Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкчебезнең бүген башкарган эшләре

Җитәкчебезнең бүген башкарган эшләре

Җитәкчебезнең бүген башкарган эшләре

«Ул җайдак җиңүче булып, җиңү өчен чыкты» (АЧЫЛ. 6:2).

1, 2. a) Изге Язмаларда Мәсихнең 1914 елдан алып патша буларак эшчәнлеге ничек сурәтләнә? б) Мәсих патша булып тәхеткә утыргач, нинди эшләр башкарган?

МӘСИХ Йәһвәнең Патшалыгында 1914 елны патшалык итә башлаган. Без аны хәзер ничек итеп күз алдыбызга китерәбез? Үз тәхетендә гамьсез генә утыручы, җыелышына вакыт-вакыт, алар анда ничек яшиләр микән дип, күз ташлап алучы патша итепме? Алай уйлыйбыз икән, без үз фикеребезне үзгәртергә тиеш. Зәбурда һәм Ачылыш китабында ул атка атланган «җиңүче булып, җиңү өчен чыккан» тәвәккәл патша итеп сурәтләнә (Ачыл. 6:2; Мәд. 2:6—9; 44:2—5).

2 Мәсих патша булып тәхеткә утырганнан соң, иң беренче итеп «аждаһа» белән аның «явыз фәрештәләрен» җиңгән. Үз фәрештәләре белән Баш фәрештә Микаил, Мәсих, изге күкләрдән Шайтанны җеннәре белән бергә җир тирәсенә бәреп төшергән (Ачыл. 12:7—9). Аннары Йәһвәнең «килешү хәбәрчесе» сыйфатында Гайсә үз Атасы белән рухи гыйбадәтханәне тикшерергә килгән (Мал. 3:1). Ул «Бөек Бабылның» иң зур хөкемгә лаек өлешен, христиан дөньясын, аны кан коюда һәм җир патшалары белән рухи фәхешлек итүдә гаепле дип табып, хөкем иткән (Ачыл. 18:2, 3, 24).

Җирдәге хезмәтчесен чистарту

3, 4. a) Йәһвәнең «хәбәрчесе» буларак Мәсих нәрсә эшләгән? б) Гыйбадәтханә тикшерелгәндә, нәрсә ачыкланган, һәм, җыелышның Башы буларак, Гайсә нәрсә эшләгән?

3 Йәһвә үзенең «хәбәрчесе» Гайсә белән тикшерү вакытында ачыклаганча, рухи гыйбадәтханәнең җирдәге ишегалдында христиан дөньясының өлеше булмаган мәсихчеләр төркеме дә булган. Әмма хәтта бу майланган мәсихчеләрне дә, яисә «Леви угылларын», чистартырга кирәк булган. Бу хакта Малахий пәйгамбәр болай дип алдан әйткән: «Ул [Йәһвә] эретүче сыман һәм көмешне чистартучы сыман утырачак һәм Леви угылларын чистартачак, аларны алтын вә көмешне кебек чистартачак, һәм алар Йәһвә өчен тәкъвалыкта бүләк корбаны китерүче халык булып китәчәк» (Мал. 3:3). Йәһвә үзенең «килешү хәбәрчесен», Мәсих Гайсәне, бу рухи исраиллеләрне чистартыр өчен кулланган.

4 Шулай да Мәсих бу тугры майланган мәсихчеләрнең имандашларына рухи ризыкны үз вакытында өләшер өчен, хәлләреннән килгәнне эшләгәннәрен таныган. Алар 1879 елдан бирле, бернәрсәгә дә карамастан, бу журналның битләрендә Изге Язмаларга нигезләнгән Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкатьләр бастырып чыгарган. Гайсә ахыр заман вакытында үз хезмәтчеләрен тикшерергә дип «кайткач», аларга «ризыкны үз вакытында өләшкән» бер хезмәтчене табачак икәне турында пәйгамбәрлек иткән. Ул бу хезмәтчене сәгадәтле дип атап, аны җирдәге «бөтен милке өстеннән башлык итеп куячагы» турында әйткән (Мат. 24:3, 45—47). Мәсихче җыелышның Башы буларак, Мәсих «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» Патшалык эшләре белән бәйле җирдәге бар нәрсәләр турында кайгыртыр өчен кулланган. Ул майланган «хезмәтчеләренә» һәм аларның юлдашлары «башка сарыкларга» Җитәкче совет аша җитәкчелек биргән (Яхъя 10:16).

Җирдә уңыш җыю

5. Рәсүл Яхъя күренештә Мәсих-Патшаның нәрсә эшләгәнен күргән?

