Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ярдәм сораучыны кем коткарыр?

Ярдәм сораучыны кем коткарыр?

Ярдәм сораучыны кем коткарыр?

«Әй Алла, патшага хөкемеңне... бүләк ит. Чөнки ул [«ярдәм сораучы», ЯД] ярлыны... коткарыр» (МӘД. 71:1, 12).

1. Давыт очрагыннан Аллаһының рәхимлеге турында без нәрсә беләбез?

НИКАДӘР күңелне дулкынландыра бу сүзләр! Аларны, күрәсең, борынгы Исраил патшасы Давыт язган. Моңарчы, күп еллар алдарак, ул Бирсәбия белән зина кылганнан соң вөҗдан газабы кичергән. Ул вакытта Давыт Аллаһыга болай дип ялварган: «Үзеңнең күп рәхимлегең буенча гөнаһымны әрчеп бетер. [...] Гөнаһым һәрвакыт күз алдымда тора... Мин анамда яралганда ук гөнаһлы, һәм анам мине гөнаһлы көе тудырган шул» (Мәд. 50:3—7). Йәһвә үзенең рәхимлеге буенча безнең тумыштан гөнаһлы булганыбызны исәпкә ала.

2. 71 нче Мәдхиядә нәрсә турында әйтелә?

2 Йәһвә безнең аяныч хәлдә булганыбызны аңлый. Әмма, алдан әйтелгәнчә, Аллаһының майланган патшасы «[«ярдәм сораучы», ЯД] ярлыны, булышучысы юк мескенне коткарыр. Ярлыны, мескенне кызганыр, һәм мескеннәрнең җаннарын коткарыр» (Мәд. 71:12, 13). Ярдәм ничек киләчәк? Моның турында 71 нче Мәдхиядә әйтелә. Давытның улы Сөләйманның патшалык итүе хакында язылган бу җыр Аллаһы Улы Гайсә Мәсихнең идарәсе ничек итеп киләчәктә кешелекне газаплардан азат итәчәк икәнен күрсәтә.

Мәсих идарәсенең прообразы

3. Сөләйман Аллаһыдан нәрсә сораган, һәм ул аңа нәрсә биргән?

3 Давытның җитәкчелеге буенча Сөләйман патша итеп куелганнан соң, картайган Давыт аңа махсус күрсәтмәләр биргән. Сөләйман аларны тугры үтәгән (3 Пат. 1:32—35; 2:1—3). Соңрак Йәһвә Сөләйманга төшендә болай дигән: «Сора, сиңа нәрсә бирим?» Сөләйманның бер генә үтенече булган: «Синең халкыңны хөкем итәр өчен һәм игелекне явызлыктан аерыр өчен, үз хезмәтчеңә тыңлаучан йөрәк бир». Сөләйманның басынкы үтенеченә җавап итеп, Аллаһы аңа сораганыннан да күбрәкне биргән (3 Пат. 3:5, 9 —13).

4. Сөләйманның патшалык итүе турында ул көннәрдәге бер патшабикә нәрсә дигән?

4 Йәһвәнең фатихасы белән Сөләйманның идарә итүе вакытында илдә тынычлык хөкем сөргән, һәм ил гөрләп алга барган. Андый гаҗәеп чор җирдә кеше идарәсе астында беркайчан да булмаган (3 Пат. 4:25). Сөләйманның идарә итүен күрергә дип килгән кешеләр арасында үзенең күпсанлы ярдәмчеләре белән килгән Шеба патшабикәсе дә булган. Ул Сөләйманга болай дигән: «Үз илемдә... ишеткәннәрем хак булып чыкты... Миңа яртысын да сөйләмәгәннәр икән. Зирәклегең һәм байлыгың белән син бар ишеткәннәремнән дә өстен чыктың» (3 Пат. 10:1, 6, 7). Әмма Гайсә күпкә бөегрәк зирәклеккә ия булган, шуңа күрә ул үзе турында: «Мондагы — Сөләйманнан бөегрәк»,— дип әйткән (Мат. 12:42).

