирдә булган... һәммәсе» Гайсә аша яратылган булса да, ул Аллаһының башчылыгына буйсынырга тиеш (Көл. 1:16).

4, 5. Гайсәнең Йәһвә алдындагы дәрәҗесенә карашы нинди булган?

4 Гайсә Йәһвәгә буйсынуга һәм җиргә килүгә ничек караган? Изге Язмаларда болай диелә: «[Мәсих Гайсә] кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды һәм кешеләр арасында яшәде. Ул Үзен түбәнсетте һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды» (Флп. 2:5—8).

5 Гайсә һәрвакыт басынкылык белән Атасының ихтыярына буйсынган. Ул болай дип әйткән: «Мин Үземнән Үзем бернәрсә эшли алмыйм... Минем хөкемем гадел, чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине Җибәрүченең ихтыярын эзлим» (Яхъя 5:30). «Мин һәрвакыт... [Атам] теләгән эшләрне генә эшлим»,— дигән ул (Яхъя 8:29). Җирдәге тормышының ахырында ул Атасына: «Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Мин Сине җирдә данладым»,— дип дога кылган (Яхъя 17:4). Билгеле, Гайсәгә Аллаһыны үз башы итеп танырга һәм кабул итәргә авыр булмаган.

Атасына буйсыну Угылга файда китерә

6. Гайсә нинди искиткеч сыйфатлар күрсәткән?

6 Җирдә яшәгәндә Гайсә күп гаҗәеп сыйфатлар күрсәткән. Мәсәлән, аның үз Атасына карата гаять зур мәхәббәте булган. «Мин Атаны яратам»,— дигән ул (Яхъя 14:31). Ул кешеләрне дә бик нык яраткан. (Маттай 22:35—40 ны укы.) Гайсә тупас һәм хакимлек итәргә яратучан түгел, ә игелекле һәм игътибарлы булган. «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез,— дигән ул.— Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз. Чөнки Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» (Мат. 11:28—30). Төрле яшьтәге эчкерсез, аеруча җәберләнгән һәм төшенкелеккә бирелгән, кешеләр Гайсәнең искиткеч мөгамәләсеннән һәм яхшы хәбәреннән зур юаныч тапкан.

7, 8. Канун кан китүдән җәфаланган хатынны нәрсәдән тыйган, ләкин Гайсә аңа нинди мөгамәлә күрсәткән?

7 Гайсәнең хатын-кызлар белән үзен тотышын карап чыгыйк. Тарих дәвамында күп ир-атлар хатын-кызлар белән бик начар мөгамәлә иткән. Борынгы Исраилдәге дини җитәкчеләр дә үзләрен шулай тоткан. Гайсә исә хатын-кызларны хөрмәт иткән. Бу аның унике ел буе кан китүдән җәфаланган хатын белән эш итүеннән күренә. Сәламәтләнергә теләп, ул хатын «бик күп табибларда дәваланган, бөтен байлыгын сарыф иткән». Бар тырышлыкларына карамастан аның «хәле тагын да начарайган». Канун буенча, ул нәҗес дип саналган. Аңа кагылган һәркем шулай ук нәҗес булып китәр иде (Лев. 15:19, 25).

8 Гайсәнең авыруларны савыктырганын ишеткәч, ул: «Аның киеменә генә булса да кагылсам, савыгырмын»,— диеп, халык арасына кергән. Ул Гайсәнең киеменә кагылган һәм шунда ук савыккан. Гайсә ул хатынның моны эшләргә тиеш түгеллеген белгән. Шулай да ул аны ачуланмаган. Киресенчә, Гайсә аңа игелекле булган. Ул аның еллар буе кичергән газаплардан соң нинди хәлдә булуын һәм ярдәмгә бик мохтаҗ булганын аңлаган. Хәленә кереп, Гайсә аңа: «Кызым, ышануың сине савыктырды, имин йөр, исән-сау бул»,— дигән (Марк 5:25—34).

9. Гайсәнең шәкертләре аның янына балаларга килергә комачауларга тырышканда, ул үзен ничек тоткан?

9 Хәтта балалар да үзләрен Гайсә белән иркен хис иткән. Бер вакыт кешеләр аның янына балаларын алып килгәч, шәкертләре, күрәсең, аның балалар белән мәшәкатьләнәсе килмәс дип уйлап, аларны шелтәләгән. Ләкин Гайсә икенче төрле уйлаган. Инҗилдә болай диелә: «Моны күреп, Гайсәнең ачуы килде һәм Ул шәкертләренә әйтте: „Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы“». Аннары ул «балаларны кочаклап, өсләренә кулларын куеп, аларны фатихалады». Әйе, балалар Гайсәне борчымаган; ул аларны җылы кабул иткән (Марк 10:13—16).

