Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен дога кылырга кирәк?

Ни өчен дога кылырга кирәк?

ДОГА. Бу Изге Язмалардагы иң кызыклы темаларның берсе, һәм ул кешеләрдә күп сораулар тудыра. Дога турындагы киң таралган җиде сорауны һәм Изге Язмалардагы җавапны карап чыгыйк. Бу мәкаләләр сезгә дога кыла башларга я догаларыгызны яхшыртырга ярдәм итәр.

БӨТЕН дөнья буенча төрле культура һәм дин кешеләре дога кыла. Алар берүзләре һәм төркемләп дога кыла. Алар чиркәүләрдә, гыйбадәтханәләрдә, синагогаларда, мәчетләрдә һәм изгеләр алдында дога кыла. Алар моның өчен махсус келәмнәр, дисбеләр, догалар тегермәне, догалык, сурәтләр, шәмаилләр куллана.

Җирдә кешедән башка бүтән беркем дә дога кылмый. Әлбәттә, хайваннар белән безнең күп уртак якларыбыз бар. Безгә дә, аларга кебек, ризык, һава һәм су кирәк. Без дә, алар кебек, туабыз, яшибез һәм үләбез (Вәгазьче 3:19). Ләкин кеше генә дога кыла. Ни өчен?

Гади генә әйткәндә, без моңа мохтаҗ. Дога аша кешеләр рухи, изге, илаһи һәм мәңгелек нәрсәләргә кагыла ала. Изге Язмалар буенча, андый ихтыяҗ кеше күңеленә салынган (Вәгазьче 3:11). Гайсә Мәсих болай дигән: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Маттай 5:3).

«Рухи нәрсәләргә сусау» — менә ни өчен кешеләр мәһабәт гыйбадәтханәләр төзи, төрле дини әйберләр ясый һәм дога кылуга исәпсез сәгатьләр багышлый. Әлбәттә, кайбер кешеләр үз рухи ихтыяҗларын үзләре кайгыртырга тырыша я башкалардан ярдәм сорый. Әмма, сезнеңчә, кешеләр чыннан да ярдәм итә аламы? Без шулкадәр көчсез, кыска гомерле һәм акыл ягыннан чикле. Күпкә акыллырак, кодрәтлерәк һәм озаграк яшәүче берәү генә безгә кирәкле ярдәм бирә ала. Ләкин рухи ихтыяҗлар нәрсә ул?

Уйлап карагыз: сезнең җитәкчелек, зирәклек я кеше акылы ирешмәслек сорауларга җавапларны эзләгәнегез бармы? Кайгы вакытында — юатуга, җитди карар кабул иткәндә — җитәкчелеккә я, гаеп хисе басканда, кичерүгә мохтаҗ булганыгыз бармы?

Изге Язмалар буенча, бу — дога кылыр өчен чыннан да җитди сәбәпләр. Изге Язмалар дога кылуга кагылышлы иң яхшы җитәкчелек бирә. Бу китапта күп тугры ир-атларның һәм хатын-кызларның догалары язылган. Догада алар Аллаһыдан юату, җитәкчелек, кичерү һәм иң катлаулы сорауларга җаваплар бирүен үтенгән (Зәбур 23:3; 71:21; Даниял 9:4, 5, 19; Хабакук 1:3).

Бу кешеләрнең догалары бер-берсеннән аерылып торса да, аларның уртак ягы булган. Догалары ишетелсен өчен, бу кешеләр бер мөһим нәрсәне — бүген күпләр тиешле игътибар бирмәгән нәрсәне белгән. Алар кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен белгән.