Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаҗәеп үсеш вакытында хезмәт итү

Гаҗәеп үсеш вакытында хезмәт итү

Гаҗәеп үсеш вакытында хезмәт итү

Харли Харрис сөйләде

1950 елның 2 нче сентябрь көнендә Кеннетт шәһәрендә (Миссури штаты, АКШ) район конгрессы үтә иде. Бу конгресста безне халык чолгап алды. Буйсынмаучан халыктан безне яклар өчен, мэр милли гвардияне чакыртты. Солдатлар мылтык һәм штыклар тотып, урам буйлап тезелеп бастылар. Мыскыллау ишетә-ишетә, без машиналарыбызга таба киттек һәм конгресс программасын дәвам итәр өчен, Кейп-Джирардо шәһәренә (Миссури штаты) китеп бардык. Нәкъ анда мин 14 яшь чагымда суга чумдырылу үттем. Шундый авыр вакытта мин ничек Йәһвәгә хезмәт итә башлаганымны сөйләп бирим.

МИНЕМ әби белән бабаем һәм аларның сигез баласы 1930 нчы елларның башында Рутерфорд кардәш сөйләгән нотыкларның кайбер язмаларын тыңлаган һәм хакыйкатьне тапканнар дип ышанган. Минем әти-әнием, Бэй һәм Милдред Харрис, 1935 елда Вашингтонда үткән конгресста суга чумдырылу үткәннәр. Алар бу конгресста ачыкланган «бихисап күп кеше» төркеменең санына керергә бик шат булган! (Ачыл. 7:9, 14).

Киләсе елда мин тудым. Бер ел үткәч, минем әти-әнием Миссисипи штатындагы җыелыш булмаган бер урынга күчтеләр. Бу урында яшәгәндә, безгә хәтта күчеп йөрүче күзәтче дә килми иде. Берникадәр вакыт дәвамында кардәшлегебез белән аралашыр өчен безнең мөмкинлекләребез күп түгел иде: гаиләбез Вефиль белән хат языша иде һәм без конгрессларга бара идек.

Эзәрлекләүләр вакыты килә

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Йәһвә Шаһитләре, нейтралитет саклаганга, еш кына эзәрлекләүләр белән очраша иде. Без Маунтин-Хоум шәһәренә (Арканзас штаты) күчтек. Бер көнне без әтием белән урамда вәгазьләгән идек. Бер ир кеше кинәт әтиемнең кулыннан журналларны тартып алды да һәм ут төртеп, аларны шунда ук яндырды. Ул безне сугышта катнашмаганыбыз өчен куркаклар дип атады. Миңа биш яшь булганга күрә, мин елап җибәрдем. Әтием тыныч кына, бер сүзсез бу ир кеше киткәнче аңа карап торды.

Безгә карата игелекле булган кешеләр дә очрый иде. Бервакыт без машинабызда утырганда, безне халык чолгап алды, һәм ул вакытта җирле прокурор үтеп бара иде. Ул: «Нәрсә булды?» — дип сорады. Бер кеше: «Бу Йәһвә Шаһитләре ил өчен сугышырга теләмиләр!» — диде. Моны ишетүгә прокурор, машинабызның баскычына сикереп, болай кычкырды: «Мин Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан идем һәм бу сугышта да катнашачакмын! Бу кешеләр китсеннәр. Алар беркемгә дә зыян китермәсләр!» Халык тыныч кына таралышты. Безгә карата игелекле булган кешеләргә без бик рәхмәтле! (Рәс. 27:3).