10. Гайсә күрсәткән сыйфатларына ничек ия булган?

10 Гайсә җирдә яшәгәндә үзе күрсәткән сыйфатларына ничек ия булган? Җиргә килгәнче, ул миллиардлаган еллар күктәге Атасы янында булган һәм аның сыйфатларын үзләштергән. (Гыйбрәтле сүзләр 8:22, 23, 30 ны укы.) Күктә ул Йәһвәнең барлыкка китерелгән затлар өстеннән башчылыгын яратып башкарганын күргән һәм моңа өйрәнгән. Гайсә буйсынучан булмаса, моны эшли алыр идеме? Аңа Атасының кулы астында булу шатлык китергән, ә Йәһвәне андый Угыл сөендергән. Җирдә булганда Гайсә камил итеп күктәге Атасының искиткеч сыйфатларын чагылдырган. Күктәге Патшалыкта Аллаһының билгеләнгән Идарәчесе Мәсихнең җитәкчелегендә булу нинди зур хөрмәт!

Мәсихнең сыйфатларын үрнәк итеп тотыгыз

11. a) Без кемгә охшарга тырышырга тиеш? б) Ни өчен аеруча җыелыштагы ир-атлар Гайсәдән үрнәк алырга тиеш?

11 Җыелыштагы бар мәсихчеләр, аеруча ир-атлар, Мәсихнең сыйфатларын үрнәк итеп тотар өчен, бик тырышырга тиеш. Изге Язмаларда әйтелгәнчә: «Һәр ирнең Башы — Мәсих». Гайсә үз Башыннан, хак Аллаһыдан, үрнәк алган кебек, мәсихче ир-атлар да үзләренең башына, Мәсихкә, охшарга тырышырга тиеш. Рәсүл Паул, мәсихче булып киткәч, шулай эшләгән дә. «Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз»,— дигән ул имандашларына (1 Көр. 11:1). Ә рәсүл Петер болай дигән: «Сез моның өчен чакырылдыгыз. Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте. Шуңа күрә Аннан үрнәк алыгыз» (1 Пет. 2:21). Ир-атлар өчен башка сәбәп аркасында да Мәсихтән үрнәк алу бик мөһим. Нәкъ алар өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр булып китә. Гайсә Йәһвәгә охшарга тырышудан шатлык тапкан кебек, мәсихче ир-атларга да Мәсихнең сыйфатларын үрнәк итеп тоту күңелле булырга тиеш.

12, 13. Өлкәннәр үзләренә тапшырылган көтү белән ничек эш итәргә тиеш?

12 Җыелыштагы мәсихче өлкәннәр Мәсихтән өйрәнергә бурычлы. Петер өлкәннәргә болай дигән: «Үзегездәге Аллаһы ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен мәҗбүриләп түгел, бәлки үзегез теләп һәм Аллаһы ихтыяры буенча; акчага комсызланып түгел, бәлки күңел кушканча тырышлык белән көтегез. Сезгә тапшырылганнар өстеннән хакимлек итмәгез, бәлки көтүгә үрнәк булыгыз» (1 Пет. 5:1—3). Мәсихче өлкәннәр хакимлек яратучан, өстенлек итүчән, үз дигәнчә генә эшләргә яратучан, тупас булырга тиеш түгел. Мәсихтән үрнәк алып, алар үзләренә ышанып тапшырылган сарыклар белән яратучан, игътибарлы, басынкы һәм игелекле булырга тырыша.

13 Җыелышта үз өсләренә җитәкчелек алган ир-атлар камил түгел, һәм алар моны гел истә тотарга тиеш (Рим. 3:23). Шуңа күрә аларның Гайсә турында белем алу һәм аның кебек яратырга өйрәнү теләкләре булырга тиеш. Аларга Аллаһының һәм Мәсихнең кешеләр белән эш итү рәвеше турында уйланып, алардан үрнәк алырга тырышырга кирәк. Петер безгә болай ди: «Һәрберегез бер-берегезгә карата басынкылык күрсәтегез, чөнки Изге язмада язылганча: „Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә“» (1 Пет. 5:5).

14. Өлкәннәр башкаларны ни дәрәҗәдә хөрмәт итәргә тиеш?

