Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Болгариядә махсус кампания уңышлы үтте

Болгариядә махсус кампания уңышлы үтте

Болгариядә махсус кампания уңышлы үтте

«Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварыгыз: ашлык урырга эшчеләр җибәрсен» (МАТ. 9:37, 38).

ГАЙСӘНЕҢ бу сүзләре Болгариядәге шартларга бик туры килә! Бу матур ил Балкан ярымутравында, Европаның көньяк-көнчыгышында урнашкан. Анда җиде миллионнан артык кеше яши, аларга яхшы хәбәрне җиткерер өчен чыннан да күбрәк эшчеләр кирәк. Болгариядә якынча 1 700 вәгазьче бар, әмма алар бөтен территориядә вәгазьләп чыга алмый. Шуңа күрә Җитәкче совет 2009 елда махсус кампания оештырырга рөхсәт бирде: Европаның кайбер илләреннән болгар телендә сөйләшкән Йәһвә Шаһитләрен Болгариягә килеп вәгазь эшендә катнашырга чакырганнар. Кампания җәй көннәрендә җиде атна дәвамында башкарылып «Уяу булыгыз!» дигән өлкә конгрессы белән тәмамланырга тиеш иде. Бу конгресс 2009 елны 14 —16 августта Софиядә үтте.

Теләүчеләр искитәрлек күп

София филиалындагы абый-кардәшләр Франциядән, Германиядән, Грециядән, Италиядән, Польшадан һәм Испаниядән никадәр күп вәгазьчеләр теләк белдерер дип уйлыйлар иде. Бу вәгазьчеләргә Болгариягә үз акчаларына килергә һәм отпускларын анда вәгазьләп үткәрергә кирәк иде. Чакыруны кабул иткән кешеләрнең саны атна саен үсә барды һәм 292 гә җитте, моны күзәтеп тору бик дулкынландыргыч иде! Теләк белдергән вәгазьчеләр күп булганга күрә, аларны Болгариянең өч төрле шәһәренә: Казанлык, Сандански һәм Силистра шәһәрләренә билгеләп булды. Болгариядәге район күзәтчеләре шулай ук җирле пионерларны һәм вәгазьчеләрне кампаниядә катнашырга чакырды. Нәтиҗәдә, 382 ирекле хезмәтче яхшы хәбәр сирәк ишетелгән урыннарда ашкынып вәгазьләде.

Якынрак җыелышлардагы абый-кардәшләр, яшәү урыннары турында кайгыртыр өчен, алданрак киттеләр. Алар фатирларны арендага алдылар һәм арзан кунакханәләрдә заказ бирделәр. Килгән ирекле хезмәтчеләргә урнашырга ярдәм итәр өчен һәм аннан соң аларның ихтыяҗлары турында кайгыртыр өчен бу абый-кардәшләр армый-талмый тырышты. Өч шәһәрдә дә очрашу урыннары арендага алынды. Килгән абый-кардәшләр җыелыш очрашуларын үткәрә алсын өчен барысы оештырылды. Бер Йәһвә Шаһите дә яшәмәгән урында 50 вәгазьченең Йәһвәне данлар өчен җыелышуы бик шатлыклы иде.

Чит илләрдән кампаниягә килгән вәгазьчеләрнең ашкынуы искитәрлек иде. Җәйге көннәрдә Болгариядә һава температурасы 40 градустан артып китәргә мөмкин. Шулай да, бу ашкынучан кардәшләрне бернәрсә дә туктата алмый иде. Дунай елгасында урнашкан Силистра шәһәрендә 50 000 нән артык кеше яши һәм анда беренче өч атна эчендә үк яхшы шаһитлек бирелде. Шуңа күрә кардәшләр вәгазьне якындагы авылларда дәвам иттеләр һәм хәтта Силистрадан көнбатышка таба 55 километр ераклыктагы Тутраканга да җиттеләр. Алар, гадәттә, хезмәтне иртәнге 9:30 да башлыйлар иде. Төшке аштан соң алар еш кына кичке 7 гә кадәр яки соңрак та вәгазьлиләр иде. Ирекле хезмәтчеләр бик ашкынып вәгазьләгәнгә күрә, Казанлыкта һәм Санданскида башланган кампания дә якындагы авылларда һәм шәһәрләрдә дәвам ителде.