Бөегрәк Сөләйман кешеләрне коткарачак

5. 71 нче Мәдхия нәрсә ачыклый, һәм Гайсәнең җирдәге эшләре нәрсәнең прообразы булып тора?

5 Әйдәгез, хәзер Бөегрәк Сөләйман, Гайсә Мәсихнең, идарәсендә булачак фатихалар турында белер өчен, 71 нче Мәдхиянең үзенчәлекләренә игътибар итик. (Мәдхия 71:1—4 не укы.) Бу мәдхия Йәһвәнең үз Улы «Тынычлык мирзасы» Гайсә Мәсихнең «мирзалык идарәсен» ничек күрә икәнен ачыклый (Ишаг. 9:6, 7). Аллаһының җитәкчелегендә Бөегрәк Сөләйман ярлыларны гадел хөкем итәчәк һәм мескеннең улларын коткарачак. Аның идарәсе тынычлык һәм дөреслек идарәсе булачак. Җирдә булганда Гайсә үзенең эшләре белән киләчәктә Меңьеллык идарәсе вакытында башкарачак эшләрен күрсәткән (Ачыл. 20:4).

6. Гайсә Патшалык идарәсендә булачак фатихаларны ничек күрсәткән?

6 Гайсә Мәсих башкарган кайбер эшләрне карап чыгыйк. Алар безгә, 71 нче Мәдхиядәге сүзләр үтәлсен өчен, ул киләчәктә кешелек хакына нәрсә эшләячәк икәнен аңларга ярдәм итә. Аның газапланган кешеләрнең кайгысын уртаклаша белүе безгә бик нык тәэсир итә (Мат. 9:35, 36; 15:29—31). Мәсәлән, махаулы бер кеше Гайсә янына килеп: «Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең»,— дип үтенгән. Гайсә: «Әйе, телим. Тазарын!» — дигән. Һәм ул кеше савыккан! (Марк 1:40—42). Соңрак Гайсә бердәнбер улы үлгән бер тол хатынны очраткан. Аны бик кызганып, ул: «Егет, сиңа әйтәм, тор!» — дигән. Һәм аның улы терелгән! (Лүк 7:11—15).

7, 8. Гайсәнең савыктыру көчен күрсәтүче кайбер мисаллар китерегез.

7 Йәһвә Гайсәгә могҗизалар эшләргә көч биргән. Моны «унике ел буе кан китүдән җәфаланган» бер хатын очрагыннан күреп була. Ул бик күп табибларда дәваланып, бөтен байлыгын сарыф итсә дә, аның хәле начарайган гына. «Кан килүе дәвам иткән» бу хатын канунны бозып, халык арасына кергән һәм Гайсәнең киеменә кагылган (Лев. 15:19, 25). Гайсә үзеннән көч чыкканын тоеп: «Минем киемемә кем кагылды?» — дип сораган. «Куркуыннан калтырап төшкән» бу хатын аның «алдына егылып, дөресен сөйләп биргән». Гайсә аны Йәһвә савыктырган икәнен аңлап, йомшак кына аңа: «Кызым, ышануың сине савыктырды, имин йөр, исән-сау бул»,— дигән (Марк 5:25—28, 30, 33, 34).

8 Гайсәнең Аллаһы биргән савыктыру көче авыруларны сәламәтләндергән, ә моны күргән кешеләргә көчле тәэсир иткәндер. Мәсәлән, Гайсә күпләргә билгеле булган Таудагы вәгазен сөйләр алдыннан кешеләрне савыктырган; моны күргән халык һичшиксез хәйран калган (Лүк 6:17—19). Чумдыручы Яхъя ике шәкертен Гайсәнең Мәсих булганын раслаучы дәлил эзләргә җибәргәч, алар, аны эзләп табып, аның күпләрне сырхаулардан, көчле авырулардан, явыз рухлардан савыктырганын һәм күп сукырларны күзле иткәнен күргән. Аннары Гайсә бу ике шәкерткә болай дигән: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелтелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә» (Лүк 7:19—22). Бу хәбәр Яхъяны никадәр рухландыргандыр!