14 Җыелышта билгеләнгән ир-атлар Аллаһы көтүе белән эш иткәндә яхшы сыйфатлар күрсәтергә тиеш. Римлыларга 12:10 да болай дип әйтелә: «Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз». Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр башкаларны хөрмәт итәләр. Бу ир-атлар, бар мәсихчеләр кебек, үзләренә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәскә, киресенчә, күндәм булырга һәм башкаларны үзләренә караганда өстен күрергә тиеш (Флп. 2:3). Үз өсләренә җитәкчелек алган ир кешеләргә һичшиксез башкаларны үзләреннән өстен күрергә кирәк. Шулай эш итеп, бу билгеләнгән ир-атлар Паулның мондый киңәшен тота: «Без, көчлеләр, көчсезләрнең йөкләрен күтәреп йөрергә тиеш, һәм без үз-үзебезгә ярарга тиеш түгел. Безнең һәрберебез, якыныбызның иманын ныгыту өчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш. Чөнки Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады» (Рим. 15:1—3).

Хатыннарыгызны хөрмәт итегез

15. Ирләр хатыннары белән үзләрен ничек тотарга тиеш?

15 Хәзер Петернең өйләнгән ир-атларга биргән мондый киңәшенә игътибар итик: «Ирләр, сезнең дә хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш. Алар сездән көчсезрәк. Аларны хөрмәт итегез» (1 Пет. 3:7). Кешене хөрмәт итү — бу аны бик нык кадерләү. Шулай итеп андый кешенең карашлары, ихтыяҗлары һәм теләкләре исәпкә алына һәм җитди сәбәп булмаса, аныңча эшләп була. Менә шулай ир кешегә хатыны белән мөгамәлә итәргә кирәк.

16. Аллаһы Сүзендә ирләр өчен нинди кисәтү бар?

16 Ирләргә хатыннарын хөрмәт итәргә дигән киңәш биргәч, Петер: «Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас»,— дип әйткән (1 Пет. 3:7). Бу сүзләр ачык итеп күрсәткәнчә, Йәһвә ирнең хатыны белән мөгамәлә итүенә җитди карый. Үз хатынын хөрмәт итмәү ир-атның догаларына тоткарлык ясар иде. Өстәвенә, ирләрнең хатыннарына күрсәткән ихтирамы җавапсыз калмый.

17. Ир хатынын никадәр яратырга тиеш?

17 Хатыннарны ярату турында Аллаһы Сүзендә мондый киңәш бар: «Ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. [...] Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта. Раббы да бердәмлек турында шулай кайгыртучанлык күрсәтә... Һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын» (Эфес. 5:28, 29, 33). Ирләр үз хатыннарын никадәр яратырга тиеш? «Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз»,— дигән Паул (Эфес. 5:25). Әйе, Мәсих башкалар өчен үз тормышын биргән кебек, ир дә үз хатыны өчен гомерен бирергә әзер булырга тиеш. Мәсихче ир хатынына үзенекен эзләмичә назлы, кайгыртучан һәм игътибарлы булганда, хатынга аның башчылыгына буйсыну җиңелрәк.

18. Иргә никахтагы бурычларын үтәргә нәрсә булыша?

18 Хатыннарын шулай итеп хөрмәт итү ирләр өчен зур таләпме? Юк. Йәһвә беркайчан да алар булдыра алмаганны таләп итмәс иде. Өстәвенә, Йәһвәнең хезмәтчеләренә Галәмдәге иң куәтле көч — Аллаһының изге рухы ярдәм итә. Гайсә болай дигән: «Сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк» (Лүк 11:13). Ирләр догаларында, үз хатыннары һәм башка кешеләр белән дөрес мөгамәлә итәр өчен, Йәһвә рухының ярдәмен сорый ала. (Рәсүлләр 5:32 не укы.)

19. Киләсе өйрәнү мәкаләсендә нәрсә каралачак?

19 Чыннан да, ирләрнең зур җаваплылыгы бар: аларга Мәсихкә буйсынырга өйрәнергә һәм аңардан башчылык итүдә үрнәк алырга кирәк. Ә хатын-кызлар, аеруча никахтагы хатыннар, турында нәрсә әйтеп була? Киләсе мәкаләдә алар Йәһвә урнаштырган төзелештә үз рольләрен ничек үтәргә тиеш икәне карала.

Хәтерлисезме?

• Гайсәнең нинди сыйфатларын без үрнәк итеп тотарга тиеш?

• Өлкәннәр көтү белән ничек эш итәргә тиеш?

• Ир үз хатыны белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсәдән үрнәк алып, башкаларны хөрмәт итегез