5 Рәсүл Яхъя Мәсих-Патшаның, 1914 елны тәхеткә утыртылгач, «Раббының көнендә» тагын бер эш башкарачагы турында күренеш күргән. Яхъя болай дип язган: «Мин ак болыт һәм болыт өстендә утыручы адәм улына охшаган Затны күрдем. Аның башында алтын таҗы һәм кулында үткен урагы бар иде» (Ачыл. 1:10; 14:14). Яхъя бер фәрештәнең Йәһвә исеменнән бу уракчыга: «Урак өсте җитте, чөнки җир уңышы өлгерде»,— диеп, урагын җир өстенә җибәрергә кушканын ишеткән (Ачыл. 14:15, 16).

6. Урак өсте җиткәнче, басуда нәрсә үсәргә тиеш булган?

6 Бу «җир уңышы» Гайсәнең иген белән тиле бодай хакындагы хикәясен исебезгә төшерә. Бер кеше басуыннан яхшы орлыкның тулы уңышын җыяр өчен, анда яхшы орлык чәчкән. Гайсә үзен бу кеше белән чагыштырган. Яхшы орлык — бу аның белән Патшалыгында идарә итәчәк мәсихчеләрне символлаштырган «Патшалык кешеләре». Әмма төнлә бер дошман, «иблис», иген арасына тиле бодай, «шайтан кешеләрен», чәчеп киткән. Чәчүче үз хезмәтчеләренә иген дә, тиле бодай да бергә уңыш урганга, ягъни «дөнья беткәнгә», кадәр үссеннәр дип әйткән. Ул вакытта Гайсә үзенең фәрештәләрен игенне тиле бодайдан аерырга дип җибәрер (Мат. 13:24—30, 36—41).

7. Мәсих «җир уңышын» җыю эшен ничек башкара?

7 Рәсүл Яхъяга бирелгән күренешне үтәп, Гайсә бөтен җирдә уңыш җыю эшен алып бара. «Җир уңышын» җыю Гайсәнең хикәясендәге игеннең, 144 000 «Патшалык кешеләренең», калганнарын җыю белән башланган. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң мәсихчеләрнең һәм христианнарның аермасы тагы да ачыграк күренгән, һәм бу «җир уңышының» икенче өлешенең — башка сарыкларның — җыелуына ярдәм иткән. Алар — «Патшалык кешеләре» түгел, ә бу Патшалыкның үз теләкләре белән булып киткән «бихисап күп» гражданнары. Алар бар «халыклар, кабиләләр һәм телләрдән» җыела. Алар Мәсих Гайсәдән һәм аның белән күктәге хөкүмәттә идарә итәчәк 144 000 «изгеләрдән» торган бу Аллаһы Патшалыгына буйсына (Ачыл. 7:9, 10; Дан. 7:13, 14, 18).

Җыелышлар белән җитәкчелек итү

8, 9. a) Мәсихнең тулаем алганда җыелышның хәлен генә түгел, ә аның һәр әгъзасының тормыш рәвешен күзәткәне нәрсәдән күренә? б) 26 нчы биттәге рәсемнән күренгәнчә, без нинди «шайтанның тирән серләреннән» сакланырга тиеш?

8 Үткән мәкаләдән белгәнебезчә, Мәсих б. э. I гасырындагы һәр җыелышның рухи хәлен игътибар белән күзәткән. Безнең көннәрдә «күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлеккә» ия Патша буларак, Мәсих безнең Җитәкчебез, бөтендөнья җыелышлары һәм аларның күзәтчеләре белән актив җитәкчелек итә (Мат. 28:18; Көл. 1:18). Йәһвә аны майланган мәсихчеләрдән торган «иман итүчеләр бердәмлеге өчен... бар нәрсә өстеннән Баш итеп куйган» (Эфес. 1:22). Шулай итеп ул Йәһвә Шаһитләренең 100 000 нән артык җыелышларының һәрберсендә нәрсә булганын күзәтеп тора.

9 Борынгы Түәтәйрә җыелышына Гайсә мондый хәбәр җибәргән: «Күзләре ут ялкыны кебек... булган Аллаһы Улы болай дип әйтә: „Синең эшләреңне... беләм“» (Ачыл. 2:18, 19). Ул бу җыелыш әгъзаларын әхлаксыз һәм үз теләкләрен канәгатьләндерүче тормыш рәвеше алып барганнары өчен шелтәләгән һәм аларга: «[Мин] эчке уйларны, теләкләрне тикшереп Белүче... Барыгызга да эшегезгә карата тиешлесен бирермен»,— дигән (Ачыл. 2:23). Бу сүзләр Мәсихнең һәр җыелышның тулаем алганда хәлен генә түгел, ә аның һәрбер әгъзасының тормыш рәвешен күзәтә икәнен күрсәтә. Гайсә «шайтанның тирән серләрен белмәгән» Түәтәйрәдәге мәсихчеләрне мактаган (Ачыл. 2:24). Бүген дә ул Интернетта, мәрхәмәтсез видеоуеннарда һәм бар нәрсәне рөхсәт итүче фикер йөртүләрдә чагылган «шайтанның тирән серләренә» бирелүдән сакланган яшь һәм олы яшьтәге кешеләрне хуплый. Ул тормышларының бар өлкәләрендә аның җитәкчелеге буенча яшәр өчен, көченнән килгәнне эшләгән күп кенә бүгенге мәсихчеләрнең тырышлыкларын һәм корбаннарын күреп бик шатлана!