Конгресслар безне ныгыта

1941 елда Сент-Луис шәһәрендә (Миссури штаты) үткән конгресс нәкъ вакытында иде. Бер исәпләү буенча, бу конгресста 115 000 нән артык кеше булды. Анда 3 903 кеше суга чумдырылу үтте, бу бик күп иде! Мин Рутерфорд кардәшнең «Патшаның балалары» дип аталган нотыгын хәтерлим. Ул безгә, яшьләргә, мөрәҗәгать итте, һәм без барыбыз да «Балалар» дигән матур зәңгәр китап алдык. Бу конгресс миңа көч бирде, һәм аның ярдәмендә мин киләсе елны булган вакыйгаларны кичерә алдым. Ул елда мин мәктәпкә йөри башладым. Мине һәм әтиемнең энесенең кызларын байракка честь бирмәгәнебез өчен мәктәптән куып чыгардылар. Без, мәктәпнең директоры үз карашларын үзгәртмәс микән дип, анда һәр көн бара идек. Көн саен иртән без мәктәпкә урман аша йөри идек, әмма безне һәрвакыт өйгә кайтарып җибәрә иделәр. Моңа карамастан мин шуны аңлый идем: без шундый тәртибебез белән Аллаһы Патшалыгына тугры булуыбызны күрсәтә идек.

Тиздән АКШның Югары Суды байракка честь бирү мәҗбүри түгел дип карар чыгарды. Ахырда, без мәктәпкә яңадан йөри башладык. Укытучы бик игелекле булды һәм безгә башка укучыларны куып җитәргә мөмкинлек бирде. Сыйныфташларыбыз да безгә хөрмәт күрсәтте.

Мин шулай ук 1942 елда Кливленд шәһәрендә (Огайо штаты) үткән конгрессны хәтерлим, анда Нейтан Норр кардәш «Тынычлык. Ул озак булырмы?» дигән нотык белән чыгыш ясады. Ачылыш китабының 17 нче бүлеген тикшерү Икенче бөтендөнья сугышыннан соң берникадәр вакытка чагыштырмача тынычлык урнашачагын күрсәтте. Шулай итеп, алда үсеш көтелә иде. Шундый үсешкә әзерләнер өчен, 1943 елда Галаад мәктәбе оештырылды. Мин бу вакытта Галаад мәктәбенең киләчәктә минем тормышыма тәэсир итәчәген белми идем әле. Сугыштан соң чыннан да тынычлык урнашты һәм эзәрлекләүләр тукталган иде. Ләкин 1950 елда Корей сугышы башланганда, вәгазь эшебезгә каршылыклар яңадан кабынып китте һәм моның турында мәкаләнең башында әйтелгән иде.

Үсештә тулысынча катнашу

1954 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң бер ай узгач, мин пионер булып хезмәт итә башладым. Безне 1950 елда халык чолгап алган Кеннетт шәһәрендә (Миссури штаты) хезмәт иткәннән соң, мине 1955 елның март аенда Вефильгә чакырдылар. Мин билгеләнгән җыелышның территориясенә Нью-Йорк шәһәренең үзәгендәге Таймс-скуэр керә иде. Авыл тормышыннан соң шундый үзгәреш! Нью-Йоркта яшәүчеләрнең эше күп булса да, аларга уйланырга дәртләндерүче мәкаләне күрсәтеп һәм алардан «Сез берәр кайчан үзегезгә мондый сорау биргәнегез бар идеме?» дип сорап, мин аларның игътибарларын җәлеп итә ала идем. Һәм күпләр журналларны ала иде.

Вефильдә иң яраткан вакытым Норр кардәш үткәргән иртәнге гыйбәдәт кылу иде. Ул Изге Язмалар шигырьләрен шулкадәр җанландырып җибәрә иде һәм аларны тормышта ничек кулланып булганын бик яхшы күрсәтә иде! Ул безнең белән, өйләнмәгән яшь абый-кардәшләр белән, әти кебек сөйләшә иде һәм еш кына ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы файдалы киңәшләр бирә иде. 1960 елда мин өйләнергә карар иттем.