Нинди уңышлар булды?

Бу җиде атна эчендә гаҗәеп шаһитлек бирелде. Рәсүлләр көннәрендә әйтелгән кебек, бу шәһәрләрдә яшәүчеләр дә: «Сез үзегезнең тәгълиматыгызны бөтен шәһәребезгә тараттыгыз»,— дип әйтә алыр иде (Рәс. 5:28). Бу кампаниядә катнашкан Йәһвә Шаһитләре якынча 50 000 журнал таратты һәм 482 Изге Язмалар өйрәнүен башлады. Бәхеткә каршы, 2009 елның 1 нче сентябрендә Силистрада җыелыш, ә Казанлык белән Санданскида төркемнәр оештырылды. Яхшы хәбәрне бу кампания вакытында беренче тапкыр ишеткән кешеләрнең рухи яктан тиз үсүен күрү бик күңелле иде.

Болгар телендә сөйләшкән һәм Испаниядә махсус пионер булып хезмәт иткән апа-кардәш кампаниянең беренче атнасында урамда гәҗит сатучы Карина исемле хатын-кызга вәгазьләгән. Карина бик кызыксынган һәм очрашуга килгән. Ул бик теләп Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Аның ире атеист, шуңа күрә ул Изге Язмалар өйрәнүен паркта үткәрергә сораган. Аның белән үткәрелгән өйрәнүдә ике кызы да утырган. Даньела исемле олы кызы Изге Язмалардагы хакыйкать өчен аеруча рәхмәтле булган. Ул бер атна эчендә «Хак тәгълиматлар» китабын укып чыккан һәм гыйбадәт кылуда сурәтләрне кулланмаска дигән Изге Язмалардагы сүзләрне шунда ук үз тормышында куллана башлаган. Аннан соң ул хакыйкатьне дусларына сөйли башлаган. Җыелыш очрашуына беренче тапкыр барганнан соң өч атна үткәч, Даньела аның белән өйрәнү үткәргән апа-кардәшкә болай дип әйткән: «Мин үземне сезнең берегез кебек хис итәм. Миңа да вәгазьли башлар өчен, нәрсә эшләргә кирәк?» Даньела үзенең әнисе һәм сеңлесе белән рухи яктан үсә бара.

Казанлыкта Италиядән кампаниядә катнашыр өчен килгән Орлин исемле болгар абый-кардәше вәгазьдән соң өенә кайтып барган. Кайтышлый, Орлин парктагы эскәмиядә утырган ике яшь ир кешегә вәгазьләгән. Ул аларга «Хак тәгълиматлар» китабын калдырган һәм киләсе көнне кабат очрашырга сөйләшкән. Бу очрашуда Орлин Светомир белән Изге Язмалар өйрәнүен башлаган һәм бу өйрәнү һәр көн үткән. Тугыз көн эчендә Орлин Светомир белән сигез тапкыр өйрәнү үткәргән. Светомир болай дип әйткән: «Сезнең белән очрашырга ике көн алдан, мин Аллаһыга үзен белергә ярдәм итсен дип дога кылдым. Һәм ярдәм итсә, мин аңа үз тормышымны багышлаячакмын, дип вәгъдә бирдем». Орлин Италиягә кире кайткач, Болгариядәге абый-кардәшләр Светомир белән өйрәнүне дәвам иткән, һәм ул хакыйкатьне үзләштерә.

Үзләрен кызганмаган хезмәтчеләрнең мул фатихалары

Үзләренең отпуск көннәрен кызганмыйча үз хисабына башка илгә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен барган кардәшләр нәрсә сөйли? Испаниядә хезмәт иткән өлкән болай дип язган: «Кампания дәвамында Испаниядә болгар территориясендә вәгазьләгән кардәшләр бер-берсенә якынлашты. Анда катнашкан кардәшләргә ул зур йогынты ясады». Италиядән бер ир белән хатын: «Бу ай тормышыбызда иң искиткеч ай булды! — дип язган.— Кампания тормышыбызны үзгәртте! Без хәзер бөтенләй башка кешеләр». Бу пар вәгазьчеләр кирәк булган җирләрдә хезмәт итәр өчен, Болгариягә бөтенләйгә күченү турында җитди уйлана башлаган. Испаниядә гомуми пионер булып хезмәт иткән Карина исемле ялгыз апа-кардәш кампания вакытында Силистрада хезмәт иткән. Моннан соң, ул Испаниядәге эшеннән китеп, Силистрадагы яңа җыелышка ярдәм итәр өчен анда күченгән. Болгариядә бер ел яшәр өчен, ул җитәрлек акча җыйган. Үзенең карары турында Карина болай дип әйтә: «Йәһвәнең миңа монда, Болгариядә, хезмәт итәргә мөмкинлек биргәненә мин бик шат һәм монда озак вакытка кала алырмын дип өметләнәм. Мин инде биш кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрәм һәм аларның өчесе очрашуларга йөри».

