Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сезнең бер генә Җитәкчегез — Мәсих»

«Сезнең бер генә Җитәкчегез — Мәсих»

«Сезнең бер генә Җитәкчегез — Мәсих»

«Сезне җитәкчеләр дип... атамасыннар, чөнки сезнең бер генә Җитәкчегез — Мәсих» (МАТ. 23:10, ЯД).

1. Йәһвә Шаһитләре үз җитәкчесе итеп кемне таный һәм ни өчен?

ХРИСТИАН дөньясы чиркәүләрендә баш булып кешеләр тора, мәсәлән католик чиркәвендә — Рим папасы, көнчыгыш православие динендә — митрополит вә патриарх, һәм башка диннәрдә дә үз башлыклары бар. Йәһвә Шаһитләренең җитәкчесе кеше түгел. Алар ниндидер кешенең шәкертләре я эзеннән баручылар түгел. Бу Йәһвәнең үз Улы турында: «Менә, мин аны халыклар өчен шаһит итеп, халыкларга җитәкче һәм баш итеп бирдем»,— дип әйткән пәйгамбәрлек сүзләре белән туры килә (Ишаг. 55:4). Халыкара җыелышны тәшкил иткән майланган мәсихчеләргә һәм аларның юлдашлары «башка сарыкларга» Йәһвә биргән җитәкчедән тыш башкасы кирәкми (Яхъя 10:16). Алар Гайсәнең мондый сүзләре белән риза: «Сезнең бер генә Җитәкчегез — Мәсих» (Мат. 23:10, ЯД).

Исраил халкы мирзасы

2, 3. Аллаһы Улы Исраилнең эшләрендә ничек актив катнашкан?

2 Мәсихче җыелыш барлыкка килгәнчегә кадәр гасырлар элек Йәһвә үзенең Исраил халкын алып барыр өчен, фәрештә җибәргән. Исраиллеләрне Мисырдан чыгарганнан соң Йәһвә аларга болай дигән: «Мин, юлыгызны саклау һәм сезне Мин әзерләгән урынга алып бару өчен, фәрештә җибәрәм. Аңа буйсыныгыз һәм аны тыңлагыз; аңа каршы чыкмагыз. Әгәр сез аңа каршы гөнаһ кылсагыз, ул сезне гафу итмәс, чөнки ул Минем исемнән эш итәр» (Чыг. 23:20, 21). Йәһвә исеменнән эш иткән бу фәрештә Аллаһының беренче Улы булган, моңа шикләнмәскә була.

3 Кеше булып туганчы, Аллаһы Улының исеме, күрәсең, Микаил булган. Данил китабында Микаил «сезнең мирзагыз [Исраил халкы мирзасы]» дип аталган (Дан. 10:21). Шәкерт Яһүд сүзләре буенча, Микаил инде Данил көннәре килгәнче, күп еллар алдан Исраил эшләрендә катнашкан. Муса үлгәч, Шайтанның, күрәсең, аның мәетен ничек тә булса үз файдасына, бәлкем, Исраилне потка табынучылар булырга этәрер өчен, кулланасы килгән. Микаил моңа комачауларга тырышкан. Яһүд болай ди: «Җитәкче Микаил фәрештә дә, Мусаның гәүдәсе хакында иблис белән бәхәсләшкәндә, хурлау сүзе әйтергә батырчылык итмәгән, бәлки: „Сине Раббы шелтәләсен“,— дигән» (Яһүд 9). Соңрак, Әрихәне басып алганчы, Ешуаны Аллаһының ярдәменә ышандырырга дип аңа күренгән шәхес, һичшиксез, «Йәһвә гаскәре мирзасы», Микаил, булган. (Ешуа 5:14 не укы *.) Бер көчле җен бер фәрештәгә Данил пәйгамбәргә мөһим хәбәр җиткерергә комачауларга тырышканда, җитәкче Микаил фәрештә аңа ярдәмгә килгән (Дан. 10:5—7, 12—14).

Алдан әйтелгән Җитәкче килә

4. Данилга Мәсих килүе турында нинди пәйгамбәрлек бирелгән булган?

4 Өстәрәк әйтелгән вакыйга булганчы, Йәһвә Данил пәйгамбәр янына «Җитәкче Мәсихнең» килүе турындагы пәйгамбәрлекне җиткерер өчен Җәбраил фәрештәне җибәргән (Дан. 9:21—25) *. Нәкъ алдан әйтелгәнче, б. э. 29 елының көзендә Яхъя Гайсәне суга чумдырган. Гайсәгә изге рух иңгән, һәм ул Майланган зат — Мәсих булып киткән (Мат. 3:13—17; Яхъя 1:29—34; Гәл. 4:4). Шулай итеп, ул тиңдәшсез Җитәкче булып китәргә тиеш булган.