Мин бер айдан Вефильдән китәргә теләгемне белдергән хат яздым, ләкин җавап килмәде. Бик курыккан булсам да, бу айның ахырында мин, кыюлык җыеп, китү көнем турында сорарга булдым. Телефоннан Роберт Уоллен кардәш җавап бирде һәм минем эш урыныма килде. Ул минем махсус пионер хезмәте һәм район күзәтчесе хезмәте турында нәрсә уйлаганымны сорады. «Роберт! Миңа әле 24 яшь кенә бит, мин тәҗрибәсез»,— дидем мин.

Район хезмәте

Кич белән бүлмәмдә мине зур конверт көтеп тора иде. Анда ике гариза салынган иде: берсе махсус пионер хезмәте өчен, ә икенчесе район хезмәте өчен иде. Менә сиңа мә! Мин шаккатым! Шулай итеп, миңа көньяк-көнбатыш Миссурида һәм көнчыгыш Канзаста район күзәтчесе булып кардәшләргә хезмәт итәргә зур хөрмәт күрсәтелде. Әмма, Вефильдән китәр алдыннан, мин күчеп йөрүче күзәтчеләр өчен очрашуда булдым. Үзенең тәмамлаучы сүзләрендә Норр кардәш болай дип әйтте: «Сезнең өлкә һәм район күзәтчесе булуыгыз сез җирле абый-кардәшләрдән күбрәк беләсез дигәнне аңлатмый. Кайберәүләр сезгә караганда тәҗрибәлерәк. Ләкин аларның бу хезмәттә катнашыр өчен мөмкинлекләре юк. Сез алардан күп нәрсәгә өйрәнә аласыз».

Ул бик хаклы иде! Фред Молохен кардәш, аның хатыны һәм Парсонс шәһәреннән (Канзас штаты) Чарли кардәш искиткеч үрнәк булдылар. Алар хакыйкатьне 1900 елларның башында белгән. Аларның мин туганчыга кадәр хезмәт иткәннәре турында ишетергә бик кызык иде! Тагын бер абый-кардәш — йомшак, олы яшьтәге Джон Ристен иде, ул Джоплин шәһәрендә (Миссури штаты) яши иде һәм дистәләгән еллар дәвамында пионер булып хезмәт итә иде. Бу кадерле кардәшләр теократик тәртипне хөрмәт иттеләр. Алар, мин яшь булсам да, мине район күзәтчесе буларак кадерли иде һәм мин моны сизә идем.

1962 елда мин Клорис Кноукегә өйләндем, ул күтәренке рухлы җирән чәчле пионер иде. Без Клорис белән район хезмәтен бергә дәвам иттек. Кардәшләрдә тукталып, без алар белән яхшырак таныша идек. Без яшьләрне тулы вакытлы хезмәт башларга дәртләндерә идек. Районнан ике яшүсмер — Джей Косински һәм Джоан Кресман — шундый дәртләндерүне көтеп кенә торганнар. Алар белән бергә хезмәт итеп һәм фидакарь тормыш китергән шатлык белән уртаклашып, без аларны максатлар куярга дәртләндердек. Джоан махсус пионер булып хезмәт итә башлады, ә Джей Вефильдә хезмәт итте. Соңрак алар өйләнештеләр һәм хәзер якынча 30 ел дәвамында район хезмәтен башкаралар.

Миссионер хезмәте

1966 елда Норр кардәш бездән чит илдә хезмәт итәргә теләмибезме икәнен сорады. Без болай дип җавап кайтардык: «Без үз хезмәтебез белән канәгать, ләкин ярдәмебез башка җирдә кирәк булса, без әзер». Бер атна үткәч, безне Галаад мәктәбенә чакырдылар. Вефильгә мәктәптә укыр өчен кире кайту һәм мин яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләрне очрату шундый дулкынландыргыч иде! Без шулай ук сыйныфташларыбыз белән дуслашып киттек, һәм алар бүгенге көнгә кадәр дә тугры хезмәт итәләр.

