Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең Фатихасын Ихластан Эзләгез

Йәһвәнең Фатихасын Ихластан Эзләгез

Йәһвәнең Фатихасын Ихластан Эзләгез

«[Аллаһы] Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячак» (ЕВР. 11:6).

1, 2. a) Күпләр Аллаһы фатихасын ничек эзли? б) Ни өчен безгә Аллаһының фатихасы аеруча кирәк?

КҮПЛӘР байлыкка, мал-мөлкәткә ия булу, тормышта яхшы яшәү бу Аллаһы фатихасы дип ышана. Төрле диннәр руханилары кешеләрне, хайваннарны һәм башка нәрсәләрне фатихалый. Кешеләр фатихалар алырга өметләнеп, изге дип саналган урыннарга бара. Сәясәт кешеләре Аллаһыга мөрәҗәгать итеп, үз халкына фатихасын сорый. Андый үтенечләрне урынлы дип әйтеп буламы? Аллаһы аларга җавап бирәме? Чынлыкта аның фатихасын кем ала һәм ни өчен?

2 Йәһвә соңгы көннәрдә бар милләтләрдән булган саф һәм тынычлык сөючән халкы булачагы һәм аның, нәфрәт ителүенә вә каршылыкларга карамастан, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратачагы турында алдан әйткән булган (Ишаг. 2:2—4; Мат. 24:14; Ачыл. 7:9, 14). Ул халык белән бергә булырга карар иткән һәрберебез Аллаһы фатихасын алырга тели һәм моңа мохтаҗ да, чөнки аннан башка без беркайчан да уңышлы була алмас идек (Мәд. 126:1). Ләкин Аллаһы фатихасын ничек алырга соң?

Фатихалар тыңлаучан кешеләргә «килеп ирешә»

3. Исраиллеләр тыңлаучан булса, нәтиҗәсе нинди булыр иде?

3 Канун 28:1, 2 не укы. Йәһвә Исраил халкына Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан алар аның сүзенә колак салса, рәхәтләнеп яшәячәкләре һәм яклау алачаклары турында әйткән булган (Гыйб. сүз. 10:6, 7). Йәһвәнең фатихалары, һичшиксез, аның сүзенә колак салган бар кешеләргә «килеп ирешер» иде.

4. Чын буйсыну нәрсә ул?

4 Исраиллеләр нинди рух белән Аллаһыга тыңлаучанлык күрсәтергә тиеш булган? Аллаһының кануны буенча, аның халкы аңа «чын йөрәктән шатланып, куанып» хезмәт итмәсә, ул канәгать булмас иде. (Канун 28:45—47 не укы.) Кайберәүләр Йәһвәгә бурычтан гына чыгып һәм хиссез буйсынадыр, әмма ул күбрәккә лаек, чөнки хәтта хайваннар белән җеннәр дә, мәҗбүр ителгәнгә, махсус боерыкларга буйсына (Марк 1:27; Ягък. 3:3). Кеше Аллаһыга, аны яратканга, чын күңелдән буйсына. Бу аңа шатлык китерә, чөнки ул Йәһвәнең әмерләре авыр түгел икәненә һәм Аллаһы үзен «ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячак» икәненә иман итә (Евр. 11:6; 1 Яхъя 5:3).

5. Йәһвәнең вәгъдәсенә ышану кешегә Канун 15:7, 8 дәге әмерне үтәргә ничек ярдәм иткән?

5 Йәһвәгә ул әҗерен бирми калмаячагына ышану кешегә Канун 15:7, 8 дәге әмерне үтәргә ничек булышканын карап чыгыйк. (Укы.) Ул канунга теләмичә буйсынса, бәлкем, ярлы кешенең тормышын ничек тә булса җиңеләйтер иде дә, ләкин бу Аллаһы халкы арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итәр идеме? Өстәвенә, андый буйсыну кешенең Йәһвә үз хезмәтчеләрен тәэмин итә ала икәненә ышанганын күрсәтер идеме? Аллаһы аңа, үзе кебек, юмарт булырга мөмкинлек биргән. Һәм теләмичә буйсынып, кеше моның өчен рәхмәтле булганын күрсәтер идеме? Ай-һай! Аллаһы чын мәгънәдә юмарт кешенең йөрәк торышын күргән һәм аны һәр эшләрендә фатихаларга вәгъдә иткән (Кан. 15:10). Андый вәгъдәгә иман итү кешене эш итәргә дәртләндерә алыр иде, һәм бу мул фатихаларга китерер иде (Гыйб. сүз. 28:20).

6. Еврейләргә 11:6 да безнең өчен нинди ышандыру бар?