5. Җирдә хезмәт иткәндә Мәсих Җитәкче буларак ничек эш иткән?

5 Җирдә хезмәт итә башлагач ук Гайсә үзенең «Җитәкче Мәсих» булганын күрсәткән. Ул шунда ук, берничә көн эчендә, шәкертләр җыйган, һәм үзенең беренче могҗизасын эшләгән (Яхъя 1:35—2:11). Аның шәкертләре, ул ил буйлап Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп йөргәндә аның белән булган (Лүк 8:1). Ул аларны вәгазьләргә өйрәткән һәм яхшы үрнәк күрсәтеп, вәгазьләүдә һәм өйрәтүдә җитәкчелек иткән (Лүк 9:1—6). Бүгенге мәсихче өлкәннәр бу яктан аңардан үрнәк алырга тиеш.

6. Мәсих үзенең Көтүче һәм Җитәкче булганын ничек күрсәткән?

6 Гайсә, үзен назлы көтүче белән чагыштырып, үзенең җитәкче булуының тагын бер ягын күрсәткән. Көнчыгышта көтүчеләр үз көтүләрен үзләре артыннан алып бара. Уильям Томсон үзенең бер китабында болай дип язган: «Көтүче юлны күрсәтер өчен генә түгел, ә бу юлдан көтү бара алырмы, бу юл куркыныч түгелме икәнен белер өчен дә, алдан бара... Үзенең таягы белән ул көтү белән идарә итә, яшел үләнле җирләренә алып бара һәм аларны дошманнарыннан яклый» («The Land and the Book»). Үзенең чын Көтүче һәм Җитәкче икәнен күрсәтеп, Гайсә болай дигән: «Мин — яхшы Көтүче; яхшы көтүче сарыклары өчен гомерен дә кызганмый. Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар» (Яхъя 10:11, 27). Үз сүзенә тугры булып, Гайсә үз сарыклары өчен корбан үлеме белән үлгән, ләкин Йәһвә аны «Җитәкче һәм Коткаручы итеп... күтәргән» (Рәс. 5:31, «Яхшы хәбәр»; Евр. 13:20).

Мәсихче җыелыш Күзәтчесе

7. Гайсә мәсихче җыелыш белән нәрсә аша җитәкчелек итә?

7 Терелтелгән Гайсә күккә күтәрелер алдыннан үз шәкертләренә: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде»,— дип әйткән (Мат. 28:18). Йәһвә Гайсәнең шәкертләрен мәсихче хакыйкатьтә ныгытыр өчен, аның аша аларга изге рух биргән (Яхъя 15:26). Гайсә бу рухны беренче мәсихчеләргә б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә койган (Рәс. 2:33). Шулай итеп мәсихче җыелыш барлыкка килгән. Йәһвә үз Улын күктә җирдәге җыелыш өстеннән баш итеп куйган. (Эфеслеләргә 1:22; Көлессәйлеләргә 1:13, 18 не укы.) Гайсә мәсихче җыелыш белән Йәһвәнең изге рухы аша җитәкчелек итә һәм бу хезмәтне үзенә буйсынган фәрештәләр ярдәмендә башкара (1 Пет. 3:22).

8. Мәсих җирдә үз шәкертләре белән җитәкчелек итәр өчен, беренче гасырда кемне кулланган, һәм бүген кемне куллана?

8 Гайсә шулай ук изге рух аша җыелышта кешеләр төрендәге «бүләкләр» биргән, аларның кайберләрен анда «башлыклар [көтүчеләр] һәм өйрәтүчеләр» итеп куйган (Эфес. 4:8, 11, искәрмә). Рәсүл Паул мәсихче күзәтчеләрне болай дип өндәгән: «Үзегез турында һәм Изге Рух сезне көтүчеләр итеп куйган көтү турында кайгыртыгыз... Бердәмлеккә көтүчеләр булыгыз» (Рәс. 20:28). Беренче гасырдагы мәсихче җыелышта барлык бу күзәтчеләр рух белән майланган ир-атлар булган. Иерусалим җыелышындагы рәсүлләр һәм өлкәннәр җитәкче совет булып эш иткән. Мәсих бу советны үзенең җирдәге майланган кардәшләре төркеме белән җитәкчелек итәр өчен кулланган (Евр. 2:11; Рәс. 16:4, 5). Бу ахыр заманда Мәсих «бөтен милкен» — Патшалык белән бәйле җирдәге бар нәрсәләрне — үзенең «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчесенә» һәм аның вәкиле булып торган Җитәкче советына, майланган мәсихче абый-кардәшләр төркеменә ышанып тапшырган (Мат. 24:45—47). Майланган мәсихчеләр һәм аларның юлдашлары, башка сарыклар, шуны таный: алар бүгенге Җитәкче совет җитәкчелегенә буйсынганда, чынлыкта үзләренең Җитәкчесе Мәсихкә буйсынганнарын күрсәтә.