Клорис белән безне Көньяк Америкадагы Эквадорга җибәрделәр, безнең белән шулай ук Деннис һәм Эдвина Кристны, Ана Родригесны һәм Делия Санчесны җибәрделәр. Кристлар башкалага — Кито шәһәренә киттеләр. Ана белән Делияне безне кебек Куэнка шәһәренә, Эквадорда кешеләрнең саны буенча өченче урында торган шәһәргә, билгеләделәр. Бу территориягә ике провинция керә иде. Куэнканың беренче җыелышы безнең бүлмәбездән башланды. Анда без дүртәү һәм тагын ике кеше булды. Без анда вәгазь эшен ничек башкарып чыга алырбыз дип гаҗәпләнә идек.

Куэнка шәһәрендә чиркәүләр бик күп иде, шулай ук анда «изге көннәр» һәм дини процессияләр үткәрәләр иде. Моңа карамастан Куэнка шәһәрендә яшәүчеләрнең сораулары күп иде. Мәсәлән, Марио Поло, Куэнка шәһәрендәге велосипедта йөрү буенча чемпионны, беренче мәртәбә очратканда, мин аның: «Ачылыш китабындагы фахишә кем ул?» — дигән соравына гаҗәпләндем.

Икенче юлы, Марио бик борчылган килеш кич белән безнең өебезгә килде. Евангелистлар рухание аңа Йәһвә Шаһитләре турында җитди гаепләүләр язылган кайбер басмалар биргән. Мин Мариога гаепләнүченең үзен якларга мөмкинлеге булырга тиеш дип аңлаттым. Шуңа күрә киләсе көнгә ул мине һәм руханины шул гаепләүләргә җавап бирер өчен үз өенә чакырды. Бу очрашуда мин Троица турында сөйләшергә тәкъдим иттем. Рухани Яхъя 1:1 не укыгач, Марио үзе бу шигырьнең мәгънәсен дөрес аңлатты. Марио һәрбер укылган шигырьне шулай аңлатып барды. Әлбәттә, рухани Троица тәгълиматын яклый алмыйча китте. Бу хәл Марионы һәм аның хатынын хакыйкать бездә икәненә ышандырды, һәм алар соңрак Изге Язмалардагы тәгълиматларны бик яхшы яклаучылар булып китте. Куэнка шәһәрендә, безнең беренче билгеләнүдә, җыелышларның саны 33 тән 63 кә кадәр артуын күрергә без бик шатбыз — бу чыннан да гаҗәеп үсеш!

Үсешне филиалдан күзәтү

1970 елда мине һәм Ал Шуллоны Гуаякиль шәһәрендәге филиалга чакырдылар. Без икебез дә филиалдагы офис эшләрен башкардык. Джо Секерак көненә берничә сәгать эшләп, бөтен илдәге 46 җыелыш өчен әдәбиятны җыеп җибәрә иде. Берникадәр вакыт дәвамында мин Вефильдә хезмәт иткәндә, Клорис миссионер булып хезмәт итә иде. Аның 55 өйрәнүчесе суга чумдырылу үтте, еш кына конгресста аның 3—5 өйрәнүчесе суга чумдырылу үтә иде.

Мәсәлән, Клорис Лукресия исемле бер хатын-кыз белән өйрәнү үткәрде, ә аның ире каршы иде. Шулай да Лукресия ахырда суга чумдырылу үтте һәм гомуми пионер булып хезмәт итә башлады. Ул үз балаларын Йәһвә юлларына өйрәтте. Аның ике улы хәзер өлкән булып хезмәт итәләр, тагын берсе — махсус пионер, ә кызы пионер булып хезмәт итә. Аның оныгы яхшы абый-кардәшкә кияүгә чыкты, һәм алар шулай ук махсус пионер булып хезмәт итәләр. Бу гаилә күп кешеләргә хакыйкатьне белергә ярдәм итте.