10. Мәсихнең җыелыш өлкәннәре белән җитәкчелек итүе ничек сурәтләнә, ләкин аларга нәрсәне танырга кирәк?

10 Мәсих җирдәге җыелышларын билгеләнгән өлкәннәр аша назлы итеп күзәтә (Эфес. 4:8, 11, 12). Беренче гасырда барлык күзәтчеләр изге рухтан туган кардәшләр булган. Алар Ачылыш китабында Мәсихнең уң кулындагы йолдызлар итеп сурәтләнгән (Ачыл. 1:16, 20). Бүген күпчелек җыелышларда өлкәннәр башка сарыклардан. Аларны Йәһвәгә дога кылып, изге рух җитәкчелегендә билгелиләр, шуңа күрә алар белән дә Мәсих җитәкчелек итә дип әйтеп була (Рәс. 20:28). Әмма алар Мәсихнең җирдәге шәкертләре белән җитәкчелек итәр өчен, майланган мәсихче ир-атларның кечкенә төркемен, Җитәкче советны, кулланганын таный. (Рәсүлләр 15:6, 28—30 ны укы.)

«Раббы Гайсә, кил!»

11. Ни өчен без түземсезлек белән Җитәкчебезнең килүен телибез?

11 Рәсүл Яхъяга бирелгән ачылышта Гайсә берничә мәртәбә тиздән килермен дип әйтә (Ачыл. 2:16; 3:11; 22:7, 20). Һичшиксез, ул үзенең Бөек Бабылга һәм Шайтанның бозык дөнья төзелешенең калган өлешләренә чыгарылган хөкемне үтәргә дип килүе, турында әйткән (2 Тес. 1:7, 8). Картайган рәсүл Яхъя алдан әйтелгән бар бу искиткеч вакыйгаларның үтәлешен күрергә теләп: «Амин, Раббы Гайсә, кил!» — дип әйткән. Без бу бозык дөнья төзелешенең ахыр заманында яшибез, һәм безнең дә Җитәкчебезнең һәм Патшаның, Аллаһы Патшалыгының идарәчесе буларак, үз Атасының исемен изгеләндерү һәм аның хакимлеген аклау өчен килүен күрәсебез килә.

12. Юк итү җилләре җибәрелгәнче, Мәсих нинди эшне тәмамлаячак?

12 Гайсә Шайтанның җирдәге оешмасын юк иткәнче, 144 000 рухи Исраилнең соңгы әгъзасы мөһерләнәчәк. Изге Язмаларда Шайтан дөньясын юк итү җилләре 144 000 нең мөһерләнүе тулысынча тәмамлангач кына җибәрәләчәк икәне турында ачык әйтелә (Ачыл. 7:1—4).

13. Мәсихнең патша булып идарә итүе «зур афәтнең» беренче өлешендә ничек күренәчәк?

13 Мәсихнең 1914 елдан башлап патша булып идарә итүе җирдәге күпчелек кешеләргә күренми (2 Пет. 3:3, 4). Әмма тиздән, ул Шайтанның дөнья төзелешенең төрле өлешләренә Йәһвә чыгарган хөкемне үтәгәч, аның патшалык итүе күренәчәк. «Канунсызлык кешесенең», христиан дөньясы руханиларының, юк ителүе Мәсих килүенең бәхәссез балкышы булачак. (2 Тессалуникәлеләргә 2:3, 8 не укы.) Бу Мәсихнең Йәһвә билгеләгән Хөкем итүче буларак эш иткәненә җитди дәлил булып торачак. (2 Тимутегә 4:1 не укы.) Ялган диннең бөтендөнья империясенең юк ителүе Бөек Бабылның иң зур хөкемгә лаек өлешенең җимерелүеннән башланачак. Бу рухи фахишәне сәясәт җитәкчеләре юк итәчәк. Шулай итеп алар Йәһвә ихтыярын үтәячәк (Ачыл. 17:15—18). Бу «зур афәтнең» беренче өлеше булачак (Мат. 24:21).