Мәсих вәгазьләү эшен башлый

9, 10. Мәсих Патшалык турындагы яхшы хәбәрне тарату эше белән ничек җитәкчелек иткән?

9 Баштан ук Гайсә үзе бөтен дөньядагы вәгазь һәм өйрәтү эше белән җитәкчелек иткән. Ул җирдә яшәүче халыклар Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ишетсен өчен, күрсәтмәләр биреп торган. Җирдә хезмәт иткәндә Гайсә рәсүлләренә болай дигән: «Башка халыкларга бармагыз һәм Самареянең бер шәһәренә дә кермәгез. Бигрәк тә Исраил халкының югалган сарыклары янына барыгыз. Барганда исә: „Күкләр Патшалыгы якынлашты!“ — дип хәбәр итегез» (Мат. 10:5—7). Алар яхшы хәбәрне яһүдләр белән прозелитларга, аеруча б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң, ашкынып вәгазьләгән (Рәс. 2:4, 5, 10, 11; 5:42; 6:7).

10 Соңрак изге рух аша Гайсә бу эшне киңәйткән, һәм Патшалык турындагы хәбәр самареялеләргә, ә аннары яһүд булмаган башка кешеләргә таратылган (Рәс. 8:5, 6, 14—17; 10:19—22, 44, 45). Яхшы хәбәр башка халыкларга игълан ителсен өчен, Гайсә үзе Шаул исемле тарслыны мәсихче булырга дәртләндергән. Гайсә Һанани исемле шәкертенә болай дигән: «Туры урам дип аталган урамга бар. Яһүд яши торган йортка кереп Шаул исемле тарслыны сора... Кузгал, чөнки Мин аны чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаһитлек бирү өчен, Үземнең корал итеп сайладым» (Рәс. 9:3—6, 10, 11, 15). Ул кеше рәсүл Паул булып киткән (1 Тим. 2:7).

11. Мәсих изге рух аша вәгазьләү эшен ничек киңәйткән?

11 Яһүд булмаган халыкларга Патшалыкны вәгазьләргә вакыт җиткәч, изге рух Паулны Кече Азиягә һәм Европага миссионерлык сәяхәткә чыгарга дәртләндергән. Лүк Рәсүлләр китабында болай дип яза: «Алар [Сурия Антиухеясендәге җыелышның мәсихче пәйгамбәрләре һәм өйрәтүчеләре] ураза тоткан вакытта, Раббыга хезмәт иткәндә Изге Рух: „Минем эшемне башкару өчен сайланган Барнабны һәм Шаулны миңа аерыгыз“,— диде. Догалар кылып ураза тотканнан соң... [алар], Барнаб белән Шаулның башларына кулларын куеп, аларны хезмәт итү өчен җибәрделәр» (Рәс. 13:2, 3). Гайсә Шаул исемле тарслыны үзе турында халыкларга шаһитлек бирү өчен үзенең «коралы» итеп сайлаган; шуңа күрә вәгазьләү эше өчен бу яңа этәргечне җыелыш Җитәкчесе, Мәсих, биргән. Гайсәнең бу эш белән җитәкчелек итәр өчен изге рухны кулланганы Паулның икенче миссионерлык сәяхәте вакытында ачык күренгән. Рәсүлләр китабында әйтелгәнчә, «Гайсәнең Рухы», ягъни Гайсә изге рух аша, Паулга һәм аның юлдашларына кайчан һәм кая барырга икәнен күрсәткән, һәм бер күренеш аларны Европага юл тотарга дәртләндергән. (Рәсүлләр 16:6 —10 ны укы.)

Гайсә үз җыелышы белән җитәкчелек итә

12, 13. Мәсихнең һәр җыелышны игътибар белән күзәткәне Ачылыш китабыннан ничек күренә?