6 Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен бүләкләячәгенә ышанудан тыш Еврейләргә 11:6 да Аллаһының фатихасын алыр өчен, тагын бер сыйфат кирәк икәнлегенә басым ясала. Игътибар итегез, Йәһвә үзен «ихластан эзләгән» кешеләрне бүләкли. Изге Язмалар язылган телдә бу шигырьдә кулланылган сүз тырышлыкларның интенсив һәм бер максатка тупланган булуын күрсәтә. Ихластан тырышлыклар куйсак, без һичшиксез фатихалар алачакбыз! Бу фатихаларның чыганагы — «беркайчан да ялганламый» торган чын Аллаһы (Тит. 1:2). Ул меңләгән еллар дәвамында вәгъдәләренә ышанып була икәнен күрсәткән. Аның сүзләре һәрвакыт үтәлә (Ишаг. 55:11). Шуңа күрә бер дә шикләнмәскә була: без чын иман күрсәтсәк, ул безгә әҗерен бирәчәк.

7. Ибраһимның «токымы» аша без ничек фатихалар ала алабыз?

7 Гайсә Мәсих Ибраһим «токымының» төп өлеше булып тора. Майланган мәсихчеләр бу алдан әйтелгән «токымның» икенче дәрәҗәдәге өлешен тәшкил итә. Аларга «караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итәргә» кушылган (1 Пет. 2:9; Гәл. 3:7—9, 14, 16, 26—29). Без, Гайсә үзенең милке өстеннән билгеләгән кешеләрне санга сукмасак, Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия була алмаячакбыз. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» ярдәме булмаса, без Аллаһы Сүзендә укыганнарыбызны тулысынча аңлап та бетермәс идек, һәм аларны ничек кулланырга икәнен дә белмәс идек (Мат. 24:45—47). Изге Язмалардан белгәннәребезне тормышыбызда кулланып, без Аллаһы фатихасын ала алабыз.

Аллаһы ихтыярын үтәү беренче урында булсын

8, 9. Ыруг башлыгы Ягъкуб Йәһвәнең нияте буенча ничек эш иткән?

8 Аллаһының фатихасын алыр өчен, зур тырышлыклар куярга кирәк икәнлеге турында әйтелгәндә ыруг башлыгы Ягъкуб мисалы искә тешә. Ул Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсе ничек үтәләчәген белмәсә дә, үз бабасының нәселен Йәһвә ишәйтәчәк һәм алар бөек халык булып китәчәк икәнен белгән. Шуңа күрә б. э. к. 1781 елны Ягъкуб үзенә хатын табар өчен Харанга юл тоткан. Ул күңеленә хуш килгән тормыш иптәше генә түгел, ә балаларына яхшы ана булачак Йәһвәгә гыйбадәт кылган рухи карашлы хатынны эзләгән.

9 Белгәнебезчә, Ягъкуб үз туганы Рахиләне очраткан. Ул аңа гашыйк булган һәм аны хатынлыкка алыр өчен, атасы Лабанга җиде ел эшләргә ризалашкан. Бу истәлекле мәхәббәт хикәясе генә түгел. Ягъкуб һичшиксез бабасы Ибраһимга бирелгән һәм атасы Исхакка кабатланган Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының вәгъдәсе турында белгән (Ярат. 18:18; 22:17, 18; 26:3—5, 24, 25). Исхак үз чиратында үзенең улы Ягъкубка болай дигән: «Кадир Алла синең юлыңны мөбарәк кылсын, сине үрчемле итсен, токымнарыңны ишәйткәннән-ишәйтеп, сине бихисап кавем-халыкларның нәсел атасы итсен. Аллаһы Ибраһимга биргән мөбарәк фатихасын сиңа, синнән соң килгән нәселең токымнарына да юлдаш кылсын — син горбәттә гизеп йөргән һәм Аллаһы Ибраһимга тапшырган бу җирләр һәммәсе сиңа мирас булсын!» (Ярат. 28:3, 4). Шулай итеп Ягъкубның яхшы хатын табарга һәм гаилә корырга куйган тырышлыклары Йәһвәнең әйткәннәренә ышанычын чагылдырган.

10. Ни өчен Йәһвә Ягъкубны аның үтенече буенча фатихаларга хуш күргән?

10 Ягъкуб үз гаиләсен тәэмин итәр өчен, байлыкка омтылмаган. Ул үз мирасы турында уйлаган. Ул үзенең игътибарын Йәһвәнең ихтыярын үтәүгә туплаган. Ягъкуб авырлыкларга карамастан Аллаһы фатихасын алыр өчен, көченнән килгәнне эшләргә тәвәккәл булган. Ул карт көннәренә кадәр андый карашны саклаган, һәм Йәһвә аны моның өчен фатихалаган. (Яратылыш 32:24—29 ны укы.)