9. Гайсәнең могҗизалары нәрсәгә күрсәтеп торган?

9 Сүз дә юк, Гайсәнең җирдә яшәгәндә кешеләрне газаплардан азат иткәне вакытлыча гына булган. Ул савыктырган я терелткән кешеләр соңрак үлгән. Шулай да Гайсәнең җирдә башкарган могҗизалары кешеләрнең киләчәктә Мәсих идарәсендәге мәңгелек азат ителүнең прообразы булып торган.

Бөтен җир Оҗмах булачак!

10, 11. a) Патшалыкның фатихалары никадәр озакка сузылачак, һәм Гайсәнең идарәсе нәрсәгә охшаш булачак? б) Мәсих белән Оҗмахта кем булачак, һәм ул нинди очракта җирдә мәңге яшәячәк?

10 Җирдәге Оҗмахта булачак тормышны күз алдыңа китерергә тырыш. (Мәдхия 71:5—9 ны укы.) Хак Аллаһының хезмәтчеләре генә, кояш белән ай торган тикле, ягъни мәңге, оҗмахта ләззәтләнеп яши алачак! Гайсә Мәсихнең идарәсе, «чабылган болынга яуган яңгыр күк, җиргә тама торган тамчы күк», рәхәтлек китерәчәк.

11 Бу мәдхиянең үтәлеше турында уйланганда, җирдәге оҗмахта яшәү өметең булганга, күңелең әллә сөенмиме? Гайсәнең үзе янында баганага кадакланган җинаятьчегә: «Минем белән бергә җәннәттә булачаксың»,— дигән сүзләре аны һичшиксез дулкынландыргандыр (Лүк 23:43). Гайсәнең Меңьеллык идарә итүе вакытында бу ир-ат терелтеләчәк. Ул, Мәсихнең идарәсенә буйсынса, камил сәламәтлеккә ия булып, җирдә мәңге бәхетле яшәячәк.

12. Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында терелтелгән тәкъва булмаганнарга нинди мөмкинлек биреләчәк?

12 Бөегрәк Сөләйманның, Гайсә Мәсихнең, идарәсендә «гадел чәчәк атар», ягъни уңышлы булыр (Мәд. 71:7). Ул чакта бар кеше Мәсихнең, нәкъ ул җирдә булгандагы кебек, яратуын һәм назлы кайгыртуын тоячак. Аллаһының вәгъдә ителгән яңа дөньясында хәтта терелтелгән «тәкъва булмаганнарга» да үзләрен Йәһвәнең әмерләре буенча үзгәртеп, яшәргә мөмкинлек биреләчәк (Рәс. 24:15). Әлбәттә, Аллаһының таләпләрен үтәргә теләмәүче кешеләргә яңа дөньядагы тынычлык белән иминлекне бозып яшәүләрен дәвам итәргә рөхсәт ителмәячәк.

13. Патшалыкның биләмәсе никадәр киң җәеләчәк, һәм ни өчен анда гел тынычлык булачак?

13 Бөегрәк Сөләйманның биләмәсе бөтен җиргә җәеләчәк икәнен мондый сүзләр күрсәтә: «Диңгездән диңгезгә чаклы һәм елгалардан [Фөрат елгасыннан] җир кырыйларына кадәр, ул биләп торыр. Чүл кешеләре аңа егылып баш орырлар, һәм дошманнары туфрагын яларлар» (Мәд. 71:8, 9). Әйе, Гайсә Мәсих бөтен җир белән идарә итәчәк (Зәк. 9:9, 10). Аның идарәсен ихтирам иткән һәм бу идарә китергән фатихаларны кадерләгән кешеләр аңа теләп буйсынып, «баш орырлар». Ә тәүбә итмәгән гөнаһлылар, алар йөз яшьләренә җиткән булса да, юк ителәчәк (Ишаг. 65:20). Алар «туфрак яларлар».