1980 елда Эквадорда якынча 5 000 вәгазьче иде. Безнең кечкенә офисыбызда безгә урын җитми башлады. Бер абый-кардәш Гуаякиль шәһәренең читендә безгә якынча 32 гектар җир тәкъдим итте. 1984 елда без бу җирдә яңа филиал һәм Конгресслар Залын төзи башладык, ә 1987 елда бу биналарны багышлау үтте.

Күп кешеләрнең үсештә катнашуы

Еллар дәвамында башка илләрдән Эквадорга вәгазьчеләр кирәк булган җирдә ярдәм итәр өчен күчкән вәгазьчеләрне һәм пионерларны күрергә бик дулкынландыргыч иде. Мәсәлән, мин Энди Киддны искә төшерәм, ул Канададан килгән һәм пенсиядәге укытучы иде. Ул 1985 елда Эквадорга күчкәндә аңа 70 яшь иде һәм 2008 елга кадәр тугры хезмәт итеп ул 93 яшендә үлеп китте. Мин аны беренче тапкыр күргәндә, ул кечкенә җыелышта бердәнбер өлкән иде. Испан телен җиңәргә тырышып, ул ачык нотык белән чыгыш ясый иде һәм аннары «Күзәтү манарасы»н өйрәнү үткәрә иде. Ул шулай ук Теократик хезмәт мәктәбен алып бара иде һәм Хезмәт очрашуының күп өлешләре өчен җаваплы иде! Хәзер шул җирдә гөрләп торган ике җыелыш бар, анда якынча 200 вәгазьче һәм күп җирле өлкәннәр хезмәт итә.

Кушма Штатлардан гаиләсе белән бергә күчкән башка абый-кардәш — бу Эрнесто Диас, ул Эквадорга күчкәннән соң 8 ай үткәч болай дип әйтте: «Безнең өч балабыз телне бик тиз отып алды һәм бик яхшы өйрәтүче булып китте. Мин, әти буларак, бу дөнья төзелешендә мөмкин түгел кебек күренгән максатка ирешә алдым: без бөтен гаиләбез белән тулы вакытлы хезмәттә, гомуми пионер булып хезмәт итәбез. Барыбыз бергә без 25 Изге Язмалар өйрәнүен үткәрәбез. Шундый эшләр гаиләбезне берләштерде һәм, иң мөһиме, Йәһвәгә якынлаштырды, мин Йәһвәгә элек беркайчан да шулкадәр якын булмадым». Без бу яраткан абый һәм апа-кардәшләрне бик кадерлибез!

1994 елда филиал тагын зурайтылды һәм аның биналарының саны ике тапкырга артты. Ә 2005 елда 50 000 вәгазьче булды, шуңа күрә филиалны яңадан зурайтырга кирәк иде. Яңа биналар — бу зурайтылган Конгресслар Залы, яшәр өчен яңа йорт һәм тәрҗемә итү офислары. Бу яңа биналар 2009 елның 31 нче октябрендә багышланды.

Мине 1942 елда мәктәптән куып чыгарганда, Кушма Штатларда якынча 60 000 Йәһвә Шаһите булды. Хәзер анда бер миллионнан артык вәгазьче бар. Без 1966 елда Эквадорга күчкәндә, анда якынча 1 400 Патшалык вәгазьчеләре иде. Ә хәзер анда 68 000 нән артык вәгазьче хезмәт итә. Вәгазьчеләрнең саны һичшиксез артачак, чөнки Эквадорда 120 000 Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелә һәм 2009 елда Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсендә 232 000 нән күбрәк кеше булды. Әйе, Йәһвә үз хезмәтчеләрен без уйламаган яктан фатихалый. Гаҗәеп үсеш вакытында һәм урынында яшәү шулкадәр шатлыклы! *

[Искәрмә]

^ 34 абз. Бу мәкалә бастырылып чыгу өчен әзерләнгән вакытта Харли Харрис кардәш Йәһвәгә тугры калып үлде.

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Ачык һавада үткән конгресс (1981 ел) һәм шул ук җирдә төзелгән Гуаякиль шәһәренең Конгресслар Залы (2009 ел)