Италиядәге бер апа-кардәш кампаниядә катнашырга теләгән, әмма яңа урында эшли башлаганга күрә, аның отпуск көннәре булмаган. Шулай да, ул бер айга түләүсез ял сораган һәм каршы булсалар эшеннән китәргә әзер булган. Эш бирүченең җавабы апа-кардәшне гаҗәпләндергән, хуҗасы аңа болай дип әйткән: «Ярар, ләкин минем бер шартым бар: сез миңа Болгариядән открытка җибәрергә тиеш». Һичшиксез, апа-кардәш Йәһвә аның догасына җавап биргәнен аңлаган.

Болгариядәге Варна шәһәреннән Станислава исемле яшь апа-кардәш көненә сигез сәгать эшләгән, бу эштә аңа яхшы түләгәннәр. Ул Силистрадагы кампаниядә катнашыр өчен отпуск алган. Аның илендә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен шундый еракка килгән күп пионерларның бәхетле булуларын күргәч, ул елап җибәргән. Станислава дөньяда карьера ясап тормышын нәрсәгә багышлаганы турында уйлана башлаган. Ике атнадан соң өйгә кайткач, ул эшеннән киткән һәм гомуми пионер булып хезмәт итә башлаган. Хәзер ул үзен чыннан да бәхетле итеп хис итә, чөнки ул яшьлегендә үзенең Барлыкка Китерүчесен истә тота (Вәг. 12:1, 2).

Йәһвәгә ашкынып хезмәт итү — зур фатиха. Мөһим эштә — яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм өйрәтү эшендә катнашыр өчен вакытыбызны һәм көчебезне бирүдән яхшырак юл юк. Тормышны коткара торган бу хезмәттә күбрәк катнашыр өчен, сезнең нинди мөмкинлекләрегез бар? Сезнең илегездә күбрәк вәгазьчеләр кирәк булган җирләр бардыр. Сез мондый җиргә күчә аласызмы? Яки сез үз илегездә Изге Язмалардагы хакыйкатькә сусаган кешеләргә ярдәм итәр өчен чит телне өйрәнү турында уйлыйсыздыр. Хезмәтегезне киңәйтер өчен нинди генә үзгәрешләр ясасагыз да, Йәһвә сезне, һичшиксез, мул итеп фатихалаячак (Гыйб. сүз. 10:22).

[32 биттәге рамка/иллюстрация]

Истәлекле көн

Болгариядәге махсус кампаниядә катнашыр өчен Европаның башка илләреннән килгән кардәшләрнең күбесе Софиядә үткән «Уяу булыгыз!» дигән өлкә конгрессында булырга планлаштыралар иде. Төрле илләрдән килгән шулкадәр күп кардәшләр белән күрешү Болгариядәге кардәшләрне бик ныгытты. Конгресска 2 039 кеше килгән иде. Җитәкче советта хезмәт иткән Джеффри Джексон болгар телендәге «Изге Язмалар — Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең бастырылуы турында игълан иткәндә барысы шулкадәр шатланды. Бу җомга көнне конгресста булганнарның барысы да үзләренең эчкерсез рәхмәтләрен озак итеп һәм гөрләп кул чабып белдерделәр. Күпләр хәтта шатлыктан елап җибәрде. Бу төгәл һәм аңлаешлы тәрҗемә эчкерсез болгарилеләргә Йәһвәне белергә ярдәм итәчәк.

[30, 31 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

БОЛГАРИЯ

СОФИЯ

Сандански

Силистра

Казанлык

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Җиде атна эчендә гаҗәеп шаһитлек бирелде