Гайсә безне кызгана

14, 15. Ни өчен Гайсә кешеләрнең кичерешләрен аңлый һәм ярдәм сораучы ярлыны коткарачак дип әйтеп була?

14 Гөнаһлы кешелек аяныч хәлдә һәм ярдәмгә бик мохтаҗ. Ләкин безнең өметебез бар. (Мәдхия 71:12—14 не укы.) Бөегрәк Сөләйман, Гайсә, безне кызгана, чөнки безнең камил булмаган халәтебезне аңлый. Өстәвенә, Гайсә гаделлек хакына газапланган, һәм Аллаһы аңа үлеме алдыннан үзенә генә, ярдәмсез, сынаулар аша үтәргә юл куйган. Гайсә ул чакта эмоциональ яктан шул кадәр нык газапланган ки, хәтта аның «тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булган»! (Лүк 22:44). Соңрак, ул җәфалану баганасында асылынып торганда: «Әй, Аллаһым, әй, Аллаһым! Нигә Син Мине ташладың?» — дип кычкырган (Мат. 27:45, 46). Бар авыр кичерешләренә һәм Шайтанның аны дөрес юлдан яздырырга дип куйган бар тырышлыкларына карамастан, Гайсә Йәһвә Аллаһыга тугры булып калган.

15 Гайсә безнең күңелдәге әрнүләребезне күрә һәм «[ярдәм сораучы] ярлыны, булышучысы юк мескенне коткарыр». Без моңа бер дә шикләнмибез. Гайсә, үзенең Атасы кебек, кешеләр турында наз белән кайгыртачак: «ярлыларны ишетәчәк» һәм «китек күңелләрне төзәтәчәк, аларның яраларын дәвалаячак» (Мәд. 68:34; 146:3). Гайсә «безнең җитешмәгән якларыбызны» аңлый ала, «безгә теләктәшлек итә» белә, чөнки ул «безнең кебек үк сыналган» (Евр. 4:15). Хәзер күктә идарә иткән Патша Гайсә Мәсихнең газапланучыларны коткарырга бик теләгәнен белү никадәр шатлыклы!

16. Ни өчен Сөләйман үз халкын кызгана белгән?

16 Сөләйман, зирәк һәм үтә-күрүчән булганга, һичшиксез ярлыны кызгана белгән. Өстәвенә, аның тормышында кайгылы һәм фаҗигале вакыйгалар булган. Аның абыйсы Амнон аның апасын Тамарны көчләгән, ә икенче абыйсы Абессалом моның өчен Амнонны үтергән (2 Пат. 13:1, 14, 28, 29). Абессалом баш күтәреп, Давытның тәхетенә утырган, ләкин аның нияте барып чыкмаган, аны Иоав үтергән (2 Пат. 15:10, 14; 18:9, 14). Соңрак Сөләйманның абыйсы Адония үзен патша итәргә теләгән. Ул патша булса, Сөләйманны һичшиксез үлем көтәр иде (3 Пат. 1:5). Әйе, Сөләйман кешеләрнең газапларын аңлаган. Бу аның Йәһвә гыйбадәтханәсенең тантаналы ачылуы вакытында әйтелгән догасыннан күренә. Ул үзенең халкы турында болай дип дога кылган: «Алар һәрберсе үз бәласен һәм үз авыртуын белә... Син [Йәһвә] һәрберсен кичер һәм аңа юллары буенча әҗерен бир» (2 Елъ. 6:29, 30).

17, 18. Аллаһының кайбер хезмәтчеләренә нәрсә кичерергә туры килә, һәм аларга бу яктан нәрсә булыша?

17 Үткәндә тормышта булган ниндидер вакыйгалар кеше күңелендә тирән җәрәхәтләр калдыра ала. Бу безнең «үз авыртуыбыз» булырга мөмкин. 30 яшьлек Мәрьям * исемле Йәһвә Шаһите болай дип яза: «Мин үземне бәхетле дип саныйм, ләкин еш кына үткәннәрне исемә төшереп, оят һәм җирәнү хисе тоям. Мин бик күңелсезләнәм һәм, барысы да кичә генә булган сыман, елый башлыйм. Тирән урнашкан хатирәләр аркасында бәгырьне һаман да яраксызлык һәм үкенү хисләре кимерә».