11. Аллаһының ачылган ихтыяры буенча без нинди тырышлыклар куярга тиеш?

11 Без, Ягъкуб кебек, Йәһвәнең үз ниятен ничек үтәячәген тулысынча аңлап бетермибез. Шулай да Аллаһы Сүзен өйрәнеп, без гомумән Йәһвә көнендә нәрсә булачагын беләбез (2 Пет. 3:10, 17). Мәсәлән, безгә бу көннең кайчан киләчәге төгәл билгеле түгел, ләкин безгә аның якын икәне билгеле. Аллаһы Сүзенә ышанып, без калган бу кыска вакыт эчендә төпле шаһитлек бирсәк, анда әйтелгәнчә, үзебезне дә һәм тыңлаучыларыбызны да коткарачакбыз (1 Тим. 4:16).

12. Без нәрсәгә бер дә шикләнмибез?

12 Без ахырның теләсә нинди вакытта килә алганын аңлыйбыз; Йәһвә безнең җирдәге һәрбер кешегә шаһитлек бирүебезне көтмәячәк (Мат. 10:23). Әмма вәгазь эшебездә уңышлы булыр өчен, без яхшы җитәкчелек алабыз. Иман күрсәтеп, без бу эштә бар сәләтләребезне һәм бар булган нәрсәләребезне кулланып катнашабыз. Без вәгазьләгән территориядә хәбәребезне күпләр кабул итәчәкме? Асылда, без моны алдан әйтә алмыйбыз. (Вәгазьче 11:5, 6 ны укы.) Безнең эшебез — Йәһвәнең үз фатихасын бирәчәгенә ышанып, вәгазьләү (1 Көр. 3:6, 7). Без бер дә шикләнмибез: ул безнең тырышлыкларыбызны күрә һәм изге рухы аша безгә кирәкле җитәкчелек бирәчәк (Мәд. 31:8).

Изге рухның ярдәмен эзләгез

13, 14. Аллаһы рухының үз хезмәтчеләренә кирәкле осталык бирергә сәләтле икәне ничек күренгән?

13 Берәр вазифаны башкарырга я вәгазь эшендә катнашырга үзебезне сәләтсез дип санасак, нәрсә эшләргә? Без Йәһвәгә, ул тапшырган эшне яхшырак үтәр өчен, изге рухын сорап, дога кылырга тиеш. (Лүк 11:13 не укы.) Аллаһы рухы кешеләрне, аларның шартларына я тәҗрибәләренә карамастан, йөкләнгән эшне я хезмәттәге вазифаны башкарырга сәләтле итә ала. Мәсәлән, Мисырдан чыкканнан соң, Аллаһы рухы ярдәмендә көтүчеләр һәм коллар, сугыш алып бару тәҗрибәләре булмаса да, үз дошманнарын сугышта җиңә алган (Чыг. 17:8—13). Соңрак шул ук рух Бесалел белән Оһолиабны, Аллаһы тарафыннан бирелгән катлаулы план буенча, изге чатырны корырга сәләтле иткән (Чыг. 31:2—6; 35:30—35).

14 Бу куәтле рух Аллаһының безнең көннәрдәге хезмәтчеләренә дә оешмага үзенә әдәбият бастырып чыгарырга кирәк булганда аның ихтыяҗлары турында кайгыртыр өчен, кирәкле белем биргән. Үзенең бер хатында ул вакыттагы типография күзәтчесе Роберт Мартин кардәш 1927 елга кадәр нәрсә башкарылганы турында язган. «Нәкъ кирәкле вакытта Раббы ишекне ачты; һәм безнең кулыбызга зур ротацион басу машинасы эләкте; безгә аның механизмы һәм ничек эшләгәне билгеле түгел иде. Ләкин Раббы үзенә хезмәт итүдә иң яхшысын биргән кешеләрнең акылын ничек эшләтергә икәнен белә... Берничә атна эчендә без бу машинаны көйли алдык; һәм ул һаман да эшли һәм бу машинаны чыгаручылар бер дә уйламаган эшне башкара». Йәһвә ихластан куелган андый тырышлыкларны бүгенге көнгә кадәр фатихалавын дәвам итә.

15. Римлыларга 8:11 дә язылган сүзләр вәсвәсәгә дучар булган кешеләргә ничек көч өсти ала?

