Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларыгызны өйрәтегез

Ни өчен Гайсә булышырга ашыкмаган?

Ни өчен Гайсә булышырга ашыкмаган?

ЛАЗАРНЫҢ туганнары — Мәрьям белән Марта — Гайсә янына хәбәрче җибәрә. Ул Гайсәгә аның якын дусты Лазар каты авырый дигән хәбәр җиткерә. Бу хәбәрче Бәйтәниядән, Лазар үз туганнары белән яшәгән шәһәрдән, килә. Мәрьям белән Марта Үрдүн елгасының бүтән ярында, еракта яшәсә дә, алар Гайсәнең Лазарны савыктыра алачагына ышана. Алар шуны белә: Гайсә элек тә кешеләрне ерактан савыктырган (Маттай 8:5 —13; Яхъя 11:1— 3).

Хәбәрче Гайсә янына килеп, күңелсез хәбәр сөйли. Әмма Гайсә бернәрсә дә эшләми. Изге Язмаларда: «Булган урынында Ул тагын ике көнгә тоткарланды»,— дип язылган (Яхъя 11:6). Ни өчен Гайсә Лазарга ярдәм итәргә ашыкмаган? Син беләсеңме? ~ * Әйдә, моны карап чыгыйк.

Гайсә Лазарның үлгәнен белә һәм шуңа күрә үз рәсүлләренә: «Яңадан Яһүдиягә барыйк»,— ди. Рәсүлләр исә аңа: «Әле күптән түгел генә яһүдләр Сине ташлар атып үтерергә йөргәннәр иде, Син тагын шунда барасыңмы?» — дип каршы киләләр. Гайсә болай дип җавап бирә: «Дустыбыз Лазар йоклап киткән, Мин аны уятырга барам».

«Раббыбыз! Йоклап киткән булса, савыгыр»,— диләр рәсүлләре. Гайсә аларга: «Лазар үлде»,— дип аңлатып бирә. Һәм болай ди: «Анда булмаганыма сезнең өчен шатланам. Әйдәгез, аның янына барыйк». Бу сүзләр рәсүлләрне гаҗәпләндергәндер.

Томас кыюланып: «Әйдәгез, киттек, Аның белән бергә без дә үлик»,— ди. Ул шуны белә: дошманнар Гайсәне һәм рәсүлләрне үтерергә тырышачак. Шулай да рәсүлләр Гайсә белән бара. Якынча ике көннән соң, алар Бәйтәниягә, Лазар яшәгән шәһәргә, килеп җитә. Бу шәһәр Иерусалимнан якынча өч километр ераклыкта урнашкан (Яхъя 11:7—18).

Ни өчен Гайсә иртәрәк килмәгәненә шат? Син ничек уйлыйсың? ~ Гайсә элек тә башка кешеләрне терелткән булган. Әмма алар терелтелгәнче берничә сәгать кенә үлем йокысы белән йоклаган (Лүк 7:11—17, 22; 8:49—56). Ә Лазар кабердә инде берничә көн ята. Аның чыннан да үле булганына беркем дә шикләнми.

Гайсә Бәйтәния янында булганда, Лазарның туганы Марта моның турында хәбәр ала һәм аны каршы алырга йөгереп чыга. Марта аңа: «Раббым! Син монда булсаң, абыем үлмәгән булыр иде»,— дип әйтә. «Абыең үледән тереләчәк»,— дип ышандыра аны Гайсә. Марта кире Мәрьям янына йөгереп кайта һәм сиздермичә генә аңа: «Остаз монда, Ул сине чакыра»,— ди.

Мәрьям шунда ук Гайсә янына китә. Әмма кешеләр, Мәрьәм кабер янына китте дип уйлап, аңа иярә. Гайсә, Мәрьямнең һәм кешеләрнең елаганын күреп, үзе дә елый башлый. Тиздән алар таш белән бастырып куелган кабер янына килә. Гайсә кешеләргә: «Ташны читкә алып куегыз»,— дип боера. Әмма Марта, аңа каршы килеп, болай ди: «Раббым! Ул инде исләнгән, чөнки ул үлгәннән соң дүрт көн үтте».

Кешеләр Гайсә сүзен тыңлап, ташны алып куя. Аннары ул дога кылып, рәхмәтен белдерә. Гайсә белә: Лазарны терелтер өчен, Аллаһы аңа көч бирәчәк. Ул көчле тавыш белән: «Лазар! Чык!» — ди. Һәм «кәфен белән уралган» Лазар кабердән чыга. «Чишегез аны, йөрсен»,— ди Гайсә (Яхъя 11:19—44).

Ни өчен Гайсә ярдәм итәргә ашыкмаган? Хәзер син моны аңладыңмы? ~ Гайсә шуны белгән: ул әз генә кичектерсә, аның үз Атасы, Йәһвә, турында яхшырак шаһитлек бирергә мөмкинлеге булачак. Ул моның өчен иң яхшы вакыт сайлаган, шуңа күрә күп кеше Аллаһыга иман китерә башлаган (Яхъя 11:45). Синеңчә, без Гайсәдән нинди үрнәк ала алабыз? ~

Син дә Аллаһының башкарган һәм башкарачак гаҗәеп эшләре хакында шаһитлек бирә аласың. Моның өчен иң яхшы вакыт сайласаң, яхшы булыр иде. Бәлки, син моның турында сыйныфташларыңа я укытучыларыңа сөйли алырсың. Кайбер яшьләр, хәтта дәрес вакытында да, Аллаһы Патшалыгы китерәчәк мул фатихалар турында сөйли. Син, әлбәттә, үлеләрне терелтә алмыйсың, әмма син башкаларга Аллаһы якыннарыбызны терелтергә тели һәм, һичшиксез, моны эшләячәк дип сөйли аласың.

^ 4 абз. Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.