18 Аллаһының күп кенә хезмәтчеләренә андый хисләр таныштыр, ләкин аларны кичерергә көч каян алып була? «Чын дуслар һәм рухи гаиләм хәзер мине бәхетле итә,— дип әйтә Мәрьям.— Мин шулай ук Йәһвә вәгъдә иткән киләчәк турында уйларга тырышам һәм ярдәм сорап, елаганнарым сөенечкә әйләнәчәгенә ышанам» (Мәд. 125:5). Безгә Аллаһының Улына, аның майланган Патшасына өметебезне багларга кирәк. Аның хакта болай дип алдан әйтелгән булган: «Ярлыны, мескенне кызганыр, һәм мескеннәрнең җаннарын коткарыр. Аларның җаннарын мәкердән һәм көчләүдән саклар, һәм аның күзләре алдында аларның каны кадерле булыр» (Мәд. 71:13, 14). Нинди юату сүзләре!

Алда муллык дөньясы

19, 20. a) 71 нче Мәдхия күрсәткәнчә, Патшалык идарәсе нинди авырлыкларны хәл итәчәк? б) Мәсихнең идарәсе өчен иң элек кем данга лаеклы, һәм аның башкарачак эшләре синдә нинди хисләр уята?

19 Гаделләрнең Аллаһы булдырачак яңа дөньясында Бөегрәк Сөләйманның идарәсендәге киләчәген тагын күз алдыңа китерергә тырыш. «Җирдә, тау өсләрендә ашлык мул булыр»,— дип вәгъдә ителә безгә (Мәд. 71:16). Ашлык гадәттә тау өсләрендә үсмәгәнгә, бу сүзләр җирнең никадәр уңдырышлы булачагына басым ясый. Аның «җимешләре ливан урманнары кебек» күп булачак. Сөләйман патшалык иткәндә Ливан якларындагы җир бик мул уңыш биргән. Уйлап кына кара: ризыкка мохтаҗлык булмаячак, беркем дә ачлы-туклы йөрмәячәк я ачлыктан интекмәячәк! Барысы да «мул итеп май салынган ашамлыклардан мәҗлес ясаячак» (Ишаг. 25:6—8; 35:1, 2).

20 Барлык бу фатихалар өчен кем данга лаеклы? Иң элек, Мәңгелек Патша һәм Галәмнең Хакиме Йәһвә Аллаһы. Ул чакта безнең барыбыз да шатланып бу матур һәм күңелне җылыта торган җырның соңгы өлешенә кушылачак: «Аның [Патша Гайсә Мәсихнең] исеме мәңгегә данланып торыр, аның исеме кояштан элек үк бар, җирдәге нәселләр бар да, аның аркылы изгелек табар. Аны бар халыклар да олылар. Исраил Алласы Ходай данлаулы, бары Ул гына могҗизалар тудыручы! Аның данлыклы исеме мәңгегә, гомер-гомергә данлаулы; Аның даны белән җир тулып торыр. Амин, амин» (Мәд. 71:17—19).

[Искәрмә]

^ 17 абз. Исем үзгәртелгән.

Син ничек җавап бирер идең?

71 нче Мәдхия нәрсәнең прообразы булып тора?

• Бөегрәк Сөләйман кем ул, һәм аның идарәсенең биләмәсе никадәр киң булачак?

71 нче Мәдхиядә әйтелгән нинди фатиха турындагы хәбәр йөрәгеңә май булып ята?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Сөләйманның патшалык итү вакытындагы муллык нәрсәнең прообразы булган?

[32 биттәге иллюстрация]

Бөегрәк Сөләйман идарәсе астында яшәр өчен, бар тырышлыклар куярга кирәк