15 Йәһвәнең рухы төрлечә эш итә. Аллаһының һәр хезмәтчесе дә аңа ия була ала, һәм ул аларга бик авыр кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Гөнаһлы омтылышларыбыз аркасында без күңел төшенкелегенә бирелсәк, нәрсә эшләргә? Без Паулның Римлыларга 7:21, 25 һәм 8:11 дә язылган сүзләреннән көч таба алабыз. Әйе, «Гайсәне үледән терелткән Аллаһының Рухы» безгә тән теләкләре белән көрәшергә көч биреп, булыша ала. Бу сүзләр рух белән майланган мәсихчеләр өчен язылган булса да, андагы принцип Аллаһының барлык хезмәтчеләренә дә кулланырлык. Безнең һәрберебез Мәсихкә иман итеп, дөрес булмаган теләкләребезне үтереп һәм бу рухның җитәкчелеге буенча яшәп, тормышка ия була.

16. Аллаһының изге рухын алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

16 Без, бер дә тырышлыклар куймыйча, Аллаһы үзенең эш итүче көчен бирер дип өметләнә алабызмы? Юк. Аны сорап, дога кылудан тыш, без тырышып Аллаһының рухландырылган Сүзен укырга тиеш (Гыйб. сүз. 2:1—6). Өстәвенә, Аллаһының рухы мәсихче җыелышта бар. Регуляр рәвештә очрашуларга йөреп, без «рухның бердәмлекләргә әйткәнен» ишетергә теләгәнебезне күрсәтәбез (Ачыл. 3:6). Шулай ук безгә өйрәнгәннәребезне басынкы рәвештә кулланырга кирәк. Чыннан да, Аллаһы «Үзенә итагать итүчеләргә» үз рухын бирә (Рәс. 5:32).

17. Аллаһының тырышлыкларыбызны фатихалаганын нәрсә белән чагыштырып була?

17 Аллаһы фатихасын алыр өчен ихластан куелган тырышлыклар кирәк булса да, онытмыйк, Йәһвә үз халкына биргән яхшы нәрсәләрнең муллыгын аларның тырыш хезмәте белән генә аңлатып булмый. Аллаһының тырышлыкларыбызны фатихалаганын безнең организмның туклыклы ризыктан файда алуы белән чагыштырып була. Аллаһы безнең организмны ризыктан ләззәтләнеп, аннан кирәкле матдәләрне алырлык итеп барлыкка китергән. Ул шулай ук безгә ризыкны да бирә. Без ул ризыкның файдалы матдәләргә ничек ия булганын тулысынча аңлап бетермибез, һәм күбебез безнең организмның ашаган ризыктан ничек итеп энергия булдырганын аңлата алмый. Без шуны гына беләбез: бу процесс бара, һәм ашаганда без аны «кабызып» җибәрәбез. Әгәр без файдалы ризык ашасак, аның тәнгә сихәте күбрәк булачак. Шул рәвешчә, Йәһвә мәңгелек тормышны алыр өчен, таләпләр куя, һәм ул безгә бу таләпләргә туры килер өчен, кирәкле ярдәм бирә. Билгеле, ул безгә бик булыша, һәм моның өчен мактауга лаек. Шулай да Аллаһының фатихасын алыр өчен, без аның ихтыяры буенча эш итеп, аның белән хезмәттәшлек итәргә тиеш (Агг. 2:18, 19).

18. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл һәм ни өчен?

18 Шуңа күрә һәр вазифаны күңелеңне биреп үтә. Уңышлы булыр өчен, һәрвакыт Йәһвәдән ярдәм эзлә (Марк 11:23, 24). «Һәр... эзләүче табачагына» бер дә шикләнмә (Мат. 7:8). Рух белән майланганнар күктә «тормыш таҗын алып» фатихаланачак (Ягък. 1:12). Мәсихнең Ибраһим токымы аша фатиха алырга омтылган «башка сарыклары» аның: «Килегез, Минем Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз»,— дигән сүзләрен ишетергә шат булачак (Яхъя 10:16; Мат. 25:34). Әйе, Аллаһы «фатихасын алганнарга җир тияр... һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәд. 36:22, 29).

Сез аңлата аласызмы?

• Чын буйсыну үз эченә нәрсә ала?

• Аллаһының фатихасын алыр өчен, нәрсә таләп ителә?

• Аллаһының изге рухын ничек алырга, һәм ул безгә ничек булыша ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Ягъкуб Йәһвә фатихасын алыр өчен, фәрештә белән көрәшкән

Ә син, аның кебек, ихластан тырышлыклар куясыңмы?

[10 биттәге иллюстрация]

Аллаһының изге рухы Бесалел белән Оһолиабка махсус сәләтләр биргән