14. a) «Зур афәтнең» беренче өлеше ни өчен кыскартылачак? б) «Адәм Улының билгесе» Йәһвә халкы өчен нәрсә аңлатачак?

14 Гайсә бу афәтнең көннәре җирдәге майланган мәсихчеләрнең калдыгы, «сайланганнар», хакына кыскартылачак дигән (Мат. 24:22). Йәһвә ялган дингә ясалган җимергеч һөҗүм вакытында майланган мәсихчеләрне һәм аларның юлдашлары башка сарыкларны юкка чыгарырга юл куймаячак. Гайсә ул көннәрдәге афәттән соң кояшта, айда һәм йолдызларда галәмәтләр булачак һәм «шуннан соң күктә Адәм Улының билгесе күренәчәк» дип өстәгән. Моның аркасында җирдәге халыклар «бик нык кайгырачак». Әмма күк өметенә ия булган майланганнар һәм аларның җирдә яшәргә өметләнгән юлдашлары үзләрен башкача тотачак. Алар тураеп басачак, башларын күтәрәчәк, чөнки аларның котылуы инде якын (Мат. 24:29, 30; Лүк 21:25—28).

15. Мәсих килгәч, нинди эш башкарачак?

15 Шайтан дөньясын тулысынча юк иткәнче, Адәм Улы башка эшне дә башкарырга киләчәк. Ул болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Адәм Улы Үзенең даны белән һәм Үзенең барлык фәрештәләре белән килгәч, шөһрәтле тәхетенә утырачак. Һәм Аның каршына барча халыклар китереләчәк. Ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне икегә аерачак. Сарыкларны Үзенең уң ягына, ә кәҗәләрне исә сул ягына бастырыр» (Мат. 25:31—33). Бу сүзләр буенча, Мәсих, Хөкем итүче буларак, «барча халыкларны» ике төркемгә — үзенең рухи кардәшләренә (җирдәге майланган мәсихчеләргә) актив ярдәм итүчеләргә, «сарыкларга» һәм «Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларга», «кәҗәләргә» — аерырга дип киләчәк (2 Тес. 1:7, 8). Тәкъвалар дип сурәтләнгән сарыклар «мәңгелек тормышка», ә кәҗәләр «мәңгелек җәзага» барачак, ягъни юк ителәчәк (Мат. 25:34, 40, 41, 45, 46).

Гайсә «җиңү өчен чыга»

16. Безнең Җитәкчебез Мәсих ничек җиңүче булып чыгачак?

16 Патша-руханиларның тулы саны мөһерләнгәч һәм сарыклар аерылып, уң ягына коткарылу өчен куелгач, Мәсих «җиңү өчен чыга» алачак (Ачыл. 5:9, 10; 6:2). Ул, көчле фәрештәләр һәм, һичшиксез, үзенең терелтелгән кардәшләр гаскәре башында торып, Шайтанның җирдәге бөтен сәясәт, хәрби һәм коммерция төзелешләрен юк итәчәк (Ачыл. 2:26, 27; 19:11—21). Мәсих Шайтанның явыз төзелешен юк иткәч, тулысынча җиңүче булачак. Аннары ул Шайтанны җеннәре белән мең елга упкынга ташлаячак (Ачыл. 20:1—3).

17. Меңьеллык идарә итүе вакытында Мәсих башка сарыкларын кая алып барачак, һәм без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

17 «Зур афәттә» исән калачак «бихисап күп» «башка сарыклар» турында әйткәндә, рәсүл Яхъя: «Тәхет уртасындагы Бәрән аларга Көтүче булачак, Аларны тереклек суы чишмәләренә алып барачак»,— дип пәйгамбәрлек иткән (Ачыл. 7:9, 17). Әйе, Мәсих үзенең Меңьеллык идарә итүе вакытында аның тавышын тыңлаган башка сарыклар белән җитәкчелек итүен дәвам итәчәк һәм аларны мәңгелек тормышка алып барачак. (Яхъя 10:16, 26—28 не укы.) Әйдәгез, хәзер һәм Йәһвәнең вәгъдә ителгән яңа дөньясында да, безнең патша Җитәкчебез артыннан барырга тәвәккәл булыйк!

Кабатлау өчен сораулар

• Патша булып идарә итә башлагач, Мәсих нәрсә эшләгән?

• Мәсих җыелышлар белән җитәкчелек итәр өчен, җирдә кемне куллана?

• Җитәкчебез Мәсих ничек итеп килергә тиеш?

• Яңа дөньяда Мәсих безнең белән җитәкчелек итүен ничек дәвам итәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Шайтанның бозык дөньясының юк ителүе Мәсихнең Патша булып идарә итүен ачык итеп күрсәтәчәк