Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Рәсүл Паул «җиңү тантанасы» дип әйткәндә, нәрсәне күз алдында тоткан?

Паул болай дип язган: «Безне... Мәсихнең җиңү тантанасында йөртүче һәм безнең аша һәр җирдә Үзе хакында белем хушбуе таратучы Аллаһыга рәхмәт яусын. Чөнки Гайсәгә иман итеп котылучылар арасында да, һәлак булучылар арасында да без — Аллаһыга Мәсих аша бирелгән хуш ис. Берәүләр өчен без — һәлакәткә илтүче үлем исе, ә башкалар өчен — тереклек бирүче тормышның хуш исе» (2 Көринтлеләргә 2:14 —16).

Рәсүл Паул бу сүзләрне әйткәндә, Рим гореф-гадәте буенча дәүләт дошманнарын җиңгән гаскәр башлыгы хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм тантанасын исәптә тоткан. Андый бәйрәмнәрдә халыкка сугышта алган табышны һәм әсирләрне күрсәтеп үткәннәр, үгезләрне корбанга китерер өчен алып барганнар, ә кешеләр гаскәр башлыгын һәм аның армиясен сәламләгәннәр. Тантана азагында үгезләрне корбанга китергәннәр, һәм күп кенә әсир, күрәсең, үтерелгән булган.

«Мәсих аша бирелгән хуш ис» дигән метафора кайберәүләр өчен тормышны, ә башкалар өчен үлемне аңлата. Бер энциклопедия буенча, бу метафора «күрәсең, мондый тантана вакытындагы римлыларның хуш исле сумала яндыру гореф-гадәте белән бәйле булган. Хуш ис җиңүчеләр өчен җиңүне аңлаткан, ә әсирләрнең исләренә аларны көткән үлем җәзасын төшереп торган» («The International Standard Bible Encyclopedia»).

Еврей Язмаларында еш кына искә алынган «биеклекләр» нәрсә ул?

Йәһвә исраиллеләргә Вәгъдә ителгән җирдә яшәүче кәнганлыларның табыныр өчен бар урыннарын юк итәргә кушкан. Бу сүзләрне ул аларга шул җиргә кергәнче әйткән булган: «Аларның коеп ясалган һәм таштан сырлаган барча потларын һәм потларына табыну урыннарын пыр туздыр» (Саннар 33:52). Ялган табынуның бу үзәкләре гадәттә калкулыкларда яки башка урыннарда, мәсәлән агачлар астындагы я шәһәрләрдәге мәйданчыкта, урнашкан булган (3 Патшалык 14:23; 4 Патшалык 17:29; Йәзәкил 6:3). Анда мәзбәхләр, таш баганалар, төрле сурәтләр, хуш исле сумала яндыру урыннары һәм табыну өчен башка нәрсәләр куелган булгандыр.

Иерусалимдагы гыйбадәтханә төзелгәнче, исраиллеләр Йәһвәгә ул сайлаган урыннарда гыйбадәт кылганнар. Шул урыннар да Изге Язмаларда биеклекләр дип атала. Мәсәлән, Аллаһы пәйгамбәре Шамуил Зуф җирендә, бер шәһәрдәге «биеклектә», корбаннар китергән (1 Патшалык 9:11—14). Ләкин гыйбадәтханә төзелеп беткәннән соң, Йәһвәгә тугры патшалар «биеклекләрне» үз җирләреннән юк итәргә тырышкан (4 Патшалык 21:3; 23:5—8, 15—20; 2 Елъязма 17:1, 6).

[23 биттәге иллюстрация]

Римлыларның җиңү тантанасын сүрәтләгән барельефның кисәге, б. э. II гасыры

[23 биттәге иллюстрация астыннан сүзләр]

Photograph taken by courtesy of the British Museum

[23 биттәге иллюстрация]

Таш баганаларның калдыклары. Гезер