12 Гайсә беренче гасырдагы майланган шәкертләреннән торган җыелышларда нәрсә булганын игътибар белән күзәткән. Ул һәр җыелышның рухи хәле турында төгәл белгән. Бу Ачылыш китабының 2 һәм 3 нче бүлекләрен укыганда ачык күренә. Ул Кече Азиядә урнашкан җиде җыелыш турында әйтә (Ачыл. 1:11). Безгә бер дә шикләнмәскә була: аңа ул вакыттагы башка җыелышларның да рухи хәле билгеле булган. (Ачылыш 2:23 не укы.)

13 Гайсә кайбер җыелышларны ныклыклары, сынаулар вакытында тугры булганнары, аның сүзен үтәгәннәре һәм мөртәтлеккә каршы торганнары өчен мактаган (Ачыл. 2:2, 9, 13, 19; 3:8). Ә кайбер җыелышларны үзенә карата булган мәхәббәтләре сүрелгәне өчен, потка табынуга, фәхешлеккә һәм сектантлыкка юл куйганнары өчен шелтәләгән (Ачыл. 2:4, 14, 15, 20; 3:15, 16). Гайсә, хәтта шелтә биргәннәргә карата да, яратучан рухи күзәтче буларак, болай дигән: «Мин Үзем яраткан һәркемнең гаебен фаш итәм һәм аны тәртипкә өйрәтәм. Шулай итеп, тырышлык күрсәт һәм тәүбә ит» (Ачыл. 3:19). Гайсә, күктә булса да, үз шәкертләреннән торган җирдәге бу җыелышлар белән изге рух аша җитәкчелек иткән. Бу җыелышларга әйткән сүзләрен ул болай дип тәмамлаган: «Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен» (Ачыл. 3:22).

14—16. a) Гайсә Йәһвәнең җирдәге халкының кыю Җитәкчесе булганын ничек исбатлаган? б) Гайсәнең үз шәкертләре «белән дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт» булуы нинди нәтиҗәләр китергән? в) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

14 Без Баш фәрештә Микаилның (Гайсәнең) Исраил халкының көчле Җитәкчесе икәнен белдек. Соңрак Гайсә үзенең беренче шәкертләренең кыю Җитәкчесе һәм назлы Көтүчесе булган. Җирдә хезмәт иткәндә ул вәгазьләү эше белән җитәкчелек иткән. Һәм терелтелгәннән соң ул Патшалык турындагы яхшы хәбәрнең таратылуын игътибар белән күзәтеп торган.

15 Изге рух аша Гайсә ахыр чиктә вәгазьләү эшен җир читенә кадәр киңәйткән. Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз» (Рәс. 1:8; 1 Петер 1:12 не укы). Мәсих җитәкчелегендә беренче гасырда гаять зур шаһитлек бирелгән булган (Көл. 1:23).

16 Ләкин Гайсә үзе бу эшнең ахыр заманда да дәвам ителәчәге турында әйткән. Үз шәкертләренә вәгазьләргә һәм бөтен халыклардан шәкертләр булдырырга әмер биргәннән соң, ул аларга: «Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дигән вәгъдә биргән (Мат. 28:19, 20). 1914 елда патшалык итә башлагач, Мәсих беркайчан да булмагандай үз шәкертләре «белән» һәм аларның Җитәкчесе буларак актив эш итә. Аның 1914 елдан бирле актив булуы киләсе мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Ешуа 5:14: «„Мин монда Йәһвә гаскәре мирзасы буларак килдем“,— дип җавап бирде ул. Моны ишеткәч, Ешуа тез чүкте һәм, башын җиргә иеп, болай диде: „Минем хуҗам үз хезмәтчесенә ни әйтер?“»

^ 4 абз. Бу пәйгамбәрлек турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюраның 18—19 нчы битләрен кара.

Кабатлау өчен сораулар

• Аллаһы Улы ничек Исраилнең актив Җитәкчесе булган?

• Мәсих җирдәге җыелышы белән ничек итеп җитәкчелек итә?

• Мәсих яхшы хәбәр тарату эше белән ничек җитәкчелек итә?

• Мәсихнең һәр җыелышның рухи хәлен игътибар белән күзәткәне нәрсәдән күренә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Сезгә «Мин... фәрештә җибәрәм»

[23 биттәге иллюстрация]

Мәсих, үткәндәге кебек, үз көтүен көтәр өчен кешеләр төрендәге «бүләкләр» куллана